Рәсимә Гарифуллина

Рәсимә Гарифуллина

Рәсимә Гарифуллина – лирик, фәлсәфи, эзотерик, тарихи шигырьләр, поэмалар иҗат итүче шагыйрә. 1957 елның 24 июнендә Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында дөньяга килә. Югары Тегермәнлек урта мәктәбен тәмамлагач, Пермь шәһәрендә хәрби заводта чыныгу мәктәбе үтә.
1982 нче елда Казан Дәүләт Униветситетын тәмамлап — журналист, 1991 елда Идел буе иҗтимагый сәяси институтын тәмамлап политолог һөнәре ала.
25 ел Балык Бистәсе район газетасында журналист булып эшли. 15 ел дәвамында районның Халыкны эш белән тэмин итү үзәген җитәкли.
“Бүген ярат” — 2001 ел, “Яшәү мәңгелек” — 2004 ел, “Минем куллар – синең кулда” — 2005 ел, “Йолдызлар юл күрсәтер” — 2009 ел, “Дөнья йөге” — 2010 ел, “Зәңгәр дуга” — 2014ел, “Адашкан” — 2020 елда чыккан китаплар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның «Бәллүр каләм» иясе, “Болгар радиосы” премиясе лауреаты. Әсәрләре вакытлы матбугатта басылып тора.

Дуамал мәхәббәт

Җил егете гашыйк булды кинәт,
Ак ромашка күреп юлында.
Алар сөюенә сокландылар
Башка матур гөлләр болында.

Җил-егетнең тәмам баш әйләнде –
Ак ромашка матур, хуш исле.
Иркәләде назлы тынын өреп,
Таҗларыннан сыйпап гел исте.

Мәхәббәттә тыйнак иде чәчәк –
Нәзәкатле генә яратты.
Җилнең сөюенә җавап итеп,
Тирә-якка хуш-ис таратты.

Җил талымсыз иде мәхәббәттә,
Теләктәшлек көтте хисләре.
Җилнең ярсуларын басалмады
Ромашканың хушбуй исләре.

Җил-егетнең дәрте кайнар иде,
Болын буйлап исте тилереп.
Ромашканың сабаклары сынды,
Давыллады ярсып, илереп.

Бик нәзберек иде сылу чәчәк,
Түзалмады җилнең көченә.
Давыл кочагыннан атылды ул
Болындагы үлән өстенә.

–Бар көчемне сиңа биреп истем,
Шашып сөйдем, шашып назладым.
Ник сыгылып төштең болай, гөлем,
Нигә сулды синең таҗларың?

Гөлне терелтәм дип иләс гашыйк
Ирек бирде ярсу хисенә.
Соңгы көчен җыеп әйтте чәчәк:
–Назлы иркәм булып ис кенә…

Мәхәббәтнең көче давыл түгел,
Ачы җилләр аны аямый.
Назларыңны сөеп бирү кирәк,
Чама белми ярсу ярамый.

Мәхәббәтнең көче илаһи зур –
Ташкын итә синең хисеңне.
Әгәр чынлап яратасың икән,
Сөю белән расла көчеңне!

Мәхәббәтен үтерде ул бүген,
Фиҗигасен соңлап аңлады.
Ни үкенеч, үзе харап итте,
Сөеклесен саклый алмады.

Рамазан

Йөгереп йөри нәни малай,
Исеме шәп – Рамазан!
Үсеп җитәр егет булып,
Көчле булып берзаман.

Урысча гына сөйләшә:
“Мама”,- ди әнисенә.
Ана телен белми бала:
“Папа”,- ди әтисенә.

Исем биргән, тел бирмәгән
Ваемсыз аналары.
Телсез күке төсле иткән,
Милләтем балаларын.

Улым татарча белми, дип
Урысча сукалый ул.
Күрше урыс телен нигә
Вата да, суккалыйсыз?

Ул бит бөек Пушкин теле,
Ватмасын, җимермәсен!
Белер-белмәс килеш сөйләп,
Бозык тел тидермәгез.

Бөек Тукай, Такташ теле
Күрше телдән киммени?
Татар улы әнисен гел:
“Мама” дип йөрер мени?

Нинди матур: “Әнием”,- дип
Татарча әйтеп кара!
Затлы телендә сөйләшсен,
Аңлашсын һәрбер бала.

“Улым, кызым”,- дип иркәләп
Эндәшсен һәрбер ана.
“Дучка”, “Внучка” дигән чакта
Йөрәгем әрнеп яна.

Гаеп кемдә? Үзебездә!
Үз телең үги итү –
Бу бит аяк баскан җирдән
Терәксез шуып китү.

Йөгереп йөри нәни малай,
Исеме шәп – Рамазан!
Кем улы булып үсәр ул,
Урыс телле Рамазан?

Өмет өзәргә ашыкмыйк,
Яхшыга юрыйк һаман.
Татар улы Рамазанга
Акыл керер берзаман.

Килен белән кайнана

Гомер бакый яшәп килә
Җир йөзендә бер гадәт:
Килен кайнана турында
Сөйлиләр яман гайбәт.

Кайнана усал, бәйләнчек,
Килен ялкау, уңмаган.
Берсен-берсе сөешмәүләр,
Кемдә генә булмаган.

Сәрбия килен төшерде,
Бер дә яратып түгел.
Ничек кимсетергә белми
Сәбәп табып тора гел.

–Килен кеше, ким кеше ул, –
Шулай диде кайнана.
–Аш-су тирәсендә йөрмә,
Һәм нервымда кайнама!

Килен аңа карамады,
Тәмле ашлар пешерде.
–Әни, җаным, тәмлеме? –дип,
Аңа авыз иттерде.

Аның саен ачуланды:
–Юхаланган буласың.
“Әни, җаным”, – дигән булып,
Ник каршымда торасың?

–Беренче көннән күземә
Елан булып күрендең.
Бер эш җае да белмәгәч,
Килен булып ник килдең?

-2-

Сабыр итте зирәк килен,
Чыдады тешен кысып.
”Тынычлан!”–диде үзенә,
Кайнана китсә кызып.

Сәрбиядә сәбәпләр күп,
Адым саен бәйләнә.
Килен каршында ут чәчәр
Әҗдаһага әйләнә.

–Минем улым алтын куллы,
Фәрештә димәсәң аз.
Ни эшең юк, ни төсең юк,
Оялыр идең бераз.

Минем алтын баганама,
Кайдан килдең син, бәлә?
Усал кайнана шулай дип,
Тик торганда бәйләнә.

–Авылда юк, шәһәрдә юк,
Улым төсле, белдеңме?
Гөрләп торгын йортыбызга
Имгәк булып килдеңме?

Улын котыртып карады:
–Куып җибәр шул җенне!
Кочып-үбеп торасың бит,
Ә мин шуңа түзимме?

Килен бер дә сер бирмәде,
Усалланып йөрмәде.
Эч серләрен иргә түгел,
Әнисенә сөйләде.

-3-

–Сабыр ит, сүз әйтмә, балам,
Усалланыр да, тынар.
Аңа карап явызланма,
Зилзиләләр бер узар.

Усаллана торгач беркөн
Чирләп китте кайнана.
Тамак беткән, томау төшкән,
Тәне ут кебек яна.

Килен йөри хәлен белеп,
Ашын, чәен китерә.
–Терелә күр, әнием! – дип,
Дарулар да эчерә.

Өй җыелган, мал каралган,
Мунча әзер, аш пешкән.
Бөтен эшен бетергән дә,
Шәл бәйләргә керешкән.

Елмаеп кына каршылый,
Ирен эштән кайтканда.
Тәмам хуҗа булып алды,
Сәрби чирләп ятканда.

Чирләп ята торгач Сәрби,
Килде бик шәп карарга.
Киленне ачуланмыйча,
Тату яшәп карарга.

Гаеп эзләүдән туктады,
Кайгыртучан киленнән.
“Елан”, дими, “Кызым”, дия,
Ут чыгармый теленнән.

Бөтен килен-кайнаналар,
Сәрбидән үрнәк алсын.

-4-

Аның килене шикелле,
Ярата, түзә алсын!

Килен-кайнана талашы –
Булыр бер яман гайбәт.
Барсы да үзеңнән тора,
Дус булсаң тормыш әйбәт.

Сәрбия килене төсле,
Түзә белгәннәр сирәк.
Малаеңны килен белән
Тигез күрергә кирәк.

Чакырып китерде

Ул үзе чакырып китерде,
Көтелгән кунагы шикелле.
Ә килгәч кочагын җәймәде.
…Күңелнең бер чите кителде.

«Көт мине!» димәмен киткәндә,
Барсы да калыр күк үткәндә.
Җаныңа якын ул килгәннәр
Бары тик сагынып көткәндә.

Бу көннәр тормышның мизгеле,
Үткәне гомернең сизелер.
Бу минем яшьлеккә кул сузып,
Ашкынып килгән бер көнемдер…

Ул үзе чакырып китерде,
Учаклар яна дип сүнмәгән.
…Мин хәзер башка шул, танымас.
Кызганыч, ул аны белмәгән.

Бүләк

(Гөлнур Архиповага)

Каләм, дәфтәр бүләк иттең:
“Шигырь язарсың”,-дидең.
Җанымның тулып ташканын
Ничек итепләр белдең?

“Шигърият көне”,-дидең дә,
Тибрәттең күңел кылын.
Шагыйрь генә аңлый ала
Җирдә шагыйрьләр юлын.

Никадәр йөк биргәнеңне
Аңладыңмы соң үзең?
Мин язармын, сез укырсыз.
Дәфтәр чыдар—ул түзем.

Һәр йөрәккә барып җитсен,
Шигырьдә язган сүзем.
Укучы халкым каршында
Кызармасын тик йөзем.

Син бу теләк белән бергә
Тыңгысызлык та бирдең.
Ватан алдында бурыч ул,
“Шигырь яз!”-дигән сүзең.

Шагыйрьләрнең йөрәкләрен
Кемнәр ачып караган?
Телмә-телем, ут һәм ялкын
Илдәге һәр ярадан.

Халкым белән шатлыгым да,
Борчуым да гел бергә.
“Син шагыйрә, шигырь яз!”-дип
Максат куйдың күңелгә.
Каләм, дәфтәр, йөрәк, шигырь
Минем белән гел бергә.
Аерылмыйк гомергә!

Җәй китеп бара

Җәй биштәрен төйнәгән дә,
Юлга җыенып йөри.
Көн кызуын,чәчәкләрне
Алып китәргә тели.

Кошлар җырын, бака туен,
Шау чәчәкле тугайны,
Үзе белән алып китә,
Кыр җырчысы тургайны.

Бар муллыкны җыеп салган
Мосафир биштәренә.
Фәкать берничә көн калган
Бөтенләй китәренә.

Биштәренә сыеп беткән –
Бөрлегәннәр, җиләкләр.
Төклетура, кузгалаклар,
Гөләпләр, күбәләкләр…

Минем вакыт бетте, ди ул,
Китә белергә кирәк.
Җылыңны тоймый да калдык,
Китмә, дип тибә йөрәк.

Без сине бик яратабыз,
Муллык, байлыгың өчен.
Җиләк-җимекш, яшелчәләр
Арттыра беләк көчен.

Помидор, кыяр тозладым,
Кыш көне ашар өчен.
Күчтәнәч итеп ал бераз,
Синең хезмәт өлешең.

Юк, алмыйм, ди, кесәм тулы
Төрле кортлар, бөҗәкләр.
Кыяр, борыч, карлыгыннар
Җәйдән сезгә бүләкләр.

Килермен, көтегез генә,
Тагын да муллык алып.
Җәйдән алган хисләр белән
Рәхәт яшәсен халык.

Кырмыска һәм энә буры

(Крыловка ияреп яңа мәсәл)

Җәй буена яшәделәр
Татулыкта гел янәшә:
Кырмыска һәм Энә буры–
Әйтерсең лә ике әшнә.

Кырмыска азык ташыды
Бертуктаусыз гел җигелеп.
Энә буры җырлый-җырлый
Биеп йөрде рәхәт чигеп.

Көзләр җиткәч Энә буры
Җыры тынды, хәле мөшкел.
Кырмасканың йорты җылы,
Азыгы да көшел-көшел.

Җылынырга урыны юк,
Энә буры хәлсезләнде.
Кырмыскадан ярдәм сорап,
Каршысына ук тезләнде.

Киң күңелле кырмыскабыз,
Шәфкать белән ишек ачты.
– Әйдә, миндә кышла, – диде,
Бәхет басты, хәсрәт качты.

–Җәй буе мин эшләгәндә
Янәшәмдә җырлап йөрдең.
Җырың белән хезмәтемә
Дәрт бирмәсәң нишләр идем?

Син булмасаң моңсу гына
Элке-селке йөрер идем.
Синең белән матур үтте
Җырлар тыңлап һәрбер көнем.

Кыш өемдә җырларсың син,
Бергә-бергә кызык булыр.
Мин ташыган бу азыклар
Икебезгә ризык булыр.

Җыр булмаса җәйләр булмас,
Син очмасаң чәчәк сулыр.
Мин кызганмыйм хезмәтемне,
Синең хезмәт ул – җыр булыр.

* * *

Менә шундый яңа мәсәл:
Җырлаучы да кирәк кайчак.
Киң күңелле кырмыскалар
Ярдәм итеп торсын һәрчак.

Зарланма!

Үзең белән үзең дус булсаң,
Җаныңда хөррият булачак.

Мин бәхетсез, берни күрмим, димә!
Дөньяны күрмәүче сукырлар янәшә.
Ач күзең, бу нинди хозурлык:
Көн кичкә авышкан, офыкта ал рәшә.

Мин бәхетсез, ишетмәдем, димә!
Дөм чукрак адәмне күрмичә.
Кошлар сайраша, яфраклар серләшә,
Колагың ишетә, бу –бәхет ләбаса.

Мин бернигә ярамыйм, димә, син!
Зарланмый үтә бел сайлаган юлыңны.
Аягың-кулың бар, гарипләр яши бит,
Алар да зарланмый, түзәләр, бел шуны!

Вакытың күп булса, шөгылең булмаса,
Авырулар, ятимнәр, ялгызлар хәлен бел!
Саулыгың – байлыгың чиксез бит, аңлачы:
Ярдәмгә мохтаҗлар бихисап – кулың бир!

Акчам аз, дисеңме, оялмый зарланып,
Ил-җирсез калганнар нишлиләр, беләсең.
Аларның акчасы күп мени, әйт әле,
Сыеныр иле юк, торырлык өе юк, күрәсең?.

Ә синең барысы да яныңда –туганнар,
Дусларың, эшең бар, ашарга ашың бар.
Син һаман үзеңне бәхетсез дисеңме,
Һаман зар…Нигә соң бу кадәр кальбең тар?

Син һаман үзеңне бәхетсез, диярсең,
Ирексез тоткыннар барлыгын онытсаң!
Тормышның муллыгын тоярсың, нан сорап
Кул сузган, ачыккан сабыйга юлыксаң.

Шул чакта акылың уяныр, аңларсың,
Синдәзге байлыклар зур бәхет, юк-барга ваклама!
Тормышта булганның кадерен бел генә
Зарланма язмышка һәм үпкә саклама!

Кунак кемгә килде?

Гайния бик уңган хатын,
Кулларыннан эше төшми.
Йорты-җире җыештырган,
Армый-талмый, көн-төн эшли.

Мулдан бирә сәдаканы,
Диндарлыгын күрсеннәр ди.
Гайниянең юмартлыгын
Барысы да белсеннәр ди.

Күрше Ниса әнә нинди:
Сәдакасы саран гына.
Мәчеткә дә бик еш йөрми,
Тешкә берле барган була.

Сигез җәннәт ишекләре
Ачык булыр Ходай бирсә.
Сират юлын ул үткәндә
Елап калыр Хәмдениса.

Шулай уйлый уңган хатын –
Җәннәткә ул керер керсә.
Аннан узып берничек тә
Керә алмас Хәмдениса.

Атна кичен бер төш күрде,
Хозер-Ильяс хәбәр бирде:
“Җомга көнне киләм”,- диде.
…Арлы-бирле ул йөгерде.

Өстәлендә тәгам мулдан –
Лимон, алма, хөрмә җимеш…
Шатлыгына чик-чама юк,
Савыт-саба алтын-көмеш.

Әлбә, хәлвә әзерләде,
Өстәл тулды тәм-томнардан.
Ниса белсә эче янар:
“Мин киммени?” — дип аңардан.

Эш арасы шеш, дигәндәй,
Кинәт кемдер ишек шакый.
Ачып бакса сукыр бер карт,
Ярдәм сорап тупса таптый.

–Аптыратма, кунак көтәм,
Эш пошырып йөрмә сәнә.
Хәмдениса юл күрсәтер,
Шуңа гына керче әнә.

Шәфкать нуры кабынмады,
Кызганмады картны хатын.
Бусагадан кире борды
Ярдәм көткән адәм затын.

Көтә торгач җомга үтте,
Инде ахшам якынлаша.
Килде ахры, ишек шакый,
Йөгереп барып ишек ачса:
Әллә күзгә күренәме,
Ачыккан эт ризык көтә.
–Йөрмә монда хәер эстәп,
Туйган инде мәче-эттән.
Күршегә кер! Хәмдениса
Хайваннраны бик ярата.
Узган-барган сукбай этне,
Мәчеләрне ул ашата.

Башын иеп борылды эт,
Ярдәм көтеп күрше йортка.
Артыннан ук яңа кунак –
Ишек шакый ярлы кортка.

–Бер-бер артлы ник йөрисез?
Иртә таңнан кунак көтәм.
Сиңа тагын нәрсә кирәк?
Ишегемне ачмыйм бүтән.

–Бер тустаган су гына бир,
Эчкәнем юк инде күптән.
–Хәмдениса бирсен әнә,
Бетмәс монда килгән-киткән.

Кунак көтү ялыктырды,
Килеренә өмет бетте.
Кояш батты, ай калыкты,
Арып-талып йоклап китте.

Һәм ул тагын бер төш күрде:
Көндез көткән кунак килде.
Ак чалмалы Хозер-Ильяс
Өндәгедәй сәлам бирде.

–Көне буе көттем сезне,
Килмәдегез, –диде хатын.
–Көттем дисең, кертмәдең бит.
…Аңламассың адәм затын.
Өч мәртәбә килдем. Әвәл –
Сукыр картны санламадың.
Юл күрсәт, дип үтенсәм дә,
Мин икәнен аңламадың.

Рәхмәт инде, юл күрсәтте
Нигез күршең Хәмдениса.
Мәрхәмәте ташып тора,
Шундый булсын, күршең булса.

Икенче кат бусагаңда
Таптандым мин бер эт булып.
Усалланып кудың тагын,
Китеп бардым мин борлыгып.

Хәмдениса, рәхмәт аңа,
Эт димәде, ризык бирде.
Баштан сыйпап иркәләде,
Адәм төсле якын күрде.

Өченче кат килдем сиңа–
Бер ябагай кортка булып.
Эчәргә дә су бирмичә,
Җибәрдең син мине куып.

Хәмдениса, рәхмәт яусын,
Түр башыннан урын бирде.
–Арыгансың, ял ит!– диеп,
Кунак итте, хәлгә керде.

Мул табыннар әзерләдең,
Савыт-сабаң алтын-көмеш.
Изгелектән өстен куйдың.
…Хозер-Ильяс килә имеш.

Ни кызганыч, мәрхәмәтсез,
Күңел күзең сукыр булгач.
Савап булыр микән сиңа,
Сайлап кына табын коргач.

Бәндәләрнең барысын да
Тигез күрә җирдә Ходай.
Кичерерме икән сине,
Икейөзле булгач болай.

Искә төшер пәйгамбәрем
Салаллһу Мөхәммәтне.
Ятимнәргә ул күрсәткән
Яхшылыкны, мәрхәмәтне.

Яшәп кара алга таба
Кальбеңә син шәфкать салып.
Нигез күршең Хәмдениса
Гамәленнән үрнәк алып.

Уйлап кара, Хозер-Ильяс
Кунак булып килде кемгә?
Үзең җавап табарсың син,
Чыгармыйм мин бер хөкем дә.

Кабыну

Ничә язлар үтте, ничә җәйләр,
Юк идең бит, ничек табылдың?
Яшьлектәге кебек канат үсте
Яшь чактагы кебек кабындым.

Ике битем яна, очам гына,
Әйтерсең лә аккош күкләрдә.
Бәхетме бу? Әмма мондый бәхет
Үлеп терелү күк күпләргә.

Мин яңадан: “Яратам”,-дим сиңа.
“Яратам”,-дип дәшә кайтаваз.
Табигатьтә генә кайтса да яз,
Минем күңелемдә яңа яз.

Тән күзәнәкләрем яшәгән күк
Хисләрем дә исән икәнләр.
Алар бары бер карашны гына,
Синең назны гына көткәннәр.

Бер очкын да җитә терезергә.
Кузлап торган учак кабына.
Сөюең чын булса йөрәгеңдә
Яшәр өчен көчең табыла.

Шушы көчкә буйсынасы килә,
Терәк итеп синең иңнәрне.
И, мәхәббәт, назлы иркәң белән
Уяттың син тагын кемнәрне?

Ничә генә язлар, җәйләр үтсен,
Күңел югалканын эзли гел.
Көйрәп торган учак төсле йөрәк,
Бер очкын да җитә, шуны бел!

Сагыну

Мин сине бик сагынсам да,
Ходайдан сорыйм түзем.
Саргайсам да чаралар юк,
Бу җиһанда бер үзем.

Мин сине бик юксынсам да,
Ходайдан сорыйм сабыр.
Сабыр төбе-сары алтын,
Сабырлар бәхет табыр.

Бик күрәсем килгән чакта:
“Төшләремә кер!”-димен.
Керфек каккан мизгелең дә
Онытылмый бит синең.

Сагынудан өзгәләнеп
Елыйсым килгән чакта,
Рухыңны борчымас өчен
Еламыйм синең хакка.

Ялгызлык һәм сагыш тулы
Сагыну белән яшим.
Тик берәүгә дә күрсәтмим
Яшерәмен күз яшем.

Миннән бәхетсезләр дә бар.
Алар да сабыр итә.
Җиргә килгән һәммә инсан
Килер бәхетен көтә.

Мин сине бик сагынганда,
Түземем беткән чакта.
Хыялымда йөгереп кайтам
Бергә яшәгән чакка.

Язмышлар язылган

Язмышны берәү дә сайламый,
Авырмы-җиңелме –язылган.
Гомерләр юлында өлешкә
Алтыны, көмеше табылган.

Гомерне бизмәннәр үлчәми –
Һәркемнең вакыты билгеле.
Туасы сәгате сугылган,
Тәкъдирдә буласы мизгеле.

Язмышлар язылган сәгатьтә
Гомернең бөресе ачыла.
Без кочак җәябез бәхеткә,
Ул килә, елмаеп каршыга.

Яшь чакта, көч-куәт барында,
Хыяллар канаты талпына.
Җиһанны кочарга әзербез
Алдагы максатлар хакына.

Бу тормыш юлында сикәлтә,
Киртәләр сагалый җитәрлек.
Бер йөрәк кичергән барсын да,
Барласаң –исләрең китәрлек.

Гомерләр йомгагын сүткәндә
Күкләрне айкарлык көч булган.
Янымда акыллы сердәшем –
Канатлар пар булган, нык булган.

Пар канат күкләрне айкый ул,
Чын сөю күкләргә күтәрә.
Язмышка буйсыймый ашкына,
Көч бирә хыялга җитәргә.
Йөрәгем тынгысыз, талпына,
Язмышка карамый без көчле.
Бәхеткә юл ярып барадыр
Хыялга омтылган чын кеше.

Җан иңгән көннәрдә күкләрдә
Язмышлар йолдызы кабынган.
Тәкъдирдә буласы ант белән
Әлмисак көнендә танылган.

…Язмышны берәү дә сайламый,
Авырмы-җиңелме –язылган.
Канаты парлылар бәхетле,
Тормышның кадере табылган.

Мирас бүлгәндә

Кемнән калган байлыкларны
Кемнәр бүлми.
Тиешлесен бирә Ходай,
Артык бирми.

Варислары дәгъвә итә
Мирас малын.
Намус монда чутта түгел,
Ела, ялын!

Мескеннәргә тиешлене
Ятлар ала.
Хәтер сыкрый –хакланмаган
Хаклар кала.

Мирасларны исән чакта
Бүлү кирәк.
Байлык кирәк, намус өчен
Янган сирәк.

Фанилыкта яшәгәндә
Бар да кирәк.
Бакыйлыкка күчкәч кенә
Иман терәк.

Гөнаһлардан котылырга
Безнең теләк.
Бер Ходайга инәләбез,
Ярдәм кирәк.
Тик ул гына хак юлында,
Тик ул гына бөтен терәк.

Кемнән калган байлыкларны
Кемнәр бүлми.
Тиешме, юкмы, дип тормый,
Чиген белми.

Байлык өчен балалары
Әрепләшә,
Кан талаша.
Аталары каберендә
Тынгы тапмый,
Җан талаша.

Дөнья малы кирәкме соң,
Барсын куеп
Бакыйлыкка киткәннәргә?!
Каберләрдән чыгып кына
Әйтеп булмый,
Кайтып булмый
Үткәннәргә.

Рәхмәт, Раббым!

Рәхмәт яусын сиңа, Раббым,
Яңа туган көннәр өчен.
Ел да килгән яңа язлар,
Чәчәк аткан гөлләр өчен.

Рәхмәт, Раббым, янәшәмдә
Якын дуслар булган өчен.
Бу тормыштан илһам алып,
Яшәргә көч биргән өчен.

Рәхмәт, Раббым, яман шайтан
Шаукымыннан яклаганга.
Калебемне явызлыктан,
Начарлыктан саклаганга.

Рәхмәт, Раббым, иманымның
Төзеклеген саклаганга.
Вәсвәсәгә бирелдерми
Гамәлемне аклаганга.

Авыр чакта түзем биреп,
Сабыр булып калган өчен.
Рухым сүнеп барган мәлдә,
Синнән алам яшәү көчен.

Көч бирүче Раббым булгач,
Мин бирешмим – йөзем көләч.
Тормыш юлы җиңел түгел,
Әмма максат – җиңү, көрәш!

Һәр туар көн – имтихан ул,
Зур терәгем – Ходаем бар.
Туры юлдан тайпылдырмас –
Ныклы кыйблам, иманым бар.

Көзге каеннар

Каеннарның сары ефәк шәлен
Алтын көзләр бүләк иткәннәр.
Сагынудан шулай саргаялар
Гомер буе кавышу көткәннәр.

Сары сагышларга әйләнгәнме
Өмет өзми көтү хәлләре.
…Тугрылыкның асыл билгеседер,
Каеннарның сары шәлләре.

Хыял

Күкләр дәшкән чакта чиксезлеккә
Ничек җирдә торып каласы?
Гомер буе күкләргә талпынып
Яши җирдә адәм баласы.

Канат җәеп очып китәр өчен
Хыял гына җитми, кызганыч.
Маяк төсле ымсындырып торган
Киек каз юлы бар юаныч.

Шул юллардан китсә хыялый җан
Гарешләргә барып җитәр күк.
Инсаннарга канат бирелмәгән.
…Ымсындырып тора һаман күк.

Гомер буе яраттым

– Кайтма, – дидем, – кирәк түгел,
Мин көтмим сине бүтән.
Җаным сагышлардан тулып
Көткән көннәрем үткән.

Кушымта: Сулкылдап, әрнеп тора, бел,
Йөрәгем бәргәләнә.
Үзе сине кире кага,
Үзе гел өзгәләнә.

–Кайтмасын ла, кире как, –дип,
Горурлык акыл бирде.
Акыл–хыял көрәшкәндә
Язмышым миннән көлде.

Кушымта: Сулкылдап, әрнеп тора бел,
Йөрәгем бәргәләнә.
Үзе сине кире кага,
Үзе гел өзгәләнә.

Юк, кайтмассың инде, көтмим,
Үзем синнән баш тарттым.
– Кайтма, – диеп, – куа-куа,
Гомер буе яраттым.

Кушымта: Сулкылдап, әрнеп тора гел,
Йөрәгем бәргәләнә.
Үзе сине кире кага,
Көтә һәм өзгәләнә.

Бөрчә

(вакчыл түрәләр образы)

Бүлмәгә бөрчә кергән,
Минем муенга менгән.
Чеметтереп тешләде.
…Ит түшкәсе, дип белгән.

Үзе бер дә тик тормый,
Тотам, дисәң, тоттырмый.
Үзе шундый кечкенә –
Җитезлектә оттырмый.

Оча да куна һаман,
Тешләгән җире яман.
“Кечкенә дә, төш кенә ,–”дип,
Олыласаң да таман.

Менә шундый бөрчәләр
Яман итеп борчыйлар.
Тотам, дисәң, качалар,
Үрчиләр дә үрчиләр.

Тиздән салкын кыш җитәр,
Бөрчәләргә көн бетәр.
Тешләгән саен интегеп
Утырган көннәр үтәр.

“Кышкы чия” дә балалар янгач…

“Кышкы чия”ләрдә кара сөрем,
Кара кайгы илем күгендә.
Өметләре янган аналарның
Кайгы яше кипмәс күзендә.

Өзелде лә чия тәлгәшләре,
Киселде лә асыл гомерләр.
Кайгыларның чиге-чамасы юк,
Калды бары кара күмерләр.

Әрнеп тора, яралары саркып,
Бөтен ил күзендә күз яше.
Уртак кайгы килде халкыма,
Югалтулар безнең бик әче.

Юатулар гына баса алмый,
Матәм көне бөтен Ил белән.
Тик сынмабыз, ныграк берләшербез,
Чөнки без бит бердәм, Ил белән,
Җиңалмассыз безне, мин беләм!

Дәшми калдым

Әйтми калдым, түздем,
Дәшми калдым сүзсез.
Әйтер сүзем хәтсез булса да.
Сүз канатлы – оча,
Җиһаннарны коча,
Бөтен йөрәкләргә юл таба.

Әйтми калдым әле,
Җанның шундый мәле,
Авыр сүз ишетсәм көенәм.
Дәшми калу кирәк,
Әрнемәсен йөрәк,
Әйтмәгәнем өчен сөенәм.

Әйткән сүзем өчен
Булды үкенгәнем,
Туры сүз дә кайчак яралый.
Дәшми калган өчен
Бер дә үкенмәдем.
…Акыл ялгышудан аралый.

Парлылар

Авырулардан арындыру өчен
Шифа итеп биргән даруны.
Төнлә йокы биргән ял итәргә,
Басар өчен ару-талуны.

Парлы-парлы оча сөякләре,
Колаклар да парлы ишетә.
Күңел күзе биргән, Маңгай күзе,
Бер-берсенә алмаш кич-иртә.

Утны сүндерергә суын биргән,
Амәнәт җан биргән яшәргә.
Хисле күңел биргән тояр өчен,
Татлы телне сөеп дәшәргә.

Җанны алыр өчен үлем биргән,
Аулы тел биргән еланга.
Акыл биргән бәндә баласына
Юл куймасын өчен яманга.

Яманлыкны биргән гыйбрәт өчен,
Күрә белсен өчен яхшыны.
Акка – кара, мәрхәмәткә – ачу…
Никадәрле капма-каршылык.

Могҗизалы иткән бу җиһанны,
Серле иткән, гамьле тормышны.
Кылычына каршы калкан биргән
Туктатсыннар өчен орышны.

Фәрештәләр биргән яклар өчен,
Шайтан закымыннан саклар өчен.
Шәфкать нуры салган йөрәкләргә
Ата-ана хакын хаклар өчен.

Санап карадым да, уйга калдым –
Бөтен нәрсә парлы кебек күзгә.
Ләкин алай түгел икән баксаң,
Парлы белән капма-каршы үзгә.

Гөнаһлардан арындыру өчен
Дога белән намаз биргән Ходам.
Парлыларны капма-каршы белән
Бутамасын иде безнең бу җан!

Аңлашу

Уйлап йөрим, дисең көннәр буе,
Исләремнән бер дә китмисең.
Бер җавап та миңа бирмисең,
Ничек янганымны белмисең?

Ни әйтсәм дә авыр булыр төсле,
Кагылырмын йөрәк яраңа.
Мондый авыр сорау бирмә миңа,
Күзләремә сөеп карама.

Уйлама син мине, эзләмә дә,
Эзләремә төшеп йөрмә лә.
Йөрәгеңдә йөрткән мин түгел ул,
Үткәннәрдән калган күләгә.

Яшьлегемнән калган күләгәмне
Миндер ул дип, зинһар, ялгышма!
Уртак сукмакларны томан сарган,
Яшьлек сукмаклары сагышта.

Күләгәмдә, бәлки, чагыладыр
Синең истә калган яшьлегем.
Үткәннәрдән калган хатирәң мин,
Хәтереңдә генә яшимен.

Эзләремә төшеп эзләсәң дә,
Кабынмастыр сөю ялкыны.
Уйлама син мине, эзләмә дә,
Мин башканың инде якыны.

Эзләремә төшмә, юлга чыкма,
Кызым йөри минем сукмактан.
Миндер ул дип ялгыш дәшә күрмә,
Без төрлеләр – охшаш булсак та.

Киләм дип тә, китәм дип тә….

Килә-китә, гуляйт итә
Усиядә параход.
Мәңге сүнмәс утлар чыкмас,
Сүнәр әле бервакыт.
(Халык җырыннан).

Киләм дип тә, китәм дип тә,
Әйтеп булмый кистереп.
Нигә әле яшәмәскә
Сөю торса көч биреп.

Барам дип тә, кайтам дип тә,
Вәгъдәләр бирмим әле.
Чөнки үзем дә аңламыйм,
Җанның уйнаган мәле.

Килү-китү бездән тормый,
Язмышныкы лабаса.
Без уйлаганча түгел шул,
Үлчәүгә язмыш баса.

Кемнәр уйлап тапты икән
“Хушлашу” дигән сүзне?
Түп-түгәрәк җир шарында
Адаштырабыз эзне.

Китәм дип тә, калам дип тә,
Вәгъдәләр бирмим сиңа.
Дөньялар яктырып китә
Яратып баксаң миңа.

Кызлар җыры

Айлы төннең утлы күкрәге – күк.
Күк түбәсен бизи йолдызлар.
Төн пәрдәсен ярып кызлар җырлый.
…Ник моңлана икән бу кызлар?

Җанны айкый матур тавышлары,
Ерак төркиләрнең моңы бар.
Каян килә бу кадәрле сагыш,
Каян килә мондый моңлы зар?

Ак сәйләннән калфак чигә-чигә,
“Гөлҗамал”ны кызлар җырлыйлар.
Айлы төннең күчермәсе төсле –
Ак калфакта ай һәм йолдызлар.

“Гөлҗамал”ны көйләп җемелдиләр,
Моң сибәләр гүя йолдызлар.
“Энҗе мәрҗән кызларның кул бавы”….
Кызлар булган җирдә сөю бар.

Сөю

Сөю күлләренең чишмәләре чыңлый,
Без яраткан көйне җырлыйлар.
Сөю күлләрендә йөзгән аккошларым
Безгә уртак бәхет юрыйлар.

Сөю күлләреннән аккошларым бүген
Сине каршыларга киткәннәр.
Бик бәхетле кеше – аккошлары төсле
Кайткан чакта өзелеп көткәннәр.

Сөю тауларының биек баскычларын
Берәм-берәм икәү санадык.
Гомерлеккә сөеп, аерылмаска диеп,
Уртак язмышларны сайладык.

Чишмә җырлап чыга, моңы ташып тора,
Сөю китсә чишмә җырламый.
Бер көн үтә микән, мизгел үтә микән,
Сине сагынмыйча, уйламый.

Көткән ярым

Минем язмыш син икәнне
Күңел күзем күрмәгән.
Чәчләр-чәчкә бәйләнәсен
Белмәгәнмен, белмәгән.

Куш: Миңа булган сөю белән
Йөрәгең тулган икән.
Гомер буе көткән ярым
Син генә булган икән.

Сөю хисе дөрләп торган
Иң көчле ялкын икән.
Ялкын сүнмәс, ятлар кермәс,
Бәхетле булыйк, иркәм!

Куш: Миңа булган сөю белән
Йөрәгең тулган икән.
Гомер буе көткән ярым
Син генә булган икән.

Кадерен бел!

Берәү дә берәүдән ким түгел,
Гомеркәй синнән дә, миннән дә уза ул.
Тик менә кемнеңдер йөрәге,
Бәгыре моңнардан сыза ул.

Ике кат яшәми берәү дә,
Гомерем минем дә узгын ла.
Нәкъ синең шикелле янамын,
Бер килгән сөюнең кузында.

Балам – багалмам фото колыбель8
Минем әле бу дөньяда
Бәхет бирер көчем бар.
Үземнән дә артык күреп
Чын яраткан кешем бар.

Куш: Балам, балам – багалмам,
Йөрәгемнең яртысыннан,
Үз җанымнан яралган.

Минем әле башкаларга
Илһам бирер хисем бар.
Тормышымның дәвамчысы –
Үземә тиң кешем бар.

Куш: Балам, балам – багалмам,
Йөрәгемнең яртысыннан,
Үз җанымнан яралган.

Минем әле игелекле
Башкарасы эшем бар.
Бик күпләрнең күңелләрен
Дәваларлык көчем бар.

Куш: Балам, балам – багалмам,
Йөрәгемнең яртысыннан,
Үз җанымнан яралган.

Парлы толымнар

(җыр)

Озын кара чәчләремне
Салдым икегә бүлеп.
Парлы бәхетләр теләдем,
Парлы толымнар үреп.

Куш: Парлы-парлы толымнарым
Синең белән мин идем.
Бәхетләрем пар булсын дип,
Парлы толымнар үрдем.

Толымнар күк озын булсын
Без үтәсе юл бергә.
Гел янәшә барсак иде
Аерылмыйча гомергә.

Куш: шул ук.

Беркөн иртән назлы куллар
Толымнарым таратты.
Гомергә бергә булырга
Йөрәк белән яраттым.

Кагылмагыз яраларга!

Айрылулар авыр икән,
Сагынулар дару микән?
Сыңар канат, калды канап…
Кайтмас җиргә китте иркәм.

Кагылмагыз яраларга,
Тырышмагыз дәваларга.
Сөйгәнемнең карашыннан
Башка дәва юк аларга.

Ялгышларны кабатладым,
Киселделәр канатларым.
Кайтмас җиргә китте ярым,
Мин башканы яратмамын.

Кагылмагыз яраларга,
Өмет итеп дәваларга.
Сөйгәнемнең назларыннан
Башка дәва юк аларга.

Белмәгәнгә кадерләрен,
Кисә йөрәк бәгырьләрен.
Бер киткәннәр кайтмыйлар шул …
Кочып елыйм каберләрен.

Кагылмагыз яраларга,
Бер дәва да юк аларга.
Уртак юллар аерылды…
Үлем керде араларга.

Бер яну хакына

Аңлаша алмадык, нигәдер…
Сөюдә мин ялкын төслерәк.
Ныгырак янам күк, бары тик
Хисләрем алгысак, көчлерәк.

Син йөргән юллардан күз алмыйм,
Каршыңа йөгереп чыгамын.
Күп юллар уздым мин эзеңнән,
Сүндерми өметем чырагын.

Бер сөю, бер яну хакына:
Яшим мин ышанып – өметтә.
Мин синнән аз гына тилерәк –
Килмисең көтми дә, көтеп тә…

Гомерем буена яратам,
Вакытлар сагышка дәвамы?
Кайда соң, кайчан соң очрашу?
Булырмы сөюнең җавабы?
Булырмы сөюнең дәвамы?

Җырым кала

Якты дөнья буйлап барам,
Җир өстендә эзем кала.
Күңелемдә моң тибрәлә,
Җыр дулкыны җанга кага.

Язмыш бүләк иткән юлдан,
Җиһан буйлап җырлап барам.
Сандугачтан көйләр алам,
Җырларыма моңын салам.

Ак болытның өрфиясен
Яман күздән пәрдә итәм.
Кош каурыен каләм итеп,
Җырлар язып сезгә илтәм.

Җырым белән җирне бизәп,
Якты дөнья буйлап киләм.
Йөрәк моңым белән язган
Җырларымны бүләк итәм.

Якты дөнья буйлап барам –
Тормыш матур, яшәү рәхәт.
Матурлыкка күзем ачкан
Туган ягым, мең-мең рәхмәт!

Сөю эзлим

(шигъри хикәя)

Сөю эзләп юлга чыктым,
Абынам да, сөртенәм.
Кайдан табасымны белмим,
Ни теләвемне беләм.

Кемдер, исәр, дияр мине,
Сөю эзләп йөрүче.
Үзе минем хәлдә калса,
Аңлар миннән көлүче.

Кем белә, кайдан эзләргә,
Кайсы илдә икән ул?
Сөюнең серле тылсымы,
Нинди телдә икән ул?

Сөюнең төсе бар микән,
Ак микән, кара микән?
Шатлык төсендә микән ул,
Бер тоташ яра микән?

Иң матур төс анкыдыр –
Диңгезләргә охшаган.
Миләүшә чәчәге төсле
Зәңгәрдер ул, ышанам.

Исләреннән исерерсең,
Башларың әйләндерер.
Салават күперендәге
Төсләрдән бер бәйләмдер.

Гөл керфегенә кагылган,
Күбәләк кебектер ул.
Туй күлмәге сыман ап-ак…
Диңгездә күбектер ул.

Иртән таңнарны яктырткан,
Кояшка ул охшаштыр.
Иң кирәкле, иң матур төс –
Бәхет белән тоташтыр.

Андый төс башка юктыр да,
Сөюдә генә була.
Аның хуш-исен иснәп тә,
Тәмен дә тоеп була.

Йөрәк кыллары тартыла,
Җыр кебек тә яңгырый.
Чәчәктән чык тамган чакта,
Энҗе төсле ялтырый.

Мине көтә микән Сөю,
Мин эзләгәнгә карап?
Йөрәгем тибә – көтә, дип,
Ярата, син дә ярат!

Халык ташкыныннан эзлим,
Йөз меңнәр арасыннан.
Бер күз сирпүе дә җитәр,
Танырмын карашыннан.

Матурдырмы, батырдырмы,
Зифа буйлымы, белмим.
Бәлки акыл ияседер…
Мин бары Аны эзлим.

Тик мине тапкач– минеке,
Ярым, диярлек булсын!
Мин – Сөю, сине эзләдем,
Җаным, диярлек булсын!

Кем әйтер, каян эзләргә?
Бәлки ул таулардадыр…
Ак томаннарга уралган
Ярдагы таллардадыр?
Тауларга менеп ялындым,
Кыятау ишелмәде.
Җанымнан чыккан авазым
Аңа ишетелмәде.

Таулар әйтте: “Җитәр!”– диде,
Кыялар сабыр иде.
–Сөюдә тәкатьсез булма,
Ул эзләп табар! – диде.

Телсез төсле дәшмим кайчак,
Йә юләрдәй кычкырам.
Мин эзләгән төсле эзлә,
Сөю, сине чакырам!

Ярсып кычкырдым яланда,
Җаннарым елаганга.
Ялгызым түзә алмыйча…
Ул булмаганга янда.

Әйттеләр ялан җилләре,
Сулышы кайнар дала:
–Сөюне даулап алмыйлар,
Ул үзе эзләп таба.

Үртәлдем, ныграк ярсыдым,
Ташландым дулкыннарга.
Бәрелә-сугыла ярга,
Тынгы тапмыйча җанга.

Хисләремнең кайнарлыгын
Ташкыннар басмадылар.
Алар мине яр читенә
Чыгарып ташладылар.

Ак болытлы күккә бактым,
Бөркеттәй канат кактым.
Минем бик Сөясем килә…
…Канатымны канаттым.
–Ялгышасың, – диде елга,
–Сөяргә өйрән башта!
Беркем дә булыша алмас,
Сиңа үзеңнән башка.

Сөю ул лаеклыларны
Һәрвакыт эзләп таба.
Ярсымый, кычкырмый гына,
Килгәнен көтеп кара!

Мин тагын, тагын ярсыдым:
–Түзалмыйм, – дидем башка.
Әйтерсең башка һични юк,
Яланда миннән башка.

–Хыялны ашыр тормышка,
Гомер юлымда яр бул!
Рәшә сыман ымсындырма,
Кил, Сөю, юктан бар бул!

Әйтте Җил битемнән сыйпап:
–Аңлыйм, Сөю эзлисең?
Үзенең килгәнен көтеп,
Нигә бераз түзмисең?

Әнә бер юлаучы килә,
Ул белми микән, сора!
Очрамады микән аңа,
Сөю ул йөргән юлда?

Хисләреңне аңлатуны,
Тик сабыр гына башла!
Синең бу кычкыруларың
Тәмам капты бит башка.

Юлаучы үзе эндәште:
–Кемне югалттың, кызый?
–Сөю эзләп юлга чыктым,
Сөю эзлим мин, абзый.
Ничек аңлатырга белми,
Аптырып калдым кинәт.
–Бик күптәннән эзлим инде,
Миңа дим, Сөю кирәк.

Юлаучы әйтте елмаеп:
–Озын икән юлларың.
Әйдә, бергә эзлик, –диеп,
Сузды миңа кулларын.

–Саф хисләре йөрәгеңә,
Назлап кына кагылыр.
Сизми дә калырсың әле,
Үзеңә тиң табылыр.

Сөю – шатлык кына түгел,
Тугрылык, бирелгәнлек.
Сөю – сынау һәм сынатмау,
Бераз гына юләрлек.

Сөю – элек үзең бирү,
Мең үлү, мең терелү.
Язгы ташканнар шикелле,
Ярларыңнан түгелү.

Кояш төсле җылыта ул,
Җилләр сыман иркәли.
Яшеннәр шикелле ярып,
Җанны телә үтәли.

Бер күккә күтәрә сине,
Сөеп, иркәләп ала.
Көнләшү булып кайчакта,
Янган утларга сала…

Тик Сөюсез яшәп булмый,
Тормыш гамен күрмисең.
Табалмасаң исәрләнеп,
Гомер буе эзлисең.

Бергәләшеп атлап киттек,
Ярсуым да басылды.
Икәүләп Сөю эзлибез,
Миңа юлдаш табылды.

Икәүләшеп бара торгач,
Без Сөюне табачак.
Бергәләшеп чын Сөюнең
Утларында яначак.

Икебез дә белми әле,
Алда ниләр көткәнен.
Сөю эзләп киткән юлның
Гомер юлы икәнен.

Хаклы булган шул барсы да –
Җил, кыя, кайнар дала.
Сөюне сорап алмыйлар,
Ул үзе эзләп таба.

Рәхмәт фәрештәсе

(В.Федоров белән аваздаш)

Үпкәләде әтисенә, әнисенә:
– Үлгәндә дә гафу итмәм сезне, – диде.

Шул чагында, киңәш бирде бер фәрештә:
– Кичералсаң, җиңелрәк булыр иде…

– Беркайчан да кичермәмен, хәтерләрмен,
Үпкәләдем, калдырдылар хәтерләрем.

– Инде ачу алырсыңмы? – дип сорады.
– Юк, үч алмам, ул ваклыктан мин югары.

– Барыбыз да бер түлибез гамәл өчен…
Ходай сине гафу итсен, аңла, кешем!
Нишләтерсең бу кадәрле ачуыңны,
Әллә шулай аңлашудан качуыңмы?
Кайда сакларсың аны син – кичермичә,
Сер сандыгың барлыгын да сиздермичә?

– Йөрәгемдә, – диде кеше, – я башымда.
Һәм ачуы оялады йөрәгенә…
Кайгы булып төшәр өчен үз башына.

Тыңламады, һаман барып киресенә,
Ышанды ул үз уеның дөресенә.

Еллар үтте: кичермәде әтисен дә,
Бакыйлыкка күчте инде әнисе дә.
Гаилә корды, бала бакты, акча тапты…
Ә ачуы тирәнгәрәк –төпкә ятты.

Тагын шул ук фәрештәсе киңәш бирде:
– Ачу җаныңны көйдерер, кичер! – диде.

Ачу ташка әйләнде дә, җанга үтте,
Ә бер көнне яман чирдәй башка күчте.

Бертуктаусыз баш авырта, сызлый йөрәк,
Сырхауларны дәваларга табиб кирәк.
Шифа эзләп йөгерде ул ярдәм сорап,
Багучыга акча түкте дәва юллап.

Тикшерделәр, нәтиҗәсе бик куркыныч:
Башыңда – шеш, йөрәк беткән… Ни аяныч?..

Ярдәм сорап күккә бакты: “Раббым!” – диде.
Аңа тагын таныш тавыш җавап бирде:
–Әтиеңне, әниеңне кичер! – диде.
– Шул чагында терелерсең, кешем, – диде.

Бу җавапка көлде генә:
– Булмаганны…
Кичеримме?.. Гомер бу чыдаганны?..

– Сиңа башка котылу юк, кичермичә,
Йөрәгеңә шәфкать нуры күчермичә.

…Үзе өчен кирәк өметне күрде ул,
Әтисен дә, әнисен дә кичерде ул.

Аңа карап чир китмәде, хәл кермәде,
Ул кичерде… ә Раббысы кичермәде.

Һәм фәрештә тагын килде, акыл бирде:
– Инде хәзер чын күңелдән гафу сора,
Гомер буе үкенерсең юкса,– диде.

– Мин гаепсез, нигә миңа үкенергә?
Алар тиеш миннән гафу үтенергә!
Һәм фәрештә:
– Тезләнсәң дә таман, – диде, –
Сине гафу итмәсәләр – яман, – диде.

Аңлады ул үз хатасын, акты яше,
Йөрәгендә бушлык тойды фәрештәсе.
Җанны баскан таш эреде кинәт кенә,
Бу халәткә түзсен инде йөрәк кенә!

Раббысына рәхмәт әйтеп дога кылды:
– Нигә элек белмәдем, дип, ул аһ орды.
Йөрәгенә шифа иңде… рәхәт иде.
Аны саклаган фәрештә – “Рәхмәт” иде.

Мәхәббәт шигырьләре

Бер яну хакына

Аңлаша алмадык, нигәдер…
Сөюдә мин ялкын төслерәк.
Ныгырак янам күк, бары тик
Хисләрем алгысак, көчлерәк.

Син йөргән юллардан күз алмыйм,
Каршыңа йөгереп чыгамын.
Күп юллар уздым мин эзеңнән,
Сүндерми өметем чырагын.

Бер сөю, бер яну хакына:
Яшим мин ышанып – өметтә.
Мин синнән аз гына тилерәк –
Килмисең көтми дә, көтеп тә…

Гомерем буена яратам,
Вакытлар сагышка дәвамы?
Кайда соң, кайчан соң очрашу?
Булырмы сөюнең җавабы?
Булырмы сөюнең дәвамы?

Син барында мин яшим
Син барында мин канатлы,
Борчуларым югала.
Синең тавышны ишетсәм,
Кайгыларым тарала.

Син барында вакыт оча,
Тоелмый да узганы.
Сәгатьләр үтә минут күк.
…Артта вакыт тузаны.

Син барында ялгыз түгел,
Карашларың җылыта.
Син барында ялгызлыкның
Бар икәнен онытам.

Син барында мин бәхетле,
Син барында мин яшим.
Елмаям да, шатланам да,
Син барында гел яшь мин.

Сынауларда да сыгылмыйм,
Син барында мин түзем.
Ничек яши аламдыр мин,
Син югында бер үзем?

Үткәнемә йөгерәм

Кире борып булмый вакытларны,
Туктатып та булмый, йөгерә.
Ә мин һаман үткәнемә карыйм,
Гашыйк йөрәк һаман тилерә.

Еллар, айлар, көннәр, минутларны
Бер мизгелдә уйда үтәм мин.
Күзләреңә тик бер карар өчен,
Әле һаман сине көтәм мин.

Тыным белән кагыласым килә,
Чәчәләреңнең тоеп хуш исен.
Узган юлларымнан кире кайтып,
Көтәм сине, ә син килмисең…

Ялгыз башым йөрим мин каңгырап,
Адашам да юлым өзелә.
Мин мәңгелек сәяхәтче бугай.
…Тагын сиңа, сиңа йөгерәм.

Син минеке түгел…

Син минеке түгел, башканыкы,
Тик сөюдән тыя алмыйлар.
Шул кадәрле ерак һәм якын да,
Юллар гына сиңа бармыйлар.

Бер көч тә юк безне аерырдай,
Бер көч тә юк безне кушардай.
Ерактагы иң якыным минем,
Бер зат та юк сиңа охшардай.

Сулар һавам минем, тыным, көнем,
Яшәү көче биргән хыялым.
Син теләгем, син минеке –җанда.
…Хисләрем ташкынын тыямын.

Яратудан тыеп булмый
Яратудан туктый алмый йөрәк,
Әрнүләрдән генә торса да.
Сукырларча сөя, яна, көя.
Күз яшьләре катыш булса да.

Йөрәк бит ул –тиле йөрәк бит ул,
Тотамы соң акыл киңәшен?
Мәхәббәтсез яши алмый йөрәк,
Күпме генә акыл өйрәт син!

Шашып сөя йөрәк, ул үзенең
Тиле булуыннан көлә-көлә.
Акыл сәбәп таба сөймәс өчен,
Йөрәк яна бары сөя-сөя.

Җаннар җанны юксына

Кайвакыт шулай була ул:
Җаннар җанны юксына.
Йөрәк һаман сине көтә,
Әрни-әрни сагына.

Телгәләнә, яна йөрәк,
Мәхәббәт сихереннән.
Тоткынлыктан чыга алмый,
Айнымый сөюеннән.

Кайвакытта шулай була:
Җаннар җанны кочалар.
Сөю үзе канат бирә,
Уйлар сиңа очалар.

Яратмыйча яшәп булмый

Борчымыйча гына бер-береңне,
Өйрәндек без аерым яшәргә.
Читенсенеп, телефоннан гына
Бәйрәмнәрдә котлап дәшәргә.

Ялгыз ятакларга ияләштек,
Парлы мендәрләрдә ятсак та.
Яңа очрашулар көтмибез без,
Сагыну-сагышларда янсак та.

Синең телдә хәзер ят исемнәр,
Син башкага сөеп карыйсың.
Әрем тәме килә мәхәббәттән.
Ничек түзим, чыдый алыйм соң?

Ияләштек кебек барсына да:
Очрашканда күрми китәргә.
Сөю тулы карашлардан качып,
Исәнләшми генә үтәргә.

Без дәшмибез, ә йөрәк кычкыра,
Бар көченә сине чакыра.
Хыяллардан китә барган саен,
Ераклашкан саен сагына.

Хыялларны җилгә очырдык шул,
Йөрәк тоташ яну-көюдә.
Ерагайган саен ашкынам мин
Сыенасым килеп сөюгә.

Яратмыйча гына яшәп булмый,
Онытып булмый җирдә син барын.
…Бүген тагын телефоннан гына
Туган көнгә котлау юлладым.
Ияләшеп булмый яратмаска…

Сөюдә тоткынлыкта

Сөюдән бөтенләй ваз кичеп,
Бикләдем йөрәкне йозакка.
Үзәгем өзелеп, хушлашып,
Бу синнән китүем озакка.

Чакырма, мин килмәм барыбер,
Чакырма, ишетмәм, тыңламам…
Түзәрмен… Ялгыз да түзәрмен,
Мин сине ничек тә уйламам.

Ничә кат ант эчтем шулай дип,
Йөрәкне йозакка бикләдем.
Сөюнең бу кадәр көйдергеч
Бер яну икәнен белмәдем.

Күбәләк шикелле талпындым,
Өтелдем мәхәббәт утында.
Ялгыштым, оныттым, дидем дә,
Бәхет юк икән син югында.

Йөрәгем йозагын бикләгәч,
Ачкычын мин сиңа биргәнмен.
Шул бикле йөрәкнең йозагын
Син килеп ачканны көтәмен.

Пәрәвәз шикелле чорналдым,
Арала син минем йөрәкне!
Сөюдә тоткын мин, ачкычы
Синдә бит, ач бикле йозакны?

Син миңа күкләрдән бирелгән,
Икенче канатым – бердәнбер.
Йөрәгем ачкычы кулыңда –
Язылган язмышлар бергәдер.

Горурлык

Кайвакыт горурлык
Карыша, баш бирми.
Горурлар тәкәббер,
Горурлар баш ими.

Горурлык ул – сукыр,
Тиле бер галәмәт.
Горурлык бәхәле,
Кирәкле, шәп гадәт.

Горурлык киңәше:
Үткәнгә үкенмә!
Горурлык кермә, ди,
Ишелгән күпергә!

Беткәнме башкалар?
Табылыр бүтәне…
Горур бул, утырма
Кызганып үткәнне!

Ә йөрәк башкача:
Җепләрне өзмә, ди.
Тик горур булам дип,
Дуслардан бизмә, ди.

Күрдеңме син берәр
Бәхетле горурны?
Язмышлар ялгышып
Бәхетле булырмы?

Тыңла син йөрәгең,
Ни дияр, тыңла син!
Җаныңны ярату,
Мәхәббәт чорнасын!

Сүз дә юк, горурлык –
Бәхәле, олы хис.
Ә йөрәк бик нечкә,
Онытма шуны һич!

Горурлык бик кирәк,
Белгәндә чамасын.
Горурлык һәм акыл
Янәшә атласын,
Тап шуның чарасын!

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә