Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

1955 елда Октябрь(хәзерге Нурлат) районы Колбай Мораса авылында тудым. Авылда 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Арча педучилищесына укырга кердем. 1974 елда аны тәмамлап, 1981 елга кадәр авылым мәктәбендә укыттым, читтән торып Казан Дәүләт университетын тәмамладым. 1981елдан 2016 елга кадәр Нурлат районы, соңрак “Татмедиа” филиалы итеп үзгәртелгән “Дуслык” газетасы редакциясендә эшләдем. Соңгы 11 ел баш мөхәррир идем. ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре. ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Төрле елларда 3 шигырьләр җыентыгым чыкты. Соңгы елларда автор – башкаручы Фирдүс Тямаев белән хезмәттәшлек итәм, район газетасына язып торам.

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

Ашыкмыйм китәргә, ашыкмыйм,
Язларга, көзләргә гашыйк мин.
Җәйләрне, кышларны сагынам,
Ак челтәр шәлемне ябынам.

Нигә дип уйларга китүне
Яратып яшәгән йөрәккә?
Гомернең агышын бизәргә
Сагыну, ярату кирәк тә.

Ашыкмыйм китәргә, һәр көнем
Күңелгә өр – яңа хис өрә.
Иң текә тауларга омтылам,
Шомыртлар исенә исерәм.

Ашыкмыйм, җай гына адымлап
Гомерем үренә килешем.
Аласым аздыр да тормыштан,
Күп әле бирергә тиешем.

***

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

Йомшак кына атлап бәхет килә.
Туктар, диеп кайсы капкага,
Тәрәз челтәрләре аша гына
Күзәтәләр абый – апалар.
Һәрбер йортта аны көтәләр шул,
Һәрбер өйдә – түрдән урыны.
Ник нигәдер бәхет узып бара
Бу капканы, теге турыны.
Эх, чакырып алып булса икән,
Күтәрепләр керер иделәр!
Бал – май эчләрендә йөздерерләр,
Бәрхетләргә төрер иделәр.
Кем өлгерә – шуңа дисәләрме,
Өзгәләрләр иде бүлешеп.
Табылыр иде шунда туганнары,
Аннан алда – таныш – белеше.
Ул иясен күптән сайлап алган,
Үзгәртәлмый беркем тапканын
Түбән очның гади бер йортында
Ишетелде ишек какканы.

***

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

Мин узган, мин кичкән озын юл –
Бары тик минеке, бүлешмим.
Язмышның миңа дип атаган
Өлешләп тапшырган көмеше.
Әйләнеп карасам – имәнәм:
Чыршы да, имән дә булганмын.
Алтыннан тугел дә сукмагым,
Ә алтын дуслардан уңганмын.
Күңелнең кыллары җәядәй
Тартылган чакларда җыр туган.
Тәгәрәп елардай мәлләрдә
Күзләрем иртәнге чык юган.
Фәрештә түгелмен, беләмен,
Мең хата, ялгышлар кылганмын.
Тик тартып алмадым беркемнән
Язмышның мамыклы юрганын.
…Гомернең йомгагы тәгәри,
Көзләрдән кышларга барышы.
Үтенәм: җырлы бул, сыйлы бул,
Җылы бул, гомерем агышы!

***

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

Караңгы!
Көтәсең йолдызлар калкуын.
Аннары – алсу таң атуын.
Көн тугач – кояшның балкуын
Көтәсең!
Беләсең:
Бар нәрсә – вакытлы, чикләнгән,
Балачак капкасы бикләнгән,
Хатирә кала тик үткәннән,
Наз кала әнкәең үпкәннән.
Беләсең:
Яшьлекнең узасын,
Киемнең тузасын, яраның сызасын.
Язасың – сызасың, төзисең – бозасың,
Бу – тормыш кануны, фәлсәфә – йоласы!
Ал шәфәкъ – офыкта. Беләсең;
Тиздән төн киләсен,
Дөньяны караңгы биләсен,
Аннары – йолдызлар сүнәсен,
Кемнеңдер китәсен, кемнеңдер киләсен…
Курәсең, беләсең, күнәсең,,,
Бу тормыш – аяусыз,
Алдавыч бер мизгел,
Тик аны барыбер сөясең!

***

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

Әллә ничек дөнья үзгәрде,
Фанилыкның безгә үчеме?
Дус дигәннәр – битлек кигәннәр,
Дуслар куенында сөйгәннәр, –
Кешеме без, белмим, кешеме?

Дөнья малы аңны каплады,
Олымы ул әллә кечеме –
Мал дигәндә, туган туганның
Тартып ала бөтен булганын, –
Кешеме без, белмим, кешеме?

Кылган эшләр – ерак сүзләрдән,
Вәгъдә оча – җилләр эшеме?
Хәтерләрен җуя балалар,
Онытыла ата – аналар –
Кешеме без, белмим, кешеме?

Игелеккә сусап, дөньяның,
Яшәү тамырлары көйсенме?
Җанны каралтудан сакланыйк,
Аклап яшик, зинһар, тапламыйк
Кеше дигән бөек исемне!

***

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

Яңгырдан соң килерсең күк,
Болыт кебек чәчләреңә
Көмеш чыклар сарган булыр.
Һәм шул вакыт алмагачка
Бер сандугач килеп куныр.

Яңа гына битен юган
Яшь кыз кебек кояш чыгып
Чәчләреңнән чыкны чүпләр.
Керфегеңне бер сирпесәң,
Хәйран калыр җирләр – күкләр!

Күрерменме бу мизгелне?
Җылы яңгыр үткән саен
Өмет шыта, өмет көтә.
Синсез генә чыккан кояш
Бөре канатларын өтә.

***

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

Мин кем, мин кем бу галәмдә –
Тузан бөртегеме?
Галәм күзен дуфаннардан саклар
Уяу керфегеме?
Мин кем, мин кем, бу дөньяда
Кайда минем урын?
Ишек төбен саклатырмы тормыш,
Бирер мәллә түрен?
Мин кем, мин кем, үз җиремдә
Эзем табылырмы?
Ак каеннар язлар җиткән саен
Мине сагынырмы?
Мин бары тик олы нәселемдә
Әни, әби, хатын.
Түләдем һәм һаман түләп киләм
Җирдә яшәү хакын.
Бу галәмгә, дөнья киңлегенә
Таралмады атым.
Мин халкымның йөрәк җырын көйләр
Гап – гади бер акын.

***

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

Үз телемдә сәлам бирәм Һәр иртәне,
Үз телемдә иркәләнәм һәм иркәлим.
Телем, динем саклый мине начарлыктан,
Кимсенмичә, оялмыйча татарлыктан
Горурланып яшим җирдә татар булып,
Нык иманлы һәм хәтерле халкым юлы.

Бишек җыры салган моңнар күңелемдә,
Уйлыйм, сөйлим, җырлап яшим үз телемдә.
Сәлам бирсәм, җир читендә көлә – көлә
Колач җәеп милләттәшем – татар килә.
Сөйләшеп һич туялмыйбыз бер күрешсәк,
Җан җылына сүз алышсак, кул бирешсәк.

Саклый халкым иманын һәм туган телен.
Үз телендә сәлам биреп башлый көнен.
Ул хәзинә затлы мирас безнен өчен.
Саклый күрик дәрәҗәсен, тәмен, көчен.
Килер буын онытмасын динен, телен.
Саф татарча сәламләсен Һәрбер көнен!

***

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

Тормыш мине ничә билдән алды,
Күтәрәм дә бәрәм дигәндә,
Әллә кайдан йомшак келәм җәеп,
Ипләп кенә салды идәнгә.
Әллә кайдан җылы кояш чыгып,
Аралады килгән яшеннән.
Усал эттән кемдер саклап калды,
Кемдер өлеш бирде ашыннан.
Берәү тау – таш белән киртә корса,
Кемдер күпер салды юлыма.
Катлы – катлы хезмәт өйде иңгә,
Нигъмәтен дә салды кулыма.
Сынаулардан, сораулардан алҗып,
Гаҗиз калган чакта йөрәгем,
Әллә кайдан, һич көтмәгән яктан
Биреп куйды язмыш терәген.
Миңамы соң бүген зарланырга?
Минутым юк шөкер димәгән.
Һич шигем юк: язмыш беркемне дә
Мине сөйгән кебек сөймәгән.

Сәкинә Хәйруллина сүзләренә Фирдүс Тямаев язган җырлар

Сәкинә Нурулла кызы Хәйруллина

“Гомер үтә”, “Ялгыз хатын”, “Дуслар була бу тормышта”, “Ташлап китмә, әнием”, “Җиде малай” , “Үбим әле, әнкәй, кулларыңны”, “Ялгыз торна”, “Эзләмә мине”, “Борыл әле”, “Көнләшәм сине кышлардан”,“Хуш, китәм дигәндә тукталдың”…

Чулпан Зиннәтуллина көе, Азат Абитов башкара

“Үткән көннәрне сагынмыйм”.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә