Залия Нуриәхмәтова

Залия Нуриәхмәтова

Үзем Татарстанның Нурлат районы Киекле авылында туып үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә киттем. Кешене ризык йөртә диләр бит… Шушында укыдым, шушында эшләдем һәм хәзергесе көндә дә Мәскәүдә яшим.

2016 елда «Күңелем чагылышы » дип аталган шигырьләр җыентыгым чыкты.

Минем сүзләргә язылган җырларны Габделфәт Сафин, Айгөл Бариева, Винарис Илъегет, Рөстәм Асаев, Зөлфирә Шайдуллина башкара.

Туган яктан читтә яшәсәк тә, татар телен, татар җырын, татар сәнгатен онытмыйбыз, Аллага шөкер!

НӘРСӘ БУЛДЫ …

Залия Нуриәхмәтова

Нәрсә булды бүген миңа,
Бу дөньядан мин бик ерак.
Җаным һаман нидер эзли.
Зәңгәр болытларга карап.
Уйларым йөри адашып,
Күңел елый, шашып — шашып.
Йөрәгем тулы хисләрем
Бүген чыкты ахыры ташып.
Ни булды соң, ни сәбәптән,
Ургыла йөрәк хисләре…
Әллә искә тештеме соң,
Яшьлекнең айлы кичләре…
Ни булды соң миңа бүген,
Керфегемнән яшьләр тама.
Әллә ялгышларын танып,
Җаным шулай сөрән сала.
Нәрсә булды бүген миңа,
Бу дөньядан мин еракта.
Җаным һаман нидер эзли,
Тыныч кына яшәр чакта.

ЙӨРӘК СЫЗЛЫЙ…

Залия Нуриәхмәтова

Йөрәк сызлый… нидер сизенепме….
Әллә үткәннәрен сагынып.
Леп- леп тибеп ала, бер сулкылдап куя…
Йә , сикерә башлый ашкынып.
Түз йөрәгем, генә – диеп булмый,
Сыкрап-сыкрап йөрәк янганда.
Башкаеңны авыр уйлар басып,
Хәсрәт белән күңел тулганда.
Йөрәк сызлый кайчак, бер гаепсез
Авыр сүзләр сиңа әйтсәләр…
Нахак сүзләр белән тормышыңны
Төрле кисәкләргә телсәләр.
Ачы телгә ни әйтергә була,
Эзләмә, – дип, кеше гаебен???!
Кеше йөрәгенә тоз салганчы –
Чистарт башта, син, үз калебең!
…Калебебез чиста булса әгәр,
Әзәерләр иде гөнаһлар.
Сызланулар, сыкранулар бетеп,
Матураер иде дөньялар.

ЕЛМАЕП КАРА…

Залия Нуриәхмәтова

Елмаеп кара дөньяга,
Күрсәтмә сагышларын.
Чәчәк кебек гомереннең,
Күреп кал балкышларын.
Гомер елгасы тиз ага…
Бер челтерәп, бер ургып.
Булдыр барлык хыялыңны…
Яшәмә җирдә куркып.
Елмаеп кара дөньяга,
Ачык булсын карашын.
Дустын тугел, дошманың да
Сокланыплар карасын.

ЯЗМЫШ ДУЛКЫННАРЫ…

Залия Нуриәхмәтова

Бер ярларга илтеп бәрә язмыш,
Бер диңгезгә илтеп чумыра.
Ярдәм сорап кычкырырга да юк,
Бармак селкеп ярда утыра.
Бер чумам да , бер калыкам шулай,
Дулкыннарга ятып хәл алам.
Йөзәм шулай, тормыш диңгезендә,
Бата – чума ярга юл алам.
Бәлки яр буеннан Бәхет узар,
Мине күреп туктар яныма.
Хәлне белеп, ярдәм кулын сузар,
Яшәү яме бирер җаныма.
Җаным эрер бәлки, чәчәк атар,
Сайрар кошлар килеп кунарлар,
Сүнгән мәхәббәтем дөрләп кабыныр,
Янар, язмыш куйган коймалар.
…Шул хыяллар белән йөзәм шулай,
Язмыш белән сугышып, тартышып.
Явыз дулкыннырны вата- җимерә,
Алга барам һаман тырышып.

АШЫКТЫРМАГЫЗ, ЮЛЛАР…

Залия Нуриәхмәтова

Юллар, юллар….
Кая ашыгасыз?
Сез кайларга тагын чакырасыз?
Мин бит инде хәзер бик яшь түгел,
Зур юлларга бик ашкынмый күңел.
Күңел хәзер дөнья ямен җыя..
Йөрәккәем яшәү тәмен тоя.
Күргәннәрен чорный бер йомгакка…
Чакырса да хыяллар еракка.
Юллар…юллар…
Мин хәзер әкерен…
Беләм яшәү тәмен һәм кадерен.
Узышмыйча барам юллар белән,
Юлның күккә тоташканын беләм.

ӘКРЕН ГЕНӘ ӘНКӘМ КАЙТЫП КИЛӘ…

Залия Нуриәхмәтова

Шау чәчәкле , матур күлмәк киеп,
Ак яулыклы , чал башкаен иеп
Әкрен генә кайтып килә Әнкәм,
Җыерчыклы йөзе бигерәк күркәм.
Аягында үзбәк галошлары,
Уйларында — моңы, сагышлары….
Ә юлдашы — кулындагы таяк,
Туктап ала , як ягына карап.
Шушы урам, шушы газиз урам,
Саклый гомеренең тарихын.
Шуңадырмы, әзерәк бара да ул,
Туктый, хәтерләпме барысын….
Чекерәеп карый тирә-якка,
Буш урам тын, исми җилләр дә.
Әкрен генә Әнкәм кайтып килә,
Тынычлык бир, Ходай, илләргә.

МИЛӘШ…

Залия Нуриәхмәтова

Яңгырдан соң миләшкәй дә,
Чистарып уйга калган.
Тәлгәш – тәлгәш җимешләрен,
Иңенә җәеп салган.
Матур булу авыр – диләр,
Шуңадырмы әче ул.
Әче икәнен белсәмдә,
Һаманда үрелә кул.
Тәлгәшләрен өзеп алып,
Өстәлемә куямын.
Кызыл миләшләргә карап,
Хыялларга чумамын…
Нигә шушы матурлыкның,
Эче тулы әче тәм.
Җимешләрен алып капсаң,
Куырыла бөтен тән.
Шулай, һәркемнең үз тәме,
Үз хәле, үз тормышы…
Матурлык шул дәлилләми,
Ниндилеген язмышның.

МИН ТҮБӘННӘН
КҮТӘРЕЛДЕМ..

Залия Нуриәхмәтова

Мин түбәннән күтәрелдем,
Һәр адымым кадерле.
Ярдәм сорап зарланмадым,
Әрнетмәдем бәгырьне.
Мин түбәннән күтәрелдем,
Шуңа масая белмим.
Гадиләрне кабул итәм,
Мактанчыкларны күрмим.
Мин түбәннән күтәрелдем,
Җан тирләремне коеп,
Юлымдагы һәр түмгәкне
Табаным белән тоеп.
Мин түбәннән күтәрелдем,
Тайпылырга хакым юк.
Шуңа курыкмый яшимен,
Өстем бөтен, тамак тук.
Мин түбәннән күтәрелдем,
Кызыкмадым байлыкка.
Күңелем киң, тирәм чиста,
Йөзем ачык халыкка.

ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ..

Залия Нуриәхмәтова

Йа, ходаем, катлаулы
Бу тормыш,
Кеше саен- аерым язмыш.
Кемдер – таңын төнгә ялгап
Билен бөгә,
Кемдер һаман кеше сөйли,
Кеше сүгә.
Кемдер көтә – кешенекен
Умырырга,
Кемдер сөя – кул кушырып
Утырырга.
Ни гаҗәп соң, дөньямы бу,
Язмышмы бу?
Әллә инде – билне бөккән,
Тирне түккән – тормышмы бу?
Бер анадан туып – үскән
Туганнар да,
Дошман булып яши хәзер
Бу дөньяда.
Йа, ходаем, бир сабырлык
Кешеләргә.
Аң – акыл бир һәрбер
Хайван ишеләргә.
Яшәсеннәр алар җирдә
Кеше булып,
Бер – берсенең сүзен тыңлап,
Кадерен белеп.
Һәркемнең дә – үз тәхете,
Үз бәхете.
Булсын гына тик кадере,
Бәрәкәте.
Күпсенмәгез, кызыкмагыз,
Бүлешмәгез.
Дөньялыкта – Кеше булып
Сез яшәгез!

ТАРАТМАГЫЗ АТА-АНА НИГЕЗЕН…

Залия Нуриәхмәтова

Таратмагыз ата – ана нигезен,
Бүлешмәгез малын, сатмагыз.
Туып – үскән газиз оябызның
hәрбер адым җирен саклагыз.
Сагынырбыз бер чак туган якны,
Әткәй каберен килер күрәсе.
Җыяр шунда безне туган нигез,
Шаулап торыр аның тирәсе.
Әткәй булып каршы алыр безне,
Ул утырткан иске коймалар.
Өйгә кергәч – сәлам булып килер,
Әни укыган изге догалар.
Әткәй – әнкәй төсе булып, чакырып
Торсын безне, туган оябыз.
Таратмагыз, ата — ана нигезен.
Бүлешмәгез малын, сатмагыз.
hәрбер адым җирен саклагыз!

Бүлешергә

Фикерләр

4 Май, 2020

Назифә

    7 Май, 2020

    Сәрия Закирова

Фикер өстәргә