Аш бүлмәсендәге дарулар

Балан

Аш бүлмәсендәге дарулар

Тигез итеп балан һәм гранат җимешләрен кушып болгатабыз. Бу катнашманы суыткычта саклыйбыз. 1 аш кашыгы җимеш катнашмасын төеп, ярты стакан кайнаган су(бүлмә температурасына кадәр суытылган) белән болгатабыз. 10 көн дәвамында ашар алдыннан көнгә 2 – 3 мәртәбә эчәргә киңәш ителә.

Баланны юкә чәчәге белән төнәтергә мөмкин. Юкә чәчәге даруханәләрдә сатыла. 2 аш кашыгы катнашмага 2 стакан кайнап торган су салып 5 – 10 минут кайнатып алабыз да, сөзеп, кайнар килеш 10 көн дәвамында йоклар алдыннан 1 – 2 стакан эчәргә киңәш ителә.

Сарымсак

Аш бүлмәсендәге дарулар

Угычта уылган сарымсакны 1 : 1 хисабына бал белән болгатыгыз. 7 көн дәвамында йоклар алдыннан 1 кашык катнашманы кайнаган су белән эчеп куегыз.

Сарымсаклы май: 1 өлеш сарымсакны уып, 1,5 аш кашыгы йомшаган атланмай белән болгатыгыз да, ипигә сөртеп, бутерброд ясагыз. Мондый бутербродны грипп эпидемиясе вакытында ешрак ашарга кирәк.

Сарымсак. Чистартып, ваклап туралган сарымсакны йокы бүлмәсенә куегыз. Сарымсакның исе дә сезне вируслардан саклар.

Кишер белән сарымсак. 3 – 5 теш сарымсакны уып, яңа сыгылган 1 стакан кишер согы белән болгатыгыз. Ашарга 30 – 40 минут кала көненә 3 – 4 мәртәбә әлеге катнашманы яртышар стакан эчеп куярга була.

Лимон белән сарымсак. кабыгы белән 4 лимонны һәм чистартылган 10 теш сарымсакны блендерда ваклагыз. Уылган лимон һәм сарымсакка 1 литр кайнатып суыткан суны (әйбәтләп ябыла торган савытка) салып, суыткычта 2 көн төнәтегез. 7 – 10 көн дәвамында иртүк ач карынга 1 аш кашыгы, кич йокларга ятар алдыннан 1 кашык эчеп куегыз.

Әче аштәмләткеч

Аш бүлмәсендәге дарулар

Тазга 2 аш кашыгы әче аштәмләткеч салып, кайнар су белән болгатабыз. Йоклар алдыннан аякларны 10 – 20 минутка горчицалы суда тотып, аннары җылыта торган май(дару) сөртеп, йон оекбаш киеп ятыгыз. Аякларны һәр көнне 3 – 4 көн дәвамында шулай җылытыгыз. Әмма температура белән авырганда болай эшләргә ярамый.

Оекбашка әче аштәмләткеч. Коры әче аштәмләткечне оекбаш эченә салып, шул оекбашны төнгә киеп йоклагыз. Бу ысул авырый башлауга 3 – 4 көн дәвамында эшләгәндә файдалы.

Суган

Аш бүлмәсендәге дарулар

Грипп башлануга суган белән компресс ясарга кирәк. Уртача зурлыктагы суганны әрчеп, угычта уарга да, бинт яки марляга салып, бу компрессны 10 минутка борын яфракларына(башта борынның компресс куясы өлешен сыек май белән майлап) куярга. Бу процедураны 7 көн дәвамында көненә 2 – 3 мәртәбә эшләргә кирәк.

Суган белән сөт. Ваклап туралган суганны 2 стакан кайнап торган сөткә салып, җылы урында 20 минут төнәтергә. Аннары, сөзеп, йоклар алдыннан яртысын, йоклап торгач калган яртысын эчеп куегыз. 3 – 4 көн дәвамында шулай эшләргә кирәк.

Чәй

Аш бүлмәсендәге дарулар

Карлыган яфраклары белән чәй. 1 аш кашыгы киптереп уылган карлыган яфракларын 1 стакан кайнап чыккан су салып 4 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көнгә 4 тапкыр яртышар стакан карлыганлы чәйне эчегез.

Лимон

Аш бүлмәсендәге дарулар

1 стакан җылы суга ярты кашык уылган имбир тамыры, 1 аш кашыгы бал, ярты лимонның согын салып болгатыгыз. Теләге булган кеше берничә бөтнек яфрагы да өсти ала. Көнгә 2 – 3 тапкыр кайнар килеш эчәргә киңәш ителә.

Бал белән лимон 3 аш кашыгы балны иттарткыч аша(яки блендер) чыгартылган 1 лимон белән кушып болгатыгыз. Иртүк ач карынга 1 бал кашыгы катнашманы азрак җылы су белән эчеп куегыз. Эпидемия вакытында көн дә шулай эшләргә ярый.

Бал һәм прополис

Аш бүлмәсендәге дарулар

Прополис 5 данә прополисны 1 стакан җылы суда эретеп, иртәнге аш ашарга 20 – 30 минут кала эчеп куярга кирәк. Мондый эчемлекне көз, кыш, яз дәвамында эчегез.

Җиләк – җимешләр белән бал. 1 әр бал кашыгы кура җиләге, карлыган җимешләрен(суыткычта туңдырылганы да ярый) яки берәр бал кашыгы кура һәм карлыган кайнатмасын 1 стакан кайнар су белән болгатып, 1 бал кашыгы бал өстәргә дә, 15 минут төнәтергә кирәк. Ашар алдыннан яртышар стакан эчегез. Бу төнәтмәне көз, кыш, яз көн дә эчәргә мөмкин.

Канәфер белән бал. 4 канәферне төеп, 1 бал кашыгы бал белән болгатыгыз. Атна дәвамында көненә 2 – 3 мәртәбә 1 бал кашыгы әлеге катнашманы ашаганнан соң 2 сәгать үткәч эчәргә була.

Гөлҗимеш

Аш бүлмәсендәге дарулар

Нарат җиләге белән гөлҗимеш җимешләрен тигез итеп алабыз да, болгатабыз. 2 аш кашыгы катнашмага 1 стакан кайнап чыккан су салып, 10 мин. кайнатабыз. Аннары капкач ябып, суынганчы төнәтеп, көненә 2 мәртәбә яртышар стакан эчәбез. Эпидемия вакытында көн дә шулай эшләргә ярый.

Гөлҗимеш чәе. Ярты стакан киптерелгән гөлҗимешне 1 литр су салып утта кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыгу белән сүндереп, 8 – 10 сәгать төнәтәбез. Көн дәвамында һәр 2 сәгать саен 1 стакан чәй эчеп куябыз. Бал, кайнатма, шикәр белән дә эчәргә ярый. Дәвалану курсы 1 атна, атна азагына чәйнең күләмен аз –азлап киметергә кирәк. Чәй эчкән саен авызыгызны җылымса су белән чайкагыз, чөнки кислота тешләрне ашый.

Кура җиләге

Аш бүлмәсендәге дарулар

Кура җиләге белән юкә чәчәге тигез күләмдә алына(киптерелгәне яки катырылганы да ярый). 1 аш кашыгы катнашмага 1 стакан кайнап торган су салып, 20 минут төнәтергә дә, сөзергә кирәк. Авырган вакытта йоклар алдыннан һәр көн кайнар килеш эчегез.

Шалкан.

Аш бүлмәсендәге дарулар

1 аш кашыгы угычта уылган шалканны 2 стакан кайнар су салып 5 минут дәвамында кайнатыгыз. Суынгач, сөзеп, яртышар стакан күләмендә көнгә 5 – 6 мәртәбә эчегез. Эчәр алдыннан төнәтмәгә 1 бал кашыгы бал салып болгатыгыз.

Аш бүлмәсендәге дарулар

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә