Коляска

Нәни баласы булган әниләргә, кайчандыр коляска булмаган да дисәк, ышанмаслар иде.

Әле без Англиягә, әтиебез телевизордан караган футбол өчен генә түгел, ә ул телевизордан футбол караганда үзебез коляска белән бала тирбәткәнгә дә рәхмәтле икән бит!

Лордлар өчен транспорт

XXVII йөз башы. Герцог Уильям Кавендишның тормыш иптәше балалар белән һавада йөрергә яраткан. Бервакыт Кэтрин күңелендә кызык идея туа. Ә ни өчен әле аларның алты баласына кечкенә олау ясамаска ди? Ул фикерен герцогка әйтә, һәм ире бу сүзләрне дусты- архитектор, бакчачы Уильям Кентка җиткерә. 1733 елда могҗизалы табышны Кент дустына эшләп тә бирә. Бу арба башка хатын-кызларда да кызыксыну уята.

Әйтергә кирәк, беренче колясканың бүгенгеләре белән уртаклыгы бик аз. Бу – өлкәннәр утырып йөри торган олауның кечерәйтелгән варианты була. Ягъни, өч көпчәкле арба. Аны тартып йөрү өчен пони кирәк булган. Бала караучы хезмәтчеләргә дә арба тартып йөрергә туры килгәләгән. Һәр бала арбасы кыйммәтле материаллардан эшләнеп, затлы ташлар белән бизәлгән. Әлбәттә, өйдә мондый арба тоту өчен — байларның гына мөмкинлеге булган.

Мода

100 елдан коляска модага керә. Тугыз бала анасы – патшабикә Виктория шәхсән үзе паркта бала арбасы этеп йөрергә яраткан. Коляска зур, авыр, уңайсыз, өстәвенә анда бала тик кенә утырып та тормаган булса да, югары даирәдәге ханымнар өчен коляска бер булдыклылык аксессуарына әверелгән. мөмкинлеге булган һәммәсе дә “арба”ны заказ белән эшләтә башлаган.

1853 елда Чарльз Бертон бала коляскасының уңайрак вариантын тәкъдим итә. Элекке арбалардан аермалы буларак, аның арбасы артта тоткычлы була. Ә менә өсте ябусыз арба белән яңгырлы, пыскак көннәрдә баланы йөртү уңайсыз, өстәвенә, аның да моделе элеккесеннән әллә ни аерылмый, мондый коляскадан бала егылу очраклары еш була.

Автомобиль белән бер рәттән

XIX йөз азагында Англиядә коляска шулкадәр популярлаша ки, хәтта Лондонда полиция арбаны тротуарда йөртүне дә тыя. Алар юл хәрәкәте катнашучылары кебек, олы юлдан йөргән. Һәм шуңа күрә коляскага ак, кызыл ут белән яктылык урнаштырылган булырга тиеш икән.

Заманы өчен модада булган автомобильләр рәтендә автоколяскалар да йөри башлый. Бай бичәләр гувернанткалардан әйбәт бәяләмә генә түгел, коляска йөртү таныклыгы да таләп итә башлаганнар. XIX гасырда Англиядә гадәти күренеш булган — автомобиль юлындагы коляскаларны бүген күз алдына да китереп булмый. Бәхеткә, бу күренеш озакка бармый. Чираттагы әмер белән коляскалар тротуарга “менә” һәм паркларга кайта.

Бала арбасы- заман таләбе

1877 елда Бөекбританиядә Silver Cross дигән коляска җитештерү компаниясе барлыкка килә. Ул компания бүгенгәчә эшли һәм Англиянең иң престижлы җитештерүчесе дип санала.

1889 елның 18 июнендә америкалы Уильям Ричардсон яңа төр арба тәкъдим итә. Бусында инде бала алга карап та, хәрәкәткә арты белән утырып та бара алган. Өстәвенә аның коляска көпчәкләре күчәрле була һәм йөртү өчен тагын да заманчалаштырыла.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соңгы бэби- бумнан күпләп коляскалар сорала башлый. Аларны кулдан эшләми башлый, ягъни заводларда җитештерелә. Европада коляска җитештерүче берничә завод эшли башлый. Авыр, агач, чыбыктан үрелгән коляскаларны пластмасса, резинадан эшләнгәннәре алмаштыра. Әле кыйммәтле бакыр көпчәкләрне арзанлы хром алмаштыра. Арбаның биеклеге киметелә, махсус кәрзин куела. 1950 елдан инде аны һәр гаиләдә куллану мөмкин була.

Җыелмалы колясканың да тарихы кызыклы. 1965 елда Америкадан Англиягә бала белән сәяхәткә чыккан ханым иренә зур һәм авыр арба белән уңайсыз булуы хакында зарлана. Бу әти кеше- авиа- инженер Оуэн Макларен була. Һәм ул җыелмалы бала арбасы уйлап таба. Яңа алюминий коляска шулкадәр җиңел һәм уңайлы була ки, бу модель бөтен төрле авыр металлдан җитештерелүче арбаларны “кысрыклап чыгара”. Макларенның коляска җитештерүче оешмасы бүгенге көнгәчә эшли.

Бездә хәлләр ничек?

СССР да беренче коляска барлыкка килү хакында тарих дәшми. Ә совет рәссамнарының 1942- 1945 елгы рәсемнәрендә тоткычлы, тартманы хәтерләтүче арбаларда бала тибрәтүче аналар бар.

1949 елда, Сталин әмере белән Германиядән бала коляскасы кайтартыла, дип саналган. Бу коляска моделе советлар союзында җитештерелүче башка бала арбаларына өлге була. Орджоникидзе әмере белән илдә 50 ләп “бала транспорты” җитештерүче оешма ачыла. Һәм алар машина төзүче завод эчләрендә урнаша.

Ләкин, статистик мәгълуматларга караганда, сатып алу өчен матди мөмкинлек булмау сәбәпле, колясканы һәр гаилә ала алмаган. Бер коляскага берничә ай акча җыйганнар. Иң арзан дигән, оста куллар җитештергән, чыбыктан үрелгән колясканы алу да күпләр өчен зур чыгым булган. Яшь әниләр баланы алты- җиде айга кадәр кулда күтәреп йөргәннәр, бары тик аннары гына арзанлы алюминийдан эшләнгән коляскага утырта алаганнар.

1960 елларда колясканың моделе уңайлырак эшләнелә: ул уртача югарылыкта, дүртпочмаклы формада. Һәм, һәр гаиләдә бала арбасы алу мөмкинлеге дә туа. Ә югары даирәләр исә, колясканың ГДРда җитештерелгән төренә өстенлек бирә башлаганнар. Коляска буыннан буынга “күчеп”, кулдан кулга йөргән. Еш кына, үзенең нәни пассажирын көтеп, коляска келәттә озак еллар сакланган.

Бүген безгә колясканың төрле моделен, төрле бәядәгесен тәкъдим итәләр.

Коляска сайларга булышыйк

Статистика мәгълуматларына караганда, бүген әти- әниләрбалалар өчен күп, бик күп кирәксез әйберләр җыя. Әмма колясканы кирәксезләр рәтенә кертергә ярамый. Бу бала өчен сатып алынган товар арасында иң кирәклесе, шуңа күрә аны сайлауга җаваплы карагыз.

Әгәр сез яшәгән өйдә лифт булмаса, бишенче катка менеп төшеп йөрү- үзегезгә генә туры килсә, колясканың авырлыгына һәм зурлыгына игътибар итмичә дә булмас.

Әгәр балагызга киләчәктә энекәш яки сеңелкәш бүләк итәргә ниятләсәгез, колясканы да чыдамракны сайлагыз. Саран ике түләр, арзанлысы бер баланы утыртып йөргәндә үк “таралып” төшүе бик мөмкин.

Һәрвакыт ачык зәңгәр(яки якты алсу) төсле коляска алырга хыялландыгызмы?

Бу кыйммәткә төшсә дә, хыялыгызны беренче урынга куегыз..

Игътибар!

• Әгәр коляскагыз(җәйге, кышкы, люлька, трансформер) хром рама белән эшләгән булса тагын да әйбәт.

• Якты төсләр коляска өчен тагын да отышлы, алар кояш нурын “кире бора”, ә менә караңгы, кара төсләр белән җәйге челләдә куркыныч.

• Зур арба- уңайлы, ләкин лифтка яки фатир ишегенә сыярмы?

• Кечкенә люлька балага кышкы калын киемнәр белән кысанлык тудырырга мөмкин.

• Сыйфатлы амортизаторларга кызыкмагыз, алары автомобильләр өчен мөһим булса да, коляска белән һава суларга сез тигез асфальтта йөрергә чыгачаксыз.

• Көпчәге зур булган саен яхшырак дип уйлау да да дөрес түгел. Әгәр машинагыз булса, бала арбасының машинага сыярлыгын сайлауны уйларга кирәк.

Өстәмә аксессуарлар

*Коляска автомат рәвештә җыелуы;

*Амортизаторлары пружиналы;

* тышкы кыяфәтен саклау максатыннан , колясканың каплап кую өчен махсус япмасы булса әйбәт;

*Запас тәгәрмәчләренең булуы (кышка аерым, җәйгесе аерым) да начар түгел;

*Саклык каешлары: балагызның куркынычсызлыгы өчен тагын бер мөһим аксессуар.

Бала өчен:

Мөһим: сыйфатлы матрас, аягына чехол, су үткәзми торган тукыма, “аркасын төшереп кую” җайланмасы, алдында аркылы тоткыч, рессорлар.

Әни өчен:

Мөһиме: колясканың җыелгач та компактлы булуы, авырлыгы, арбаның фиксаторлары булу, тоткычын төрле югарылыкта кую мөмкинлеге, матрасын алып юып булу, һәм, әлбәттә, азык-төлек “төяп” кайтырга кәрзине булу.

Нәрсә сатып алырга?

Коляска- люлька: Бу- яңа туган сабыйларга уңайлы, әмма бала утырып тора башлагач та, трансформер- ягъни утыртып та куеп була торган бала арбасы отышлырак. Трансформеры- күпкә кыйммәтрәк. Россиядә иң популяр коляска.

Спорт стилендәге: Бу арбаның яңа төре. Өч көпчәкле һәм җиңел рамалы коляскалар күп йөрү өчен дә кулай. Төрле маневрлар ясый алган мондый арбалар чыдамлыкка мактана алмый.

Бөтен җирдә йөрүче(вездеход): Төрле юлда йөрүчеләргә атап чыгарыла: шәһәр читендә, ташлы юлларда һәм сәяхәттә йөрүчеләргә киңәш ителә. Зур көпчәкле, зур коляскалар чагыштырмача кыйммәт. Иң мөһиме: мондый колясканы ӘТИ кеше үзе этеп йөрергә ярата.

Трость коляска: Иң арзан һәм сыйфаты ягыннан иң түбән “арба”. Аларның утыргычы- түбән, тәгәрмәчләре кечкенә һәм аркасы да каты. Гадәттә, әллә нинди аксессуарлары юк, аның каравы: бәясе “тешләми.”

Бөтен кеше алмый торган:

Twins Игезәкләр өчен дә коляскалар киң таралган. Тискәре ягы- ишеккә һәм лифтка сыймый, әгәр, ишеккә сыешлы таррагын алсагыз, балаларга кысан булачак. Шуңа күрә бүген җитештерүчеләр “янәшә” утырту өчен түгел, берсе артына икенчесен утырту мөмкин булган коляскалар тәкъдим итә. Йөрү өчен артык уңайлы булмаса да, берьюлы ике бала утырту мөмкинлеге бар.

Велосипедлы коляска Бу коляска үзенчәлеге- сез сәпидтә барасыз, бала белән коляска алда. Ерак араларга йөрүчегә менә дигән транспорт чарасы. Ә хәзер сатуда самокатлы бала арбасы да күрергә була. Мондый коляскада утырып йөрү балагызга да ошар.

Ретро Бу балагыз өчен төп “транспорт” чарасы була алмаячак. Ләкин, әгәр мөмкинлегегез булса, үзегезне “иркәләү” зыян итмәс. Чыбыктан үрелгән, тимер бизәкләр белән, каймалы челтәрле коляска- чын сәнгать әсәрен хәтерләтер. Бу коляска парк, скверларда йөрергә эшләнә. Күңелегез теләсә- сатуда мондый вариант та бар.

Бүлешергә

Фикерләр

30 Октябрь, 2017

try here

3 Ноябрь, 2017

Metroclick.com

3 Ноябрь, 2017

Metroclick

4 Ноябрь, 2017

http://www.emeryeps.com

4 Ноябрь, 2017

News

5 Ноябрь, 2017

Emeryeps

5 Ноябрь, 2017

Travel

5 Ноябрь, 2017

Health & fitness

5 Ноябрь, 2017

Health & fitness

5 Ноябрь, 2017

Health & fitness

5 Ноябрь, 2017

Jewelry

6 Ноябрь, 2017

Education

6 Ноябрь, 2017

http://www.divorcemind.com/

6 Ноябрь, 2017

IMSC

6 Ноябрь, 2017

Divorce Mind

6 Ноябрь, 2017

Business

6 Ноябрь, 2017

Travel

6 Ноябрь, 2017

Law

7 Ноябрь, 2017

michaeljemery

7 Ноябрь, 2017

Business

7 Ноябрь, 2017

Health

7 Ноябрь, 2017

Beauty & Fashion

7 Ноябрь, 2017

Business

7 Ноябрь, 2017

Education

7 Ноябрь, 2017

i thought about this

8 Ноябрь, 2017

Clicking Here

8 Ноябрь, 2017

michael jemery

8 Ноябрь, 2017

IMSC

8 Ноябрь, 2017

Health

8 Ноябрь, 2017

Travel

8 Ноябрь, 2017

Sports

8 Ноябрь, 2017

Programmable Drone

8 Ноябрь, 2017

Dishwasher

8 Ноябрь, 2017

Shop Mens Clothing Online

8 Ноябрь, 2017

Travel

9 Ноябрь, 2017

Travel

9 Ноябрь, 2017

Health

9 Ноябрь, 2017

Law

9 Ноябрь, 2017

Life Health

9 Ноябрь, 2017

used cars

9 Ноябрь, 2017

Business

9 Ноябрь, 2017

Resort Deals

10 Ноябрь, 2017

Real Estate Broker

10 Ноябрь, 2017

Money Insurance

10 Ноябрь, 2017

GPS For Motorcycle

10 Ноябрь, 2017

Romantic Resorts

10 Ноябрь, 2017

Life Estate

10 Ноябрь, 2017

Beauty & Fashion

10 Ноябрь, 2017

Fashion

10 Ноябрь, 2017

Home Improvement

10 Ноябрь, 2017

House & Home

10 Ноябрь, 2017

Health

10 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

10 Ноябрь, 2017

Business and Finance

10 Ноябрь, 2017

Business and Finance

10 Ноябрь, 2017

Business and Finance

10 Ноябрь, 2017

Car and Automotive

10 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

11 Ноябрь, 2017

Travel and Leisure

11 Ноябрь, 2017

Home and House Improvement

11 Ноябрь, 2017

Travel

11 Ноябрь, 2017

Computer and Technology

11 Ноябрь, 2017

Travel

11 Ноябрь, 2017

Autos

12 Ноябрь, 2017

News

13 Ноябрь, 2017

Web Design

13 Ноябрь, 2017

Data Entry Jobs

13 Ноябрь, 2017

Business

13 Ноябрь, 2017

Auto

13 Ноябрь, 2017

Education

13 Ноябрь, 2017

Auto

13 Ноябрь, 2017

Real Estate License

13 Ноябрь, 2017

Home Remodeling

13 Ноябрь, 2017

Car Mechanic

13 Ноябрь, 2017

pet finder

13 Ноябрь, 2017

mens fashion

13 Ноябрь, 2017

new games

13 Ноябрь, 2017

News

13 Ноябрь, 2017

Web Design

14 Ноябрь, 2017

Geothermal Resources

14 Ноябрь, 2017

Litigation

14 Ноябрь, 2017

Home Improvement

14 Ноябрь, 2017

Law

14 Ноябрь, 2017

Sports

14 Ноябрь, 2017

Business

14 Ноябрь, 2017

Home Improvement

14 Ноябрь, 2017

Home Improvement

14 Ноябрь, 2017

Leadership Qualities

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Small Bedroom Ideas

15 Ноябрь, 2017

Historic Venues

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Fashion

16 Ноябрь, 2017

Health

16 Ноябрь, 2017

cat rumah warna hijau tosca

16 Ноябрь, 2017

Business

16 Ноябрь, 2017

Business

16 Ноябрь, 2017

Business

17 Ноябрь, 2017

News

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Company Business

17 Ноябрь, 2017

News

18 Ноябрь, 2017

News

18 Ноябрь, 2017

Travel Online

19 Ноябрь, 2017

Industry Synonym

19 Ноябрь, 2017

Home Improvement

19 Ноябрь, 2017

Education Policy

19 Ноябрь, 2017

Vacation Packages

19 Ноябрь, 2017

Education

20 Ноябрь, 2017

shopping centre

20 Ноябрь, 2017

Online Typing Jobs

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

Small Business Ideas

Фикер өстәргә