Кызлар җыры

кызлар жыры

Мин, Әблиева Люция Мәснәви кызы Башкортстанның Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында туып үстем. Югары белемле хокук белгече. Мәктәптә укыган, студент елларында шигырьләрем район гәзите битләрендә дөнья күрде. Бүгенге көндә Татарстан һәм Башкортостан матбугат басмаларында шигырьләрем, проза әсәрләрем басыла. Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алдым. Иҗтимагый челтәрләрдә үз битләремне алып барам. 2014 елда «Сөюемнең тәңресе», 2016 елда шаян рухтагы «Гөнах шомлыгы» китапларымны бастырып чыгардым. 2018 елда Башкортстан китап нәшрияты чыгарган “Акчарлак” альманахында бер шәлкем әсәрләрем дөнья күрде.
Шигырьләремә утыздан артык җыр иҗат ителде. Аларны Татарстан һәм Башкортостанның атказанган артистлары Габделфәт Сафин, Илшат Яппаров, Гүзәл Әхмәтова, Люция Мусина, Резеда Әминева, Фәрваз Урманшин, Айрат Гәрәев һәм башка җырчылар башкара.

кызлар жыры

Синең белән очрашуны уйлап,
Кояш баткан чакны көтә башлыйм.
Шәфакъ алсулыгы узу белән,
Учагыма ай нурлары ташлыйм.
Кыска төннең ертык пәрдәсенә
Ямау салам ефәк тукымадан.
Җиһан-әнкәсенә сыенганнар
Йолдызлар да гүя сагынудан.
Бер сулышың житә, бер карашың
Иркәләнеп йомылалар күзләр.
…Иртәнге чык тамчыларын үбәр
Үләннәрдә кала бары эзләр.

Бер сүз көтмим синнән,

кызлар жыры

Бер сүз көтмим.
Ул сүз күптән
Төшкән коллыкка.
Тимер чылбырларга
Уралган да,
Озатылган ерак котыпка.
Кире кайтам диеп,
Тыпырчынмый.
Ул сүз күптән
Эреп югалган.
Кадерле сүз булып
Гуя, беркайчан да
Яшәмәгән, бер дә булмаган.
Бер сүз көтмим синнән,
Бер сүз көтмим
Икенче сүз бүген
Янымда.
О! Кайчандыр бик кадерле,
Бик ягымлы сүзнең
Тик шәүләсе калган
Җанымда.

Ике юл чатында

кызлар жыры

Нәүмизләнеп, каушап басып торам
Ике юл чатында,
Кымшанырга куркып, кыймыйча.
Хисләр өермәсен авызлыклап,
Билдән егар җилне тыймыйча.
Кояш көйдергәнгә чыдый алмый,
Урман эчләренә
Кереп югаласым килсә дә.
Туктап калам… «Сине генә сөям,
Сине генә көтәм»,- дисәнә!
Тормыш йөгем тарта үз юлыннан
Кысырыклап
Йөрәк белән йөрәк арасын.
Бер ым көтеп баккан, бары бер ым!
Синең тарафларга карашым.
Язмышымның тәрәзә капкачына
Бикләү куйганына
Күңел-очар канат ышанмый.
Нәүмизләнеп, каушап басып торам
Ике юл чатында.. кымшанмый.

Их, кызларым, кызлар – ахирәтләр,

кызлар жыры

Кайтарасы иде ах итепләр
Иң беренче гашыйк чакларны.
Саклыйбыз бит әле күпләребез
Хәтер сандыгында ядъкәр итеп
Егетләрдән алган хатларны.
Их, кызларым, кызлар – ахирәтләр,
Сагынып сөйләр өчен ах итепләр
Антлар итеп серләр бүлештек.
Серләребез элеккечә матур
Таралмаган читкә – ятка, шөкер
Үзебез генә әзрәк бирештек.
Их, кызларым, кызлар – ахирәтләр,
Кайтып киләм кабат ах итепләр
Безнең яшьлек узган илләргә.
Бер очрашып, туйганчы сөйләшеп,
Онытмадык әле сине диеп
Баш ияргә туган җирләргә.

Җан тартыла

кызлар жыры

Форсат чыкты әле,
Авылыма
Кайтып киләм
Бүген җыенып.
Күңел зәңгәр күкне
Кочаклаган,
Юксынуым тама
Яшь булып.
Туган өйдә беркем
Көтмәсә дә,
Чишмәм әйди –
Ярсу диңгезем.
Сагынганын тоеп,
Кайтып киләм
Тәпи баскан тәүге
Эземнең.
Капка-ишекләре
Бикле йортның
Ачкычлары куен
Кесәмдә.
Тик йөрәккә йозак
Салынмаган.
Җан тартыла шуңа
Нигезгә.
Бүленмәгән,
Бөтен килеш көтә.
Тик бикләнгән…
Бәлки, вакытлы?!
Кайтып киләм әле
Ашыктырып,
Ачкыч кирәк түгел
Вакытны.

Мин юлда.

Янәшә —
Бурычым, хокукым.
Аркада биштәре
Тынгысыз холыкның.
Мин юлда.
Алдымнан җилдерә
Йөгәнсез хыяллар.
Үткәннәр кысылып,
Бер учка сыйганнар.
Җан көйли
Юл җырын
Бик таныш сүзләре.
…Күксел дә бүрекле
Тауларда күзләрем.

Люция Аблеева

Бүлешергә

Фикерләр

10 Февраль, 2020

Вера Мусабирова

Фикер өстәргә