“Күзләреңнең төсе үзгәрмәгән,..” (җыр)

Линзалар турында сөйләшик.

Линзалар ерактан начар күрүчеләр, гел күзлек белән йөрергә мәҗбүр булучылар өчен җитештерелә. Күзлек кию – нәфис затларның күбесенә ошамый. Уңайсыз да. Ә менә күзнең мөгез катлавына урнаштырылып, оптик система тудырган кечкенә, нәзек элпә – линза икенче мәсьәлә. Аның күзлектән аермасы – кешенең образын үзгәртми, күрү кырын тарайтмый, һава температурасы алмашынган саен тирләми, һәм ватылмый да.

полимер полимердан аерыла.

“Күзләреңнең төсе үзгәрмәгән,..” (җыр)

Контактлы линза шаукымы узган гасырның 60 –нчы елларында арабызга килеп кергән. Беренче линзалар биологик туры килердәй полимер материалдан эшләнгән. Башта алар популярлаша башласа да, мондый чималдан эшләнгән линзалар күзнең мөгез катлавына кислородны тиешле дәрәҗәдә үткәрмәве – гипоксия китереп чыгаруы ачыкланган. Соңрак силикон – гидрогель уйлап табыла. Анысы кислородны җиңел үткәзеп, күзнең дымын дөрес саклый, ди.

Ничек кияргә? Әгәр линзаны тәүлек әйләнәсе киеп йөрергә мөмкин, дип уйлыйсыз икән, сез бик нык ялгышасыз. Алай итсәгез, күрү буенча инвалидлык алырга да мөмкинсез. Линзаны төнгә салмыйча ята күрмәгез. “Төнге линза”ны бары тик зур тикшеренүләр үткәзеп кенә, табиб киңәше белән, төнге сменада эшләгән очракта гына кияргә мөмкин. Тагын бер үтә дә мөһим таләбе бар линза киюнең: срогы чыккан линзаны кияргә ярамый. Ә линзада язылган саклану датасы – түшәмнән алып кына куелмаган. Саклану вакыты – линза эшләнгән чималның төренә карап куела. Ә бит һәр полимер өслегендә күз яшендәге аксым төрле күләмдә җыела. Экономия ясарга уйласагыз, күзегезне бетерергә мөмкинсез. Гади мисал алыйк: ике атнага диелгән линзаны сез бер ай кидегез, ди. Күзләр кызара башлый, кычыта, күзнең мөгез катламын нидер яндырган кебек тоела. Бу, әлбәттә, полимерга җыелган күз яше составындагы аксым, косметик чаралар һәм тузанга аллергия. Мондый симптомнар булганнан соң, күзләрне дәваларга, тернәкләндерергә һәм берникадәр вакыт линза кияргә ярамаячак. Мондый ваемсыз пациентлар аркасында офтальмологларга линза кию срогын катгый рәвештә киметергә туры килә. Гадәттәге бер ел кияргә яраган линзаларны хәзер бары тик алты ай гына кулланырга рөхсәт итәләр. Мәшәкатьлеме? Әлбәттә. Ә менә 2 атнага яки 1 көнгә исәпләнгән линзалар куркынычлыгы ягыннан иң ышанычлылардан санала.

Еш кабатланган ялгышлар

“Күзләреңнең төсе үзгәрмәгән,..” (җыр)

Линза кияргә ниятләсәгез, күз табибына барып киңәшергә кирәк.

1) Кайбер линза кулланучылар үз белдекләре белән табиб киңәш иткән линзаны түгел, башка җитештерүченекен сатып алырга мөмкиннәр. Болай ярамый! Төрле фирма линзасы эшләнелеше белән бер –берсеннән нык аерыла: нигездә үлчәмнәр туры килми – күзнең радиусы, диаметры, үзәктә калынлыгы. Бу үлчәмне табиб кына дөрес итеп әйтә ала.

2) Күзлеккә язылган рецепт белән линза сайлый күрмәгез. Линза һәм күзлекнең оптика көче тәңгәл килми. Шулай ук линза үлчәмен табиб кына дөрес итеп әйтә ала.

3) Линза сайлау бары тик күзне ныклап тикшергән күз күрүен коррекцияләүче офтальмолог ярдәме белән дөрес итеп сайларга мөмкин.

4) Пациентның яше, күзләрнең ни дәрәҗәдә корылыгы, хроник авырулар, эш спецификагызны белгән табиб сезгә нинди сроклы һәм нинди чималдан җитештерелгән линзалар кирәген ачыклап бирер.

“Күзләреңнең төсе үзгәрмәгән,..” (җыр)

“Күзләреңнең төсе үзгәрмәгән,..” (җыр)

Ә сез күзләрегезнең төсен үзгәртергә телисезме? Төсле линзалар сайлагыз. Аларны диоптрия белән дә җитештерәләр. Андый линзаларның үз классификациясе һәм үзенчәлекләре бар.
Гадәттә, күз төсе сыек төстәгеләргә иң ачык төсле линзаларны тәкъдим итәләр. Алар үтә күренмәле, уртасында сыеграк кына буявы бар. Күзнең ак өлеше табигый төсен югалтмасынга шулай эшләнгән. Әмма аларның бер үзенчәлеге бар – линзаларның буяулы өлеше күз карасын каплый. Шунлыктан күзгә төшүче яктылык кимрәк була. Ә буяу – каты булмагач, күз күрүенә зыян килми. Кызганычка, төсле линзалар яшел һәм коңгырт күзләрнең төсен үзгәртә алмыйлар. Андыйлар өчен косметик линзалар җитештерелә.

Заманча аксессуар

“Күзләреңнең төсе үзгәрмәгән,..” (җыр)

Заманча модага ияреп, күз төсен үзгәртергә теләүчеләргә декоратив линзалар тәкъдим итәчәкләр. Аларда доллар, йолдыз, йөрәк рәсемнәре төшерелгән була. Бу ысул белән актерлар вампир, чит планеталы яки башка образларны тудыралар. Мондый линзалар кислородны аз үткәрә, шунлыктан, аларны тәүлегенә бары тик 3 кенә сәгать кияргә рөхсәт ителә.

Иптәш корылык

Кондиционерланган һава, тәмәке төтене күзнең дымын киметә. Офтальмолог – табиблар моны “корылык синдромы” дип атыйлар. Бу синдром линза киеп йөрүчеләрдә күбрәк күзәтелә. Чөнки линза күздән дымның парга әйләнүенә интенсив йогынты ясый. Өстәвенә, галимнәр фикеренчә, компьютер артында эшләүчеләр минутына 1 – 5 мәртәбә күз йомып (ә гадәттә, күз йомып алу минутына 15 – 20 тапкыр булырга тиеш) ала. Корылык синдромына бу да сәбәп булып тора. Проблеманы хәл итү юлы бар: күзләрдә дымны яхшы саклый торган линза(аларның атамасында “moist” һәм “hydradear” дип язылган) кияргә киңәш итә табиблар. Һәм тәүлегенә 1,5 – 2 литр су эчәргә киңәш ителә.

Киңәшләргә колак салыгыз:

• Үзегезне ешрак күз йомып ачарга миҗбүр итегез. Күз ачып йому – күзне чистарта һәм дымландыра. Онытмас өчен компьютер мониторына, суыткычка язу язып элә аласыз.

• Эшләгәндә кыска гына булса да тәнәфесләр ясап алыгыз. Күзгә гади күнегүләр эшләргә иренмәгез. Әйтик, ике – өч минут дәвамында күз белән һавада өчпочмак, ромб кебек фигуралар “ясый” аласыз.

Ял һәм спортта

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, хәрәкәтчәннәр өчен линза – зур табыш. Бары тик йөзүчеләргә генә линза катгый тыела. Бассейнда линзалар тиз төшеп кала. Диңгездә дә линзалар югалачак.

Кайбер җитештерүчеләр линзага УФ фильтр (ультра фиолет) чимал кушалар. Бу пляжда кызынганда әйбәт.

Контактлы линзаларны карау

“Күзләреңнең төсе үзгәрмәгән,..” (җыр)

• Бер киеп салу өчен генә эшләнмәгән икән, теләсә кайсы линзаны махсус эремәдә даими дезинфекцияләп тору зарур. Гадәти су белән юарга ярамый. Әгәр тиз арада линзаны юдырып алырга кирәк булса, уңайсыз хәлгә калмас өчен, үзегез белән кечкенә савытта эремә йөртегез. Даруханәдә сатылган савытта көзгесе дә, пинцет һәм линзаны салып куярга махсус флакон да бар.

• Линзага кул белән кагылганчы, кулларыгызны әйбәтләп юып, йонсыз сөлгегә сөртегез.

• Линза саклау контейнерын да ешрак алмаштырырга киңәш ителә. Иске контейнер стеналарында микроб оясы булып, күзләрегездә җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

• Линзаларны төнгә киеп ятмагыз. Саклану срогы чыккан линзаларны кулланмагыз.

• Контактлы линзалар – шәхси гигиена предметы. Чит кеше линзасын кию – төрле йогышлы авырулар китереп чыгарырга мөмкин.

Линза һәм косметика

“Күзләреңнең төсе үзгәрмәгән,..” (җыр)

• Линза кигәннәргә майсыз косметик чаралар белән генә бизнергә киңәш ителә. Линзаларга сизгер күзләр өчен махсус эшләнгән туш кулланырга мөмкин. Андый туш(керфек буявы)ка офтальмологлар киңәш итә дип язылган булса, тагын да әйбәт.

• Өстәге керфекләрне генә буярга киңәш ителә.

• Керфекне озынайтучы, керфекләргә күләм бирүче тушлар киңәш ителми: алар составындагы сүс линза астына керергә мөмкин.

• Крем, макияжны бары тик линза кигәч сөртегез. Ә косметиканы линзаны салгач кына юып төшерегез.

• Чәчкә лак кулланганда, күзләрегезне каплап торыгыз.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә