Салкын тиюдән саклану

Россиялеләрнең 94 % — ы авырган килеш эшкә йөри.
Моңа акча җитмәү һәм хасталаган хезмәткәрнең вазыйфасын үтәргә коллективта башка кеше табылмау сәбәпче.

Транспортта һәм эштә бар да төчкереп, йөткергәндә, ничек сакланырга?

Салкын тиюдән саклану

Гадәттә, чирләп киткән коллега үзен тавышлы тота: төчкерә, йөткерә, сеңгерә. Ул шулай, демонстратив рәвештә, үзенең хәле авырлыкны күрсәтә. Үзен жәлләтүләрен тели. Әмма ул горур, янәсе, “күрегез, мин менә, авырсам да, эшне ташларга җыенмыйм”! – ди. Әмма аның мондый тәртибе – хезмәттәшегезнең эшкә җаваплы каравын түгел, үзенең, әйләнә – тирәгә вирус таратып, җавапсыз булуын гына күрсәтә. Чир таратучыдан ничек сакланырга соң?

• Дистанция саклагыз. Вируслар һава аша башка кешегә йога. Йөткергәндә, төчкергәндә генә түгел, аралашканда да, чир сезгә күчәргә мөмкин. Шунлыктан, авырып киткән хезмәттәшегез белән сөйләшкәндә, аннан 70 см. ераклыкта дистанция саклагыз.

Салкын тиюдән саклану

• Саклану чарасын куллану мәслихәт. Оксолин мае һәм марлядан тегелгән битлек(яки даруханәдән сатып алынган махсус битлек) – ОРВИ һәм башка йогышлы чирләрдән саклануның иң кулай чарасы. Шунысын да онытмагыз: битлекне һәр өч сәгать саен алмаштырып торырга кирәк.

• Аромалампа яндырырга. Эвкалипт, туя яисә ак чыршы мае белән аромалампа куегыз. Авырган кеше белән бер бүлмәдә эшләгәндә, эфир майлары бүлмәдәге һаваны зарарсызландыра.

Салкын тиюдән саклану

• Кулларны ешрак юыгыз. Вируслар кул кысышып күрешкәндә, ишек тоткасыннан яки бүлмәдәге сүндергечләр аша да иярә. Гигиенаны саклагыз.

Авырмас өчен, кулларны да дөрес итеп юарга кирәк:

1. Башта кулларыгызны кайнаррак су белән чайкагыз.

2. Кулларыгызны сабынлап, бер – берсе белән ышкыгыз.

3. Сабынлап, кулларның артын юыгыз.

4. Бармакларны сабынлап, бер- берсе белән “йозаклап” куеп, 30 секунд уыгыз.

5. Кулдагы сабынны агымсуда әйбәтләп юып төшерегез.

6. Кулларыгызны йомшак сөлге белән киптерегез.

Салкын тиюдән саклану

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә