Кызлар җыры

Лилия Фәттахова

Кызлар җыры

***
Син еракта әле.
Син –еракта…
Кулларыңның назын тоялмыйм.
Чайпалырга җитсә
Сабыр касәм,
Өшеп китсә
Күңел гөлләрем,
Синнән килгән
Җылылыкка төренеп,
Аз булса да җылынып куям мин…
Син еракта әле.
Бик еракта…
Араларда – еллар,
Юллар бар…
Шул юлларның
Юшкыннарын юган,
Шул елларның
Бар серләрен уйган
Гамьле уйлар,
Тыйнак хисләр аша
Туган дөньям –
Синле Дөньям бар!..

Кызлар җыры

***
Теләкләрне йолдыз атылганда
Телиләрме инде?!
Исәр без…
Галәм күзләрендә
очкын кими…
Янып беткән Сөю мизгелендә
Бәхет димләп калу
мөмкинмени?!
Исәрлектән
кайчан бизәрбез дә
Үз күгебез
кайчан бизәрбез…

Кызлар җыры

Иһ!..

Тешләдем дә ал телемне-
Дәшми торам.
Үгет-нәсихәттән үткән…
Бүтән заман.

Минем сүздә-
Минем буын кыйммәтләре.
Кайчан туган бу
Иблиснең өммәтләре?!

Бозмыйм дисәң араларны,
Дәшмә, диләр.
Яшь буынның кубызында-
Чит-ят көйләр.

Безне тыйган әдәп-әхлак
Төсен җуйган.
Кай арада Иблис үзенең
Көчен җыйган?!

Кай арада телсез иткән,
Денсез иткән?!
Үз-үзенә генә гашыйк
Нәркис иткән.

Гаҗиз булып, дәшми торам…
Күзем йомган…
Йа Ходаем!
Ирешерме кылган догам?!

Кызлар җыры

***

Күперләрне җимердем дә
Котылдым, дип уйлыйсыңдыр.
Татлы ялганыңны йотып,
Әле тыныч йоклыйсыңдыр.

Син җимергәнче үк инде
Ул күперләр яна иде.
Синең һәрбер утлы эзең
Йөрәктәге яра иде.

Синең күңел сүзлегенә
“Вөҗдан” сүзе язылмаган.
Кеше булуын танучы-
Беркем болай азынмаган…

Иркен дөньяң тарайган ла-
Кеп-кечкенә утрау калган.
Күперләр юк яндырырга-
Бушлык кына урап алган…

Гөлбакча ит син утравың,
Тәүбәгә кил…соңгы чараң!
Бәлки, кемдер күреп алыр,
Күпер сузар сиңа таба.

Кызлар җыры

Бар да кабатлана

Хаклы түгел икәнемне
Беләм үзе.
Хаклы түгел…
Ник соң әле
Акыл минем яклы түгел?!

Әйтерсең лә, ялгыш уйдан
Ялгыш сүзләр яралганда
Хакыйкатьнең күзләренә
Өлгерәсең карап анда?!

Әйтерсең лә, үҗәт Күңел
Акыл белән көндәш түгел:
Үзе соңрак җимерәсен
Белә торып
Киртә кормый араларга?!

Акыл, имеш, түрә бүген!
Мине үтә күрә бүген!..
Үткән эшкә салават, дип
Аяп калу исәбе юк.
Утлы тәмугъ кисәвеме-
Җанны өтәр — җиңсә берүк…
Җанны өтәр…
Ә аннары
Тынын өрер:
“Терел…терел…
Яшә, зинһар, яшә”, дияр…
Мине дә син аңла, дияр…
Мин бит сине
Саклар өчен
Җибәрелгән монда, дияр…
Идиллия!..
Рәхәт көннәр…
Соңра тагын үтәр..бетәр…
Хаклы түгел икәнемне
Тезләндереп танытырга
Килеп җитәр Акыл- җәллад!
Тәүбә итү…идилллия…
Газап…Рәхәт…

Кызлар җыры

Яшәп була…

Яшәп була анысы
Сөюсез дә.
Җир дә купмый
үзенең күчәреннән,
Кояшның да һич үзгәрми төсе.
Табигатьнең синдә
юк бер эше:
Алсуланып көзен
алма пешә,
Я яз исе җирдә,
я җәй исе…
Яшәп була җирдә
сөюсез дә…
Эшең шулай үз көенә ага,
Туганнар бар,
гаилә, бала-чага.
Дәрәҗә бар, исем.
Гадәт белән үткән көннәрдә дә
Чагыла синең җисем.
…Керфекләрең ешлыгына качкан,
Рәнҗеп, Сөю хисе…

Кызлар җыры

***

Бер йомарлам йомры йомгак –
Энәләр дә тормый тырнап.
Керпе кызын алдың җайлап
Җылы учка.

Язлар түгел, кышлар шаһит:
Туктап калган бүген Вакыт.
Сөю җырын откан Мизгел
Күкне кочкан!..

Кызлар җыры

***

“Дөньяда сез һәркайсыгыз — көтүчедер,
Һәркем үзенең көтүе өчен җавап бирер” (Хәдис).

Дөньяда без һәркайсыбыз — көтүчедер,
Һәркем үзенең көтүе өчен җавап бирер:
Аллаһ биргән байлыгыбыз ишәйгәнме,
Әллә инде коргаксыган, әзәйгәнме?

Сәламәтлек- зур бүләк ул Аллаһ биргән.
Хәләл ризык кына микән эчкә кергән?
Узындырып талымсызлык, бирәнлеген,
Күпме җаннар бу тәненнән азап күргән?

Зур бүләге Аллаһының – Акыл, зиһен.
Ул байлык та арттыруга мохтаҗ һәркөн.
Китап укып, белем туплап яшибезме?
“Җиде үлчәп” эшлибезме эшебезне?!

Сәләт биргән Аллаһ безнең һәммәбезгә.
Шул сәләтне җир астына күммибезме?
Сөендереп туганнарны, дус-ишләрне
Фани дөньяны матурлап йөрибезме?

Дөньяда без һәркайсыбыз — көтүчедер,
Һәркем үзенең көтүе өчен җавап бирер:
Асылыңнан читкә таба китмәдеңме?
Хаталанып, чит-ят көтү көтмәдеңме?

Кызлар җыры

Кул сузымы ара

Кул сузымы ара…
Ник сузыла бара
Якынлашкан саен юлларым?
Бу соң минем юлмы?
Бу соң синең юлмы? —
Аймылышып йөри уйларым…

Кул сузымы ара.
Гомер сызылып бара…
Сыза бара күңел шәмнәре…
Син дә якын гына,
Мин дә якын гына…
Сак-Соклардай кавышу хәлләре.

Кул сузымы ара…
Сызлый сагыш-яра…
Әрнетәдер һәрбер бозлы уй.
Сак-Сок ялгышлары,
Сак-Сок язмышлары
Язган микән әллә безгә ул?..

Кызлар җыры

***

Яшибез без,
гүя, угры-бурлар…
Җаныбызның ак нурларын урлап,
Яшергәнбез күңел түренә…
Яшәвебез
садакасын жәлләп
өләшүче фәкыйрь көенә…

Ә бит бай без!
Никадәр нур анда!
Никадәр зур анда хәзинә…
Юл кисешкән саен
бер елмайсаң,
Кул бирешкән саен
бер елмайсаң,
Уй бүлешкән саен
бер елмайсаң,
һәм елмайтсаң шунда әз генә-
Яктырыплар китәр иде Җиһан
Якты уйлы елмаюлар җыйсаң!
Һәм эләлсәң дөнья күзенә…

Кызлар җыры

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә