Җете төс!

Көзге урамнар һава торышыннан гына түгел, бөтен кешенең караңгы төсләрдә киенеп йөрүеннән дә караңгыланып, авыраеп кала.

Сары

Җете төс!

Кургаш болытлы соры көздә иң отышлы төс! Тормышка кояш, шатлык, оптимизм өсти, аппетитны(юкка гына рестораннар бу төсне еш кулланмый) ача торган. Сары төс – эндорфин – бәхет гормоннарын алмаштыра. Бу төс әйләнә – тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтне җайга сала алу сәләтенә ия. Сары төсле кием кигән кеше таныш түгелләр белән тиз арада танышып, уртак тел таба.

Яшел

Җете төс!

Теләктәшлек, дуслык төсе. Җан тынычлыгы, позитив энергия чыганагы. Яшел төс киеп, табибка баралар. Күп кенә даруханәләр яшел төсне еш куллана бит. Теләсә нинди борчулы атмосферада киеренкелекне бетерә, тынычландыра. Яшел пижама киеп йоклаганда, иң матур төшләр генә күрәчәксез.

Кара

Кара төс – акыллы, иҗади, көчле кешеләр төсе. Еш кына бу төсне депрессия, кайгы төсе дип саныйлар. Траурны кеше үзе уйлап тапкан. Кара – саклаучы төс. Көз җиткәч, кара төсне күпчелек “кер күтәргәнгә” генә сайламый. Бу төс үз – үзеңә ышаныч тудыра, кеше, үзен көчле хис итәр өчен, бу төсне сайлый. Кара төс тәҗрибәле, җитди, статуслы итеп күрсәтә.

Кызыл

Җете төс!

Активлык, сексуальлек, кыюлык, агрессия, драйв төсе. Кызыл бию, флирт, мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен отышлы төс. Ягъни теләсә кайсы “беренчелек”не күрсәтү очракларында кызыл төс кияләр. Бу җиңүче төсе. Иң мөһиме – бу төсне чама белән кулланыгыз, югыйсә невроз китереп чыгарырга мөмкин.

Ялкын сары

Зирәклек өсти, күңел тынычлыгы, хәтер сафлыгы, яңа мәгълуматлар кабул итәргә әзер булу төсе. Ялкын сары төс укырга, догалар кылырга, сәяхәт итәргә, чит телләр өйрәнергә, гомумән, яңа фәннәр өйрәнеп, яңа ачышлар ясарга кулай төс. “Әфлисун төсе” – балалар үзешенә дә уңай йогынты ясый. Балагызның язу өстәленә берәрнинди “ялкын сары төстә”предмет куегыз. Ә менә йокы бүлмәсендә ялкын сары төс булмаска тиеш. Бу төс организмның бөтен системасын активлаштыра, һәм йокы кача.

Зәңгәр

Җете төс!

Зирәклек төсе. Тынычлык, интуиция төсе. Язмышны хәл итә торган мәсьәләләрне зәңгәр төсле интерьерда чишәргә кирәк. Әгәр сезнең йокы бүлмәгез яки урын – җирегез зәңгәр икән, йокыгыз тыныч, төшләрегез матур булачак. Зәңгәр күлмәктә киләчәккә планнар төзү отышлы, кино яки театрларга да йөрергә кулай төс.

Зәңгәрсу

Бу төснең кешегә йогынтысы – зәңгәр төснеке сыман, бары тик бераз йомшартылган вариантта. Моңа өстәп, оптимизм, пассивлык һәм ялкаулык та зәңгәрсу төскә хас. Зәңгәрсу төсне ял итү өчен, дуслар белән күңел ачарга барганда киеп бара аласыз. Ә менә эш сөючәннәр, карьера эшләүчеләргә исә бу төс белән мавыкмаска киңәш ителә. Җитәкчеләрегез сезнең эшкә җаваплы каравыгызга шикләнергә мөмкиннәр.

Фирүзә

Җете төс!

Модадагы төс. Зәңгәрсу төстән аермалы буларак, бу төс активлык төсе. Интеллигентлык, ышаныч, җиңелчә бәйсезлек, үз – үзеңә ышаныч төсе.

Соры

Бу төсне сайлаучы, тормышта башкалардан аерылып тормау яклы. Бәлки ул ни өчендер көч туплыйдыр,.. әмма әлегә ул үзенә игътибар итүләрен теләми. Тынычлыкта калып, уйларын тәртипкә сала. Бүген “соры тычкан” булса, иртәгә “соры кардинал”га әверелүе бар.

Көрән

Җете төс!

“җир төсе” ышаныч тудыра, өмет, аякта нык басып торучы, иртәгесе көнгә ышанычы булган кеше. Көрән кәчтүм киеп, җитди адымнар ясала, эшлекле очрашулар үткәрелә, гомумән, әйләнә тирәдәгеләр яхшы фикердә калачак.

Шәмәхә

Гений һәм патшалар төсе. Креативлык, динамика, бөеклек рухы өсти. Бу төс акыл, интеллект, фәлсәфи тынычлык төсе. Шәмәхә төстә үз бәяңне күтәрү җиңел. Башкаларга карап, “мин бит монда барыгыздан яхшырак!” – дип уйларга гына кирәк.

Ак

Җете төс!

Яшьлек, сафлык, пакълык төсе. Автомат рәвештә 10 яшькә яшәртеп җибәрә. Һәм якты эмоцияләр, гаделлек, ачык йөз, күтәренке кәеф, хәтта азрак һавада “очып йөргән” сыман итә. Күпчелек нәфис зат, ак кием киеп, тормышны “чиста биттән” башларга ниятли.

Психолог фикеренчә

Җете төс!

Без үзебездәге төсне күрмәсәк тә, тоябыз, — ди табиб – психотерапевт Геннадий Ищенко. – һәр төс үзеннән билгеле бер энергетика тарата. Шул энергетика кешенең организмына йогынты ясап, күңел халәтендә үзгәрешләр тудыра. Шул энергетика физиологик реакция тудыра. Төс – кәеф үзгәрешенә бик көчле йогынты ясаучы чара. Хромотерапия (төсләр белән дәвалау) белгечләре бу хакта күптән белә.

— кызыл төс ышаныч тудыра, активлык, сексуальлек билгесе, — дигән стереотиплар бармы?

— еш кына кеше, үзе дә сизмәстән, үзенә “төзәтмәләр кертә”. Төсләр ярдәмендә тормышында үзенә җитенкерәмәгән эмоцияләрне тулыландыра. Әйтик, үзендә ниндидер активлык тоясы килә икән, җете төсләр куллана, яки тынычланырга теләсә, тыныч төс сайлый. Була шундый очрак, берәрсе бер кофта киеп килә, хезмәттәшләре: “сиңа бу төс килешми, бу киемне кимәскә тырыш,” – диләр. Әмма ул, үзсүзләнеп, “миңа бу төс бик тә ошый,” – дия икән. Димәк ул хатын – кыз өчен чынлап та бу төс бик кирәк!

— киемнәр төсе мөһим мәгънәгә ияме?

— төс үзе күңел кичерешләрен сөйли. Әйтик, җете кызыл кием кигән хатын – кызның нервлары “өзелер чиккә җиткән”, эмоцияләре бер чиктән икенче чиккә бәргәләнә. Ә менә мәрҗән(коралловый цвет) төсе кигәннәр исә: “менә, миңа сокланыгыз!” – дигән сыман. Ике төснең дә макксаты – ир –атларның игътибарын җәлеп итү. Беренче очракта бу 90 % актуаль, икенчесендә нибары 10 % кына.

— дөрестән дә бу шулкадәр җитдиме? Ә нинди кофта киеп үз – үзеңне программалаштырырга инде?

— сез яшел кофта киеп, тавыш – гауга чыгарып карагыз әле. Максатыгызга ирешә алмаячаксыз! Сезнең тырышлыкны күзәткәннәр бары тик елмаячаклар гына. Үз сүзегезне, үз фикерегезне якларга теләсәгез, “көчле”төсләрдә – кызыл яки карадан киенеп килегез.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә