Йогуртлар

Бөтенесе дә файдалымы?

Бу ризык белән таныш булмаган кеше бармы икән? Әле йогуртка дәвалау эфекты өчен аеруча игътибар зур. Җитештерүчеләр исә үз продуктларын шулкадәр рекламалыйлар ки, янәсе, иң “файдалы микроорганизмнар” белән тулыландырылган. Һәм аның саклану вакытын да 3 айга “сузалар”.

Йогуртлар

Микроорганизмнар өчен йогуртта яшәү һәм үрчү шартлары тудырылган. Әгәр алар “яшәү”ләрен дәвам итсәләр, өч көннән йогуртта микроорганизмнар тиешле күләмнән күп тапкырлар артып китәргә тиеш. Әмма җитештерүчеләр микроорганизмнарның тиешле күләмнән артмаячагын гарантиялиләр. Аларны тиешле күләмдә бары тик махсус химик матдәләр кулланып кына сакларга мөмкин. Еш кына йогуртларның “саклану вакыты” термик эшкәртү нәтиҗәсендә “озайтыла”, шул рәвешле ризыкта “әчетү культурасы” юкка чыга. Һәм, әлбәттә, бу ризык – йогурт түгел, йогурт кулланып эшләнгән эчемлеккә әверелә. Мондый ризык – файдалы да түгел, зыяны да юк. Ул файдасыз.

Йогуртлар

Бүгенге көндә йогуртларның 3 төре бар:

  • Табигый, җиләк – җимеш һәм тәмләткечләр кушылмаган;
  • Җиләк – җимешле йогурт;
  • Хушисле йогурт.

Хушисле йогурт төрле ароматизаторлар (табигый һәм табигыйга охшаш) кушып ясала. Мондый йогуртлар файдасыз, бигрәк тә балаларга ашатырга киңәш ителми.

Йогуртлар

Җиләк – җимешле йогуртлар исә, җиләк – җимеш кисәкләре кушып эшләнелә.

Табигый йогуртлар – берни кушылмаган сөт продукты. Ул башкаларына караганда күпкә файдалырак. Анда шикәр дә, башка төрле ингредиентлар да юк. Җиләк – җимешле яки хушисле йогуртларга исә 30 % тәмләткечләр кушыла.

Йогуртның файдасы хакында беркем дә бәхәскә керми. Әмма кибет киштәләреннән консервантсыз, буяусыз һәм саклану вакыты 5 тәүлектән дә артмаган, 5 градустан да югары булмаган температурада сакланылырга тиешле йогурт эзләгез. Гадәттә андый йогурт савытында “тере” йогурт культуралары саклану хакында махсус маркировка була.

Йогуртлар

  • Еш кына йогурт этикеткасындагы язуларда “торгызылган бөтен сөт” кулланыла(восстановленное цельное молоко) дип язылган була. Бәлки сез бу ризыкта сөтнең майлылыгын тиешле нормага китерелгән дип уйлыйсыздыр? Әйтик, 2,5 % куелыктагы сөтне 1,5 % куелыкка китергәннәрдер, дип. Һич юк! Сөт заводы технологлары әйтүенчә, бу коры сөтнең сыек хәлгә китерелүе!
  • Мондый сөттән эшләнгән йогуртның файдасы бар дип уйлыйсызмы???

Йогуртлар

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә