Урта яшьләр кризисы

Андре Моруа фикеренчә, иң авыр “Күчеш чоры” – утызбиш яшьтән кырык бишкә кадәр. Кайберәүләр бу чорның үткәнен сизми дә кала, ә күпләр гомернең бу өлешен миналы кырда йөргән кебек яши. Психологик һәм физик дискомфортта. Кайсы командага эләгүегез – күп факторларга бәйле: холык – фигыльгә, сәламәтлегегезгә, яшәү стилегезгә,.. һәм тормышка мөнәсәбәтегезгә.

Урта яшьләр кризисы

Үткәннәргә йомгак ясап, ниндидер нәтиҗәләргә ирешкән бу чорда күпләр үз – үзеннән канәгать түгел. Күпләр. Әмма берәүләрнең кризис чоры утызны узгач ук башланса, икенчеләрнең 45 тән соң булырга мөмкин. Урта буын кризисын урап узучылар да юк түгел. Алар тормыштан ямь табып, булганына шөкер итеп яши белүчеләр. Андыйларны кризис чорына туры килгән организмдагы гормональ үзгәрешләр дә борчып тормый. Ярты гасыр элек хатын кызларның менопаузасы бүгенге гүзәл затларныкына караганда 15 ел алданрак башлана торган булган. Хәзер “урта буын кризисы” олыгайды. Күп кенә Аурупа илләрендә нәфис затлар, башта карьера баскычыннан күтәрелеп, аннары гына, кырыкка җиткәндә, кияүгә чыга, балалар үстерә башлый. Һәм үз – үзләрен үкенечләр белән “кыйнарга” аларның сәбәп калмый. Кырык яшендә беренче баласын табучылар бүген зур горурлык белән бала арбасы этеп йөри.

Алар өчен тормышның яңа яклары ачыла. Һәм бернинди психологик проблеманы уйларга вакытлары калмый.

Урта яшьләр кризисы

40 яшьтә дә үзеңне утыздагы кебек хис итәргә була. Күңелдәге киеренкелек, авыр уйлар кешенең физик халәтенә дә начар йогынты ясый. Буй – сынның үзгәрүенә күп хатын – кызлар бу чорда зур игътибар бирә. Бу, бәлки урта буын кризисының иң четерекле сәбәбедер дә.

Антикризис программасы

Урта яшьләр кризисы

1. Елларны санамагыз, үткәнгә карамагыз:

Әгәр тормыш алга бармый, дип уйласагыз, бер урында таптанып тормагыз – роликларда йөрергә, машина йөртергә, гольф уйнарга өйрәнегез, яки опера вокалына барып үзегезне сыный аласыз, таяк белән ашарга өйрәнеп карарга мөмкинсез, чигәргә утырсагыз да була. Бу шаярту түгел. Европадагы күп хатын – кызлар, пенсия яшенә җиткәч, университетка укырга кереп, яңа һөнәр үзләштерә башлый. Ә сез бит алардан күпкә яшьрәк, алга омтылыгыз.

2. Начар кәеф хакында өлкәнрәк дусларыгыз белән фикер алышыгыз.

Чөнки сездән өлкәнрәкләр бу кризис чорын үз башыннан үткәргән. Һәм юкка борчылырга кирәк түгеллекне алар бик яхшы белә. Сер түгел, “түгәрәк” дата, юбилейлардан соң күпләр төшенкелеккә бирелә. Гомер уртасына җиткәндә, Марк Твен да: “Туган көнне иң беренче билгеләп үтүчене нишләтергә?” — дигән бит әнә. Ә Бернард Шоу фикеренчә, бары тик тиле генә үзенең әҗәле якынлашуын бәйрәм итеп көтеп ала. Нишләтәсең, “кара юмор” да урта буын кризисыннан азмы – күпме дәва.

Урта яшьләр кризисы

Кырык яшькә җиткәч, бер сабакташым, туган көн белән котлап шалтыратты да, “Үзеңне ничек хис итәсең? Мин кырыкка җитүемне бик авыр кичердем”, — ди.

Әмма, кичәге – әле сезгә 39 яшь булган көн бүгенге инде сезгә кырык тулган көннән берни белән дә аерылмый бит инде.

3. Хыял – теләкләрегезне “иртәгә”гә калдырмагыз.

“Утыз яшьтә мин киләчәккә байлык туплый башлаган идем, әмма илледә кесәмдә сукыр бер тиен дә юк. Картлыкта без акрынлап төзелеш башлыйбыз да, буяучы, пыялачылар эшне төгәлләгәндә үлеп китәбез”, — дип гаҗәпләнгән Жан Лабрюйер. Менә, балаларны аякка бастырам да, фитнес – клубка язылам, башта фатирлык акча эшлим, аннары гына Канар утрауларында ял итәрмен, дип үз – үзегезне юатмагыз.

Урта яшьләр кризисы

Мондый планнарның чынга ашмый калуын Джонатан Свит болай аңлата: “Бары тик бик азлар бүгенге көн белән яши, калганнар соңрак яшәргә әзерләнә”, — ди. Яшәүне иртәгәгә калдыру синдромы – куркыныч әйбер! Иң җегәрле, көчле, дәртле вакытлар буш хыяллар белән үтеп китә дә, күпләр ярык тагарак янында хәлсез, арыган, талчыккан, йончыган кыяфәттә кала.

Урта яшьләр кризисы

4. Үз алдыгызга чынга ашмас хыяллар максатлар куймагыз.

Мәктәпне тәмамлаганда үзегезнең 35 яшьлегегезне миллионер тормыш юлдашы белән океан уртасында палубада каршылау турында хыялланасыз. Әмма бүген, кырыкка җиткәндә, 5 квадрат метрлы аш бүлмәсендә бәрәңге әрчеп утырганда, үзегезне бәхетсез санап елыйсыздыр. Балачак фантазияләрен искә алып, нигә үзегезне төшенкелеккә куасыз?

5. Үзегезне “стандарт рамкалар”га куып кертмәгез!

Бер ахмак фикер белән һич тә килешергә ярамый: “30 яшен тутырган автобус пассажирлары — уңышсызлар,” – дию. Бәлки, лимузин белән шәһәр бөкеләрендә утыруга караганда, метрода тизрәк йөрүне хуплаучыдыр ул. Әгәр сезнед шәхси автомобилегез юк икән, бу – “социаль дәрәҗәгез плинтустан түбән” дигән сүз түгел әле. Бәлки ул сезгә кирәк тә түгелдер. Иң авыр кризис – бик якын итеп йөргән кешеңнән: “Кызыма кырык булганда аның Кремль янында пентхаусы яки Майоркта вилласы булыр дип уйлаган идем,.. Әнә, Елена Анатольевнаның кызы ичмасам! Мин дусларым алдында сине телгә алырга оялам”, — дигән кебек шелтә сүзләре ишетүдән башлана. Әниегезнең горурлыгы була алмавыгыз – сезнең уңышсызлык нәтиҗәсе түгел, ә аның тормыш хакын үзенчә бәяләвендә. Аныңча, югары белем, тату гаилә бәхет хакы түгелдер, аныңча чит илләрдә яшәү(бәхетлеме син, юкмы – мөһим түгел) уңыш билгеседер. Әниегезнең канәгатьсезлеге сезгә депрессиягә бирелергә сәбәп булмаска тиеш. Танышулар сайтына: “Рублевкада яшәүчегә кияүгә чыгам. “Ока”, “Нива” белән килмәвегезне үтенәм” – дип игълан бирергә дә әниегезнең шелтәләре сәбәп булмаска тиеш.

Урта яшьләр кризисы

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә