Кызлар җыры

Бүген кайгы көне…

***
Ияләштек әллә?.. Ияләштек?!
Яңа көннең яңа һәлакәте…
Кем тыңласын галәм тынлыгын да,
Кем искәрсен җирнең хәрәкәтен…

Сау бул, дигән сүзең бәхилләшү
Булмас, диеп, кем өздереп әйтер?
Яшен кебек яшьнәп үткән гомер –
Калганнарда мәңгелекме хәтер?

Кем гаепле? Бәгырь телгән сорау
Эленепме калган баш очында?
Кайсы җаннар бүген ярымүле,
Кайсылары соңгы очышында?

Ияләштек әллә? Мөмкин түгел!
Яшәү тоташ хәвеф-хәтәрме соң?
Дөнья үзе ниләр җуя микән,
Җуйган чакта кемдер кадерлесен…

Сорауларны йотып бара чоңгыл,
Ә заман эзли тешләр терсәген…
Булсын иде лә ерак картлыкта
Әҗәлең көтәр җылы түшәгең…

Гөлүсә Батталова

Җәлил хәзрәт вәгазе

Табигать тә бүген тынып калган.
Март җитсә дә, язны уятмый.
Тик олылар гына пышылдаша:
“Елаганны алар яратмый…”
Сыгылп төшкән гәүдә берни сизми,
Тоймый хәтта бозның салкынын.
Ап –ак карга кара яшьләр тама:
“Тыныч йокла, кызым – алтыным…”
Дереләдәгән кипкән иреннәре
Әрнеп – сыкрап һаман кабатлый:
“Син киткәннән бирле кояш чыкмый,
Син киткәннән бирле таң атмый…”
“Ходай яратканны сыный бит ул,
Сабыр бул,” – дип
Юатмакчы шулчак бер кеме.
Юатмагыз аны…
Юатмагыз!
Ул ишетми бүген бер кемне…

Ландыш Габдрахманова

Җәлил хәзрәт вәгазе

Ялган өстенә ялган да…
Янгын өстенә янгын…
Күз яше кибеп өлгерми,
Яңа фаҗига тагын…

ҮЗ башына төшкән — аңлар,
Төшмәгәне онытыр…
Ә гаепле — ВАЕМСЫЗЛЫК!
Җанны шунысы корытыр…

Ул бит һәрчак янәшәдә-
Күренми торган золым.
БАШБАШТАКЛЫК булып үрчи,
…һәм Үлем — илтер юлы…

26.03.18.

Лилия Фәттахова

Җәлил хәзрәт вәгазе

Нинди ил син, Рәсәй, тыныч чорда
Сабыйны да саклый алмаган?!
Бала үлемнәрен аклар өчен
Бер генә дәлил дә калмаган.

Җаны барның йөрәкләрен бүген
Кайгы ялкыннары ялмаган.
Нинди ил син, Рәсәй, үз-үзеңнән
Балаңны да яклый алмаган?!

28.03.2018

Ф.Дәүләтгәрәева

Җәлил хәзрәт вәгазе

Кемерово. Һәлакәт.
Йорт. Урам. Бистә. Шәһәр.
Интернет. ТВ. Гәзит.
Яңалык. Язу. Хәбәр.

Ял. Уен. Батут. Кино.
Ут. Янгын. Афәт. Төтен.
Балалар. Гаилә. Халык.
Китәм.хуш. Бәхил. Беттем.

Яра. Җәрәхәт. Газап.
Бик. Йозак. Ишек. Келә.
Күп нокта… Өтер. Сорау.
Ни өчен. Нидән. Нигә.

Югалту. Әрнү хәсрәт.
Хыянәт. Җәза. Төрмә.
Сабырлык. Дога. Теләк.
Балалар җәннәт хөрмә.

Гөлнур Корбанова

Җәлил хәзрәт вәгазе

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә