Тавыш – сәламәтлеккә зыянлы

Тавыш турында фән

Тавыш – сәламәтлеккә зыянлы

Тавыш турында фән чынлап та бар: аудиология дип атала. Аның максаты –кеше организмына тавыш йогынтысын өйрәнү. Чынлыкта – тавыш бик мәкерле әйбер. Без тавышка игътибар итмәсәк тә, компьютер гөжелдәве, транспорт шау –шуы – акрынлап сәламәтлекне какшата икән.

Тавыш нәрсәнең сәбәбенә әверелә ала?

  • ишетү начараю, колак катылануына;
  • игътибарны туплый алмауга;
  • депрессиягә;
  • кан басымы күтәрелүгә;
  • баш авыртуына;
  • ашказаны ялкынсынуга.

иң мөһиме – дәрәҗә!

Тавыш махсус берәмлекләр – децибелларда (дБ) үлчәнә.

Тавыш – сәламәтлеккә зыянлы

Без , пышылдап сөйләшкәндә, тавыш дәрәҗәсе 30 дБ гә тигез, кычкырыбрак сөйләшсәк, 40 – 50 дБ, акыра башласак, 75 дБ.

Тавыш дәрәҗәсе 20 – 30 дБдә кеше организмы өчен зыянлы түгел. Бу табигый тавыш фоны. Югарырак дәрәҗәдәге тавыш – безнең нерв системасын җимерә. Әйтик, тәрәзә артындагы транспорт яки өйдәге көндәлек техника тавышы – 55 дБ. Электричка яки кабызып куелган автомобильләр 80 дБ “тавышлана”. Ә метро яки концерт залларында без чын – чынлап тавыш хөҗүменә юлыгабыз – анда тавыш 100 дБ гә җитә.

Әлбәттә, тавыштан качып яши алмыйбыз, әмма аннан сакланыбрак йөрергә тырышыгыз.

Мөһим: музыка тыңлаганда, тавышын “максимум” итмәгез. 100 дБ дәрәҗәсендәге тавыш сәламәтлеккә аеруча зыян сала.

Тавыш – сәламәтлеккә зыянлы

өйдәге тавыш

Каты тавышлар гына түгел, бер тонда ишетелүче акрын тавыш та зыянлы. Әйтик, суыткыч тавышы. Үз өегездә тавыштан саклану чараларын беләсезме?

1) Урамдагы тавышны киметү өчен, тәрәзәгезгә пыяла паркет(стеклопаркет) куйдырыгыз;

2) караклардан саклану өчен генә түгел, лифт тавышын киметү өчен дә, фатирыгызга ике катлы ишек куйдырыгыз;

Тавыш – сәламәтлеккә зыянлы

3) Юка стенаны коррекцияләп җибәрергә махсус шпаклевка куллана аласыз. Тавышны “йота” торган обойлар ябыштырыгыз.

рецепт буенча – табигать:

Тавыш – сәламәтлеккә зыянлы

Медицина белгечләре юкка гына табигатьтә ешрак булырга, кошлар сайравын, урман шавын, башаклар җырын тыңларга кушмыйлар. Табигать тавышы – иң шәп антидепрессант. Яңгыр тавышы тынычландыру үзлегенә ия санала. Чынлап та, тамчының тып –тып тамганына изрәп йоклап китү – организмга ял бирә. Ә кошлар сайравын тыңлау – иркенлек һәм шатлык тойгысы тудыра. Вакытлыча гына булса да, табигать кочагына чыгып, җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәт алыгыз.

тынлыкны тыңлагыз!

Тавыш – сәламәтлеккә зыянлы

Нерв системасына ял бирү өчен, көн дә тынлыкта калырга тырышыгыз. Эштән өйгә кайтуга, һичьюгы 20 минут кына булса да, үзегезне “тыңлагыз”. Телевизор, компьютер, телефоннарны сүндереп, аяк астына юрган куеп, баш астына мендәр салып, диванга ятыгыз да, хәл алыгыз. Иң кызыклы, күңелегезгә рәхәт мизгелләрне искә алыгыз. Бу вакытта организмыгыз хәл җыеп, йөрәк тибеше нормальләшер, нервларыгыз да тынычланып китәр.

Бүгенге темага:

Тавышның тискәре йогынтысы хакында күптән мәгълум инде. Мисал өчен, Англиядә XVII гасырда ук кичке сәгать тугыздан иртәнге алтыга кадәр ирләргә хатыннарын кыйнауны тыйган указ кабул ителгән. һәм ул указ әле дә гамәлдән чыгарылмаган! Шунлык белән, төнге “мөнәсәбәтләрне ачыклау” – күрше тирәгә комачауламаган.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә