Барыбер булса, тәрәзәдән чык!..

Сәрия Закирова

Түләүсез белем бирү, медицина ярдәме бетәчәк, имеш… Бушлай сыр – капкында гына ул! Түләүсезнең сыйфаты да “түләүсез” инде. Хәер, дәүләтнеке булмаган шәхси клиникаларга да ышанып бетәргә куркыныч… Дусларым, туганнарым белән булган вакыйгалардан соң, шундый нәтиҗәгә килдем.

Бавырың таркала…

Үзеннән язарга рөхсәт ала алмасам да, Гүзәл апа гафу итсен, бу хакта дәшми калып булмый. Яшьлеген туган якларыннан читтә уздыра ул. Тормыш юлдашын да читтә очрата. Илдар абый белән гаилә корып, дөнья куа башлыйлар. Эш бар, акча җитәрлек. Тик нидер җитми, нидер җанны кыйный. Иренең дә, Гүзәл апаның да сүзсез генә җаны сыза. Гаиләне тулыландырып, өйне бәрәкәткә күмәргә бала тавышы, бала җитми икән бит! Гүзәл апа тикшеренә, “балаң булмаячак” дигән “пичәт” сугып кайтаралар табиблар. Илдар абый, беренче гаиләсендә улы үсүен әйтеп: “Бәлки, аны ял көннәренә генә булса да, өйгә алып торырбыз,”- дип сүз башлый. Уңышсыз беренче гаиләсе язмышын Гүзәл апа да белә. Китәләр хәл белергә. Алар килеп кергәндә, Настя,исереп, идәндә аунап ята, улы Айдар, казан янына утырып, салкын ризык ашый. Бу хәл бала сөяргә тилмергән ике җанны да әрнетә. Алар, Настяны уятып, баланы берничә көнгә үзләренә алырга рөхсәт сорыйлар. Санаулы көннәр күңелле мәшәкатьләр белән сизелмичә үтеп китә. Баланы күтәреп әнисенә китергәч, “Үзең кара, миңа ул кирәкми!”- ди Настя. Аяз көнне яшен суккан кебек яңгыраган бу сүзләрнең мәгънәсен ул көннәрдә әле дә ярый Айдар аңламый! Рәсми рәвештә баланы уллыкка алгач, дөнья түгәрәкләнә. Тупырдап үсеп килгән Айдар гына, үткән көннәрнең сагышын искә төшереп: “энекәш кирәк миңа,”- дип сораштыргалый.

Айдар әйбәт кенә укып, мәктәпне уңышлы тәмамлый, югары уку йортына да “үз белеме” белән керә. Эшкә урнашкач та, тырыш, күндәм, булдыклы егетне бик яраталар. Җитәкчесе үз урынына алмашка әзерли аны. Уллары чит шәһәргә киткәч,өй тагын бушап кала.

Бервакыт Гүзәл апа йокыдан кәефсез уяна. Әллә ничек- күңеле болгана, башы авырта. Ике дистә елдан артык бергә гомер йомгагын сүткән Илдар абый да хатынының үзгәрешләренә битараф кала алмый. Эшенә шалтыратып, азрак тоткарланачагын хәбәр итә дә, Гүзәл апаны шифаханәгә алып китә. “Бер –ике көннән үтәр,”- дигән чир генә чигенергә уйламый. Ашый да коса, ашый да коса Гүзәл апа. Ашказанын тикшерәләр – тәртиптә, анализлар да начар түгел. “Бавырың таркала(цирроз печени)” дигән диагноз куеп, дәвалау курсын башлыйлар. Учлап- учлап эчкән даруларның гына файдасы күренми. Баш әйләнү, күңел болгану отыры көчәя.

Башкаланың онкология клиникасына юллама биреп, тикшеренергә җибәрәләр аны. Аллаһка мең шөкер, яман шеш тапмыйлар! Ул шифаханә исе, андагы төрле дәрәҗәдәге авырулар Гүзәл апаның соңгы арада гел сытылырга торган күңелен тәмам изә.

Аннан кайткач, Гүзәл апаны Республика Клиник хастаханәсенә “озаталар”. Анда… эчтәге “шешнең” бала булуы ачыклана. Ханымның сүзсез, телсез калуын күреп, табиблар аптырый. “Сез бит ир хатыны – балага узу- табигый хәл,”- ди алар. “Миңа балаң булмый дигән мөһер сугылган, 25 ел баласыз яшәдем,”- дип әйтү дә көлке яңгырагандыр. Әмма алты айга якын ничәмә ничә хастаханәдә тикшеренеп, бавыр таркалудан дәвалау курсы үткән хатын- кызның карынында бала булуын шул гомер белмәүләре бик гаҗәп хәл!

Барыбер шул дару!

Үземнең бала белән булган хәлне сөйләсәм дә, ышанмассыз. Кеше ышанырлык хәл түгел шул! Балам икенче сыйныфта бик каты йөткереп чирли башлады. Табиблар тәкъдим иткән дарулар да эчелде, халык медицинасын да “өйрәндек”. Айлар буена сузылган чир чигенергә уйламагач, болай да алты яшьтән укырга кергән баланың укуы артта калмасын, дип үткән темаларны кабатлый башладык. Өй эшләрен сорашырга мәктәпкә баргач, укытучысы: “Сәрия, мәктәптә коклюш, инфекция хастаханәсендә анализ тапшырып карагыз әле, сездә дә коклюштыр,- ди. Аннары, читенсенеп кенә:- Коклюшны пневмония дәвалаган кебек дәвалыйсы түгел икән, аны салкында, саф һавада йөреп кенә җиңеп була. Кайту белән тәрәзәңне ачып өеңне җилләт,”- дип өстәде.

