Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Киеренкелек заманы… карантин, пандемия башланганы бирле курку да, шик тә, аңлашылмый торган эчке борчу да – барысы да кешелек тарихында булган бер чор итеп кенә сөйләргә калсын. Тизрәк үтеп китсен иде, дип яшибез.

Сәламәтлекнең кыйммәт һәи иң кадерле икәнен аңлау өчен таҗлы вирус таралу кирәк булган.

Замана медицинасында бик популяр теория яшәп килә: бөтен чирләр стресс нәтиҗәсендә!. Ә стрессны булдырмый калу мөмкинме? Үз – үзегезгә игътибарлы булып, үзегезне саклап яшәү кирәк. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл! – дип юкка гына әйтмиләр.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Стессны җиңү өчен ароматерапия ярдәмгә килер: лаванда, розмарин(бәбрия), чабрец(чамбар), әфлисун һәм лимон исе кәефегезне күтәрергә менә дигән чара.

Гимнастика

I. Беренче адым

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Җилкәләрегезне колакка тиярлек итеп күтәрергә тырышыгыз. Сез муен һәм җилкә тирәсендә җиңелчә киеренкелек тоярсыз. Бу позада 5 – 6 секунд тоткарланып торыгыз. Күнегүне 2 -3 тапкыр кабатлагыз.

II. Икенче адым

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Туры итеп утырыгыз да, муенның уң як мускуллары сузылырлык итеп башыгызны сулга борыгыз. Бу позада 5 – 10 секунд торырга кирәк. аннары акрын гына башны уңга борыгыз да, тагын берничә секундка хәрәкәтсез калыгыз. Әлеге күнегүне 2 -3 мәртәбә кабатлагыз.

III. Өченче адым

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Терсәкләрегезне төрле якка каратып, кулларыгызны баш артында берләштерегез. Җилкә һәм аркада киеренкелек тойганчы, калак сөякләрен бер – берсенә якын китерегез. Бу халәттә 8 – 10 секунд торырга кирәк. Күнегүне 2 – 3 кабат кабатлагыз.

IV. Дүртенче адым

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Арканы туры тотып, йодрыкларны төйнәгез дә, акрынлап алга күтәрегез. Шул позада 10 – 20 секунд торырга кирәк. Күнегүне кабатлагыз.

V. Бишенче адым

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Бармакларыгызны кушып, кулларыгызны баш очына күтәрегез. Учлар башка карап торсын. Кул мускулларында киеренкелек тойганчы, сузылыгыз. Бу халәттә 10 – 20 секунд торырга кирәк. Күнегүне 3 тапкыр кабатлагыз.

Сездә стресс бармы?(ничек белеп була)

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Стресс – организмның тышкы ярсыткыч факторларга уңай һәм тискәре реакциясе. Кайвакыт җиңелчә стресс файдалы да. Бигрәк тә озакка сузылып, хәл ителми яткан берәр мәсьәләне хәл иткәндә.

Кайвакыт озакка сузылган, психологлар әйтмешли – хроник стресс куркыныч. Аңдый стресс кармагына эләккән кеше – иртүк арып, апактия белән уяна, әйләнә – тирәдәге һәр нәрсә аның ачуын китерә. Юктан борчылу приступлары тоя, үзен ярдәмгә мохтаҗ итеп, фикер туплый алмый торган халәттә тоя икән — бу депрессиягә шанс бирү дигән сүз. Гимнастика, ароматерапия, якыннар белән аралашу, яңа хис – тойгылар – сезне депрессиядән саклап калыр.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә