Хәтерне ничек яхшыртырга?

Нәрсәдер алырга аш бүлмәсенә чыктым да, оныттым… “Кызлар хәтере!” – дип уфтанырга яратабыз. Ә менә башта кирәкле информацияне “тотып кала алмау” – үз артында җитди проблеманы яшергән булырга мөмкин. Көндәлек проблема гына түгел, сәламәтлеккә бәйле…

Еллар үткән саен, хәтер начарлана бара. Әмма, хәтерне яхшырту өчен үзебезгә дә азрак тырышырга гына кирәк.

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Ассоциация уены уйнап алыйк

Иң билгеле “халык алымы” – шигырь ятлау. Халыкка билгеле берәр тизәйткеч, шигырь ятлагыз. Яки үзегез дә шигырь языгыз, образлар тудырыгыз.

Хатын – кызлар саннар белән дус түгел, дигән фикер яшәп килә. Әмма бу фикер белән килешеп бетеп булмый. Әлбәттә, калькулятор, смартфоннар гасырында бу проблема түгел. Әмма, кайвакыт, бик мөһим ике өч телефон номерын хәтердә сакларга кирәк. Никадәр генә кыйммәтлесен сайласак та, ул техника да ватылып китәргә мөмкин. Ә ул номерларны истә калдыру өчен берәр үзенчәлекле ассоцоиация уйлап табарып карагыз. Әйтик, 1 – күп катлы йорт, 2 – аккош, 3 – болыт, һәм башкалар. Шулай итеп, күз алдына бер рәсем килеп бассын – болытларга тиеп торган күпкатлы йорт ишек алдында күлдә аккош йөзә,.. Әнә шул рәвешле, телефон номерының теләсә нинди санына бәйләп, күңелдә рәсем “ясыйбыз”.

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Әгәр дә бу алым сезгә катлаулы тоелса, мнемотехника фәне ярдәмгә килер: бу фән мәгълуматны хәтердә калдырырга, игътибарны “эшкә җигәргә”, фикер йөртергә һәм күзаллау алымнарына өйрәтә. Ә инде хәтерегез, кем әйтмешли, “кызларныкы” икән, образ – рәсемне дә башта тота алмыйсыз, тапкырлау таблицасы да сезнең өчен катлаулы икән, мнемоника сезгә булышмас. Бу очракта сезгә, үз алдыгызга максат куеп, махсус күнегүләр эшләргә киңәш итәбез.

Онытырга теләсәң, язып куй

Бер зирәк укытучы: “онытырга теләсәң, язып куй!” – дип кабатларга яраткан.шулай әйтеп, ул шәкертләрен шаккатырган. Ә ул хаклы бит! Без, язып куеп, кәгазьгә “ышаныч беләдерәбез”, баш миен уйлаудан азат итәбез: баш миендәге информацияне минимумга калдырабыз. Ә кәгазь югала, безнең фикер, мәгълумат та шул кәгазь белән югала.

Хәтер, организмның башка функцияләре кебек тренировкага мохтаҗ.

• Көндәлек тормышта: кибеткә азык – төлек алырга барганда, бер кәгазьгә исемлек төзегез(еш кына күбегез шулай итә дә). Әмма исемлекне өйдә “онытып калдырыгыз”. Өйдән чыгып китәр алдыннан, исемлекне берничә кабат кычкырып укыгыз. Менә шушы гади генә көндәлек бер алым – сезнең баш миен эшләргә “мәҗбүр итә”.

Хәтерне ничек яхшыртырга?

• Асоциацияләр: өегездә берәрсе сезгә берничә пар сүзне кычкырып укысын. Ә сез истә калдырырга тырышыгыз. Аннары тагын бер кат парлы сүзнең берсен ул укысын, икенчесен сез хәтердән әйтегез. Сүз парлары түбәндәгечә булырга мөмкин: тавык – йомырка, поезд – сәяхәт, чәчәкләр – болын,..

• Күреп кабул итүне үстерү: күзегезне йомып, күз алдына бөтен детальләре белән берәр җәнлек, табигать күренеше, предметны китерегез. Әйтик, әфлисун. Аның зурлыгын, формасын, төсен, кабыгының һәрбер күзәнәген. Аннары исен “тоеп”, акрынлап әрчегез дә, бүлемтекләп бүлегез. Авызда әфлисун тәме “тоегыз”.

Әгәр сез өлкәнәйгән саен хәтер начараюдан курыксагыз, ниндидер шигырьләр, җырларны яттан өйрәнегез. Урамга чыккач, игътибар үсешен үстерү өчен, пейзажны һәр детале белән хәтерегезгә “язып”, күзегезне йомыгыз да, шул күренешне тагын бер кат исегезгә төшерегез.

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Интеллект гигиенасы

Хәтерсезлектән физик эштә эшләүчеләр генә түгел, башында бик күп мәгълумат тупларга туры килгән даирәдә эшләүчеләр дә интегә. Безнең баш мие – компьютер сыман – андагы кирәксез мәгълуматларны вакыт – вакыт сызып ату мәслихәт. Интенсив рәвештә акыл хезмәтендә(уку, язу, исәп – хисап ясау, мөһим чараларга әзерләнү) булган очракта һәр 40 – 45 минут саен азрак күнегүләр эшләп алыгыз. Ике сәгать саен 10 – 15 минутлык тәнәфес ясап, торып йөреп, саф һавага чыгып керегез. Совет заманында тәнәфесләр “хәтер гигиенасы” дип аталган. Хәтернең әйбәт булуына дөрес туклану, тиешенчә йоклау да зур йогынты ясый. Өстәвенә, Америка галимнәре фикеренчә, хәтерне яхшырту белән – гаиләдә, эштә мөнәсәбәтләр әйбәт якка үзгәреп, сездә кешелеклелек сыйфатлары артачак.

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Белгеч фикере: “безнең хәтер 40 яшькә кадәр әле детальләп истә тота ала, ә 40 тан 65 кә кадәр баш мие – азрак сүлпәнрәк эшли башлый. Яшь барган саен, хәтернең үз – үзен саклау инстинкты арта: баш мие мәгълуматның бер өлешен “сызып ташлый”. Өлкәнәю белән бәйле үзгәрешне “чигерү” өчен, саф һавага чыккач, үзегез күргән пейзажны күңелегездән “фотога төшерегез” дә, күзегезне йомып, бөтен нечкәлекләре белән шул сурәтне “күз алдына китерегез”. Бу алымны рус рәссамы Иван Айвазовский кулланырга яраткан. Шуңа да “Айвазовский алымы” дип атала. (Ирина Зайченко, психолог)

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә