Гамьле әңгәмә

Туфан Миңнуллин:

“Йодрыгың күршең борынына тимәсен”

Танылган драматург, язучы, дәүләт эшлеклесе Туфан Миңнуллин белән заман һәм яшьләр турында, күңелне борчыган мәсәләләр турында сөйләштек.

Гамьле әңгәмә

-Туфан абый, тынычлыкка гарантия биреп булмый. Сугыш башланса(тик моны Ходай язмасын), илгә афәт килсә, яшьләргә ышаныргамы?

-Бу сорау бик куркыныч яңгырады. Сүз ил эчендәге сугыш турында барса, ул сорауга Чечня җавап бирде. Кечкенә генә чечен халкы Рәсәйгә каршы күтәрелде. Нинди корал, никадәр техника, кеше саны белән бер миллионга да тулмаган чеченны буйсындыра алмады Рәсәй. Ни өчен? Тарихны өйрәнгәндә, безгә милли азатлык көрәше гадел була, дип өйрәттеләр. Чөнки ул вакытта милли азатлык көрәше чит илдә бара иде. Рәсәйдә ул көрәш башлангач, әлбәттә, Мәскәү идеологлары гадел дигән сүзне оныттылар. Ләкин аңа карап кына милли азатлык көрәше –гадел булудан, аны тыю гаделсез булудан туктамады. Гаделсез сугышта җиңү бик авыр. Корал, сан ягыннан гына түгел, рухи яктан да бездә солдатлар сугышка әзер түгел. Бер кызык әйбер бар- солдат приказны тикшермәскә тиеш. Үтәргә генә. Ул үзенең кемгә каршы барганын, кемгә атканын уйлап тормаска тиеш. Әмма гадел булмаган сугышта солдат барыбер уйлана. Шуңа күрә гаделсез сугышны башлаучылар барыбер җиңеләчәк. Әгәр дә туган җирне яклап сугышырга кирәк булса, яшьләребез сынатмас, дип өметләнәм.

Гамьле әңгәмә

-Җәмгыять – бозыклык сазына әверелде. Туфан абый, Сезнеңчә ничек, яшьләр арасында армиядә наркотик, алкоголь барәбәренә с атылучылар булыр идеме?

— Анысы тагын да куркынычрак хәл. Яшьләр арасына килеп кергән бу бозыклыклар, һәм бозыклыкка бирелгән яшьләр бик куркыныч. Гомумән, алар җәмгыятькә куркыныч кешеләр. Кызганычка каршы, бозыклык яши, аңа каршы торучы, аның белән көрәшүче көч бездә юк. Элек, комсомол белән куркытыпмы, ниндидер тәртип саклау коридоры бар иде.

Безнең җәмгыятькә(монда армия генә түгел) кереп бара хәзер шул әйбер. Аның процессы ничек булыр, белмим. Чөнки цивилизацияле илләрдә ниндидер катлам, аңлап, читтә тора андый бозыклыктан. Ә күпмедер дәрәҗәдә түбән торган илләрдә, кандала, бет, борча кебек хәшәрәтләргә яшәү шарты булган кебек, бозыклыкларга яшьләр арасында шартлар тудырылган. Ата-ана контроле юк. Мәгънәсез яшәү, ятимнәр көннән көн арта, аларның кыйбласы юк. Кыйбласыз икән, аларга теләсә нинди чир йога. Моның әле киләчәген фаразлыйсым килми. Иң куркынычы – бу бозыклыкларның авылларга керә башлавы. Әле авыл – җәмгыятьне сафландырып тора торган чишмә. “Пычранган елгаларга” чисталык биреп тора торган чишмә башы. Наркоманнан армиягә китсә дә, бернинди солдат та чыкмый. Солдат та, гражданин да, милләтпәрвәр дә, беркем дә түгел ул. Ташландык, куркыныч агулы чүп- чар. Бу фикергә нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: кеше чирли, чирләп арына. Моның ахыры юк, бетү белән тәмамлана, дигән сүз түгел. Бозыклыктан арынырга омтылып, чисталыкка килә кеше. Элек, азгынлыкның чигенә килеп җиткән кабиләләрдә, әнисе үзенең баласы белән йоклый башлаган, эчкечелек… Менә шушы вакыттта пәйгамбәр килеп чыга. Ул, Ходайның сүзе белән, кешелекне бозыклыктан туктатып кала, менә ни өчен ислам динендә бик күп рамкалар, тыюлар бар. Башка диннәр аны тәнкыйтьли, кешенең иреген кыса, дип.

-Туфан абый, Сез үзегезнең наркотик кулланганыгыз, яисә айныткыч дигән “таш капчыкта” төн уздырганыгыз булдымы?

— Без наркотик дигән нәрсәне белмибез. Ул юк иде. Булган булса, кем белә, бәлки кулланган да булыр идек.(Алла сакласын!) Чөнки, без үскәндә безгә контроль юк иде. Аннан соң, яшьлек- яшьлек инде ул. Аның үзенең яшәү рәвеше бар. Бөтен нәрсәне татып карыйсы килә. Яшьлекне 50- 60 яшьтәгеләрнең яшәү формасына кертергә ярамый да. Ләкин безнең буында –кыйбласызлык юк иде. Ялган булса да, комсомол кыйбла булган. Әгәр ул комсомолга ышанмыйсың икән,… авылның тәртибе бар, һәм менә шул тәртиптә, шул рамкаларда безне тәрбияләргә тырыштылар да. Бүген исә яшьләрдә яңача яшәү, яңа мораль(яхшысы да, начары да) туды һәм арада упкын барлыкка килде. Бу упкынны уза алырмы яшьләр?! Яшьләр бездән әхлак серләрен алырга теләми, һәм бик күпләребез яшьләргә моны бирмәскә дә тырыша. Без- коллар, һәм, кол булуыбызга сөенеп, кул чабып яшәдек. Мин, мәсәлән, яшьләрнең кол булып яшәвен теләмәс идем. Алар мөстәкыйль булсын, әмма ул анархиягә әйләнмәсен. Ирек дигән әйбернең абсолют ирек булмасын белеп торырга кирәк. Киерелеп, кулларыңны як- якка сузып җибәрәсең килә икән, күршеңдә кеше барын онытма. Йодрыгың күршең борынына тимәсен. Икенче берәүнең иреген кысу исәбенә ирек яулау – ул ирекле булу түгел.

Гамьле әңгәмә

-Кайбер чиновниклар, үзләренең тормышта зур эш башкарабыз, дәрәҗә һәм кәнәфигә күтәрелдек,диләр. Әмма алар бер нәрсәне оныта – киләчәкне, балаларын тәрбияләүне. Бу турыда Сез нинди фикердә?

— Андый очраклар да бар, кайбер түрәләрнең балалары, әтиләренең кәнәфидә утыруларыннан масаеп, азыналар. Әмма барысы да түгел. Мин бик күп чиновникларның яшәү рәвешеннән канәгать түгел. Өстәвенә алар бик күбәйделәр. Дөрес, бер генә дәүләт тә чиновникларсыз яши алмый. Чөнки дәүләт эшен башкарырга, җитәкчелек итәргә кирәк. Әмма бездә түрәлек аерым сыйныф итеп кабул ителгән. Аларга баш ию гадәткә кергән, алар үзләре баш идерергә күнеккәннәр, үзләрен дөньяның кендеге дип саныйлар. Чиновникларны алыштырып караган, киметкән булалар, ләкин, киресенчә, алар хаман үрчегәннән үрчи генә бара. Аларның күбесе белемсез, укымый. Әгәр чиновник укымышлы булса, акыл белән эш йөртеп, алар, әлбәттә, тиешенчә эш майтаралар. Һәм аларның өендә дә тәртип, тәрбия мәсәләсе дә куелган була. Ләкин кайберәүләр тәхеткә утырудан тәм таба, һәм ул тәмне алар гел шушында утырудан дип күз алдына китерәләр. Гозер белән янына кергән кешеләрне куып чыгарып ләззәт алалар. Түрәлек чире бер чиновникларда гына түгел. Түрәлек, бүтәннәрдән өстен булырга тырышу- безнең җәмгыятьнең бөтен катламына күчкән. Карагыз әле, тулай торак ишек төбендә торган вахтер хатыннарга. Үтеп карагыз сез иң зур гозер белән, мәсәлән, авырып ята торган туганыгыз янына. Алар сезнең каныгызны суырмыйча, туйганчы сезне мыскыл итмичә, үткәрмиләр. Әйтик, кыз янына егет килде, ди. Ничек кенә көлмиләр аңардан? Һәм шуннан тәм табалар. Янәсе, ул вахтада утыра, ул “босс”, билгеле постта утыра. Аңа киләләр, янәсе. Үзенең чикләнгән җанына тәм табып яшәү- буыннан буынга күчеп бара. Бездә ялган гадәтләр үсү өчен шартлар тудырылган. Америкада, әйтик, балалар президент булырга хыялланып үсә, бездә, өч кенә кешегә булса да, җитәкчелек итеп, түрә булырга тырышалар. Чинга омтылу- Рәсәйнең күптәнге чире. Мәсәлән, бер әзмәвердәй егет, 200 мең хезмәт хакы алып, өстәл артында утыра. Бер миллион бирәбез, бар урам себерергә бар, дип әйтеп кара, бармый. Югыйсә, эшнең ояты да юк. Ләкин өстәл артында ул үзен түрә итеп саный. Кечкенә генә булса да, чины бар.

Гамьле әңгәмә

— Тәрбия –гаиләдән башлана, дип әйтәбез. Ә менә мәктәпләргә килеп керсәк, коточкыч тәртипсезлек, хулиган балалар. Мәктәпкә бит алар гаиләдән килә. Димәк, гаиләдә тәрбия юк, дигән нәтиҗә ясарга туры килә?

-Үз фикерем бар: мәктәп ул — тәрбия урыны түгел, мәктәп – белем бирү урыны, ә төп тәрбия урыны- гаилә. Бездә мәктәпләргә тәрбия эше йөкләтелгән. Балаларны тәрбияләп, укытучының укытырга вакыты калмый. Нәтиҗәдә: ни тәрбияле бала чыкмый, ни белем бирелми. Мәктәп- укытырга, белем бирергә тиеш. Бездә гаиләдә тәрбияләү бөтенләй бетте. Системалы тәрбия юк, төрле милләтнең тәрбия ысулы бергә катнашкан, төрле милләтнең: чуваш, урыс, татарының гореф гадәте буталган. Ә бит, һәр гаиләнең үз тәрбия ысулы булган кебек, һәр халыкның да үз ысулы бар. Менә шуннан кыйбласызлык килеп чыга.

-Мәдәниятнең, сәнгать, әдәбиятның киләчәген ничек күз аллыйсыз? Җәмгыятьтәге әхлаксызлык бу өлкәләргә дә тәэсир итми калмасмы?

— Әдәбиятнең бурычы билгеле инде — кешеләрне югары әхлак кануннарында тәрбияләү. Әмма, кызганычка каршы, соңгы елларда кешеләрнең түбән зәвыгын канәгатьләндерүгә корылган, яисә ыржаеп көлер өчен яки шулардан тәм табучылар өчен язылган әйберләр күбәя башлады. Әмма әдәбият һәрвакыт яшәячәк. Тик шунысы аяныч, яшьләр әдәбиятка аз килә. Аларга иҗат итәр өчен шартлар юк. Мәдәниятка, әдәбиятка мөнәсәбәт бүген иң түбән дәрәҗәдә. Иң аз акчаны алар ала, шуңа күрә яшьләр: “Бу өлкәгә килеп, ачлы- туклы яшәрменме?”- дип уйлана. Бу- куркыныч хәл. Әдәбиятка фидакарьләр, фанатиклар гына килә. Яшьләр өчен язарга яшьләр үзләре кирәк. Бик теләп язганда да, мин инде бүгенге көндә 16- 17 яшьлек үсмерләрнең психологиясен алар аңларлык итеп ачып бирә алмыйм.

— Сез “кыйбласызлык” сүзен кулландыгыз, нәрсә ул?

-Коммунистлар идарәсе зманында максат, өмет, хыял, идеал бар иде. Кеше идеалсыз яши алмый. Шул идеалга юл күрсәтүче система бар иде. Партия, җитәкчеләр мораль кодекс, идеологияләрне уйлап чыгардылар. Әлбәттә, анда бернинди яңалык юк, барысын да элеккедән алганнар. Безнең макрсизм-ленинизм тәгълиматлары ул инде әллә кайчан Индия, Кытай философиясенең заманга яраклаштырылган вариантлары иде. Анда безнең Алла ролен- Ленин уйнады. Пәйгамбәрне – Сталин. Шундый система алынган, әмма, яхшымы- начармы, ул идеал иде. Сукырларча табыну, алдау, өмет, коммунизм төзибез, дип хыяллану бар иде. Без әле дә арынмаган ул идеологиядән. Кешегә табыну, партия касталары, бөекләр, түбәннәр, халыкны сортка бүлү. Элеккене җимереп ташладык, ә бүгенгесен уйлап таба алмыйбыз. Большевиклар хәйләкәррәк булып чыктылар. Үзләренең системаларын, идеалларын, озакка сузмыйча тудырдылар. Көч белән, террор белән, ләкин эшләделәр. Бүген бездә рух арткы планга калдырылды. Безнең хәзер алда корсак йөри. Баш, йөрәк түгел. Без елыйбыз, хаман зарланабыз. Ни өчен? Чөнки, рухыбыз хәерче. Ашаган саен тамагыбыз туймый. Бик күп кызлар 10нчы классны бетерә дә, сагыз сата, егетләр “бизнес” дигән була. Алар кырыктартмачы ролен үти. Укырга килүче, рух турында уйлаучы күп түгел. Большевизмга кайту хыялы белән яшәгән өлкән буын хәзерге буынны тәрбияли алмый. Күрәсең, тәрбиянең ысулын халык традицияләреннән, диннән алырга тиешбез.

Гамьле әңгәмә

-Туфан абый, сөйләшү барышында Сез безнең буын белән яшьләр арасында упкын ята, дидегез. Нигә алай уйлыйсыз?

— Аңа без гаепле түгел. Безгә әти-әни, әби- бабай тәрбиясе эләгеп калды. Татар тәрбиясе, татар әхлагы, мөселман тәрбиясе. Шуннан соң безгә коммунистик әхлак килеп керде. Һәр халыкның үзенең тәрбия методы, гореф- гадәте бар. Бүгенге буынга әллә ничә гореф гадәт килеп керде. Шуның нәтиҗәсе: бүген 42% кызларыбыз башка милләткә кияүгә чыга, 43% егетләребез башка милләт кызларына өйләнә. Һәм аларның балаларын чын татар, чын урыс, яки чын чуваш дип әйтеп булмый. Алар традициясез калган буын….

Язып алды- Сәрия Закирова

“Мәгърифәт” 7 июнь, 1997нче ел

Бүлешергә

Фикерләр

30 Октябрь, 2017

additional hints

4 Ноябрь, 2017

Emeryeps.com

4 Ноябрь, 2017

John Deere Repair Manuals

5 Ноябрь, 2017

Metroclick

5 Ноябрь, 2017

Health & fitness

6 Ноябрь, 2017

Education

6 Ноябрь, 2017

Business

6 Ноябрь, 2017

Fashion

6 Ноябрь, 2017

DivorceMind.com

7 Ноябрь, 2017

michaeljemery

7 Ноябрь, 2017

IMSC

7 Ноябрь, 2017

Education

7 Ноябрь, 2017

IMSC

8 Ноябрь, 2017

have a peek at this website

8 Ноябрь, 2017

https://www.michaeljemery.com/

8 Ноябрь, 2017

take a look at the site here

8 Ноябрь, 2017

Health

8 Ноябрь, 2017

Law

8 Ноябрь, 2017

Travel

8 Ноябрь, 2017

Window Treatments

8 Ноябрь, 2017

Smart House Products

8 Ноябрь, 2017

Toaster Oven

8 Ноябрь, 2017

Travel

8 Ноябрь, 2017

arti mimpi potong rambut

8 Ноябрь, 2017

Paket Harga SEO

9 Ноябрь, 2017

Sport

9 Ноябрь, 2017

Business

9 Ноябрь, 2017

Money Order

9 Ноябрь, 2017

modern technology

9 Ноябрь, 2017

international flights

9 Ноябрь, 2017

small business ideas

9 Ноябрь, 2017

Bedroom Furniture

9 Ноябрь, 2017

Home Depot

10 Ноябрь, 2017

Community Health Systems

10 Ноябрь, 2017

E-Commerce

10 Ноябрь, 2017

Brake Light Switch

10 Ноябрь, 2017

Hawaiian Islands

10 Ноябрь, 2017

Home Improvement

10 Ноябрь, 2017

Business

10 Ноябрь, 2017

Education

10 Ноябрь, 2017

Business and Finance

10 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

10 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

10 Ноябрь, 2017

Home and House Improvement

11 Ноябрь, 2017

Health and Fitness

11 Ноябрь, 2017

Travel

11 Ноябрь, 2017

Car and Automotive

11 Ноябрь, 2017

Business and Finance

11 Ноябрь, 2017

Autos

12 Ноябрь, 2017

News

13 Ноябрь, 2017

Web Design

13 Ноябрь, 2017

Sell Your Own House

13 Ноябрь, 2017

BIOS Computer

13 Ноябрь, 2017

Racquet

13 Ноябрь, 2017

Truck Rental

13 Ноябрь, 2017

Travel

13 Ноябрь, 2017

Education

13 Ноябрь, 2017

Auto

13 Ноябрь, 2017

Cruise Discounts

13 Ноябрь, 2017

online advertising

14 Ноябрь, 2017

Apartment Homes

14 Ноябрь, 2017

Civil Legal Assistance

14 Ноябрь, 2017

Free Legal Advice

14 Ноябрь, 2017

International Business

14 Ноябрь, 2017

Business

14 Ноябрь, 2017

Home Improvement

14 Ноябрь, 2017

Make Money Online

14 Ноябрь, 2017

Music Education

14 Ноябрь, 2017

Home Improvement

14 Ноябрь, 2017

Real Estate Marketing

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Aero Sport Bag

15 Ноябрь, 2017

Web Development Business Growth

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Business

15 Ноябрь, 2017

Business

16 Ноябрь, 2017

Business

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Health

17 Ноябрь, 2017

Residential Business

17 Ноябрь, 2017

Home Improvement

17 Ноябрь, 2017

News

18 Ноябрь, 2017

News

18 Ноябрь, 2017

Flights

19 Ноябрь, 2017

Fashion

19 Ноябрь, 2017

Lowest Airfare

19 Ноябрь, 2017

Industrial Design

19 Ноябрь, 2017

Education

20 Ноябрь, 2017

Strawberry Cake

20 Ноябрь, 2017

Home Garden Indoor Plants

20 Ноябрь, 2017

Web Proxy Bypass

20 Ноябрь, 2017

Home Based Franchises

20 Ноябрь, 2017

Physical Fitness And Program

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

technology

20 Ноябрь, 2017

Fashion

20 Ноябрь, 2017

Small Business

20 Ноябрь, 2017

News

Фикер өстәргә