Теш табиблары киңәш итә

Сез, тешләрне саклап калу өчен, көненә ике кат теш юасызмы? Ничек кенә булса да, баллы ризык ашаудан тыелсагыз, тешләр сак астында!

Теш табиблары киңәш итә

Әгәр берничә гади кагыйдәне кулланмасагыз, тешләрегезне ничек кенә сакласагыз да, тырышлыгыгыз бушка китәчәк!

• Теш щеткасын раковинада тотмагыз.
Щетканы стаканга куйсагыз да, аны микроб оясында калдырасыз,дигән сүз.Әле санузел бергә булса, тагын да хәтәррәк. Бәдрәфне юдырып төшергәндә чәчрәгән микроблар теш щеткасына утыра. Щетканы ябык шкафта саклау мәслихәт. Һәм даими рәвештә юып торыгыз.

• Шешәдәге су белән мавыкмагыз.
Анда теш өчен бик кирәкле фтор аз. Ә кайберсендә гомумән юк. Шешәдәге судан баш тарта алмасагыз, тешләрегезне даими рәвештә фторлы катнашма(даруханәләрдә сатыла) белән чайкап торыгыз. Ә менә краннан аккан суда фтор күп. Шуңа күрә, фильтр аша чыгарып булса да, кран суы эчегез.

Теш табиблары киңәш итә

• Боз кимерү – куркыныч.
Күбегез җиләк – җимешле боз кимерергә, яки чипса төргәген теш белән ачарга ярата. Болай теш эмаленә зыян салачаксыз.Каләм кимерү, яки, кул буш булмау сәбәпле, тешләп, әйбер “күтәреп йөрү” дә тешләргә зыянлы. Попкорн белән теш тә сындырырга мөмкинсез. Тешләрегезгә игътибарлы булыгыз.

• Баллы газлы су эчүдән тыелыгыз.
Алардагы химик катнашмалар теш эмален хәлсезләндерә һәм зыян сала.Әгәр лимонад эчеп сусауны басарга теләсәгез, аны трубка аша эчегез(лимонад тешкә тимәсен өчен), эчкәннән соң, авызыгызны чайкарга онытмагыз.

• Әчкелт ризык ашау белән тешләрегезне чистартмагыз.
Әчкелт ризык яки эчемлек(җиләк – җимеш согы, цитруслы җиләк — җимеш)тән соң, теш эмале хәлсезләнә. Авыз эчендәге әчкелтлекне селәгәй киметкәнче, тешегезне юмый торыгыз. Ашыксагыз, авызны су белән чайкарга була.

• Камыр ризыклары белән сак булыгыз.

Теш табиблары киңәш итә

“тиз углеводлар”га бай камыр ризыклары, кондитер әйберләре буй – сынга гына түгел, тешкә дә зыянлы. Эш шунда ки, алар авыз эчендә тиз арада шикәргә әверелеп, бактерияләр өчен азык була. Нәтиҗәдә кариес барлыкка килә. Әгәр дә бер генә печенье ашап куйсагыз да, иренмичә авызыгызны антибактериаль катнашма(даруханәләрдә сатыла) белән чайкарга тырышыгыз.”

• щетканы каты басып чистартмагыз.
Болай сез теш казналарын җәрәхәтлисез, тешнең эмален кырасыз. Нәтиҗәдә тешләрегезнең салкынга сизгерлеге арта.

• Табибка даими күренеп торыгыз.
Тешегездәге кечкенә генә тишек тә – шул тешегезне югалтуга сәбәп булырга мөмкин.Ярты елга бер стоматологка барырга тырышыгыз.

Теш табиблары киңәш итә

• Теш чистартканда көй тыңлагыз.
Тешне чистарту вакыты 2 минут ярымнан да ким булмаска тиеш. Әмма бу кадәр вакытка күпләрнең сабырлыгы җитеп бетми. Файдалыны күңелле эш белән берләштереп, җыр тыңлагыз. Җыр беткәндә генә теш юуны тәмамларга мөмкин.

• Авыздан тәмсез ис килсә,
Бу – сәламәтлегегездә проблемалар бар дигән сүз.Әгәр сез: тел, тешләрне даими чистартып торасыз, тәмәке тартмыйсыз, күпләп суган, сарымсак та ашамыйсыз, әмма авызыгыздан тәмсез ис килә икән, аны сагыз чәйнәп кенә яшереп калып булмый. Теш табибына барып, казналарыгыз һәм тешләрегезне тикшертеп карагыз. Әгәр бар да тәртиптә булса, терапевткамөрәҗәгать итегез – бәлки, проблема ашказаны – эчәкләрдәдер.

Теш табиблары киңәш итә

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә