Сыр тарихы
Бүген сөйлисе ризык төрле халыклар кухнясында, рестораннарда төрле рәвештә кулланыла. Ә менә Франция, Швецария кебек илләрдә аны куллану үзенә күрә бер культ. Бу гаҗәп тә түгел! Сүз дөньядагы иң популяяр сөт продукты- сыр хакында бара.
Сыр тарихына 700 еллап бар. Россиягә килеп керүенә- Петр I сәбәпче була. Ул Голландиядән сыр пешерүче осталарны махсус чакырта. XVIII гасыр азагында кенәз Мещерский биләмәсендә беренче сыр ясау заводы барлыкка килә. Ә менә 1913 елда инде сырның 100дән артык төре эшләнелеп, экспортка да чыккан.
Бүгенгесе көндә сырның ничә төре барлыгын төгәл белүче юк, әмма берничә меңнән артык сорты булган бу азыкның төп биш төрен билгели алабыз. Каты, уртача каты, йомшак, ысланган һәм эретелгән. Иң популярлары- каты һәм уртача катылыктагы сырлар. Алар тәме өчен генә түгел, дәвалау үзенчәлекләре өчен халык мәхәббәтен яулаганнар. Мондый төр сырлар компонентында кеше организмына кирәкле витаминнар күп. Протеин- мускулларга көч бирсә, А, Е һәм В төркемендәге витаминнар чәч, күз һәм тән тиресе авыруларына каршы көрәшергә ярдәм итәчәк. Аскорбин кислотасы иммун системасын ныгыта. Кальций, фосфор буыннарга файдалы, сөяк тукымасын формалаштыра һәм тешләрегезне уалудан коткарып калачак. Каты сырны даими ашап тору- гемоглабинны арттырып, матдәләр алмашын нормага китерә. Бу төр сырны һичшиксез, балалар рационына кертегез! Ул бала үсешенә зур йогынты ясый. Шулай ук В төркемендәге витаминнар нерв системаларына да уңай тәэсир итә. Бәхеткә, ябыгучылар Сырны үз рационына өсти башлады. Ләкин сырның түбән яки уртача майлылы сөттән эшләнгәненә өстенлек бирәләр.
Игътибар:
• Сырны суыткычта фольгага төреп сакларга кирәк. Аны бары шулай гына башка продуктлар йогынтысыннан саклап кала аласыз.
• Тәүлегенә 200 грамм сыр ашасагыз, сез инде организм өчен кирәкле май, аксым һәм витаминнарны кабул итәчәксез.
• Угычтан сырны бары тик кулланыр алдыннан гына уарга киңәш ителә. Андый ризык суыткычта ваккумлы савытта 2-3 көн саклана ала.
• Сырны чикләвек, виноград һәм бал белән кулланырга була.
Бу кызык:
100 мең литр сөттән әзерләнгән гигант сыр Чикагода Бөтендөнья күргәзмәсендә Гран-при ала. Бу сырга Канаданың Перт шәһәрендә һәйкәл куелган.
Сыр нинди булырга тиеш?
Органик каты сырда тишекләр түгәрәк була. Һәм органик сыр тигез киселә, ярыклары һәм башка кимчелекләре юк.
Табигый сырның тышчасы тигез һәм тыгыз була. Тыбигый сыр саргылт була. Әмма шуны истән чыгармагыз, эшләп чыгаручы махсус буяулар куша. Әгәр сыр ачык сары төстә икән, сез бу ризыкны сатып алганчы, составын укып чыгыгыз.
Әгәгр каты сырда тамчылар булса, димәк бу азыкка үсемлек майлары кушылган, дигән сүз. Бу бүлмә температурасында торган сырда күзгә ташлана яки сырны учка кыскач та сизеләчәк.
Яссы итеп киселгән сырны бөкләп карагыз. Ул- сынарга тиеш түгел. Ул сыгылмалы, ләкин резина кебек үк тә булырга тиеш түгел.
Фикер өстәргә