Китап

Китап

Сез китап битләрен ачасыз да, күзләрегез тигез юл буйлап йөгерә башлый. Китап сезне очсыз- кырыйсыз галәм киңлекләренә дә, диңгез тирәнлекләренә дә, атом эченә дә алып керә.

Китапларга инде берничә мең яшь, бу вакыт эчендә алар төрле кыяфәткә кергәннәр. Вавилонлылар, ассириялеләр һәм башка халыклар китапны балчыктан ясаганнар, очлы таяк белән йомшак балчык плитәләргә махсус тамгалар төшергәннәр.

Китап

Аннары балчык плитәләрне киптергән яки яндырганнар. Шул балчык плитәләрдә китаплар һәм хәтта бөтен бер китапханәләр барлыкка килгән. Ашшурбанапал патшаның(яңа эрага кадәр 7 гасырда булган) шундый бер китапханәсен моннан йөз ел элек казып табалар.

Ә Кытайда беренче китапларны юка бамбук пластинкаларга язганнар да таза җепкә тезгәннәр. Кытайлар соңга табарак үз китапларын пумала һәм тушь белән ефәккә язганнар, ә яңа эраның 2 нче гасырыннан башлап кәгазьгә яза башлаганнар.

Китап

Борынгы Мисырда китап текстларын таш плитәләргә чокып язганнар. Аннары папирус уйлап тапканнар. Прессланган камыш пластинкаларны берничәшәр дистә метр озынлыктагы тасмалар итеп ябыштырганнар. Бу тасмаларны түгәрәкләп төреп саклаганнар. Язу өчен иң яхшы материал буларак, Мисыр папирусларыннан Грециядә дә, Римда да 2 мең ел чамасы файдаланганнар. Мисырның Александрия шәһәрендәге китапханә борынгы дөньяда иң зур китапханәләрдән саналган. Аны “дөньядагы җиде могҗиза”ларның берсе дип йөрткәннәр.

Китап

Яңа эрага кадәр 2 нче гасырда Пергамо патшалыгындагы осталар хайван тиреләреннән пергамент- язу өчен яңа материал әзерләгәннәр. Папирус белән пергамент бик кыйммәт торган, шуңа күрә, каралама һәм хатларны Борынгы Грециядә һәм Римда балавыз белән капланган такталарга очлы таяк белән язганнар.

Китап

Урта гасырларда китапларны дәфтәр итеп тегелгән пергамент битләренә кулдан язганнар. Битләр таушалмасын өчен, дәфтәрләрне бергә теккәннәр һәм күн яки тукыма белән тарттырылган агач тышлыклар арасына беркеткәннәр. Шул рәвешчә, китапның без белгән формасы килеп чыккан. 13 нче гасырдан башлап, Европада кәгазь төп язу материалына әверелә.

Миниатюра- рәсемнәр белән бизәлеп, кулдан язылган китап бик кыйммәт торган. Ниһаять 15 нче гасырда китап басу уйлап табыла.

Китап

Дөньядагы иң зур китапханәләрнең берсе булган Дәүләт китапханәсендә миллионлаган китап саклана. Сирәк очрый торган китаплар бүлегендә иң кыйммәтле китаплар тупланган. Беренче басма китаплар – инкунабуллар аеруча кадерләп саклана, болар – китап басуның “бишек чорындагы” китаплары (латин сүзе- “кунабулум”нан, ул- “бишек” дигән сүз).

Кайбер сирәк китаплар бик зур томнардан гыйбарәт, аларның биеклеге бер метр ярымнан да артыграк. Аны берүзең генә күтәрә дә алмассың. Бик кечкенә китаплар да бар: кайберләре шырпы тартмасыннан да зур түгел, почта маркасы кадәрлеләре дә бар. Анда күнгә, бөке агачыннан эшләнгән юка битләргә басылган, ефәккә чигелгән китаплар, консерв банкасына, эт баласына ошаган уенчык китаплар да саклана.

Китап басу

Китап

Беренче басма китапларны ксилографик китаплар дип атаганнар (грекча “ксило”- агач һәм графо- язам дигән сүзләрдән тора). Аларны болай ясаганнар: агач тактаның шома өслегенә текстның көзгедәге(кире) чагылышының сурәтен төшергәннәр. Оста, үткен пычак белән, сызыклар арасындагы агачларны сак кына уеп алган. Текстның рельефлы, калку сурәте килеп чыккан. Аңа буяу сөрткәннәр дә, өстенә пергамент (махсус эшкәртелгән бозау тиресе) яки кәгазь салып кысканнар, буяу агачтан пергамент яки кәгазь битләренә күчкән. Гравюраларны да шул ысул белән ясаганнар.

Иң борынгы басма китап булып 704 һәм 751 еллар арасында Кореядә унике тактадан басылган китап исәпләнә.

Китап

Бу китапларны басу җиңел булмаган, чөнки агач такталарга мәңәрчә …(дәвамы бар)

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә