Кызлар җыры

Луиза Янсуар

Кызлар җыры

Ефәк

Иң бәхетле көнем бүген җирдә.
Иң бәхетле көнем – кичәдә.
Һәм уянып, күзләреңнән үбеп,
Сөя алсам әгәр – иртәгә.

…Офыкларның ефәк тоҗымына
Икебезнең йөрәк тоташкан.
Күкләр алтын-зәңгәр ука белән
Чигелгәндәй, әнә, тоташтан!

Яфрак өннәреннән алсу алма
Тәгәри дә чыга юлыңа…
Йөрәк арфасында уйный Кемдер –
Шулкадәрле назлы орына…

Һәм каңгырап йөри кешеләрнең
Үксез өметләре, хыялы…
Яратуым белән генә бары
Юата да, җылыта да алам
Бу бәгыре каткан дөньяны.

Кызлар җыры

Күзләреңнән сагышларны үбәм

Ник китәләр, дисең, бер-бер артлы,
Ник китәләр, дисең, иртәләп.
Әле безнең яшәр вакыт ласа
Кадерләрен белеп, иркәләп.

Күзләреңдә – мең төсмерле диңгез.
Күзләреңдә – фирүзәдәй күк.
Мин дә, сорауларга җавап тапмый,
Бәргәләнә идем синең күк.

Бер орыныр өчен иңнәренә
Әллә ниләр бирер идем дә…
Ышанырга кала: көтәләр, дип,
Кочар өчен безне… тегендә.

Ышанырга кала: хәерлегә…
Табар идекмени, югалтмый?!
Күзләреңнәң… сагышларны үбәм…
Сүзләр инде күптән юатмый!

Кызлар җыры

***

Төсем булып калган яратуны
Кемдер сала, кемдер киядер.
Кайсыныңдыр бизәкләре уңган,
Кайсы һаман җете чиядер.
Кайсы килешледер килбәтенә,
Кайсы бөтенләй дә килешми.
Танып алсам әгәр чалымыннан,
Сәлам бирәм үтеп китешли.
Йөрәгемдә бер бизәге уңмый
Мәңге яши торган сөюнең
Бу заманга килешмәсен беләм.
Шуңа төсе итеп киюем.

Кызлар җыры

Келәү

Сүз кирәкми! Йөрәгемне тыңла!
Җирдә вакыт чикле шулкадәр.
Тын алырга курыккандай, әнә,
Шәфәкь сутын эчә үләннәр.
Синдә минем нинди кайгым барын,
Миндә синең нинди шатлыгың –
Белмәсеннәр!
Сергә тиңләсеннәр.
Җилгә төйним чиккән яулыгым.
Ул җилфердәп безне каршы алыр…
Ул җилфердәп безне сәламләр…
Җирдә бар да элеккечә булыр,
Кубарылмаган күк галәмнәр…
Тыңла йөрәгемне! Аны әле
Син тыңлаган кебек берәү дә
Тыңламады.
Китергәндәй иман
Раббысына – тәүге келәүдә.
Аклагандай бөтен языкларын
Бу каһәрле-матур дөньяның…
Сиңа миннән… тик шатлыгы күчсен!
Мин аңарда бик күп еладым.

Кызлар җыры

***

Хәтерлә юлларың, юлларым
Бер йолдыз яктырткан төннәрне.
Үлемнән котылып… кайткачтын,
Ышаныр-ышанмас көлгәнне.
Бәхеттән… җирдәге сүзләрне
Онытып, эндәшми торганны.
Керфек тә какмыйча кунганны,
Ябынып икәү бер юрганны.
Җиһанда үлемне җиңәрдәй
Ярату барына… шаккатып.
…Ул йолдыз урынында.
Һаман да.
Карасаң, болытны таратып…
Яктырта чуалган юлларың.
Син тиеш яшәргә – яктыда!
…Мин сине шулкадәр яратам!..
Шуңа да карамыйм борылып,
Борылып карамыйм –
Артыма.

Кызлар җыры

Исән бит әле…

…ә сурәтләр кала. Сурәтләрдә
Кала йөзләр, –
Сезме, түгелме?
Пышылдыйсыз сыман эчтән генә:
«Дөрес яшәдекме гомерне?..»

«Дөрес яшибезме?..» Бу сорауның
Юк заманы, яше.
Ул – мәңге.
…Иңнәреңнән килеп кочамын да,
Пышылдыймын:
— Исән бит әле!

Елмаюың тоям шул сүзләрдән.
Яктыруын бөтен җиһанның.
Дөресме бу яшәү, юкмы…
Син булганда
Ялгышы да хәтта –
Хак аның!

Кызлар җыры

Дәшеп алгач…

Йөрәгемне, үрелә дә кинәт,
Алагаем учы Галәмнең,
Кысып ала. Баш очымда җилли,
Көйрәп, зәңгәр чуклы әләме.

Тын алырга сулыш җитми, торам
Таш балбалдай ¬– япан яланда,
Юк, бу юлы исән калмам, ахры,
Исемеңне телгә алганда.

Шуңа аны хәтта уемның да
Яшерәм иң ерак түренә.
Ул: «Вакыт…» – дип, мине дәшеп алгач,
Алып кайтыр өчен – Өемә.

Кызлар җыры

Таман

Көләме күзләрем, елыймы –
Дөньяга ышанып караган:
— Син бигрәк бәхетле, – дияләр.
Бәхетем үземә тап-таман.

Канатлар, бөгәрләп, яшергән
Булса да… сөйгәндәй аркамнан:
— Син, – диләр, – әй, рәхәт язмышлы…
Язмышым үземә тап-таман.

Ә, шашып, таныйсы килгәндә –
Кайсы дус, кем дошман… арадан,
Берәве төшерә битлеген:
Үз йөзе үзенә тап-таман.

Кызлар җыры

Ничек тә

Күптән бакыйлыкка күчкән, озын-озак кышкы кичләрдә
бергәләп җырлашып җон эрләгән авылым әбиләренә багышлыйм

I
Сүзләрнең калмады бер көче.
Бер үче калмады сөюнең.
Шуңамы, келәмә кагылып,
Түренә атладың өемнең.

Яулыгың шудырып башыңнан,
Елмаер-елмаймас карадың
Чабылдык эченә – бишеккә,
Каезлап төзәлмәс яраңны.

Шәмнәргә ут элдем, өстәлгә
Яудым ак ашъяулык.
— Уз, – дидем.
…Мин хәзер кем сиңа… бу калган
Гомердә… син минем… йә, кемем…

Ходайның бәндәсе – үзем күк.
Бер бөтен сагышын төргәккә
Төргән дә, яшереп тик йөргән –
Сөт төшми, таш каткан күкрәктә.

Сүзләрнең кирәкми берсе дә…
Утырыйк. Тынлыкны тыңлале…
Хәләлме, түгелме… без аның…
Юк! Юньсез сугышның толлары.

II
Бишектән күтәреп, улымны
Саламын кулыңа…
Күзеңнән
Тәгәрәп яшь төшә… беләккә…
Мин беләм: ни бәһа түзелгән.

Мин беләм. Шуңа да артыгын
Сөйләмим. Сүз тик… сүз үрчетә.
Калганын гомернең өчәүгә
Бүлешеп… яшәрбез ничек тә.

Кызлар җыры

Күрешү турында баллада

Золотарник и четвертый камень,
Это то, что я тебе принес,
Когда узнал…
Sufjan Stevens

Әле һаман синеке мин. Җирдә
Сине оныттырыр көч юктыр.
Төшләремә кунак булып керсәң,
Түргә әйдим:
— Саумы. Уз. Утыр.
Күрмәгәнгә аймы, ел узганмы,
Атыла да шундук каршыңа,
Бармак очларыңны тоюга ук
Әзер йөрәк Күккә ашырга.
Әзер онытырга гомеренең
Синсез узган сәгать… минутын…
Иреннәрең сутын татыр өчен
Күп тә түгел, бары бер йотым.
Әле һаман шул ук тәм аларда –
Диңгез тозы… әрем ачысы…
Һәм аз гына… сизәр-сизмәс… бераз…
Нарат җиләгенең тамчысы…
Аерылганга аймы, ел узганмы…
Узды бугай инде бер гомер.
Чигә чәчләреңнең бөтеркәсе
Кайнар күмер түгел, ак төтен.
Күрешергә тиеш булмаганга…
Шуңа төштә генә киләсең.
Бусагалар көтә сине сыкрап,
Син, дип, ачам ишек келәсен –
Ухлап карт ябалак күтәрелсә
Ботагыннан корган тупылның.
— Килермен дип уйламадым… болай…
Тик үтешли генә сугылдым…
— Ярый, – димен. – Мин дә – тик үтешли.
Тик үтешли – фани дөньяда…
Яшим исемеңне телгә алмый,
Пышылдамый хәтта уйда да.
Әмма беләм: барыбер минеке син,
Язмыш кайда кагып йөртсә дә…
…Сумаладай кара чәч толымым –
Йөрәк турыңдагы кесәдә…

Кызлар җыры

Башка биеклек

Мин бу Көзне сулап туя алмыйм.
Иң беренче Көзем, әйтерсең.
Хәтерлим мин башка Көзләрне дә…
Хәтерләмим тик бу хәтлесен.

Төсләренә кереп күмеләм дә,
Һәр яфрагын тоям… тамчысын…
Көннәремнең – агып китеп барган –
Җыя-җыя дөнья ачысын.

Кереп күмеләм дә күзләреңә,
Телим бары… телим калырга –
Бу күзләрдә. Инде мәңгелеккә.
Чигенмичә чирек адым да.

Хәтерлим мин башка күзләрне дә…
Һәр яз саен үбеп, яңадан
Гашыйк була идем үзләренә…
Җиргә оран салып: «Я-ра-там!»

Ә бу Көздә… килми кычкырасы.
Пышылдыйсы хәтта килми, юк.
Утырасы җайлы кочагында –
Кадереннән изрәп һәм оеп.

Эзләмичә җирдә дөреслекләр.
Үзгәртмичә тормыш агышын.
Чигәләрдә чәч бөдрәсен тоеп,
Елмаюга күчкән тавышын.

Ачылганга башка яктылыклар,
Табылганга башка биеклек…
Ә Хакыйкать һәрчак булган икән
Тик үземдә минем –
Сөю күк.

Кызлар җыры

Бәхетле бул!

Ашыктырма гына язмышыңны.
Гомереңне, зинһар, ашыктырма.
Кешеләре җирнең, әнә кара,
Үз бәхетен эзләп табып тора.
Үз вакытын белеп китә кышлар.
Килә көзләр нәкъ үз вакытында.
Үз-үзеңә кайтып була бары
Җир кабыгын бәреп ватып кына.
Татып кына – югалтулар зарын.
Һәм очышын мәхәббәтнең – кабат.
Урманнарда эзне буташтырып.
Канатларың… җәрәхәттән канап.
Табып була.
Шуңа – ашыктырма.
Күктән кояш, яңгыр ташып тора.
Исемем юк минем.
Җисемем юк.
Мин – өр-яңа туган гашыйк кына.
Ул – бик иске бер Җир шары.
Зинһар,
Куалама аны.
Сак бул! Сабыр!
Үз вакытын белеп эри карлар.
Үз вакытын белеп коя яңгыр.
Язда калган күзләреңдә күрәм:
Нинди якты – үткән.
Нинди зирәк.
Ашыктырма гына!
Ул бит –
Сиңа –
Бер гомерне яшәү өчен кирәк.

Бәхетле бул, димәк!

Кызлар җыры

Бүлешергә

Фикерләр

2 Октябрь, 2018

Кадрия Саматовна(мөгаллимә)