Эйфель манарасын ник яратмаганнар?

Эйфель манарасын ник яратмаганнар?

Эйфель манарасы – Парижның иң кунакчыл, иң данлыклы урыны. Аны “дөньяга тәкъдим итүче” дә, шаяртып, “миңа көнләшергә генә кала, чөнки манара миннән дә данлырак”, — дияргә яраткан.

Әмма башта бу манараны калкан белән “кабул” иткәннәр.

Ни өчен Эйфель манарасын яратмаганнар?

1889 елда Парижда Француз револциясенең 100 еллыгына дөньякүләм күргәзмә планлаштырылган. Шәһәр җитәкчеләре күргәзмәгә керү юлын арка белән бизәргә уйлыйлар һәм конкурс игълан итәләр. Җиңүчесе Александр Гюстав Эйфель манара төзелгәнче бер ел алдан Ирек статуясы структурасын ясаган була. Манара төзелешенең билгеле күләмдә матди чыгымын Эйфель үз кесәсеннән чыгарып бирә. Бу конкурста җиңүгә тагын бер адым була.

Эйфель манарасын ник яратмаганнар?

Париж умарта оясыдай гөжләп тора. Әле манараны үз күзләре белән күрмәгән 300 кеше, канәгатьсезлек белдереп, мэриягә хат юллый. Активистлар арасында Шарль Гуно, Эмиль Золя, Александр Дюмо – улы һәм Ги де Мопассан була.

Ә төзелеш мәйданында эш гөрли. Авырлыгы 10 мең тонна, биеклеге 324 метрлы металл конструкцияне ике ел төзиләр. Һәм 1889 елда Эйфель физик яктан иң көчле чиновникларны 1710 басмадан югары күтәрелергә чакыра. Кадакка охшаган манараның ачылышы сенсациягә әверелә. Парижлылар фикеренчә, нәкъ менә шул вакыйгадан соң, “программа кадагы” гыйбарәсе телгә кергән.

Французлар манарага ияләшәләр, хәтта яраталар да. Мопассан исә, манара төзелеше белән килешеп, аның ресторанында даими кунакка әверелә. Үзе бу ресторанга еш килүенең сәбәбен болайрак аңлата: “бу урыннан гына күңел кайтаргыч шыксыз корылма күренми, – ди ул – Шуңа күрә ешрак монда булам.”

Эйфель манарасын ник яратмаганнар?

20 еллар үткәч манараны сүтәргә планлаштырылган була. Әмма аны радио – телеантенналар коткарып кала. Мәгълумат эпохасы башлана! Манара Франциянең символы гына түгел, тавышына да әверелә.

Гитлер Парижга керер алдыннан, шәһәрдә яшәүчеләр манараның лифтын җимереп куялар. Нацистлар лифтны төзекләндерә алмый, шуңа күрә манарага нацист флагы эленми кала. Ил буйлап: “гитлер Францияне алса да, Эйфель манарасын “ала алмады”,” – дигән мәзәк тарала. Шәһәрне азат иткәч, лифт санаулы минутларда төзекләндерелә.

Француз хатын – кызлары матур итеп киенергә яратканнар. Һәм “парижлы”

манара – искәрмә булмаган. Аның фирменный төсе бар – “көрән — эйфель”. Бу төсне махсус манара өчен уйлап табалар, хәтта патент бирелә. Һәр 7 ел саен манараны пумала белән бронзаның өч төсмерен кертеп буйыйлар: нигезен куе көрән эйфель төсендә итсәләр, югарыга таба бу төс яктырак, ачыграк була. Яңа елда манарага матур утлар эленә, мәйданда шугалак та ясалган.

Эйфель манарасын ник яратмаганнар?

Манарага менеп, үз – үзенә кул салучылар модага керә. Бер туташ белән кызык очрак була: ул башнядан түбән ташлана һәм,.. машина түбәсенә килеп төшә. Нәтиҗәдә шул машина хуҗасына кияүгә чыга. Манараны ике тапкыр металлломга(тимер — томыр) сатырга телиләр, бәхеткә, афераны туктаталар. Кыскасы, Эйфель манарасы вакыйгалар эчендә!

Марина Зубкова

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә