“Фаст – фуд” зыяны

Фаст – фуд синонимы – зыянлы ризык!

Фаст – фуд сүзе инглизчәдән (fast food) “тиз ризык” дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә бик тиз әзерләнә һәм тиз арада ашалып та бетә торган теләсә нинди ризыкны “фаст – фуд” дип атау дөресрәк.

“Фаст – фуд” зыяны

Бүгенге фаст – фудларның барысы да организмга зур зыян салуын танырга вакыт. Беренче чиратта алар югары калорияле булулары белән аерылып тора.

Тәмен арттыру өчен, фаст – фудка шикәр һәм майны күбрәк салалар. Бу бутерброд, хот – дог һәм туңдырмаларга гына түгел, яшелчәле салатларга да кагыла. Кыяр, помидор, фасольле салатларны майонез яки майонезлы соус белән ясап, бөтен файдасын бетерәләр.

Ә безнең заманда, кешеләр көннең күп өлешен эштә утырып үткәргәндә, хәрәкәт кимегәннән кимегәндә, мондый туклану – гәүдә авырлыгы артуга, хәтта симерүгә китерергә мөмкин.

Баллы һәм майлы ризыклар эндокринология һәм йөрәк – кан тамырлары системасына начар йогынты ясый. Практика күрсәткәнчә, атеросклероз, ишемия чирләре өйдә туклануны фаст – фудка алмаштыручыларның еш очрый торган проблемасына әверелеп бара. Артык авырлык җыюда иң гади алым – ашауның элементар кагыйдәләрен үтәмәү санала. Кеше, ашык – пошык чәйнәп, корылай бутерброд, чипса, хот – догларны аягурә генә ашый икән, бу, әлбәттә, зыянлы туклану. Утырып ашамыйча, аягурә капкалап, тиз арада тамак туйдыру ашаганда чама хисен тоярга бирми.

“Фаст – фуд” зыяны

10 – 15 минутта кеше берничек тә үзенең тамагы туйганмы, юкмы – аңлар хәлдә түгел: ашарга утырып, 20 минут үткәч кенә аңа баш миеннән туклануы турында мәгълумат килә. Әмма кафе яки рестораннарда әзерләнгән бизнес – ланчны көтеп утырып, аннары 10 минутта тиз – тиз ашаганчы, кеше үз өендә бәлки күләме һәм калориясе буенча азрак тукланыр иде.

Фаст – фуд баланссыз ризык, бу рәвешле туклану – ашказаны – эчәкләр эшчәнлегенә зыян сала, симерүгә китерә. Мондый ризыкның балансы булмау – составында углевод, майларның артык күплеге һәм аксым, микроэлементлар һәм витаминнарның җитәрлек күләмдә булмавында. Фаст – фуд белән тукланганда, организм өчен кирәкле матдәләр юк. Һәм, ашап озак та үтми, без яңадан капкалап алу ягын карый башлыйбыз. Нәтиҗәдә, бу симерү һәм бер кочак авыруга сәбәп була.

“Фаст – фуд” зыяны

Фаст – фудны әзерләгәндә тиешле технологияне сакламау да ризыкта концероген матдәләр барлыкка китерә. Күп очракта ризык әзерлисе май бик күп кабат кулланыла. Ризыкның төсе дә, тәме дә зыян күрмәсә дә, кат – кат кайнатылган майда югары температурада канцероген матдәләр барлыкка килә.

Өстәвенә фаст – фудлар әзерләгәндә төрле буяу, тәм арттыру өчен стабилизаторлар, консервант, антиоксидантлар өстәлеп, ашказаны – эчәкләр эшчәнлегенә зур зыян салына, аллергия һәм башка күңелсезлекләр дә китереп чыгара.

“Фаст – фуд” зыяны

Фаст – фуд – нәрсә соң?

1) Беренчедән, бу ризык ресторанда яки кафеларда әзерләнә. Фри – бәрәңге, тәмләткечле бәрәңге, бюргер, хот – дог, җылытылган пицца, шаурма һәм башкаларны фаст – фуд дип атарга була.

2) Икенчедән, фаст – фудка кайнар су болгатып ашый торган ризыклар: бәрәңге боламыгы, токмач, аш һәм боткаларны кертергә була.

3) Өченчедән, фаст – фуд дип вак – төяк кабымлык: чипсалар, сохари, печенье, чикләвек, поп – корннарны санарга була. Бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин, кыскасы, фаст – фуд аягурә тиз генә ашала торган ризык.

“Фаст – фуд” зыяны

Тиз ашауның зыянын ничек киметергә?

• Фаст – фуд әзерли торган оешмага заказ биргәнче, ул оешманың тышына(май чүлмәге тышыннан билгеле), анда эшләүче персоналларга һәм халыкка хезмәт итү процессына карагыз.

• Макдональдс кебек туклану урынына беркайчан да ач килеш бармагыз! Анда барырга җыенасыз икән, берәр стакан сок эчеп, яки берәр йогурт булса да ашап кую мәслихәт.

• Зур порция заказ бирмәгез. Аздан башларга киңәш ителә. 20 минут ашаганнан соң тамак туя, ә комсызланып(күз кызыгып) алынган зур порция яки чүп чиләгенә китә, яки кеше ашап бетерергә мәҗбүр була.

“Фаст – фуд” зыяны

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә