Кызлар җыры

Гөлнур Корбанова – шагыйрә, язучы, “Уемның куены” (2006), “Утлы яшеннәргә кагылсаң” (2007), “Аю булу кыенмы?” (2012) исемле китаплар, популяр җырлар авторы. Казанда яши.

Гөлнур Корбанова

Мин беләм: кайларга китсәм дә
һәрвакыт догада торырлар,
ихластан хәерле юл теләп,
чыршылар,
юкәләр,
тупыллар.

Җаннарым керләнгән чакларда
игелек хакында җыр җырлар.
Һәм шулай сафлыкка чакырыр
юкәләр,
тупыллар,
чыршылар.

Абынып егылсам юлларда,
тураеп басуым көтәрләр.
Йөз бормас, таяныр сын булыр
тупыллар,
чыршылар,
юкәләр.

Без җирдән киткәндә,
Нык булып,
төз булып бездән дә калырлар.
Җаннарга бер һәйкәл шикелле…
Юкәләр,
чыршылар,
тупыллар.

Без танышкан җәйге бакчаларны
күмгәндер шул,
карлар күмгәндер.
Кошлары да тынып калганнардыр,
һавасы да хәзер бүтәндер.

Ә ул карлар бәлки кагылгандыр
ява-ява, синең иңнәргә…
Нигә карлар?
Нигә? Ник мин түгел?
Бу җаннарым шуңа үртәлә…

Шул бакчада мин дә бер кагылдым
йөрәгеңә синең, хисеңә.
Хисләреңне буран күммәдеме,
җәйге кичне төшер исеңә.

Без танышкан җәйге бакчаларны
күмгәндер шул, карлар күмгәндер.
Мең кар кызы синең янәшәңдә,
ә син…
Син булырсың миңа
бердәнбер.

Чит илләр – чит түгел, чит түгел,
(кичерсен үз туган җиребез),
анда да шул кояш, шул ук ай
һәркемгә елмая бертигез.

Анда да шул кавем. Адәмнең,
Хаваның кызлары, уллары.
Сурәткә төшердем диңгезен –
ул минем Моңыма охшаулы.

Диңгезнең итәге тау да тау,
шул таулар шикелле горурлык
бар бит ул минем дә халкымда
мең илнең тавына торырлык.

Ничек соң чит диим мәчетен?
Йолдызлы ай кунган манара…
Шул азан, нәкъ шул ук догалар
нур булып җиһанга тарала.

Чит диләр чит илне, чит диләр,
Чит түгел икән бит берсе дә.
Чит түгел, бары тик читендер
үз илен сагынган кешегә.

Гөлнур Корбанова

Я, хуш инде –
байый кояшым,
төн капласа якты йолдызыңны
сагышларны минем тоярсың.
Хуш инде, хуш –
үтәр кыенлык.
Сагышланып басып торганчы син
нурларымда кал бер коенып.
Яңа таңнар атар,
көннәр туар,
көннәр белән туар хыяллар;
хәтер сукмагына чирәм үсәр,
яфракларын таллар коярлар.
Охшаш булмас ләкин
таңнар – таңга,
җаннар – җанга,
башкачарак шаулар тупыллар.
Башкалыкны беркем сизмәс,
бары
әрнеп-әрнеп йөрәк сулкылдар.

Гөлнур Корбанова

Хыялдагы бер хатирә булып
кал син –
китмә хыялдан!..
… Кар сулары ярсып аккан чакта,
тау өзелгән чакта кыядан,
Син калкырсың минем хәтеремдә.
Тетрәнерләр хәтта болытлар.
Юк, югалма!
Китмә хыялымнан –
буй җитмәслек кояш булып кал!
Ишегенә йозак эленмәгән –
күңелемне кемнәр шакымас…
Ләкин Сиңа охшаш берәү
Син булмас шул,
Синең адаш Сиңа тиң булмас.
Үткәннәргә кабат-кабат кайтам,
хәтеремнең тегәм тапларын.
Юшкыннарны вакыт юа-юа,
бер караңгы җиргә атканын
мин аңлармын әле,
танырмын.
Югалсаң да,
яктылыгың аша
Сине кабат табып алырмын.
…Ә хәзергә
шундый моңсу салкын чакларда
миңа кала киләчәкне бары
бүгенгемә төреп сакларга.

Ябып куйдың үткәннәрнең
ишекләрен,
үткәннәрдә моңым калды –
ишетмәдең.

Үткәннәрдә нурым калды,
күләгәдә…
Кайтам шуңа бик еш кына
үткәннәргә.

Үткәннәрдә – айлар, еллар,
безнең гомер.
Гомерләрне кисеп ташлау
мөмкин түгел…

Офыкларда – бәхет алмалары…
Һәр кешенең буе җитәрлек.
Ышанмасаң, томан пәрдәләрен
азга гына кара күтәреп.

Ачып кара болыт-чаршауларны
өзәргә дип бәхет алмасын.
Шул халәттә тапкан күлмәгеңне
бер кигәчтен, килмәс саласың…

Шатлык булып алсу таңнар ата,
таңнар ата – бәхет төсендә.
… Бик бәхетле булган чакларда да
көчле булу кирәк кешегә.

Сездә ни хәл?
Бездә карлар ява…
Мамык карын коя гына болыт.
Үзән өсләренә аклык иңә
тәү карларның кыюлыгы булып.

Сездә ни хәл?
Бездән көзләр китә…
Кышлар тора өскә ишелергә.
Җанда җылы булса, кыш салкынын
җиңел бит ул, җиңел кичерергә.

Куна карлар, куна,
учак төсле
янып торган миләш өсләренә.
Кышны каршыларга чыккан җирдән
карап калдым киткән көзләремә.
Сездә ни хәл?

Гөлнур Корбанова

Бу якта
нәкъ шулай алланып таң ата.
Бу якта
таңнарда сандугач уята.
Бу якта
гөлләрне тибрәтеп җил исә,
көннәре
Кояшлы. Болытлы. Төрлечә.
Кышлары
калышмый бездәге кышлардан,
язлары
бездәге язларга охшаган.
Болытлар
тын гына, тын булып агалар.
Яңгырлар
нәкъ шулай шыбырдап явалар.
Каеннар –
әйтерсең, яшь кызлар. Сөйкемле.
Бу якта
барсы да бездәге шикелле.
Бу якта
төшәдер туган як искә гел.
Туган як
барыбер, барыбер үзгәдер!
Бу якта
аһ, күңел шулкадәр сагына.
Бу якта
бар да бар, юк туган як кына.

Гөлнур Корбанова

Ява карлар, куна карлар
иңнәремә,
шөкер итәм бу карларны
күргәнемә.
Шөкер итәм бу көннәрне
күргәнемә,
көннәр буе нидер эшләп
йөргәнемә.
Яратам мин кышның карын,
бураннарын,
бураннарның адаштырмый
торганнарын,
бураннарның тансык кына
булганнарын,
сагындырып урамнарга
тулганнарын.
Карлар ява, карлар ява
ишеп-ишеп,
аклыгыннан якты кала
җанга күчеп,
аклыгыннан аклык кала
җанга күчеп,
бу аклыкны таптавы да
әллә ничек…

Гөлнур Корбанова

Сагынып каршылыйм язларны,
язларның беренче иртәсен.
Яз килә. Яз көлә. Яз белә:
дөньяны кояшлы итәсен.

һәр җирдә яз йөрер. Урамда
яз чыгар елмаеп каршыга.
Кояшын өләшер. Кояшы
үзендә кимемәс тамчы да.

Яз йөрер уятып таңнарда.
Язларда шифалы җил исәр.
Язларның тылсымлы тавышы
кагылган җирләрдә гөл үсәр.

Хатирә яңара язларда.
Яз килеп, киткәндә кышлардан.
Бу язлар кемнәрнең ише соң…
Язларны кемгәдер охшатам…

Гөлнур Корбанова

Кемерово. Һәлакәт.
Йорт. Урам. Бистә. Шәһәр.
Интернет. ТВ. Гәзит.
Яңалык. Язу. Хәбәр.

Ял. Уен. Батут. Кино.
Ут. Янгын. Афәт. Төтен.
Балалар. Гаилә. Халык.
Китәм. Хуш. Бәхил. Беттем.

Яра. Җәрәхәт. Газап.
Бик. Йозак. Ишек. Келә.
Күп нокта. Өтер. Сорау.
Ни өчен. Нидән. Нигә.

Югалту. Әрнү. Хәсрәт.
Хыянәт. Җәза. Төрмә.
Сабырлык. Дога. Теләк.
Балалар. Җәннәт. Хөрмә.

БҮРЕ БАЛАСЫ

Гөлнур Корбанова

Кышкы төннең зәһәр салкыннары.
Ап-ак кына урман юллары.
Ишетелде урман эчләрендә
бүре баласының улавы.

Ул адашкан иде урманында,
кайтыр юлын мең кат эзләде.
Кар өстендә
серле юллар булып
сызылып калды бүре эзләре.

Үз юлларын йолдызларга карап,
айга карап таба юлсызлар.
Ләкин бүген бар да тып-тын иде,
сүз дәшмиләр иде йолдызлар.

Бик еракта, әнә, авыл балкый,
йортларында кояш-ут яна.
Барыр иде –
бара алмый гына,
бүре булып тугач дөньяга.

Үз хәлен ул ничек аңлатыр соң,
бүре телен белми авыллар…
Туңар инде.
Яз җитүгә аны
кар астыннан табып алырлар.

Гөлнур Корбанова

Туңып барган бүре баласында
алсу гына өмет яктырды –
карт бүреләр сүзен хәтерләде:
«Ул кешеләр гаҗәп акыллы…

Кеше халкы юллар сала белә,
урманны да алар булдырган.
Ә ул урман хәзер
әнә күпме
җан иясе өчен йорт булган».

Шулай булгач,
кеше аңлар мине,
ишетмәгән чакта бүреләр.
Ризык бирер,
яраларны бәйләр,
кешеләрне, бөек зат, диләр.

Бүре килде авыл кырыена,
талчыгулы иде бу төне.
Утлар яна кайбер йортларында –
аны көтүләре түгелме?

Бүре керде авыл урамына,
ул кергәнне беркем күрмәде.
Бераз гына ашап җылынырга
Тели иде бүре йөрәге.

***

Йөрде бүре авыл урамында
очрамасмы диеп, берәрсе…
Бик тә килде бүре баласының
кеше дигән затны күрәсе.

Аһ бүрекәй, нәни бүрекәем…
Соң шул инде,
сине күрделәр.
Нәфрәт уты иде йөзләрендә –
әллә кеше,
әллә… бүреләр.

«Бүре килгән, әнә, бүре килгән!
Сак булыгыз, зыян итмәсен!»
Һәм берәве, бик сакланып кына,
тартты кинәт мылтык төймәсен.

Ап-ак карлар төште агачлардан,
кошлар очты ярып һаваны.
Кар өстендә нәни бүре ята,
бүре ята…
башы яралы.

Кыргыйлыкка кемнән өйрәнәсен
бүре хәзер белер иде дә…
…Өзәр булып тимер чылбырларын
әрнүеннән ярсып эт өрә…

Гөлнур Корбанова

Дөньяларым көязләнә,
көязләнә, көзләнә.
Җәй дә китәргә ашыкмый,
китмәскә үзсүзләнә.

И, көзләрнең купшылыгы!
И, көзләрнең ямьнәре!
Җәйнең хәле ничек икән,
кыен микән хәлләре?

Уйлый микән гөлләренең
китүенә суласын,
ә шулай да китүләрнең
кайтуларсыз булмасын

белә микән китәр җәйләр?
Ник белмәсен… Беләдер.
Бар дөньяда — моңлы тынлык,
бәлки шуңа күрәдер.

Дөнья тулы тып-тын моңлык,
дөнья тулы көз генә,
бакчаларда яфрак-яфрак
җәй йөрәге өзелә.

Бу көннәрнең бизәк булып
күңелдә калырлыгы…
Көзләрнең матурлыгы да,
җәйләрнең сабырлыгы…

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә