Мич, камин, учак,..
Кызыклы тарих сәхифәсе нәүмизләнгән иде. Күптән журналыбызның бу бүлегенә “кул тимәде”. Гәрчә, китап киштәмдә әллә ничаклы үзенчәлекле кызык тарих үз чиратын көтеп ятса да, диссертациям үзе вакытлы матбугат тарихының бер мавыктыргыч чорын “ачса” да, нигәдер, бу сәхифәгә “тузан куна” башлады.
Әгәр, сездә виртуаль укучыларыбызга кызыклы тарих тәкъдим итү теләге булса, без, рәхәтләнеп, Сезне иҗади бәйгегә чакырабыз.
Бәйгенең шартлары гади:
1). Язма саф татар телендә булырга тиеш;
2).Тарих дигәч тә, виртуаль укучыларыбызга тарихи роман – эпопея тәкъдим итә күрмәгез. Ниндидер берәр предмет, ризык, кием тариихын бәян итү дә җитә.
3). Times New Roman 14 шрифты белән, шулай ук татар хәрефләрен кулланып җыелган текстка бер балл өстенлек бирелә.
4). Сез бәян иткән тарихны үзегез үк тәкъдим иткән фотосурәтләр белән баетып бирсәк отышлы булыр иде.
Сез җибәргән хатлар рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.
Җиңүчеләребезне үзенчәлекле бүләкләр көтә.
***
Үзәк җылыту системасына гына канәгать булмыйча, күпләр дачада гына түгел, фатирларда да камин урнаштыра башлады. Җылылык җитмәү сәбәпле түгел, әлбәттә. Чын ут яки аның имитациясе кешегә үзенчәлекле тәэсир ясый. Тынычландыр, хәтирәләр яңара. Кыскасы, “чананы җәйдән әзерлә,” мәкале кайбер телләрдә”кышын мич чыгармыйлар”,- дип тә яңгырый.
Камин сүзе латинчадан caminus (учак) дип тәрҗемә ителә. Каминның борынгы бабасы учак— иң беренче чиратта җылыну өчен, аннан ризык әзерләү максатыннан кулланылган. Борын –борыннан, гасырлардан гасырларга учакның бу ике фукциясе аерылгысыз асыл сыйфатлар саналган. Әмма әллә ничә гасыр элек тә, байларның күпкатлы виллаларын бер камин белән җылытып бетерү мөмкин булмаган. Өстәвенә, көйсез байлар учакта пешкән ризык исен иснәп утырырга яратмаганнар. Шуңа күрә борынгы Римлылар мичне аш бүлмәсендә урнаштырып, башка бүлмәләрдә учак ясаганнар.
Мондый күренеш Япония халкына да хас. Японнар аш бүлмәсендә ризык әзерләсә, башка каминнар кулларны җылыту өчен көйләнгән була.
Урта гасыр башында Европада өй уртасында учак якканнар. Ә төтен түшәмдәге тишектән чыга торган булган. Ул заманда өйләр бер катлы булып, ашарга пешерү өчен учакка җайланма куелган. Утын әйбәтрәк янсын өчен аны таш яки тимер өслеккә куйганнар. Англиядә мондый җайланманы эт башы сурәте белән бизәгәннәр, һәм “Эт” түшәмгә түшәлгән саламга очкын чәчелмәсен өчен сакчы ролен уйнаган. Әмма, еш кына “Эт” үзенең вазыйфасын үти алмаган. Ул вакытта янгын чыгып, өйләр, зур шәһәрләр көлгә әйләнгән.
XII гасырда, берничә катлы рыцарь замоклары төзелә башлагач, өй уртасындагы мичләр бер почмакка урнаштырылып, төтен махсус трубалар аша чыгарыла башлый. Мичләр массивтан эшләнелгән, икенче катта мич урнаштырылмаган, анда аш –су осталары, бүлмәләрне җылыту өчен, аш бүлмәсендәге мичтән күмер алып менеп, тимер өслеккә куйганнар. Мич өстенә төтенне тышка чыгару җайланмасы куелган. Янгыннан саклану өчен мичне таш белән тышлаганнар. Ә соңрак, мичнең эчен кирпеч белән чыгарганнар. Кирпеч исә ташка караганда җылылыкны озаграк саклаган. Һәм мич өй түрендә урнаштырылып, замокта аш әзерләүче төп җайланма саналган. Мичкә хәтта бер үгез сыя торган булган.
Яңарыш чорында мичнең зурлыгы күпкә киметелгән һәм аны мәрмәр, гранит белән тышлау модага керә. Ренессанс стилендә колонналар, антик Аллалар сыннары белән бизәлгән.
Барокко стиле чорында каминнарны бизәү үзгәреш ала: җәнлекләр, үсемлек кошлар сыннары белән бизи башлыйлар. Әмма тышы нинди генә зиннәтле булмасын, мичне бары бер ысул: утын ягып җылытканнар. Бу кыйммәткә төшкән. XVII гасыр башында Голландиядә, урманнар бетә башлагач, мичне таштан түгел, чуеннан эшли башлыйлар. Мондый мич тиз җылынган һәм җылылыкны озаграк саклаган. Мич тиз суынмасын өчен, аны кафель белән тышлаганнар. Бу голландка мичләрен Петр I Россиягә алып кайта. Алар уртача хәлле халык өен һәм солдат казармаларын җылыткан. Калган халык данлыклы рус мичләре белән җылынганнар һәм ризык әзерләгәннәр.
Иксез чиксез урманнарын Россия “мичкә яккан” дәвердә үк Европа күмер куллануга күчә. Англия һәм Германиядә утка чыдам кирпечләр җитештерелә башлый. Күпкатлы өйләрдә һәр катта, хәтта һәм бүлмәдә каминнар куела башлый. Әмма трубаларда корым һәм сөрем тиз тулып, еш кына янгын чыгу очраклары була. Штраф түләтү белән куркытып, өйдә яшәүчеләргә морҗаларны мәҗбүри чистарттырганнар.
Галимнәр азрак төтен белән күбрәк җылылык бүлеп чыгаручы каминнар уйлап баш вата башлаган. Әмма, мичне камилләштерүче кеше – фәннән “ерак” булган – британия короленең туганы – сәяхәтче Руперт Пфальцский. 1678 нче елда ул утын өчен махсус рәшәткә уйлап таба. Бу җайланмада янган утынның көле аска коелган.
Икенче мөһим ачышны 1742 нче елда Бенджамин Франклин уйлап таба. Ул кечкенә генә чуен мич ясый. Бу мич артык кыйммәт тә булмый, аны ярлылар да куллана алганнар.
Өченче ачыш аристократ галим Рамфордныкы була. 1796 нчы елда ул нечкә морҗалы мич уйлап таба.
XVIII гасырда каминнар Россиядәге мичләр кебек үк өйнең төп ризыкландыручы, җылытучы җайланмасына әверелә. Кунак бүлмәсендә ут җылысына гаилә әгъзалары белән кунаклар җыелу – гадәти хәлгә әверелгән. Элекке учакларны мәрмәр белән бизәп, учак алдына тимердән бизәкләп коелган рәшәткәләр куелган. Франциядә “голландлы гасырда” мичне ак мәрмәр һәм алтын белән бизәргә яратканнар. Ә Англиядә шулай ук мәрмәр һәм чәчәк, геометрик фигуралар белән бизәү модага кергән. Янгыннан саклану өчен, алар мич алдына чуеннан коелган рәшәткә куйганнар.
Франциядә каминның махсус киштәсен истәлекле фотолар, фарфор сыннар, сувенирлар белән бизәгәннәр. Бу “киштә идеясе” төрле илләргә тарала.Баераклар мичкә утын яккан. Ә уртача хәллеләр мичне мәрмәр белән бизәмичә, цемент һәм гипстан сыннар, сурәтләр төшереп эшләгәннәр. Танылган Англияле Уинстон Черчилль үзенең күпсанлы китапларын камин яктысында язган. Үләр алдыннан аның соңгы афоризмы: “Үземне бүрәнә итеп күз алдыма китерәм: янасы да килми, чарасызлыкка юл куймыйча да булмый”.
Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң, демократия һәм кризис мичне мәрмәр белән бизәүне “кысрыклап” чыгарадылар.
1970 елларда 70 % каминнар АКШта утын белән яналар, сирәк кенә очракларда күмер кулланылган.
Экология җанатарлары, утынны табигый газ белән алмаштырып, өй җылыту отышлы булуын исбатладылар. Әмма “тере ут” җанатарлары карышканга, утын урынына каминнарга махсус тыгызланган брикетлар тәкъдим ителде. Россиялеләр бу бәхәсләрдән читтә калды. Чөнки, өч гасыр дәвамында каминнар куллану модасы Россиялеләрне әсир итә алмады.
1990 елларда “витуаль ут” идеясе туу белән генә, каминнар урнаштыру модасы кайтты. Мондый каминнар исә, урамдагы һава торышына бәйле рәвештә, өйдәге җылылыкны контрольдә тоталар.
Борынгы заман үрнәгендә ясалган каминнар шәһәр читендәге зур өйләргә әйбәт. Теләк булганда, аларны шәһәр фатирларына да урнаштырырга була. Ә менә шәһәр фатирында урнаштырган очракта, күп кенә уңайсызлыклар туарга мөмкин икән. Әйтик, борынгы каминда утын ягу тыелачак.
Үз өенә кайтып, ут янында җылынып утырырга теләүчеләр өчен заманча электрга тоташтырылган камин куллану отышлы.
Нинди генә заманча технологияләр кулланылса да, моннан бер, ике гасыр элекке каминнар белән чагыштыру мөмкин түгел аларны. Чөнки, элекке учакларда утын исе, төтен исе, чын ялкын телләрен күрү мөмкин булса, хәзер исә 3 D – мираж ялкыннарга сокланып карарга кала.
Фикер өстәргә