Көз

Көз

Әти – әниләрнең яңа эш елы башланган фасыл. Мәктәптә укучыларның, студентларның да. Табигать үзе үк яңа уңышлары белән ышанычлы адымнар ясарга көч биреп тора. Шуңа күрә, актив булып, күтәренке кәеф белән көнне үткәрергә көз үзе үк ярдәм итәр. Үз өегездә бары тик витаминнарга бай җиләк – җимеш кәрҗине булсын.

Ир – атларга берничә алма – эш өстәлендә алма яки алма согы булса, арыганлыктан котылу һәм эшчәнлекне арттыру өчен шул җитә.

Әфлисун яки әфлисун согын балалар рюкзагына салып җибәрегез. Күлләвекләрдән үтәргә, елак яңгырлы көннәрдән курыкмаска – бик кирәкле витамин.

Көз

Ананас Сылу буй – сын саклап калыйм, дисәгез, тренажер залы яки аэробикадан соң ананас ашау мәслихәт.

Персик десерт өчен шәп.

Мультифрукт согы – дөнья мәшәкатьләре белән үткән көнне йомгаклап, кичке ашка табын янына җыелгач, менә дигән эчемлек.

Көзге кәеф?

Бик яхшы!

Кәеф шәп булса, дөнья үзенчә матур! Мөһим очрашуга җыенганда, кәефегез төшеп китсә, нишләргә?

Көз

Кан басымы түбәнме?

Арыганлык, хәлсезлек, баш өянәге,.. өстәвенә грипп эпидемиясе чоры. Көзнең бу өлешендә барысыннан качып, “күләгәдә утырасы” килә. Бернинди көч юк, ә иртәгә эштә корпоратив, яки дустыңның туган көне. Көз фасылы – никах, туйлар гөрләгән чор. Таныш картинамы? Күңел төшенкеләгенә бирешеп, үз – үзеңне депрессия тозагына биклисеңме? Болай ярамый! Ситуациядә җиңүче булу өчен, ихтыяр көчен тупларга кирәк.

Үз – үзеңә көч табарга,..

Гөлҗимеш төнәтмәсе әзерләп эчкәч, көч арта. Төнәтмәгә, тәм өчен, азрак кына бал да салырга мөмкин. Хөрмә – арыганлыктан иң кулай чара! Айва да файдалы. Айваны мичтә пешереп ашарга, кайнатмасын яки компотын кулланырга да мөмкин. Дүләнә, камыр агачы(боярышник), кура җиләге яфрагы, сары мәтрүшкә белән дә яшәү көче өсти аласыз. Һәр иртәне, душта коенгач, ваннага тубыктан су тутырып, шул суда 100 адым ясагыз. Бу күнегү – көн дәвамында сезгә стимулны арттырып, күтәренке кәеф өстәргә ярдәм итәр.

Иркен сула!

Көз

Нәфис затларның юкка да кәефә кырылуы – күрем(критик көннәр) вакытында ешрак күзәтелә. Бу көннәрдә иркен сулыш алып, махсус күнегүләр эшләгез. Әгәр кан күп килә икән, рационга составында тимер күп булган продуктларны: алма, ит, бавыр, кузаклы бөртекләр, кабак, шпинат, кулланырга кирәк.

Ромашка, бөтнек, розмарин

Көз

Баш өянәге фикер тупларга ирек бирмиме? Таблеткаларга үрелергә ашыкмагыз. Җайлап кына кәнәфигә утырып, иркен сулыш алыгыз, колак яфракларына массаж ясагыз. Чөнки колак яфракларында эчке органнарны активлаштыра торган энергетик нокталар бар. Әмма организмның сигналларын игътибарсыз калдырырга ярамый. Баш авыртмаганда бит безнең кәеф тә күтәренке, эшләү сәләте дә зуррак. Авыртуның сәбәбен ачыкларга тырышыгыз. Ә менә мигрень вакытында ромашка, бөтнек, розмаринлы чәй бик яхшы булыша.

Саклану мәслихәт

Күңел төшенкелегенә бирелеп, үзегездә хәлсезлек тоясызмы? Грипп эпидемиясе вакытында организмга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Лимонлы чәй, бал, С витамины, яшелчә, җиләк – җимеш кулланыгыз. Ризыкка кызыл борыч өстәгез. Салкыннар башлануга имбир яки корица(дарчин) белән чәй сезне депрессиядән дә саклап калыр, иммунитетыгызны да ныгытыр.

Көз

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә