Сылулык сере

Сылу буй – сын – һәрбер хатын – кызның хыялы. Гәүдәгә сылулык бирү өчен нибары өч атна вакыт, диета, массаж һәм гимнастика кирәк. Өйдә утырганда, киңәшләргә колак салып, тырышып карарга мөмкин бит?)

Ашау

Сылулык сере

Сезнең менюда майсыз ит булырга тиеш, симез булмаган ак балык һәм күңелегез теләгән кадәр яшелчә ашарга киңәш итәбез. Каты сорт оннан эшләнгән токмач(макарон) һәм коңгырт дөге ашарга була. Сок, чәй, кофе һәм спиртлы эчемлекләрне кулланудан тыелыгыз. Көнгә 1 стакан майсызландырылган сөт рөхсәт ителә. Әмма күп эчәргә кирәк. Газсыз минераль су эчегез, физик күнегүләр вакытында эчүдән тыелырга ярамый.

Массаж

Сылулык сере

Аякларыгызга табигый бал уыгыз. Учыгыз белән аякларыгызга орынып, кулларыгызны кире алыгыз(чәбәкләгән кебек). Бал агарганчы шул рәвешле массаж ясарга кирәк. Азрак чеметтереп алгандай хис туар, бу начар түгел. Массаждан соң аякларны(ботларны да) җылымса су белән юарга кирәк. Курс – 15 процедура.

Күнегүләр

Разминка сезгә күңел күтәренкелеге өстәсен, дисәгез, үзегез яраткан берәр җыр тыңлый – тыңлый шөгыльләнә аласыз. 5 -10 минут биеп алу – разминка була ала.

“Урындык”
Киеренкелектән арынып, аякларны җилкә киңлегенә куеп, кулларны билгә куеп басабыз. Утыргансыман күнегү эшлибез(приседание ясыйбыз). Урындык бар, дип “уйлап”, шул “урындык”ка утырабыз да, басабыз. Күнегү 7 -10 тапкыр эшләнә.

“Челән” кебек бер аякта басып, икенче аякны үкчәдән тотабыз да, артка бөкләп кысабыз. 20 секунд шул рәвешле басып торабыз. Аннары күнегүне икенче аяк белән дә эшлибез.

Сылулык сере

“мәче”
Тезләнәбез. Куллар белән үкчәләрне тотып, әкрен генә бөгеләбез. Аннары гәүдәге киеренкелектән арындырабыз.

“үкчәгә урытабыз”:
Гәүдәне төз итеп, үкчәгә утырабыз да, кулларны билгә куябыз. Торып басабыз. Басканда арканы төз тотарга кирәк.

Һәр күнегүне 10 – 15 мәртәбә эшләргә кирәк.

Өйдә фитнес өчен гимнастика әсбаплары

Скакалка
Сылулык сере
Тын юлларын һәм мускулны ныгыта. Венада кан оешуны киметә. Скакалкада сикерү – стрессны бетерә, ә майны “яндыру” өчен – скакалка – йөгерү, велосипедта йөрү, йөзүдән дә нәтиҗәлерәк алым.
Фитбол – туп
Сылулык сере
Гәүдәне коррекцияләү өчен, дәвалау физкультурасы, корсак мускулларын ныгыту өчен киңәш ителә. “Антивзрыв” диелгән маркировкалы туплар сыйфатлырак санала.
Гимнастика ролигы
Сылулык сере
Кул, арка,күкрәк мускулларын ныгытырга булыша. Шулай ук арт сан, ботны сыгылмалырак итә. Яңа гына күнегүләр эшләргә җыенучыларга(тәҗрибәсезләргә) күнегүләрне тезләнеп эшли башларга кирәк.
Гантельләр
Сылулык сере
Суставларны ныгытырга, матдәләр алмашын яхшыптырга сәләтле. Эшләү сәләтен арттыра.
Гантельләр ике төрле була: тоташ һәм аерым – аерым дискалы. Аерым дискалары авырлыгын көйләү өчен кирәк.
Эспандер
Сылулык сере
Берничә тренажерны алмаштыра. Иң гади күнегү – аяклар, бот, арт саны мускулларын ныгыту өчен – аякка киеп тарту. Бу күнегү дә артык авырлыктан котылырга ярдәм итә.
Гимнастика дискы
Сылулык сере
Бил өчен эффекты зур. Умыртканың сыгылмалылыгын арттырырга да ярдәм итәчәк, кан әйләнешен дә яхшыртыр. Дискка ике аяк белән басасыз да, әле бер, әле икенче якка чайкалып хәрәкәт итәсез.

Бүлешергә

Фикерләр

9 Сентябрь, 2020

Ozellwvty

20 Сентябрь, 2020

Vivadzhu

2 Октябрь, 2020

http://www.stdstory.com/

12 Октябрь, 2020

viagra without a doctor prescription

13 Октябрь, 2020

Lawandazkig

14 Октябрь, 2020

buy cialis

17 Октябрь, 2020

Carafnkx

online gambling фикеренә җавап бирергә   Җавапны бетерергә