Компьютер синдромы

Компьютер синдромы

Вакытыннан алда җыерчыклар пәйда булу, буыннар сызлау, күзләр чәнчү – боларны булдырмас өчен заманча технологияләр тәүлек әйләнәсе эшләп торган мохитта нишләргә?

Әгәр, киңәшләргә колак салып, сәламәт яшәү рәвеше алып барсак, күпчелек авыруларны урап уза алабыз.

күрү

Компьютер синдромы

Астенопия яки күз ару, еш зарланган күрү сәләте кимү, күз кабагы авыраю, күзләр икеләнү – бу симптомнар ерактан начар күрүгә китерә.

нишләргә: эш урынын дөрес оештырыгыз. Монитор белән күз арасы 65 – 70 см, ә мониторның өске өлеше күз биеклегендә булырга тиеш. Экранның яктылыгын дөрес көйләгез. Эшләгәндә җилкәләр киеренкелек кичермәсен өчен, клавиатураны өстәл читеннән 10 – 30 см эчкәрәк куярга кирәк. Компьютер эшләп торган бүлмәне көнгә бер җилләтеп, дымлы чүпрәк белән җыештыру мәслихәт.

Күз кибү синдромы – күз алмасы кызышу, күзгә ком эләккән сыман тоелу яктылыктан курку, күз яше агу – күп вакытыгызны монитор янында уздырудан.

нишләргә: берәр сәгать эшләп алган саен, берәр минут күз кыскаларга, 5 – 10 минут ерактагы берәр предметка карап торыгыз, фокус ераклыгын үзгәртегез. Күзегезгә көнгә өч тапкыр консервантсыз тамчылар тамызыгыз. Компьютер янында махусус күзлек киеп эшләгез. Киеренкелекне киметү өчен күнекмәләр яау кирәк. Күнекмә гади: күзләрегезне йомып, 5 – 7 минут учларыгыз белән каплап торыгыз.

умырткалык, буыннар

Компьютер синдромы

Остеохондроз, сколиз, умырткалыкта бүсер үсү – умырткалыкка көч килүдән була. Бер урында кузгалмыйча утырудан кан йөреше кими, мускуллар ойый һәм мускулның гәүдәне тотып тору сәләте кими.

нишләргә: утырганда мускулларыгыз киеренкелектә булмаска тиеш. Утырганда, аяклар идәнгә тиеп торырга тиеш. Ике үкчә дә идәнгә тиеп торсын. Аякларыгызны бер – берсе өстенә куймагыз – бу кан әйләнешен киметә. Эшләп утырганда, сәгать саен торып, күнекмәләр ясасагыз тагын да әйбәтрәк булыр.

Үсмерлек чорында гәүдә, сын бозылу, аю табан: утырганда дөрес итеп утырмау сәбәпле барлыкка килә. Үсмерлек чорында – сөякләр үскәндә өстәл артында туры итеп утырып эшләргә кирәк.

Компьютер синдромы

нишләргә: санап үткән киңәшләрне үтәргә, көндәлек режимда физик күнекмәләрне арттырырга.

тоннель синдромы – төп билгеләре – эш процессында кулларның дөрес куелмавы нәтиҗәсендә сеңерләр шешенү, кул чуклары сызлау. Куллар ою, хәлсезлек, “каз тәне чыгу” – баштарак эш өстәле артында сизелә, соңрак ял иткәндә дә кабатланырга мөмкин. Вакытында дәваланмаганда бармаклар сизгерлеген бөтенләй югалта.

нишләргә: махсус күнекмәләр ясагыз:

Учларны кушып, бармакларны үрегез дә, кулларны кысып, йомшартыгыз. Яки кулларны алга сузып, кул чукларын әйләндерегез. Кулларны терсәктән бөкләп, йодрыкларны төйнәп бушатырга яки кулларны як – якка сузып, кул чукларын селкергә мөмкин.

кан тамырлары, буыннар

Компьютер синдромы

Кан тамырларының хроник авыруы авырту, авырлык тою, мускуллар тартышу тез буыннары авырту, тиз ару, аякларның оюы – аз хәрәкәт итү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

нишләргә: авыртуның билгеләрен сизү белән табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр вакытында дәваланмасагыз, операция дә ясарга туры килүе бар.

Компьютер синдромы

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә