Кызлар җыры

Кызлар җыры

Лилия Фәттахова

“Көтүче” биштәреннән “куян күчтәнәче”

***
Без бүген җил белән дуслар:
Ул бүген чамбыр исле,
Ул хәтта тургай җырын да
Ияртеп килгән төсле.

Ул минем керфекләремне
Таган итеп атына.
Ахры, бүген ягымлы ул
Көтү көткән хакына.

Шулайрак

Көтү дә бит бер кечкенә дәүләт,
Анда да бар тәртип белән гадәт.
Көтүчедән гел-гел мал да уңмый:
Ашатмасаң, җилен сөткә тулмый…

Тагын бер көнем терким…

Зәп-зәңгәр күк.
Сайрый тургай.
Безелди чебен-черки.
Җир дә якын, якын Күк тә…
Утлауда йөри көтү…
Гап-гади көн түгел бүген-
Кабаланмыйча үтим…

Кызлар җыры

Чагыштыру

Кечкенәсе, зурысы бар,
Шакмаклысы, карасы…
Ни хайванга, ни кешегә-
Юк аның бер файдасы.

…Ә бит чебен кебек яши
Кайбер адәм баласы.

***
“Кеше – табигать баласы!” диеп лаф органда, кигәвеннәр тантана иткән чорда көтү көтеп кара! Аңларсың…

Аерыла

Монсы инде аерыла,
Гел авылга каерыла.
Нишлисең бит: Ана!-
Бозаулаган тана…

Файдага карап

Сыердамы кеше холкы,
Кешедәме –сыерныкы??
Үшәне бар, мүкләге бар,
Холыксызы, күндәме бар…

Ә Җир- Ана биргән хакта
Файдасызы- зыянлысы ни атлы?

Челләдә

Кызуыңны бераз сүрелдерче,
Ай-йа, Кояш- якты күзем!
Бу кадәрле кайнар мәхәббәткә
Җиркәй ничек түзсен?..

Кызлар җыры

Бүлешергә

Фикерләр

11 Август, 2018

Зарипова Рәмилә

    11 Сентябрь, 2018

    Cәрия Закирова

Фикер өстәргә