Кызлар җыры

Гөлфирә Сәрвәрова — Гөлсәрвәр

ҮЗ ӨЕМ.

ҮЗ ӨЕМ.

ҮЗ ӨЕМ.

Ф. Әхмәтшина көе,
Гөлсәрвәр сүзл.

Ерак юллар үтеп,
Кире кайтып киләм;
Шатлык тулы күңел сөенә.
Яратып, үз итеп,
Кире кайтып керәм
Якыннарым көткән өемә.

Кушымта:

Иркен, рәхәт үз өемдә,
Шатлык миңа hәр көне.
Җылы, нурлы үз өемдэ
Газиз миңа hәркеме.
Үз оемдэ, үз өемдә,
Үз өемдэ -үз көем.
Йөрәгемә, күңелемә
Якын миңа үз өем.

Якыннарым көтеп,
Сагынганын беләм;
Өем шуңа ямьле күренә.
Арыганлык бетеп,
Яшәү дәрте белән
Күңел җырлый бәхет көенә.

Кушымта шул ук.

Ерак юлга чыгып,
Тиз кайтам, дип китәм,
Гел үз өем була күңелдә.
Бәхетлеләр булып
Яшәүләрне телим,
Үз өемдә, имин илемдә.

Кушымта шул ук.

29 сентябрь 2004 ел.
Казан.

МИНЕМ ШАТЛЫКЛАРЫМ.

ҮЗ ӨЕМ.

А.Айнуллов көе.
Гөлсәрвәр сүзл.

Чит җирләрдә булдым,
Биек таулы якта;
Каеннарсыз икән таулары…
Туган жиргә кайттым,
Татарстаныма,
Сагынудан җаным елады.

Кушымта:

Жирдән куккә чаклы
Минем шатлыкларым;
Булмый аны, хәтта, аңлатып.
Мин ул шатлыкларны
Туган жирдә таптым,
Үз телемдә жырлыйм яратып.

Әллә каеннары,
Йолдызлармы тартты,
Ымсындырып, минем җанымны?!
Татарстанымны
Бик сагынып кайттым,
Җырлар өчен йөрәк җырымны.

Кушымта шул ук.

Татарстанымнан
Инде китә алмам;
Яшәр өчен җанны елатып…
Зифа каеннарын
Җилләре дә, хәтта,
Безнең телдә йөри җырлатып.

Кушымта шул ук.

30 июнь 2005 ел.
Казан.

БӘХЕТ СЫЗЫГЫ.

ҮЗ ӨЕМ.

Гөлсәрвәр сүзл.
З.Хәйретдинов көе,

Моны бер юлаучы
Юраучыдан белдем,
Уч төбемдә — бэхет сызыгы!
«Миңа ни буласын
Алдан әйтмә!»- дидем.
Калмас яшәвемнең кызыгы.

Кушымта:

Бәхеткәем минем
Үз кулымда икән!
Җуелмасын гына ул кинәт…
Үз бәхетен hәркем
Саклый белсен иде,
Көчле булсын иде hәр йөрәк.

Барлык сынауларга
Бирешмәдем, түздем;
Йөрәк белән тойдым газабын…
Гомер сызыгына
Җырларымны тездем;
Газапларга каршы җавабым…

Кушымта шул ук.

Ни буласын мина
Ярый әйтмәгәнсең,
Уч төбенә карап юраучы!
Үз бәхете нидә,
Үзе аңлый белсен:
» Бәхет кайда?»- диеп сораучы…

Кушымта шул ук

БАЛАЛАРГА.

ҮЗ ӨЕМ.

Р. Батыров кое,
Гөлсәрвәр сүзл.

hәр кеше тели балага
Бәхетле гомер юлы:
«Булсын тик таза, сау гына,
Була күрсен акыллы».
Ата- ана яза алса,
«Тормыш» дигән дәфтәрне,
Язар иде, баласына
Иң бәхетле тәкъдирне.

Кушымта:

Балакаем, тормышыңда
Юл куйма ялгышларга;
Яшәсэн иде дөньяда
Бәхетле язмышларда.

«И, Ходаем, балаларны
Туры юлдан яздырма!
Шәфкатълелек, иман нуры,
Мәрхәмәттән аерма!»
Буыннардан- буыннарга
Теләкләр кабатлана.
Балалары куандырса,
Бәхетле ата- ана.

Кушымта шул ук.

26 сентябрь 2009 ел.
Казан.

ТҮЗ, ТҮЗ, ГӨЛЕМ.

ҮЗ ӨЕМ.

Р. Хисамов кое,
Гөлсәрвәр сүзл.

Яраткан гөлем, таҗларың,
Сулмаса да, коела.
Бу җирдәге кайгыларны
Сизәсең күк тоела.

Кушымта:

Түз, түз гөлем, әрнүләргә ,
Сула күрмә, тиз генә!..
Мин: «Түз!»- диям үземә дә,
Яшь булганда күземдә.

Әллә, гөлем, бу дөньяда
Гаделсезлек тойдыңмы?..
Яшең итеп, син шуна да
Таҗларыңны койдынмы?

Кушымта шул ук.

Минем белән бар тойгымны
Бүлешәсен тын гына.
Яраткан гөлем, җанымны
Аңлыйсын күк тоела.

Кушымта шул ук.

19 июнь 2006 ел.
Казан.

ЯЗМЫШ ХӨКЕМЕ.

ҮЗ ӨЕМ.

Л. Зәйнуллин көе,
Гөлсәрвәр сүзл.

Таралашып бетәр микән
Киек казлар төркеме?..
Безне ниләр көтә икэн,
Нинди язмыш хөкеме?..

Кушымта:

Жирдә бәхет барын белсен
Бу дөньяның hәркеме.
Матур тормыш буләк итсен
Безгә язмыш хөкеме.

Чәчәк таҗын коя җиргә
Көзнең салкын җилләре…
Аларда да була әллә
Язмышларнын хөкеме?!.

Кушымта шул ук.

Ышанычлы була күрсен
Бу тормышның hәр көне.
Имин еллар гына бирсен
Илгә язмыш хөкеме.

Кушымта шул ук.

9 сентябрь 2005 ел.
Казан.

КЫШКЫ КОЯШ.

ҮЗ ӨЕМ.

М. Мухин көе,
Гөлсәрвәр сүзл.

Якты кояш нуры
Күзне чагылдыра;
Жылысы юк анын кышларда…
Көчле яктысыннан
Дөнья балкыса да,
Китеп бара сайрар кошлар да…

Кушымта:

Кышкы кояш, кышкы кояш.
Гафу ит мине!..
Җылысы юк матурлыкка
Кызыкмыйм инде…
Кышкы кояш, кышкы кояш,
Аңларга кирәк;
Җылы тойса карашларда,
Бәхетле йөрәк!

Җылы нуры белән
Җирне гөлгә күмә;
Күңел шуңа язны сагына…
Елмай мина, иркәм,
Язгы кояш кебек!..
Җылы кирәк минем җаныма…

Кушымта шул ук.

Синен күзләреңдә
Җылы караш тойсам,
Мин бәхетсез булмам дөньяда…
Әгәр йөрәкләрдә
Чын ярату булса,
Язлар кебек, салкын кышта да.

Кушымта шул ук.

8 ноябрь 2007 ел.
Казан.

БӘХЕТ КАДЕРЕ.

ҮЗ ӨЕМ.

О. Усманов көе.
Гөлсәрвәр сүзл.

Тәүлекләрдә көн булмаса,
Белмәс идек яктыны;
Кара төскә капма- каршы
Димәс идек аклыкны…

Кушымта:

Авыр көннәрен үткәннен
Шатлыкта да искә алаек;
Кадерләрен тапкан бәхетнең
Шулар аша ныграк анлаек.

Авырлыклар кичермәгән
Кадерлиме бәхетне?..
Борчылулар артта калгач
Шатлыклары нихәтле!..

Кушымта шул ук

Якын кешең аңламаса
Ул! – дип типкән йөрәкне,
Кайчан да бер аңлар, — диеп
Ялгышулар кирәкме?!.

Кушымта шул ук.

1997 ел.
Казан.

ЯЗМЫШКА НИ ЯЗГАН.

ҮЗ ӨЕМ.

О. Усманов кое.
Гөлсәрвәр сүзл.

hәр кеше дөньяда
Бәхеткә омтыла;
Табармын әле, — дип ышана.
Булса да кайвакыт
Бик кыен мизгелләр,
Өметләр барыбер яхшыда.

Кушымта:

Язмышка ни язган,
Белми шул берәү дә;
Ни булыр алдагы елларда?..
Ышаныч, өметләр
Гомерлек булсыннар
Бэхеткэ юнәлгән юлларда!

Кем юлдаш яныңда,
Тормышың юлында?
Ул синең хисләргә лаекмы?
Югалмый мәхәббәт,
Ышанса йөрәкләр
Сайланган гомерлек ярына.

Кушымта шул ук.

Ялгызың булсан да,
Кайгыда югалма,
Йөрәк ул өметкә таяна.
Ышан син hэрвакыт
Алдагы көннәрең
Китерер бәхетең алдыңа!

Кушымта шул ук.

ШАТЛАНЫЙК.

О. Усманов көе.
Гөлсәрвәр сүзл.

Үткән еллар, искэ төшкән саен,
Кузгалтмасын йөрәк ярасын.
Гафу итә белә көчле йөрәк,
Беркемгә дә гаеп такмасын.

Кушымта:

Шатланыйк, алсу таңнарга,
Йолдызларны күреп сокланыйк.
Яхшылык булсын җаннарда,
Ялгышлардан, зинhар, сакланыйк.

Морадына җитә түзә белгән,
Берәүгә дә үпкә калмасын;
Ә язмышлар, вакытыннан алда,
Маңгайларга эзләр салмасын.

Кушымта шул ук.

Дуслар безне җылы караш белән,
Ачык йөзе белән зурласын;
Ә шатлыклар, тормышка ямь өстәп,
Бусагадан түргә атласын!

Кушымта шул ук.

1995 ел. Казан.

САБЫРЛЫКНЫН ЧИГЕ ЖИТКЭН ЧАГЫ…

ҮЗ ӨЕМ.

Сабырлыкның чиге җиткән чагы,
Зур хаталар эшләп ташлавым бар…
Ялгызлыкка кайдан урын табыйм?..
Йөрәк ярсулары бәлки тынар…

Тынар эле йөрәк ярсулары,
Тыныч йөрәк тиешенчә кагар…
Тик бу Жирдэ гаделлекләр бармы?..
Булса, аны йөрәк кайчан табар?

Гаделсезлек — йөрәк газаплары;
Сабырлыкнын көче шуннан сынар…
Гаделсезлек бәйрәм иткән чакта
Горур йөрәк шуна ничек чыдар?

Ялгызлыкта калсам…Ни?!. Соң?..Шуннан?..
Гаделсезлек китәр әллә юлдан?!.
Жиңелде бу! — диеп, шатлыгыннан,
Ул бары тик көлеп калыр арттан ..

Ялгызлыкка омтыладыр жаным,
Берьялгызым калып уйлар өчен,
Үткәннәргә бер нэтиҗэ ясап,
Сабырлыкка көчләр табар өчен.

6 август 2003 ел.
Казан.

КӨЗ ФАСЫЛЫ.

ҮЗ ӨЕМ.

(Балалар өчен)
Гөлсәрвәр сүзләре

Туган якта иң асылы —
Уңыш тулы көз фасылы.
Ул — икмәкле, ул — алмалы,
Бу муллыкка таң калмалы!

Кушымта:

Миләшләре, баланнары —
Кызыл-кызыл алкалармы?!
Сокланырлык буяулары!
Көз фасылы рәссаммы?

Кояштан төс алганнармы
Сары шәлле каеннары?
Җилләр белән уйныйлармы,
Агылалар болытлары?

Кушымта шул ук.

Эллэ качып калганнармы
Көздән ылыс урманнары?!
Яшел калган анда бары —
Чыршылары, наратлары!

Кушымта шул ук.

1995 ел.
Казан.

ЯНГЫРЫЙ КАЙТАВАЗ.

ҮЗ ӨЕМ.

Гөлсәрвәр сүзләре

Еракта-еракта
Яңгырый кайтаваз
Әллә ул юл эзләп
Адашкан дәрвишме?..
Бәхетен күп эзләп,
Эзләп тә тапмагач,
Дөньядан ваз кичкән
Бәхетсез кешеме?..

Кешеләр тормышы —
Катлаулы сынаулар.
Имтихан аладыр
Бу фани дөньялар.
Ялгышлар, хаталар —
Җаннарның газабы…
Туры юл булсын ла
Аларнын азагы.

Яшәүнең мәгънәсен
Эзләнә йөрәгем.
Тик белмим, кайчан соң
Ул табар җавабын?..
Берүзем, ялгызым
Калам да, уйланам:
«Катлаулы булса да
Туймам бу дөньядан!»

Өзәдер үзәкне,
Ул кемнең тавышы?
Ә бәлки янгырый
Гасырлар авазы?..
Бик якын йөрәккә,
Кемнәрнең моңыдыр?..
Күп тапкыр җырланган
Ул халык җырыдыр?!.

Яңгырый еракта
Бу нинди кайтаваз?!
Моң сайлап йөриме
Язылган җырларым?
Эзләнә йөрәгем,
Табармы җавабын
Ялгызым калганда
Уйлаган уйларым…

Әллә соң йөрәктә
Яңгырый бу аваз?
Әллә соң уйларым
Моңлы бер кайтаваз?
Ни генә булса да,
Ул якын җаныма.
Мин аны тойганга
Яшимдер дөньяда.

1999 ел. Казан.

Бүлешергә

Фикерләр

15 Сентябрь, 2017

Сэрия

30 Октябрь, 2017

click to investigate

3 Ноябрь, 2017

musician Nick Vivid

4 Ноябрь, 2017

www.emeryeps.com

4 Ноябрь, 2017

Metroclick

4 Ноябрь, 2017

Emeryeps

4 Ноябрь, 2017

News

5 Ноябрь, 2017

Health & fitness

5 Ноябрь, 2017

Health & fitness

5 Ноябрь, 2017

Health & fitness

6 Ноябрь, 2017

Home Improvement

6 Ноябрь, 2017

Education

6 Ноябрь, 2017

Business

6 Ноябрь, 2017

Business

6 Ноябрь, 2017

Travel

6 Ноябрь, 2017

Law

6 Ноябрь, 2017

michaeljemery.com

6 Ноябрь, 2017

DivorceMind

7 Ноябрь, 2017

Health

7 Ноябрь, 2017

Business

7 Ноябрь, 2017

Beauty & Fashion

7 Ноябрь, 2017

IMSCseo

7 Ноябрь, 2017

michaeljemery.com

7 Ноябрь, 2017

sites

7 Ноябрь, 2017

Web Design

8 Ноябрь, 2017

Beauty & Fashion

8 Ноябрь, 2017

Law

8 Ноябрь, 2017

Travel

8 Ноябрь, 2017

Sports

8 Ноябрь, 2017

Lamps and Lamp Shades

8 Ноябрь, 2017

Juicer

8 Ноябрь, 2017

Metal Building Materials

8 Ноябрь, 2017

3 Laws Of Robotics

8 Ноябрь, 2017

Fashion Website

9 Ноябрь, 2017

Travel

9 Ноябрь, 2017

Health

9 Ноябрь, 2017

Law

9 Ноябрь, 2017

House & Home

9 Ноябрь, 2017

Business

9 Ноябрь, 2017

Business Letter

9 Ноябрь, 2017

information technology

9 Ноябрь, 2017

marketing

9 Ноябрь, 2017

Landscape

9 Ноябрь, 2017

Health Spa

10 Ноябрь, 2017

Helicopter

10 Ноябрь, 2017

Vehicle Tires and Tire Parts

10 Ноябрь, 2017

Budget Spreadsheet

10 Ноябрь, 2017

Outdoor Tile

10 Ноябрь, 2017

Beauty & Fashion

10 Ноябрь, 2017

Fashion

10 Ноябрь, 2017

Home Improvement

10 Ноябрь, 2017

Education

10 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

10 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

10 Ноябрь, 2017

Business and Finance

10 Ноябрь, 2017

Car and Automotive

10 Ноябрь, 2017

Business and Finance

11 Ноябрь, 2017

Computer and Technology

11 Ноябрь, 2017

Home and House Improvement

11 Ноябрь, 2017

Travel

11 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

11 Ноябрь, 2017

Autos

12 Ноябрь, 2017

News

12 Ноябрь, 2017

News

12 Ноябрь, 2017

Education

13 Ноябрь, 2017

Unique Home

13 Ноябрь, 2017

Online Business

13 Ноябрь, 2017

Healthy Eating Guide

13 Ноябрь, 2017

Wide Area Networks

13 Ноябрь, 2017

Real Estate

13 Ноябрь, 2017

Education

13 Ноябрь, 2017

Auto

13 Ноябрь, 2017

Auto

13 Ноябрь, 2017

Airline Flights

13 Ноябрь, 2017

Real Estate

13 Ноябрь, 2017

sneakers

14 Ноябрь, 2017

Geothermal Alternative Energy

14 Ноябрь, 2017

Car Design Competition

14 Ноябрь, 2017

Battery For Car

14 Ноябрь, 2017

Professional Shopper

14 Ноябрь, 2017

Department Of Finance

14 Ноябрь, 2017

Colleges

14 Ноябрь, 2017

Real Estate

14 Ноябрь, 2017

Law

14 Ноябрь, 2017

Sports

14 Ноябрь, 2017

Business

14 Ноябрь, 2017

Opportunity

14 Ноябрь, 2017

Homes

14 Ноябрь, 2017

Home Improvement

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Dining Room Remodeling Ideas

15 Ноябрь, 2017

Online Web Design Jobs

15 Ноябрь, 2017

Historic Venues

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Business

16 Ноябрь, 2017

Health

16 Ноябрь, 2017

Business

16 Ноябрь, 2017

Business

16 Ноябрь, 2017

Business

16 Ноябрь, 2017

News

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

News

18 Ноябрь, 2017

Travel Agencies

18 Ноябрь, 2017

Home Improvement

18 Ноябрь, 2017

Education

19 Ноябрь, 2017

Fashion

19 Ноябрь, 2017

Home Improvement

19 Ноябрь, 2017

Plane Tickets

19 Ноябрь, 2017

Business

20 Ноябрь, 2017

Education

20 Ноябрь, 2017

home shopping network

20 Ноябрь, 2017

Moon Festival Cake

20 Ноябрь, 2017

Aerobic Fitness Assessment

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

technology

10 Январь, 2018

clarkericky

Фикер өстәргә