Көзге авитаминоз белән ничек көрәшергә?

Безнең кәефкә, хәл – әхвәлебезгә бик күп эчке һәм тышкы факторларның йогынтысы зур. Көз фасылының депрессиясе, хәлсезлек сәбәбе – авитаминоз.

Көзге авитаминоз белән ничек көрәшергә?

Көз – җете төсләргә бай, күңелдә төрле хис – тойгы уята торган мәл. Көзен әле җәй исе дә аңкый, әле кышкы суык та сулышка каба. Күп вакыт безнең кәефне көз төсе түгел, авитаминоз боза. Әмма, аннан куркырга кирәкме?

Авитаминозның характерлы билгеләре нинди? Аппетит югалу, тиз ару, күңел болгану, һәрвакыт йокы килү, сәбәпсез кабынып китү һәм гел ярсучанлык, тән тиресе кибүе, кубалаклануы, күз күрүе начараю, еш кына күз яшьләнү, теш казналары канау. Бәлки менә бу билгеләрнең берәрсе булса да көз җиткәч сездә үзен сиздергәне бардыр. Күпләр авитаминозның бу билгеләренә игътибар итмәскә тырыша, яки күз йома. Әмма, организмыгызга болай битараф булу – хроник, озакка сузылучы җитди чирләр китереп чыгарырга мөмкин.

Көзге авитаминоз белән ничек көрәшергә?

Ни өчен көз җитүгә нәкъ менә вируслы, инфекция авырулары, психик авыру яки неврозлар кинәт кенә баш калкыта соң? Җәйге яллардан соң, озак вакыт кояшта кызынганнан соң, табын тулы җиләк – җимешле витаминнар ашаганнан соң көз фасылына без, сәламәтлекне ныгытып, көч – куәт туплап керергә тиеш бит. Тик, гадәттә, киресенчә була. Күпчелек, көз җитүгә, күңел төшенкелегеннән, кәеф юклыктан зарлана, учлап витаминнар ашарга керешә.

Көз елның шундый фасылы: кояш нурлары да саран яктырта, өстәвенә көннәр дә кыскара, һава торышы суыта башлый. Шуңа да саф һавада йөрү вакыты бермә бер кими. Күбегез эштә тоткарлана, бу исә писхологик киеренкелекне тагын да арттыра. Җиләк –җимешләр ашау да кими. Менә шундый физиологик һәм психологик факторлар организмның гармоннар эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый: ул көн тәртибенә, ашаудагы үзгәрешләргә тиз генә күнә алмый. Нәтиҗәдә авитаминоз башлана.

Көзге авитаминоз белән ничек көрәшергә?

Авитаминоз – организмда витаминнар кытлыгының авыр формасы. Организга тиешле дәрәҗәдә витаминнар кермәү һәм витаминнарның дөрес үзләштерелмәве авитаминозны китереп чыгаручы төп сәбәп. Шунысын онытмагыз: сездә авитаминоз булуын бары тик белгечләр генә, тиешле анализларны алып, ачыкларга, шушы диагнозны куярга мөмкиннәр.

Көзге авитаминоз белән ничек көрәшергә?

Күп кенә витаминнарны безнең организм табында, рационда булган ризыктан ала. Шуңа күрә, сездәге авитаминозның төп сәбәбе – дөрес тукланмау яки сәламәт яшәү рәвеше булмаудан. Сүз уңаеннан, белгечләр фикеренчә, авитаминоз белән көрәшү бик катлаулы түгел. Көндәлек режимны дөрес төзү, табындагы рационны, көнкүрешне, әйләнә тирәдәгеләрне кабул итүне үзгәртү(төзәтү) дә җитә. Авитаминоздан куркырга кирәкми!

Көзге авитаминоз белән ничек көрәшергә?

Витаминнар белән баету

А витамины

Көзгә А витамины запасын туплау кирәк. Ул сыер маенда, бөердә, яшелчә һәм җиләк – җимештә күп. Яшелчә, җиләк –җимешнең кишер сары төсе А витаминына аеруча бай. Ул гаҗәеп көчле антиоксидант та: күз күрүен яхшырта, күз сәламәтлеген ныгыту өчен иң шәп чара. Шулай ук тешләр, сөякләр ныклыгы, организмда аксымнар синтезы өчен дә А витамины бик әйбәт. А витамины организмны салкын тиюдән саклый, ә йөкле ханымнар өчен карындагы бала үсешенә иң зур ярдәмче.

Көзге авитаминоз белән ничек көрәшергә?

B витамины

Организмга бу витамин да зарур. Алар бик күп уңай сыйфатларга ия. Аеруча нерв системасын ныгытуда B витамины зур роль уйный. B 1 — витамины борчакта, ярмаларда, ачы сөт продуктларында күп. B 2 – витамины эремчек, сыр, бөер, бавыр, карабодай һәм солы ярмасында, кыяклы культурада, сөттә күп. Иң мөһим B 6 витаминын организмга тавык ите, балык, чикләвек, фасоль, тана ите, бәрәңге ашап алырга була. Ә B 12 – витаминына балык, ит һәм бөер, бавыр бай.

Көзге авитаминоз белән ничек көрәшергә?

C витамины

Бу витамин организмның яшәве, кешенең эшләү сәләтен тотрыклы итү өчен иң кирәклесе. Гөлҗимеш, кара карлыган согында, алма, сырганак җимешендә, яшел суган, яшел борчак, бәрәңге, болгар борычы, цитрус җимешләрендә C витамины күп. Көзнең иң беренче көненнән үк әлеге ризыкларны рационыгызга кертергә тырышыгыз. Шулай итеп, сез үз организмыгызны яңа фасылның ритмына әзерләп, кышка кирәкле микроэлементлар белән тәэмин итеп куячаксыз.

D витамины

D витамины кебек үк берничә – D2, D3, D4, D5, D6 төркемгә бүленә. Витаминнарның бу төре организмны салкын тиюдән саклый, иммунитетны ныгыта. Ул кояш нурларында күп, әмма, әйтеп үткәнебезчә, көзнең кояшы нурларга саран. D витамины белән организмны тукландыру өчен сыер мае, тавык йомыркасы, балык, петрушка, уылдык ашарга киңәш ителә.

Көзге авитаминоз белән ничек көрәшергә?

PP витамины

Бу витамин организмда аксымнар алмашын оптимальләштерә, шулай ук нерв системасы эшчәнлегенең сыйфатына гарантия бирә.

Әлеге витамин сыр, сөт, балык, тавык, брокколи, помидор һәм кишердә күп.

Универсаль рецепт

Әгәр бу язмадагын җиңел генә истә калдыра алмасагыз, һәм табынга югарыда санап үткән ризыклардан баланслы меню төзи алмасагыз, көн дә өстәлдә яшелчә, җиләк – җимеш, тозлы кәбестә һәм диңгез кәбестәсе булдырырга тырышыгыз. Шулай итеп, организмны файдалы матдәләр белән тәэмин итә аласыз.

Исегездә тотыгыз: авитаминоз белән уңышлы көрәш өчен 70% дөрес туклану шарт. Һәм, әлбәттә, саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү мәслихәт. Күңел төшенкелегенә бирелергә һич тә ярамый! Тискәре эмоцияләрдән качып, позитив уйлар уйлагыз. Менә шул очракта авитаминоз сезне, һичшиксез, урап узар.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә