Ананас
“Аппетитны ача торган сусыл тәме генә түгел, ананасның әле тагын бик күп уңай сыйфатлары бар. Ананас иң матур җимеш тә санала. Ул хуш исе белән иркәләп кенә калмый, мин белгән җиләк- җимеш арасында иң тәмлеләрдән дә санала,..- дип яза үзенең патшасына танылган тарихчы Гонсало Фернандес де Овьедо. – Бу җимеш аппетитны, күңелне ача, тик, кызганычка каршы, аны ашаганнан соң шәраб тәме сизелми.”
Аны ашагач, күңелдә сәер тойгы уятуы нидән икән соң? Ананасның эфир мае әчкелт, тәм рецепторларына тәсир итеп, аз вакытка гына шәраб эчкәч туган тойгы калдыра. Шуңа күрә, 2 яшькә кадәр балаларга ананас һәм аның согын бирмәскә киңәш итәләр. Ә бераз зуррак балаларга ананасны бик ваклап, аз күләмдә, җимешле салатларга кушып кына бирергә кирәк. Нәкъ менә шул эфир майлары өчен дә бу җимешне ашказанында гастрит яки язва булган өлкәннәргә дә ашарга киңәш ителми. Ананас бронхит, эч катудан әйбәт дәва. Бөер, бавыр һәм бизләрнең эшчәнлеген дә яхшыртучы җимеш икән ул. Ананас бактерицит сыйфатка ия,аның эфир майлары ялкынсыну гына тудырмый, селәгәйле тышчаны микроблардан чистарта да. Шуңа күрә, тамак авыртканда ананас согы белән дә чайкарга була. Әмма ананас согы белән өлкән яшьтәге һәм мәктәп укучысының гына тамагын чайкарга киңәш ителә.
Бу җимешне Америка ярларына килеп җиткәч, Колуб “ачкан”. Нәкъ менә ананасны индеецлар Колубка хөрмәт билгесе итеп тапшыра. Тропик Америка ананасының 80 нән артык сорты бар. Авырлыгы 0,5- 4 кг.га җиткән җимешнең файдалы яклары бик күп. Яшәү өче мөһим булган витаминнар — А, С, В төркемендәге, бигрәк тә, тирегә сәламәт төс бирүче, кан әйләнешен яхшыртучы, ашкайнату органнарына уңай тәэсир итүче В 3 витамины күп. 100 гр. ананаста 40мг С втамины бар, һәм бу укучы баланың тәүлеклек норманы кәнагатьләндерә. Бу “чибәр” җимеш калий, магний, хлор һәм йодка бай.
Ананас депрессия, невроз, күңел төшенкелегеннән дә әйбәт дәва. Дәвалау үзенчәлегенә аның химик составы гына түгел, хуш исе дә, сусыллыгы, тропик тәме дә ия. Чөнки борчылганда тынычлану, начар уйлардан котылу өчен, табиблар, гадәттә, күңел күтәренкелеге бирә торган ризык ашарга, хуш ис иснәргә кушалар. Составындагы бромелин ферменты организмдагы майны “яндыра”, ашкайнатуны яхшырта.
Бүген кибет киштәләрендә яңа өлгергән генә түгел, консерваланган ананас та сатыла. Аны түгәрәкләп, шакмаклап, вак кисәкләргә кискәләп консервалыйлар, хәтта мармелад, сок, компот та ясыйлар. Туңдырылган яки киптерелгән ананас җимеше дә сатуда бар
Нинди ананас сатып алырга? Яңа өлгергән ананас яфракларында коңгырт таплар юк, ул матур яшел төстә, кабыгы да тыгыз булганы әйбәт. Тәңкәләре төсе янтарь- сары, ә исе җир җиләген хәтерләтергә тиеш. Соры яки коңгырт тәңкәләр- җимеш туңганлыгын белгертә.
Ананастан нәрсә әзерләргә була?
Җиләк- җимеш салаты:
Кирәк: 1 ананас, 1 әфлисун, 1 грейпфрукт, 2 банан, кара виноградның 6- 7 җимеше, сөт өсте.
Ананасны вак итеп шакмаклап, бананны түгәрәкләп турарга, әфлисун һәм грейпфруктны өлешләп бүлгәләргә һәм кискәләргә. Виноград өстәп, сөт өсте кушып тугларга. Сезоны вакытына туры килсә, кавын яки карбыз да турасагыз, салат тагын да тәмле була. Өстәвенә, әлеге җимешләр ананасның эфир маен да йомшартып җибәрәчәк.
Тавык белән ананастан салат:
1 банка консерваланган ананас, 1 тавык түше, 100 гр. майонез яки каймак, 1 аш калагы кара йөзем, 10 виноград җимеше, 2-3 бөтнек яфрагы, 1 черри помидоры, 1 чәй кашыгы “Вегета”.
Тавыкка “Вегета” сөртеп, төнгә суыткычка куегыз. Иртүк пешереп, шакмаклап турап, ананас, йөзем кушыгыз. Каймак яки майонезны ананас согы белән кушып болгатыгыз һәм салатка салыгыз. Салатны зәйтүн, виноград, черри помидоры, бөтнек яфрагы белән бизәп табынга бирәсез.
Фикер өстәргә