Люция Әблиева

“Ак төсләргә күмелгән күңел” (Люция Әблиева)

Ак төсләргә күмелгән күңел

Шомыртларның күпереп чәчәктә утырган мәле. Бу чорда, табигать белән бергә, син дә сафланасың, чистарынасың, йөрәктәге хисләр яңарып, бөтенләй икенче кешегә әйләнәсең. Бөтен дөньяны ак төсләргә күмгән күңелем белән көннең хозурлыгына соклана-соклана, тукталышка килеп җиттем. Бистәбезгә бара торган «ГАЗель» машинасын озак көтергә туры килмәде. Минем өчен салонга йөз белән карап утыра торган бер буш урын да калган булып чыкты. “Язгы эшләрне кинәнеп башкарырлык көннәр озаккарак сузылса иде”, – дигән теләкләр белән бистәбез янында урнашкан бакчаларына йөрүчеләрнең күп булуларына аптырарлык түгел. Быел һава торышы да җай килеп, бәрәңге утыртулар шомырт чәчәк аткан чорга туры килде. Минем арттан салонга ике кыз керде. Алар, басып барачакларын аңлагач, бер-берсенә карап елмаеп куйды. Язның үзеннән дә чибәррәк, көләч, нурлы йөзле бу сылуларга бер генә пассажир да ваемсыз калмагандыр. Арткы рәттә утырган ике егетнең: “Күрәсеңме!” – дигәндәй бер-берсенә төртешеп алулары, аннан кызларга урын бирүләре дә шул хакта сөйли иде. Кара озын толымнарын пөхтә итеп үреп салган, купшы булмаган, ләкин үтә дә килешле киемле бу кызларны, әйтерсең лә җитмешенче еллардагы фильмнарның берсеннән төшереп калдырганнар… Гадәттә, кала кызлары бераз һавалырак, кәттәрәк булалар. Юк, болар икенчерәк “камырдан” әвәләнгә охшаган иде. Өлкәнрәге, телефоныннан итагатьле итеп: “Әни, сеңелкәш белән озакламый килеп җитәчәкбез”, – дип әйткәч, аларның туганнар икәненә төшендек. «ГАЗель» салоны артык зур булмагач, кызларның тәртиплелек бөркелеп торган үзара гөрләшеп – аралашканы, телисеңме – теләмисеңме, колакка кереп барды. “Үзе әдәпсез, киеме сәдәпсез” – дигән мәкальне үзгәртеп: “Үзләре әдәпле, киемнәре сәдәпле” – дип әйтергә телем кычытса да, яхшысынмадым. Әгәр дөрес аңламасалар?! Аннан, кем әйтмешли: “Ит изгелек, көт явызлык”ка әйләнеп куйганын сизми дә калырсың.

Ак төсләргә күмелгән күңел

Алар беренче бакчалар тукталышында туктатырга сорады. Автомат ишекләр ачылгач… акча түләп тә тормыйча, төшеп тә киттеләр. Шофер сигнал биреп, ябылмаган ишектән: “Ә сезнең өчен кем түли?” – дип кычкырды. Олы яшьтәге ханым: “Хәзерге яшьләрнең ояты да, иманы да юк. Югыйсә,берсенең кулында йөз сум акчасы да бар иде, түләмичә төшеп киттеләр”, – дип эләктереп тә алды. Мин бу кызларны никтер яклыйсым килде. “Бәлки, махсус түгел, онытып җибәргәннәрдер”, – дидем. Чөнки үземнең дә кулымда акча тоткан килеш, транспорттан юл хакын түләмичә төшеп китә язып калган, сдачага биргән кәгазь акчаны билет белән бергә чүп-чар тартмасына ташлап киткән чакларым булгалады. “Оныттылар ди! Тәрбиясезлек инде бу”, – дип дәвам итте ханым. Кызларга урын биргән егетләрнең берсе: “Үзебез түләрбез”, – диде. Икенчесе бумажнигын барлый башлады. Шофер (аңа утызбиш-кырык яшьләр чамасы иде): “Кирәкми, рәхмәт” – дип, кузгала башлады. Кызлар ерак китеп өлгермәгән иде әле, тик ул артларыннан йөгермәде. Югыйсә, аның икмәге ич бу, беркем дә гаепләмәс иде! Шунда пассажирларның берсе: ”Туктагыз, зинһар өчен, туктагыз!” – дип эндәште. Бак дисәң, кызларның берсе, кулын болгый-болгый кирегә йөгерә икән. “Гафу итегез, сеңелем бүген генә ярышлардан кайтты, сүз белән мавыгып, акча түләргә онытканбыз ич”, – дип кулындагы йөзлекне сузды.

Ак төсләргә күмелгән күңел

Үзебезнең тукталышта төшеп, ап-ак шомырт исләренә күмелгән бистәбез буйлап атладым. Мин ялгыз түгел идем. “Кешелеклелек”, “шәфкатьлелек”, “миһербанлык” дигән матур сүзләр мине озата килгәнен җаным белән тойдым. Болай да бөтен дөньяны ак төсләргә күмгән күңелем, тагын да яктырып киткәндәй булды.

Ак төсләргә күмелгән күңел

Йөрәккә кадалган ук (Люция Әблиева)

Зурәтинең туган көне быел шимбәгә туры килде. Буа буенда ит кыздырырга, балык шулпасы пешерергә ниятләгәннәр икән. Без бу турыда әнкәйләрнең капка төбенә берьюлы өч машина килеп туктагач кына белдек. “Җае туры килгәндә нигә бергәләп ял итмәскә. Туган көн дигәне сөйләшеп, аралашып утырырга бер сылтау гына инде аның”, – дип, зурәти үзе кереп, өй эчебез белән җыеп алып чыгып китте. Бәрәңге күмәргә кайткан җирдән бәйрәмгә эләктек.

Йөрәккә кадалган ук (Люция Әблиева)

Миңсафа зурәти – әниемнең бердәнбер абыйсы. Аларның калган бертуганнары бәләкәй чакта ук чәчәк чиреннән үлеп беткәннәр. Икәү генә калгангамы, без белә-белгәннән, алар бер гаилә булып яшәде. Дөрес, соңгы елларда аралашу сирәкләште. Тик бу һич кенә дә туганлык җепләренең өзелүе түгел, бары һәркайсының балалар, оныклар мәшәкате ишәеп китеп, вакыт җиткерәлмәү бәласе генә иде. Уйламаган җирдән оештырыл¬ган теләсә нинди чара, мәҗлес, очрашу алдан әзерләнгәнгә караганда күпкә күңеллерәк үткәненә әллә ничә тапкыр инанган бар. Бу – язылмаган кануннарның берсе. Зурәтинең дә туган көн бәйрәме искәрмә булмады. Күптән күреш¬мәгән икетуганнарыбыз белән рәхәтләнеп аралаштык. “Әл дә, зурәти, син бүген тугансың әле, кайчан очрашыр идек”, – дип шаяртып алырга да онытмадык. “Шулай, – дип куйды зурәти, – җир астыннан юллар юк, сау-сәламәт чагында аралашып яшәргә кирәк”. Чынлап та, җитмеш алты яшьлек булса да, ул – яшәү үрнәге. Руль артына утыра, зурәни белән район үзәгенә барып, кирәк-яракларын алып кайталар, балалары кайтмый торса, авыл күчтәнәчләрен төяп, үзләре китеп баралар. Аларның өлкән яшьтә дә шулай яшьләрчә җиңел булганнарына барыбыз да сокланабыз. Авылга кайткан саен әнкәй: “Әнә, зурәтиләрегез тегендә барган, монда барган, без ятабыз йорт саклап”, – дип “хисап”ны биреп кенә тора. Күптән түгел генә оныкларының туенда булып кайтканнар. Мин, уйларыма бирелеп, зурәти сөйли башлаган сүзнең очын тоталмый калдым. “… уйламыйча якыннарыбызны рәнҗеткән чакларыбыз да булгалый яшәү дәверендә. Андый вакытларда син үзеңне хаклы дип уйлыйсың. Тик берзаман Аллаһы хатаңны танырга мәҗбүр итә, алай гына да түгел, вөҗдан газабы кичерә башлый¬сың. Белмим, хатамны вакытында аңлар дәрәҗәдәге акылым булса, мин Пәйгамбәр затыннан булыр идем. Ләкин мин кеше”, – дип дәвам итте ул сүзен.

Йөрәккә кадалган ук (Люция Әблиева)

Зурәтигә сүзенең башы ук җиңел булмаганын яшькә тулган күзләре исбатлап тора иде. Зурәни кулъяулык сузды. Тик ул яшьләрен сөртергә ашыкмады. “Менә бер ай элек кенә, барыгыз да беләсез инде, онык туенда булдык. Кулын сорап киттеләр дигәч, беренче уй: “Безне туйга чакырырлармы, юкмы?”- булды. Рәхмәт, туй түрендә иң олы кунак булып утырдык. Аннан кайтып, атна-ун көнләп узгач, төшемә инәй керде. “Яхшы эшләгәнсез, балам, теләкләре¬гезне теләп, үз кулларыгыз белән бүләкләрегезне тапшырып кайткансыз, җир астыннан юллар юк”, – диде. Мин инәйнең әйткән сүзләрен көне буе уйлап йөрдем һәм үземнең беркайчан да төзәтә алмаслык хата эшләгәнемне аңладым”.

Йөрәккә кадалган ук (Люция Әблиева)

“Ярар инде, ярар, булган, үткән”, – дип зурәни аны үзенчә тынычландырырга тырышты, стаканга су салып бирде. Зурәти бер йотым эчеп куйды да тагын сөйләп китте. “Шулай, төшкә инәй кермәгән булса, бәлки, бу турыда беркайчан да уйланмаган булыр идем. Ул вакытта мин аңа әһәмият бирмәдем, көндәлек тормышның бер мизгеле генә дип кабул иттем. Барыгыз да беләсез, инәй соңгы көннәренә кадәр үз йортында, бездән аерым яшәде. Кеше ярдәменә мохтаҗ булмады, үлгән кичне дә ипи салган иде… Олы улыбыз өйләнгән елны инәйнең җитмеш биш яшен билгеләп уздык. Беренче туй, бернәрсә белмибез. Ул барысын өйрәтеп торгач, барлык мәшәкатьләрне дә җиңеп чыктык. Кыз алырга киткәндә, йортта күз-колак булырга калды. Синең кызлар белән (ул әнкәйгә ишарә ясады), исеңдәдер, табын әзерләп каршы алдылар. Килен төшергәч, беренче табынны уздырдык. Йола буенча, кодалар авылдагы агай-энеләргә ашка киттеләр. Безнең өйдә кичке табынга әзерлек башланды. Шул чагында инәй: “Балалар, үземә чыгыйм әле, кичке табынга кадәр караштырасы эшләрем бар, әзрәк ял итеп тә алырмын”, – диде. Мин аны-моны уйлап тормый: “Инәй, синең бер кирәгең дә юк, рәхәтләнеп ял ит. Туй озаткач, кереп алырбыз!” – дидем. Ул вакытта инәйнең беренче оныгының туенда утырырга, яшьләрне котларга теләве башыма да килмәде. Кичке табында кодаларның: “Карт кодагый кайда?” – дигән сорауларына: “Олы кеше бит, өендә”, – дип җавап биргәндә дә, беребезнең дә уена инәйне чакыру килмәде. Югыйсә, килен ягында, кода¬гыйның түшәктә чирләп яткан әнисе туй табынын күреп торсын өчен, йокы бүлмәсе белән залны аерып торган чаршауны күтәреп куйганнар иде..

Йөрәккә кадалган ук (Люция Әблиева)

Хәзер үзебез аның яшенә җиткәч кенә аңладым, оныклар туенда утырасы килә икән! Карт та түгелбез кебек! Бәлки, чакырган булсак, ул кермәгән дә булыр иде, үтә дә мәгънәле иде бит безнең инәй. Аның туй бүләген яшьләргә горурланып тапшырдык, янәсе, дәү әнисе дә исән әле, котлый. Шул минутларда безгә каршы йортта торган инәйнең күзләре безнең тәрәзәләрдә булганын мин әле генә аңладым.”

Йөрәккә кадалган ук (Люция Әблиева)

Менә сиңа, мә! Ничә еллар дәү әнинең шушы серен саклап йөрим дисәм, төштә булса да ачылган икән үзе. Ул чагында, кода-кодачалар куна киләчәк булганга, әнкәйләр безне дәү әнигә куна җибәргәннәр иде. Туганнарым йоклап киткәч тә, дәү әни белән ишек алдына чыгып җырлаган-биегән кунакларны тәрәзәдән хәтсез генә карап тордык. “Дәү әни, нигә син кермәдең кичке табынга” – дип сорагач, ул: “Кунаклары болай да күп, сыйдырып бетерерлек түгел, балам. Чакырсалар да, бүләгемне тапшырырмын да, озак утырмам дигән идем”, – дип җавап кайтарды. Мин шунда дәү әнинең сагышлы күз карашын шәйләп калдым. “Дәү әни, мин кияүгә чыкканда, табын түрендә утырырсың, яме”, – дигәнемне үзем дә сизми калдым. Һәм шулай булды да!

Зурәти, түбәтәен салып, он кебек ап-ак чәчләрен сыпырып алды. Шунда каяндыр адашып килеп чыккан бал корты, аның чәч арасына кереп буталды. Зурәти: “Ах!” – дип кенә калды. Беребез агулы укны тартып алды, икенчебез нашатырь спиртына мамыкны манчып яралы урынына куйды. Әнкәй авыртуны баса дип, петрушка яфрагы сузды. Әйе, бал кортының угы агулы булса да, ярасы озакка бармый, вакытлыча гына. Йөрәккә кадалган ук кына мәңгелек.

Йөрәккә кадалган ук (Люция Әблиева)

Иң кадерле истәлек (Люция Әблиева)

Сабакташы Гүзәлдән: “Очрашуга мәктәп еллары белән бәйле булган иң истә калган вакыйганы сөйләргә әзерләнеп кил” — дигән хатны алгач, Диләфрүз, уйга калды. Мәктәпне тәмамлауларына утыз ел вакыт үткән бит! Бу бит сиңа утыз көн яисә утыз атна гына түгел. Диләфрүз хәтер сандыгын актарырга кереште. Шул чагында күзе китап киштәсенең түрендә торган “Ак чәчәкләр” романына төште. “Без икебез дә табиб булачакбыз, син— кешеләрнеке, ә мин — җирнеке” — дип, Рәшит бүләк иткән иде аны.

Иң кадерле истәлек (Люция Әблиева)

Сигезенчедә укыганда якынаеп китте алар. Белмим, үзешчән сәнгать түгәрәгендә бергә җырлап-биеп йөрүләре сәбәпче булдымы, әллә хисләрнең тәңгәл килү вакыты туры килдеме, кем белсен!? Мәктәпне тәмамалаганда, алар арасындагы мөнәсәбәтне күпләр белә иде. Тик менә Рәшитнең авыл хуҗалыгы институтындагы агроном белгечлегенә укырга барасын, Диләфрүздән башка беркем дә белмәде. Барысы да аның киләчәген физика һәм математика укытучысы белән бәйләделәр. Чөнки, Рәшит бу предметлар буенча районда үткәрелгән ярышларда гел призлы урыннар алып килде. Холкы буенча да коеп куйган педагог иде ул. “Беләсеңме, агроном булып эшли башлагач, җиргә орлык салганнан алып, уңышын җыеп алганчы җырлап йөрер идем. Моңга күмелгән иген басуларының мул уңыш бирәчәгенә иманым камил”, — дигән хыяллары белән уртаклашканда, “Юләр дә инде син!”, — дип Диләфрүз рәхәтләнеп, күзләреннән яшьләр чыкканчы көлә иде. Чынлыкта, Рәшитнең шундый романтик булуыннан гәҗәеп рәхәт тойгылар кичерә. Җәйләрен күршеләре Галимҗан абый янында комбайн ярдәмчесе булып йөргән чагында, Рәшиттән дә бәхетле кеше юк! “Басу җене” бер кагылган икән, димәк ул — мәңгелек. Аны үлем дә җиңә алмый торгандыр. “Искиткеч гүзәл, матур чаклар бер кыска төш, истәлек булып кына калыр икән” ¬— дип, Диләфрүз “Ак чәчәкләр”не киштәдәге кадерле урынына куйды.

Иң кадерле истәлек (Люция Әблиева)

Ай буе авылда яңгыр төшмәгәне ныклап сизелеп тора. Мәктәп ашханәсенең ачык тәрәзәләреннән тулган бөркүлек очрашуның бераз ямен җибәрсә дә, Гүзәл кебек чая сабакташлары булганда, моңа игътибар итеп утырып буламыни! “Кызлар, егетләр! Кичәбез, дәвам итә! Мәктәп еллары белән бәйле булган иң кадерле истәлекләр турында гапләшеп алыйк әле”, — дип, барысын да өстәл артыннан кузгатып, бакчага алып чыгып китте. Алдан түгәрәкләп тезелеп куелган урындыкларга утыргач, ярыша-ярыша, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә хәтерләүләр китте. Диләфрүз иң азаккы булып сүз алды. Тик, сабыр, итагатле холкына килешеп торган табибә һөнәре бүген аның дулкынлануын басмады. “Безнең арага әфган сугышында батырларча һәлак булган Рәшит сабакташыбызның да җаны килгәндер”, — дип башлады ул сүзен. Бу минутта барысының да башлары аска иелде. Болай да очрашудан нечкәргән күңелләргә, тәгәрәп аккан күз яшьләре кушылды. «Батырлык өчен медале», үлгәннән соң «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән сабакташларын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Диләфрүз чыгышын дәвам итте. “Аның искиткеч зур матур хыялы бар иде, ул да булса — икмәк үстерү. Җырлый-җырлый икмәк үстерергә теләде Рәшит, ләкин тәкъдире башкача язылган булып чыкты. “Башта туган илем каршындагы бурычымны үтим, аннан гына институт”, ¬— диде ул. “Безнең бабайлар сайлый белгән җирне, туган туфракка җитәме соң? Төшләремә басулар керә. Кайткач, институтта укыйм, агроном һөнәрен үзләштерәм”, — дип язган хатларын һич кенә дә онытырлык түгел. Бүген Рәшитне искә алуыбыз, аның рухына дога булып ирешсен!” Диләфрүз беразга туктап калды. “Сез аның чыгарылыш кичәсендә бүләк иткән җырын хәтерлисезме? Бу җыр безгә, сабакташларына, Рәшитнең мәңгелек истәлеге яңгырасын иде”. Шулай диде дә, салмак кына көй башлады.

“Җәйге ямьле басуларда
Бик ямансу кичләрен.
Җәйге кичтә яратам мин
Кырда арыш исләрен”.

Иң кадерле истәлек (Люция Әблиева)

Кичке июнь кичендә мәктәп ягыннан авыл өстенә җыр таралды. Ул һәр йортның түрләренә үтеп, өстәл өстенә кисеп куелган икмәк телемнәрен сыйпады. Аннан соң, Рәшитнең туган йортына туктап, эзләрен барлады. Йөрәкләренә сагыш-хәсрәт салып, улларын соңгы юлына озатырга насыйп булган әти-әнисенә сабырлык өстәп, шифалы сулышын өрде.

“Җәйге ямьле басуларда
Дулкынлана арышлар.
Йөрәктә уянып куя
Онытылган сагышлар”.

Туган җирендә икмәк үстереп, тыныч тормышта яшәргә теләгән булачак агроном — җир табибының җанына, ник сез, кылганлы, комлы далалар кызыштыгыз? Бетмәс-төкәнмәс хәсрәт китергән, зур сынаулар, чиксез күп югалтулар биргән сугыш утларының чиге булыр микән?

Иң кадерле истәлек (Люция Әблиева)

“Җәйге ямьле басуларда
Карыйм сезнең якларга.
Чык каршыма, күрешербез
Эштән кайткан чакларда”.

Азаккы куплетны барысы да дәррәү күтәреп алдылар. Авыл басуларында баш калкытып килгән игеннәр моң агылган якка башларын бордылар. Бик таныш, үтә дә таныш иде бу җыр! Ниндидер әйтеп аңлата алмаслык илаһи бер көч басуларның бөтен барлыгын айкап алып, үзенең дулкыннарында тибрәтте. Һай, сагынганнар икән алар чын күңеленнән иген үстерергә хыялланып яшәгән Рәшитнең йөрәк җырларын!

Таң алдыннан бөтен тирә-якны яшелләндереп, сафландырып җылы яңгырлар явып үтте.

Иң кадерле истәлек (Люция Әблиева)

Бүлешергә

Фикерләр

1 Февраль, 2020

Динә

24 Март, 2020

Гульсина

Фикер өстәргә