Салкын тиюдән саклану

Салкын тиюдән саклану

Көздән кышка аяк басканда, авырып китү шансы икеләтә арта. Без сезгә вируслардан саклану юлларын әйтербез. Һәм инфекция эләктергән булсагыз, нишләргә кирәген аңлатырбыз.

• гигиена таләпләрен саклагыз

Салкын тиюдән саклану

Чит кешенең шәхси гигиена әйберләрен кулланмаска тырышыгыз. Чөнки вирус һавадан гына түгел, чирле кеше кулланган әйберләр аша да йога. Әгәр гаиләдә берәрсе чирләп киткән булса, аңа аерым сөлге, савыт саба бирегез.

• фатирыгызны ешрак җилләтегез

Салкын тиюдән саклану

Өегезне даими рәвештә дымлы чүпрәк белән җыештырып торыгыз. Шунысын онытмагыз: вируслар бүлмәдә 2 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр яши. Кәгазь, картон һәм тукымада 12 сәгатькә кадәр, ә пыяла өстендә 10 көнгә кадәр!

• вакытыгызның күп өлешен урамда үткәрегез

Салкын тиюдән саклану

Урамда йөргәндә сулаган саф һаваны вируслар яратмый. Саф һавада йөреп, без сулыш юлын, үпкә һәм бронхларны чистартабыз. Шул рәвешле, авыруларга каршы тору көчен арттырып, организмны чыныктырабыз.

• күбрәк эчәргә кирәк

Салкын тиюдән саклану

Су организмда ютәл, томау тудырган бактерияләр һәм вируслар үрчүе өчен кирәк булган “азык — төлек”не юып чыгара.

• авызның лайлалы тышчасын саклау мәслихәт

җәмәгать транспортында барганда, тамакның лайлалы тышчасын дымландыруга сәләтле махсус таблеткалар суырыгыз. Шундый ук саклану чарасы – өйдән чыгып киткәндә борын тишекләренә оксолин мае сөртергә онытмагыз.

• сәламәт яшәү рәвеше

Салкын тиюдән саклану

Актив, позитив ял, спорт белән шөгыльләнү, яман гадәтләрдән баш тарту, дөрес туклану (әмма диета түгел!) – болар барысы да йогышлы чирләрдән әйбәт профилактика.

• мөһим

Салкын тиюдән саклану

Әгәр инде авырып киткәнсез икән, табиб чакырырга киңәш итәбез. Иң мөһиме дөрес итеп диагноз куелырга тиеш. Грипп белән чирләгән булсагыз, сәламәтлегегезгә зыян килүдән саклану өчен, белгечләр күзәтүе астында, дөрес итеп дәваланырга кирәк.

• авыруны кисәтү

Тирә – юньдә бар да төчкереп, йөткереп йөри икән, чир йоктырмау – бик кыен. Әмма төшенкелеккә бирелмичә, профилактика чаралары куллана башларга кирәк:

• йод һәм марганцовка

Салкын тиюдән саклану

Грипп эпидемиясе чорында бер стакан җылы суга биш тамча йод тамызып, борыныгызны йодлы су белән көнгә берничә тапкыр юдырып алыгыз.

• сулыш күнекмәләре

Салкын тиюдән саклану

Пассив итеп борын аша тын чыгарырга, ә сулышны актив итеп алырга кирәк. Бу күнекмәне башта акрынлап эшләп, аннары тизлекне арттырырга кирәк. Күз алдыгызга акрынлап хәрәкәт итеп, тизлек җыйган паровозны китерегез әле. Циклны 30 сулыш алу белән үтәп, аннары 1 минут ял итегез. Һәр иртә – кич 5 әр цикл күнекмә эшли аласыз.

• суган һәм сарымсак

Салкын тиюдән саклану

50 гр. атланмай һки зәйтүн маен сулы ваннада 40 минут кайнатып, кайнап торган майга төелгән 3 сарымсак бүлемтесе, 2 аш кашыгы вак итеп туралган суган өстәп болгатасыз да, уттан аласыз. Әзер кайнатманы 2 сәгать төнәтәбез. Әзер төнәтмәне сөзеп, грипп эпидемиясе чорында борын тишекләренә сөртергә була.

• витамин С

Салкын тиюдән саклану

Гаиләдә берәрсе чирләп китте исә, иртәнге аштан соң 2 – 3 көн икешәр аскорбин кислотасы төймәсе эчегез. Әмма бу алым – чама хисен югалтмауны сорый. Организм, зур доза аскорбин кислотасына күнегеп, дозаны киметү белән, иммунитет хәлсезләнеп китәчәк. С витамины кәбестә согында, цитрус – лимон, мандарин, грейпфрут, әфлисунда күп. Яшелчә, җиләк – җимешләрне күбрәк ашагыз.

Бүлешергә

Фикерләр

16 Сентябрь, 2020

Laelnpzj

26 Сентябрь, 2020

Jimmieqhed

9 Октябрь, 2020

Lanelleiygq

15 Октябрь, 2020

http://www.bee-rich.com

23 Октябрь, 2020

Chadfqhf

24 Апрель, 2021

sildenafil 100mg sildenafil

18 Май, 2021

can aurogra be split

Фикер өстәргә