Кызлар җыры

Алсинә Сәлахова – шагыйрә. “Мәхәббәт күзе белән” (2013), “Сине югалтудан куркам” (2018) исемле китаплар авторы. Популяр композиторларыбыз О.Усманов, Ф.Мортазин, И.Мусин, Җ.Гыйльманов, И.Ногманов, Н.Сөләйманов белән берлектә иҗат иткән җырлары бар.

Шигырьләр – А.Сәлахова өчен хобби. Ул белеме буенча укытучы, 13 елдан артык мәктәптә эшли, 2006 нчы елдан – муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрендә. Казанда яши.

Кызлар җыры

Минем күңел

Минем күңелем бигрәк нечкә –
Нәкъ кыл сыман.
Читләр кайгысын күргәч тә,
Елый торган.

Минем күңелем бигрәк каты –
Чып -чын корыч.
Күңелләре начарларга
Үткен кылыч.

Минем күңел әйтерсең лә
Затлы сандык.
Тырышсаң да, кайчак булмый
Ачкыч табып.

Минем күңел (хатын-кыз бит!)
Һәрчак серле.
Яңгыр ява, кояш чыга
Гел мең төрле!

Кочагыңа качтым

Сыендым да синең кочагыңа
Качтым әле барлык дөньясыннан.
Минем хакта бигрәк иркә икән,
Бигрәк бәхетле дип, уйласыннар.

Кеше уйларында бер эшем юк,
Йөрәк кенә берүк тыныч булсын.
Һәр яңа көн шатлык алып килсен,
Һәрбер иртә синең белән тусын.

Чәчләремнән сыйпап үбәсең син,
Карашларың кайнар, гүя кояш.
Аруларым юкка чыкты сыман,
Нинди бәхет сыеныр кешең булгач.

Җылылыкны, назны биреп була,
Мәхәббәттән янып торсаң гына.
Барлык мәшәкатьтән качтым әле,
Сыендым да синең кочагыңа.

Әни!

Кызлар җыры

Син юклыкка күнәм, бугай инде,
Телефонда җыймыйм номерың.
Тик номерың һаман «исән» әле(!)
Бетерергә бармый гел кулым.

Бәлки димен, бәлки, кирәк булыр
Бик-бик сөйләшәсе килгәндә.
Җыяр өчен беркөн номерыңны-
«Мин сагындым сине,»- дияргә.

Җавап бирсәң, сөйләр идем сиңа
Синсез ничек авыр булуын.
Син дә түзмәс идең, кайтыр өчен,
Табар идең кебек бер юлын!

Кызлар җыры

Сәер мәхәббәт

Куркып калам кайчак сүзләреңнән,
Әллә нинди синең сөюең.
Җаннарыма никтер тынгы бирми,
Син – минеке генә, диюең.

Яратасың мине, үлеп – бетеп,
Көнләшәсең ятлар күзеннән.
Булдыра алсаң, калдырмас та идең
Бер адым да мине үзеңнән.

Син торганда, мин торырга тиеш,
Йоклаганда – синең яныңда…
Чынлап сөю шундый буламы икән,
Нинди хис бу синең җаныңда?

Сүзләреңә каршы килгән булам,
Көтмәсәм дә синең аңлауны.
Син уйлап та караганың юктыр,
Мин читлектә яши алмауны.

Кызлар җыры

Югалтма

Өйрәтермен сине күп нәрсәгә:
Китсәм ерак, өзелеп сагынырга.
Очрашканда, хисләр кочагында
Ялкын булып дөрләп кабынырга.

Яратырга җаның-тәнең белән,
Һәр минутның кадерен белеп кенә.
Уятырга мине ,кояш кебек
Иртәләрен назлап, үбеп кенә.

Аңларсың син сөеп яшәүләрнең
Иң — иң олы бәхет икәнлеген,
Бу назларны синең йөрәк инде
Әллә кайчан өзелеп көткәнлеген.

Вакытларның бик тиз узганлыгын
Мин булганда синең яннарыңда.
Татырсың син йөрәк сыкрауларын,
Шашып үбүләрнең кайнарын да.

Нинди генә чагың булганда да
Мин артыңнан бер адым да калмам!
Син югалта гына күрмә мине,
Аны сиңа мин өйрәтә алмам!

Белмим

Алло, алло, ишетәсеңме, дисең,
Ишетәсеңме, сине яратам.
Ничәнче көн инде бер үк сүзләр
Телефонда менә кабаттан.

Алло, алло, нигә эндәшмисең,
Синсез яшәү миңа юк, дисең.
Менә буген, шушы минутта ук
Җавап бируемне телисең!

Яратаммы, юкмы икәнлеген
Мин үзем дә белмим, көлмә син.
Ишетмимен сине, дигән булып,
Телефонның басам төймәсен.

Кызлар җыры

Син.

Син – яз минем, язлар сыман ярсу
Юктан гына кызып китәсең.
Берәр егет миңа күз ташласа,
Көнләшәсең, үлеп бетәсең.

Син – кыш минем, кышлар сыман салкын,
Көйдереп ала кайчак карашың.
Үпкәләсен әле дигән кебек,
Шундый кырыс сүзләр табасың!

Син – көз минем, көзләр сыман серле,
Йозак белән бикле йөрәгең!
Белеп булмый ниләр уйлаганың,
Күңелеңә ниләр кирәген.

Син – җәй минем, җәйге кояш сыман
Шундый кайнар синең кочагың!
Яшь кызларны әле каратырлык,
Көчең ташып торган ут чагың!

Кызлар җыры

Әле ярый

Анлыйм инде, мине яратмыйсың,
Кызык эзләп кенә килгәнсең.
Янып сүнгән кеше мәхәббәттән
Кабат кабыналмый, күрәсең!

Син шаярткан булып чәчләремә,
Билләремә кулың сузасың!
Үзең уйлыйсыңдыр, бу мавыгу
Ничек килсә, шулай узасын.

Карашларың үткен, йөзең чибәр-
(Мондыйларны күргән булмады!)
Тик күңелнең никтер бер кылы да
Селкенеп тә хәтта куймады.

Син сөйлисең, минем уйлар ерак,
(Ят кешегә ничек аңлатыйм?!)
Әле ярый мине яратмыйсың,
Әле ярый мин дә яратмыйм!

Кызлар җыры

Икәү

Куллар кулда, без икәүләп,
Атлыйбыз урам буйлап…
Синең уеңда ниләрдер,
Мин барам сине уйлап.

Миңа карап елмаясың,
Атламыйсың — биисең,
“Курыкма инде, якынрак кил,
Мин бит ашамыйм”, — дисең.

Синең кочак — кайнар учак,
Ерактан сизеп торам.
“Җәйләр матур”, -дигән булып,
Сүзне башкага борам.

Син дә кушылган буласың,
Кирәкле сүзне табып.
Тик шулай да мәхәббәтне
Булмый яшереп калып.

Күзләр инде (сөю тулы!)
Кояштай тора уйнап.
Куллар кулда, без икәүләп,
Атлыйбыз урам буйлап…

Кызлар җыры

Син киләсең

Сары яфракларны кыштырдатып,
Син киләсең урман юлыннан.
Серле карашларың еракларда…
Кайсы бәхетлесе уеңда?!
Чәчләреңнән үбә шаян җилләр,
Син аларны гүя сизмисең.
Көзләр инде хуҗа булып алган
Урманнарда кемне эзлисең?!
Сиздермичә генә елмаясың,
(Яшереп буламыни ул хисне?!)
Көзләр җиткән, диеп уйласаң да,
Күзләреңдә әле яз төсе.

Кызлар җыры

Уйлану

Мин бәхетле, димә, беркайчан да
Бәхетледән күпләр көнләшә.
Кичә дуслар, дигән, бүген сата
(Чынлап дуслар булган сирәк лә!)

Яратам да, димә, мәхәббәттә
Бер сүз җитә — сөю югала.
Мәхәббәт ул — ике йөрәк эше,
Чит ятларга урын юк анда!

Авыр, димә, кыен булганда да,
Күзләреңнән яшьләр тамса да.
Елмай һәрчак, көчең җитмәсә дә,
Үпкәләрең эчтә калса да!

Җиңдем, димә, кеше үпкәләтеп,
Үкенерсең — соңга калырсың.
Гомер кыска, дөрес яшәмәсәң,
Ничек бәхетләрне табырсың?!

Кызлар җыры

Минем була төрле вакыт

Килә күрмә, бүген кыен миңа,
Карый күрмә яшьле күзләремә.
Борчылырсың, жәлләрсең дип куркам,
Сагыш күреп көләч йөзләремдә.

Килә күрмә минем яннарыма,
Әле бүген шундый кырыс чагым.
Ялгыш әйтермен дә усал итеп,
Бер дә юкка үпкәләрсең тагын.

Килә күрмә сөйләшәмен диеп,
Җитди түгел әле күңелем бүген,
Ышанырсың уйнап – көлгәнемә,
Сизмәмен дә хисең чын икәнен.

Менә бүген кил син яннарыма,
Дөньям сөенечкә тулган вакыт.
Иреннәрем елмаерга тора,
Кочагыңа ал син мине тартып!

Кызлар җыры

Әти

Миңа көзләр бигрәк якын иде,
Гашыйк идем менә ис китеп,
Бу көзләрне сарыларга мандың,
Сагышларга салдың син, китеп.

Син булганда, көзләр көләч иде,
Көтеп ала идем ашкынып…
Алтын көзне кара кайгыларга
Салып киттең, бугай, ашыгып.

Синсез көзләр төссезләнеп калды,
Моңсуланып калды бер мәлдә…
Әти ,әти, син үлгәннән бирле
Көзләр белән мин дә бер хәлдә…

Кызлар җыры

Халәт

Эх елыйсы килгән чаклар күп ул,
Йөрәк әрнегәндә үтереп.
Тик түзәргә кала, ничек инде
Елыйсың, ди, кеше көлдереп?!

Сәбәпләре генә төрле була,
Әйтеп булмый кайчак дуска да.
Авыр чакта, ярдәм итәм диеп,
Чын күңелдән кулын сузса да.

Шул чагында сагышларың белән
Кара каршы торып каласың.
(Җиде кабат үлеп, җиде кабат
Тереләсең, утта янасың!)

Сабырлыгың җитеп, тешне кысып,
Еламыйча калсаң, син көчле!
Ә елыйсы килә кайчагында
Үкси — үкси, нәкъ бала төсле…

Кызлар җыры

Вадим Захаров — Сине югалтудан куркам никтер..

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә