Баклажан
Кемдер баклажанны әчкелт дияр, кайберәүләр тәмен генә түгел, аның файдасын да ишетергә теләмәс. Кайсылары- баклажанны бик ярата. Фикер төрлелеге — баклажанның тарихы һәм файдасы хакында укырга, бу яшелчә белән танышырга тагын бер сәбәп.
Репутация
Баклажан Һинд илендә туган. Европада үзен исбатлау өчен аңа күп тырышырга туры килә. Моңа греклар гаепле. Алар баклажанны агулы яшелчә дип фаш итәләр. 711 елда Испаниягә, 827 елда Сицилиягә килгән ислам сугышчылары бу яшелчәне кулланып, җирле халыкка үзләренең кулинар осталыкларын күрсәткәч кенә, европалылар өчен баклажан ачыш була.
Әмма греклар каралткан репутация еш искә төшкән. Күпләр өчен: шәмәхә төсле яшелчә ашасаң, акылыңнан язасың, — дигән ырым яшәгән. “Акылсызлык алмасы” исеме дә шуннан килеп чыккан. Кыскасы, Европалылар озак еллар баклажанга шикләнеп караган, аны фәккать декоратив үсемлек итүне хуплаганнар.
Һинд кунагының рус тарихы
Россиягә бу яшелчә XVII гасырларда Төркия, яки Персия аша килеп керә. Бәлки аны сәүдәгәрләр алып кергәндер, бәлки Төркиягә йөрүче казаклардыр. Ничек кенә булмасын, җылы яратучы баклажаннар Россиядә зур популярлыкны тиз казана. Аны җирле халык башка “зәңгәр” җимеш дип кабул итә.
Гаҗәп
Бүген төсе, формасының аерым бер үзенчәлеге булса да, бакалжан белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйбыз. Әмма тарихта аның бер үзенчәлеге бар икән. Тавык йомыркасы формасында һәм зурлыгындагы яки грушасыман баклажаннар чыгышы белән Һинд иленнән булса, ә кыярсыман озынчалары- Кытайдан “килгән” икән. Яшелчәләр эре, кабачки сыман да, виноград кебек вак та була, шәмәхә, ал, хәтта ак баклажаннар да бар икән.
Табигый табиб
Баклажаннарга сокланып кына утырмагыз, аны мөмкин кадәр күбрәк ашарга тырышыгыз. Бүген медицина фәне белгечләре сәламәтлекнең алыштыргысыз чыганагы дип баклажанны атыйлар. Алар шикәр, фермент, минераль һәм дубиль матдәләргә бай икән. Бөер һәм йөрәк- кан тамырының эшчәнлеген яхшыртучы биологик актив матдәләрдә бар аларда. Органик кислота, клетчатка ашказаны асты бизен стимуляцияли, шулай ук пектин матдәсе үт куыгын, эчәкләрне чистарта, атеросклерозны булдырмауга һәм эндоинтоксикация барлыкка килүгә каршы да көрәшә.
Составында калийның күплеге(100граммга 238 мг.) су- тоз алмашынуын нормальләштереп, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Антоциан – яман шеш булдырмауга профилактика. Баклажан канда 50 процент холестеринны юкка чыгарып, май эшкәртелүен яхшырта. Бу яшелчәдә углеводлар аз булганга, баклажанны диабет һәм артык авырлык белән интегүчеләр дә яратып куллана.
Атеросклероз, подагра, шешенү, анемпия, бөер, бавыр авырулары белән чирләүчеләргә дә менюга баклажанны ешрак өстәргә киңәш ителә.
Сайлау үзенчәлеге
Тәмле баклажан дип, иң яшь- түтәлдән өзеп алынганы санала. Андыйларының кабыгы юка, әчкелтем тәме азрак була. Өлгереп, бераз вакыт үткәч кулланганда кабыгын арчып, тозлы суда тотып алырга кирәк.
Кабыгы яшкелт яки коңгыр төскә кереп барган, картаеп беткән баклажанны ашамаска тырышыгыз. Нәкъ менә алар составында агулы алколоидлар бар. Шундыйлары тарихта баклажанга “акылсызлык алмасы” исемен китереп чыгарган.
Бары тик шедеврлар
Кайсыдыр илләрдә баклажанга “табынып” яшиләр, ә Грециядә ул үзенчә танылган. Италиялеләр баклажанны маринадланган анчус, зәйтүн һәм сарымсак белән фаршлап ашарга яратсалар, Прованста баклажанны шакмаклап турап, онда әвәләп кыздырып, томат соусы, сарымсак, төелгән борыч белән табынга бирәләр. Башка яшелчәләрдән аермалы буларак, баклажанны чи килеш ашап булмый. Әмма майда кыздырып, духовкада пешереп, рәхәтләнеп сыйлана аласыз.
Искәрмә:
Баклажанны сатып алганда бары тик кабыгы ялтырап торган, яшел, сары, коңгырт таплары булмаганын сайлагыз. Баклажанны кулыгызга алып, аңа бармак белән басып, тикшереп карый аласыз. Әгәр яшелчә тыгыз булып, анда бармак эзе калмаса, димәк, шикләнмичә алып ашарга була.