Кичке ашны дошманыңа калдыр!

Шагыйрә Гөлнара Җәлилова инстаграмда: “минем дошманнарым юк!”- дигән иде.

Гәүдә авырлыгыннан интеккән күпчелек үз проблемаларында кичке ашны “гаепли”. Әмма, кичке аштан баш тарту бөтен кешенең дә хәленнән килмәскә мөмкин. Ә, гомумән, баш тарту кирәкме икән?

Табиб – диетолог Анна Белоусова киңәшләрен укып карарга тәкъдим итәр идек.

Биоритм капризлары

Кичке ашны дошманыңа калдыр!

Безнең организм табигать тарафыннан “иҗат ителгән” гаят катлаулы “әсәр”. Һәм ул әсәрнең һәр “сүзе” биологик ритмга ия. Тәүлек дәвамында һәркем организмында күтәрелеш һәм төшүләр күзәтелә. Ашкайнату системасы аеруча нәзберек.

Ул иртүк “уяна”да, сәгать 7 – 8 ләрдә инде азык сорый башлый. Бу – иртәнге аш вакыты. Көндәлек мәшәкатьләр белән үтәчәк вакытыгызның ни дәрәҗәдә тыгызлыгын чамалап, иртәнге ашны “ныклап” ашарга киңәш итәбез. Төшке аш вакыты җиткәндәрәк, ягъни 13 – 15 сәгатьләр тирәсендә, ашкайнату системасының активлыгы кими, әмма активлык барыбер югары дәрәҗәдә кала. Ә менә кичен, 18 – 19 сәгатьләрдән соң бу активлык кисәк кенә түбәнәеп, азык эшкәртүче ферментлар эшләнеп чыгуы, ашказаны – эчәк эшчәнлеге кими. 20 – 21 сәгатьтә исә, кемнең кем булуына карамастан (“ябалак” яки “тургай”), ашкайнату органы “йокыга тала”. Көннең кайсы вакытында йокларга ятып, сәгать ничәдә уянуыгызга карамастан, һәркемнең биоритмы бер үк төрле эшли!

Күз алдына китерегез әле: сезгә авыр эш көненнән соң ял итеп алу мөмкинлеге туды, ди. Әмма җитәкчеләр сездән тагын авыр һәм катлаулы эш башкаруыгызны көтәләр. Җитәкчегезнең, эш сәгате беткәч, өстәлегезгә эш өюен бер дә сөенеп көтеп тормаган кебек, сезнең ашкайнату системагыз да “йоклар алдыннан” , “эш өеп”, ризык тутырып куюыгызны өнәп бетерми!

Өстәл артына сәгать белән?

Кичке ашны дошманыңа калдыр!

Фәнни күзлектән караганда, кичке аш 18 – 19 сәгатьтән дә соң булмаска тиеш. Бу гәүдә сылулыгын сакларга гына түгел, ашкайнату системасындагы чирләрдән саклану өчен дә шулай тиеш. Тик менә чынбарлыкта гына “кичке алтыдан соң ашамаска” дигән киңәшне күпләр тота алмый.

Кайвакыт мәзәктәгечәрәк килеп чыга: “дөрес туклану” дип хыялланып, 18 сәгатьтән соң ашамаучы нәфис затлар, кичке ашка, берничә гамбургер, берәр порция бәрәңге, берәр кисәк торт “капкалап” куя.

Кайберәүләр, кичке аш тәртибен бозмас өчен, хәтта кунакка, ресторанга йөрүдән дә баш тарта.

Ләкин күпчелек, кичке алтыда гына эшен төгәлләп, берничә сәгать бөкеләрдә утыра – утыра, өйгә соң кайтып җитә. Һәм, әлбәттә, кайтып керү белән, аны кичке аш ашау “кайгысы” баса.

Күбебез, иртүк торуга, эшкә соңга калмас өчен, бер чынаяк чәй яки каһвә белән “чыгып йөгергән”, эшкә килеп керүгә, кул астында ни бар, шуның белән “тамак ялгаган” килеш, көн үткәнен дә сизми кала. Мондый очракта нечкә билле булу хыялы күңелнең иң ерак почмагына яшерелеп, тәмләп, күп итеп ашау хыялы өстенлек итә.

Гаилә “эше”

Ә кемгә соң дөрес туклану, кичке аштан баш тарту җиңел бирелә? Ялгыз яшәүчеләргә. Әгәр сез яраткан кешегез, бала чагаларыгыз, әти – әниегез белән бер түбә астында яшисез икән, диетологик кына түгел, психологик нюанслар да исәпкә алына.

Әйтик, әти – әниегез сезнең кичке ашны ашамавыгызны дөрес туклану дип кабул итә алмый. Аларны баласының “начар ашавы” борчуга сала. Сезгә ничә яшь һәм гәүдәгез авырлыгы ничә кило булуга карамастан, әти – әни өчен сез “начар ашаучы бала” булып калачаксыз. Һәм алар “эшкә” кыстау, ялыну, хәтта шантаж алымын да җигә. Әти – әниләргә каршы тору бик авыр, шунлыктан берәр үзенчәлекле диета уйлап табарга киңәш итәбез. Әйтик, аларны кыстатмас өчен, зууур савыт – сабага күп итеп яшелчә салаты әзерләргә мөмкин. Әти –әниегезгә сезнең супер түбән калорияле ризык белән тукланып куюыгызны белү мөһим түгел, иң мөһиме: алар сезнең зур савыттан кичке аш ашавыгызны күреп, канәгать калуы!

Кичке ашны дошманыңа калдыр!

Мәхәббәт “эше”

Ә менә ирегез, егетегез яки яраткан кешегез белән хәлләр катлаулырак булачак. Эш шунда ки, күп гаилә өчен кичке аш – ризык ашауны гына аңлатмый. Бу вакыт – тәүлекнең шундый өлеше – гаиләдә беркем беркайда ашыкмый, бар да өстәл артында җыелыша. Әгәр сез, ирегез ашаганда, аның белән өстәл артында иртәгегә план корып, бүгенге көн вакыйгалары турында фикер алышмыйсыз икән, берничә айдан җитди проблемалар килеп чыгуын көтәргә кала. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнү – отышлы вариант түгел. Мондый очракта нишләргә? Бик гади алым бар! Ирегез өчен нәрсә мөһим? Табын артында нидер капкалап утыруыгыз, ул сөйләгәнне тыңлап, урыны –урыны белән “ах –ух килеп”, аның күңел кичерешләрен аңлаучы, аңа теләктәшлек белдерүче булуыгыз – иң мөһиме!

Кичке ашны дошманыңа калдыр!

Бик җиңел! Иң түбән калорияле ризыкны алдыгызга куеп, тормыш иптәшегезнең хис – кичерешләрен тыңлыйсыз. Дөрес, бу алым иренең калорияле ризыкны ашавын күзәтеп утырырлык ихтыяр көче булганнарга гына җайлы. Сез мондый сынауга әзерме соң? Ирегездән сорап карагыз әле, бәлки аңа “тупырдап торган” тулы гәүдәле булуыгыз күбрәк ошыйдыр.

Режим төзибез

Кичке ашны дошманыңа калдыр!

Уңышлы кичке ашның асылы – иртәнге ашны дөрес оештыру. Туклыклы иртәнге аш, вакытында ашалган төшке аш, көн дәвамында берничә тапкыр “капкалап алу” – кичкә эчтә “бүреләр уламаска” бер адым. Ә менә төн уртасында күп ашаган “ябалак”ларга нишләргә соң?

Алар өчен дә проблеманы хәл итү юлы бар. Әйтик, кичке ашка кыяр яки майсызландырылган эремчек кенә ашап куйсагыз, иртә белән аппетитыгыз уяныр. Ә менә, “ябалак” булуыгызга карамастан, йокыдан иртәрәк торсагыз, аппетитыгыз да иртәрәк “уяначак”.

Кичке ашны дошманыңа калдыр!

Ниһаять, тагын бер алым куллана аласыз. Кичкә ашыйсы ризыкны, тәлинкәгә салып, иртәнге аш өчен дип ниятләп, каплап, суыткычка куегыз. Ә кичен иртә белән “капкалап куярга гадәтләнгән” бер – ике йогурт, бер чынаяк чәй белән чикләнегез.

Әлбәттә, теләсә кайсы алымны кулланганда, көннең беренче яртысында калориягә баерак ризыкны күбрәк ашарга тәкъдим итәбез. Төп ашау вакытыннан тыш, берничә тапкыр җиләк – җимеш капкалап алу да кичке ашта тамак ачудан коткаручы алым.

Әгәр, эш сәгатегез соң бетеп, өйгә соңрак кайтыла икән, эштә кичке аш ашауны гадәткә кертә аласыз. Эш сәгате төгәлләнгәндә ун – унбиш минут “тамак ялгап” алу – сезнең җитештерүчәнлеккә зур зыян салмаячак. Өйдән ризык күтәреп йөрергә туры киләчәкме? Зыян түгел! Сәламәтлек һәм зифа буй – сын өчен кечкенә генә уңайсызлыкларга “күз йомарга” була.

Диетологлар киңәш итә:

Сезнең көндәлек рационда ашау калориясе түбәндәгечә булырга тиеш:

Капкалап алу – 25% Иртәнге аш – 25%
Кичке аш – 15 % Төшке аш – 35%
  • 25% иртәнге аш – шулкадәр туклыклы булырга тиеш ки, иртән ашаганнан соң, 3 -4 сәгать сез ачыкмаска тиеш!
  • 35% төшке аш – көн дәвамында ашалган төп ризык;
  • 15% кичке аш – җиңел эшкәртелүче, түбән калорияле азык төлек;
  • “Капкалап алу” көнгә 3 тән алып 5 мәртәбәгә кадәр булырга мөмкин.

Бүлешергә

Фикерләр

1 Ноябрь, 2018

Гөлшат

22 Сентябрь, 2020

Roxannaagsz

6 Октябрь, 2020

www.lm360.us

13 Октябрь, 2020

cleckleyfloors.com

18 Октябрь, 2020

beerich cialis

19 Октябрь, 2020

Elvisizfd

22 Октябрь, 2020

https://buszcentrum.com

29 Январь, 2021

generic cialis

5 Февраль, 2021

rocephin and ampicillin compatibility

5 Март, 2021

acyclovir side effects

Фикер өстәргә