Грейпфрут

Грейпфрут

Борынгы легендалар фәрештәләр комета белән уйнавын сөйли. Алар кометаны бер – берсенә туп аткан кебек атышканда, ул шуып җиргә төшкән. Мең еллар үткәч, җирдә яшәеш барлыкка килә башлагач, комета бик матур агачка әверелә. Ул агачның җимеше кызыгылт ут төсендә була, җимешләрен грейпфрут дип атыйлар.

Үзенең килеп чыгышы тарихын күкләр белән бәйләгән грейпфрут чынлап та аклый. Гөмбәгә каршы, микробка каршы тору үзенчәлеге зур булганга, озак саклана.

Файдасы?

Грейпфрут

Грейпфрут тәрҗемәсе – йөзем агачы дигәнне аңлата. С витаминына бай булганга, көзен, кышын безне төрле вируслардан, микроблардан әйбәт саклый. Аеруча вирус эпидемиясе чорында. Җимеш составындагы Калий йөрәккә файдалы, тимер – азканлылыкка профилактика. Грейпфрут органик кислоталарга да бай, димәк, бөердә таш җыелмасын, дисәгез дә грейпфрут ашагыз. Тешләргә һәи казналарга да ут төсендәге бу җимешнең файдалы йогынтысы бар.

Массаж өчен эфир майлары

Грейпфрутның эфир майларын кулинариядә, медицинада, парфюмериядә, косметологиядә, ароматератиядә уңышлы файдаланалар.

Грейпфрут маен массаж өчен кулланалар. Косметика маена грейпфрутның эфир маен берничә тамчы тамызып,әзер катнашманы берничә тамчы бармакка очларына сөртеп, җиңел хәрәкәтләр белән башны, муенны, җилкәләрне уарга кирәк. Арыганлык, баш авыртуы кул белән алып ташлангандай була.

Грейпфрут

Ашкайнату органнарына

Грейпфруттагы органик кислоталар, эфир мае организмны шлаклардан чистарту, ризык эшкәртүне яхшырту, матдәләр алмашын стимуллаштыру, ашкайнату согы бүленеп чыгуын яхшырту сәләтенә ия.

Сылу булыйм дисәң,..

Грейпфрут түбән калорияле, шуңа да диетадагыларга алыштыргысыз ризык. Бу җимешнең составындагы туклыклы матдәләр хәлсезлек, баш әйләнү кебек тойгылардан котылырга ярдәм итә. Ә менә баллы яратучылар өчен грейпфруттан әзерләнгән дессерт сылулыкка зыян салмый торган шәп күчтәнәч булачак.

Грейпфрут

Грейпфрут берничә кг ябыгырга да булыша әле. Ышанмыйсызмы? Юкка! Җимеш составындагы пектиннар тиз арада тамак туйдырып, аппетитны контрольдә тотарга булыша. Әмма, грейпфрутны диетага кушканчы, табиб белән киңәшеп алу мәслихәт.

Һәрчак чибәр булырга

Грейпфрут согы тән тиресен картаюдан саклый. Грейпфрут согын су белән кушып, битне агарту, чистарту өчен дә кулланалар, май бизләре эшчәнлеген дә яхшырта.

Саклык комачауламас

Әгәр дарулар эчеп дәваланасыз икән, грейпфрутны саклык белән кулланыгыз. Мисал өчен җимеш составындагы биологик актив матдә – нарингин кайбер медикаментоз чаралар белән реакциягә керергә мөмкин. Бу җитди хәлләр китереп чыгара.

Грейпфрут

Кан басымын төшерү өчен дару эчкәндә дә грейпфрут согы эчми торырга киңәш ителә. Антидепрессант, авыртуны баса торган дару, транквилизаторлар, холестеринны киметер өчен эчелгән дарулар, антигистаминлы препаратлар кулланганда да грейпфрут ашамагыз, согын эчмәгез.

Киңәш

Әгәр сездә гастрид, ашказаны язвасы булса, грейпфрут кулланмагыз, чөнки аның әчелеге ашкайнату ограннарына ярамый.

Бүлешергә

Фикерләр

1 Октябрь, 2020

can i buy cialis online

12 Октябрь, 2020

buy cialis

13 Октябрь, 2020

https://buszcentrum.com

25 Октябрь, 2020

Jamesrig

24 Февраль, 2021

which is better viagra levitra or cialis

Фикер өстәргә