Инфекцион хастаханәгә шалтыратып, шунда юл тоттык. Әйе, коклюш дигән диагноз куйдылар. Балалар табибы гына, бер ай буе дәвалап та, чигенергә теләмәгән чирнең диагнозын ишеткәч:

-Нинди диагноз булса да, барыбер түгелмени? Бер үк дару бирәсе,- дип телсез калдырды.

“Барыбер булгач, ник ишектән йөрисез,тәрәзәдән генә урамга чыгыгыз,”- диясем килде аңа. Пневмонияле баланы салкынга алып чыгып дәваласаң, нәтиҗәсе нинди булыр иде икән? Йогышлы авыру белән чирләгән көенчә больничный озайтырга сәламәт балалар янында әллә ничә тапкыр чиратта утырганыбызны өстәсәк, “Ышанмагыз табибларның дәвалыйм, дигәненә,”- дип җырларга гына кала.

Бүлешергә

Фикерләр

30 Октябрь, 2017

website here

3 Ноябрь, 2017

http://www.emeryeps.com

4 Ноябрь, 2017

Metroclick

4 Ноябрь, 2017

News

5 Ноябрь, 2017

Travel

5 Ноябрь, 2017

Health & fitness

5 Ноябрь, 2017

Health & fitness

6 Ноябрь, 2017

Home Improvement

6 Ноябрь, 2017

DivorceMind.com

6 Ноябрь, 2017

Education

6 Ноябрь, 2017

Business

6 Ноябрь, 2017

Fashion

6 Ноябрь, 2017

Business

6 Ноябрь, 2017

Travel

6 Ноябрь, 2017

Law

6 Ноябрь, 2017

http://www.divorcemind.com/divorce-attorney/

7 Ноябрь, 2017

Dominoqq

7 Ноябрь, 2017

michaeljemery

7 Ноябрь, 2017

Health

7 Ноябрь, 2017

Business

7 Ноябрь, 2017

Beauty & Fashion

7 Ноябрь, 2017

navigate to this website

7 Ноябрь, 2017

IMSC

8 Ноябрь, 2017

you can try this out

8 Ноябрь, 2017

michael jemery

8 Ноябрь, 2017

Beauty & Fashion

8 Ноябрь, 2017

Travel

8 Ноябрь, 2017

Maid Cleaning

8 Ноябрь, 2017

Human Machine Interface

8 Ноябрь, 2017

Paket Harga SEO

9 Ноябрь, 2017

Business

9 Ноябрь, 2017

House & Home

9 Ноябрь, 2017

Business

9 Ноябрь, 2017

Top Business Schools

9 Ноябрь, 2017

emerging technology

9 Ноябрь, 2017

vacation packages

9 Ноябрь, 2017

Cheap Home Decor

9 Ноябрь, 2017

Estate Tax

10 Ноябрь, 2017

Hotel Booking

10 Ноябрь, 2017

Energy Management

10 Ноябрь, 2017

Hd Tv Antenna

10 Ноябрь, 2017

Restaurants Downtown

10 Ноябрь, 2017

Gardening Tools

10 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

10 Ноябрь, 2017

Fashion

10 Ноябрь, 2017

Travel and Leisure

10 Ноябрь, 2017

Health

10 Ноябрь, 2017

Education

10 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

10 Ноябрь, 2017

Business and Finance

10 Ноябрь, 2017

Business and Finance

10 Ноябрь, 2017

Business

11 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

11 Ноябрь, 2017

Computer and Technology

11 Ноябрь, 2017

Car and Automotive

11 Ноябрь, 2017

Travel

13 Ноябрь, 2017

Web Design

13 Ноябрь, 2017

Sliding Doors

13 Ноябрь, 2017

Healthy Things To Eat

13 Ноябрь, 2017

Information Technology

13 Ноябрь, 2017

Diesel Trucks

13 Ноябрь, 2017

Auto

13 Ноябрь, 2017

Hawaii Vacation

13 Ноябрь, 2017

Real Estate Investment Trust

13 Ноябрь, 2017

sports games

13 Ноябрь, 2017

News

14 Ноябрь, 2017

Downtown Apartments

14 Ноябрь, 2017

Sister In Law

14 Ноябрь, 2017

henricksonwedding.com

14 Ноябрь, 2017

Real Estate

14 Ноябрь, 2017

Law

14 Ноябрь, 2017

Insurance Companies

14 Ноябрь, 2017

Real Estate

14 Ноябрь, 2017

Business

14 Ноябрь, 2017

House & Home

14 Ноябрь, 2017

Music Education

14 Ноябрь, 2017

Real Estate Investing

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Agile Development Methodology

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Fashion

16 Ноябрь, 2017

Business

16 Ноябрь, 2017

Business

16 Ноябрь, 2017

Business

16 Ноябрь, 2017

News

17 Ноябрь, 2017

News

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Economic News Today

17 Ноябрь, 2017

News

18 Ноябрь, 2017

Latest Business News

18 Ноябрь, 2017

Lowest Airfare

18 Ноябрь, 2017

Education

19 Ноябрь, 2017

Vacation

19 Ноябрь, 2017

Finance

19 Ноябрь, 2017

Websites For Education

19 Ноябрь, 2017

Industrial Society

20 Ноябрь, 2017

mountain

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

technology

24 Сентябрь, 2020

Tambraiajg

7 Октябрь, 2020

Everettgjln

21 Октябрь, 2020

Fanniewwbv

22 Октябрь, 2020

www.bee-rich.com

25 Октябрь, 2020

Jamesrig

Фикер өстәргә