Салкын көннәргә кайнар идеяләр

Елның иң караңгы көннәре башлана,.. бусагада кыш фасылы. Урамдагы үтәли җил, салкын һава тәрәзә аша күңелне өркетә. Кыш башланыр алдыннан организм да фасыллар алмашынуын авыр кичерә. “Үз өем” журналындагы җылылык, сихәт бөркеп торган гап гади киңәшләр сезне суык тиюдән һәм күңел төшенкелегенә бирелүдән саклар.

Термокием

Салкын көннәргә кайнар идеяләр

Теләсә нинди салкында тәннең үз җылысын саклауның отышлы бер чарасы. Термокием, кышкы спортны үз итүчеләргә генә түгел, бик үк актив тормыш алып бармаучыларга да файдалы. Сезгә еш салкын тияме? Димәк термокием – үзегезне саклау чарасы. Кеше тирли, тирләгәч киеме юешләнә, һәм юеш кием тәнне туңдыра, киемнең дымын киметү өчен организмдагы җылылык исраф ителә. Ә термокием исә, кеше тирләгәч тә, дымланмый.

Тозлы җылыткыч

Җылыткычка тоз эремәсе тутырып, шуны 10 минут кайнап торган суда тотыгыз. Аннары бүлмә температурасына кадәр суытыгыз. Сулы җылыткыч та кулланырга мөмкин. Әгәр суга тоз өстәсәгез, җылыткыч җылылыгын озаграк саклар.

Кайнар ризык

Салкын көннәргә кайнар идеяләр

Кайнар ризыкка өстенлек бирергә киңәш ителә. Аксымга бай – күркә, бәрән, тавык, тана итләре, диңгез ризыклары ашагыз. Азыкның майлылыгын арттырсагыз да була. Салкында, тәнне җылы тоту өчен, организм энергия запасын күп куллана. Ә энергия запасын торгызырга кирәк. Итле шулпадагы цистеин аминокислотасы иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Тавык шулпасы исә, салкын тиюдән дәвалау үзлегенә ия.

Бал һәм борыч

Иммунитетны ныгыту һәм салкыннан саклану өчен, һәр иртәдә бер кашык бал һәм бер чеметем борыч кулланыгыз.

Спирт белән уыну

Организмны өшетүдән саклау өчен кул чукларын һәм аяк табанын, үкчәләрне спиртлы эремә(2 өлеш суга 1 өлеш спирт) белән уып, свитер, җылы оек киеп куярга кирәк.

Салкын көннәргә кайнар идеяләр

Ә менә беркадәр бәхәсле фикер: алкоголь эчеп җылынырга була, дигәннәре – бер дә хак түгел. Беренче мәлдә, кан әйләнеше тизләнеп, тамырлар киңәя, җылылык тойган кебек шикелле буласыз. Ә аннары организм, җылылык бүлеп чыгарып, сез тагын да ныграк туңачаксыз.

Җылы душ һәм массаж

Урамнан туңып керүгә җылы душка ашыгыгыз. Ваннаның ярдәме азрак, чөнки анда су бик тиз суына. Душта вакытта үз – үзегезгә массаж ясагыз, бу кан әйләнешен тизләтер.

Аяклар җылыда

Салкын көннәргә кайнар идеяләр

Кышкы аяк киемнәре өчен махсус табанлыклар кулланыгыз. 38 градус салкында да җылытып торучы табанлыклар сатыла. Андый табанлыклар махсус ябулы булып, кияр алдыннан гына ачарга киңәш ителә. Ә өйдә башмакларны әбиләребез заманындагы йон оекбашка алмаштыру – иң отышлы чара.

“Салкын очрашу”

Нишләргә?

Салкын көннәргә кайнар идеяләр

  • Косметик чараны урамга чыгарга бер сәгать алдан сөртегез;
  • Кышын атнага бер тапкыр биткә, кулга тән тиресен тернәкләндерә торган махсус битлек ясагыз;
  • Тональ кремның да кышкы салкыннардан битне саклый торганын сайлау мәслихәт;
  • Коры бит тиресе өчен битне дымландыра, туклыклыландыра торган, ә майлы биткә эмульсия отышлы булыр;
  • Битне нәзәкатле чистарту өчен мусс яки косметик сөт кулланыгыз;
  • Бит һәм тәнгә бары тик файдалы компонентлардан торган косметика сайлагыз. Пептид, лецитин, полифеноллар һәм төрле майлар(авокадо, пәйгамбәр тырнагы, ромашка, һ.б.), шулай ук А (ретинол), В5 (пантенол), С (аскорбин кислотасы), Е(ацетат токоферолы), К һәм Р витаминнары файдалы.

Нишләргә ярамый?

Салкын көннәргә кайнар идеяләр

  • Юынганда составында спирт булган сабын, тоник кулланырга киңәш ителми. Чөнки ул тирене кипшетә;
  • Ментол һәм бөтнекле косметик чараларны язга кадәр җыеп куегыз, алар кан тамырларын тарайта;
  • Гельсыман косметик чаралар да язын куллану өчен кулайрак булыр.
  • Урамга чыкканда дымландыру үзлегенә ия булган иннек яки бальзам сөртегез.

Салкын көннәргә кайнар идеяләр

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә