Галләмова Гүзәл Ибраһим

Галләмова Гүзәл Ибраһим

Галләмова Гүзәл Ибраһим кызы, әдәбият дөньясына, Куйбышев сусаклагычы төзелү белән бәйле булган ил вакыйгаларын үзе туып үскән Имәнкискә авылының (Лаеш районы) шул чактагы көнкүрешен тасвирлаган, бик күпләр яратып укыган “Ялгыз көймә” повесте белән килеп керде. Аңарчы “Татарстан яшьләре” “Безнең гәҗит”, “Шәһри Казан” газеталарында тирән эчтәлекле мәкаләләре белән танылып өлгергән иде инде. Гүзәл ханым ике дистә ел гомерен авыл мәдәниятен күтәрүгә багышлаган. Соңгы вакытта, өйдә ирекле иҗат белән шөгыльләнә. Бер-бер артлы проза әсәрләре дөнья күрә килә. Аларга кадәр ул, үз эшенең тәҗрибәсен уртаклашып мәдәният хезмәткәрләре өчен методик кулланма буларак, “Сәхнәле балачак” (2014), “Яшьнәтик әле яшьлекне!”(2015), “Канатлар куя сәхнә!” (2015) – өч сценарий җыентыгын бастыра. Алар республикада гына түгел, читтә яшәүче мәдәни чаралар оештыручы татарлар өчен дә кыска вакыт эчендә үз булып таралып та бетә. “Ялгыз көймә” китабыннан соң, “Түз, йөрәк!”(2016), “Ызандашлар”(2017), “Күңелнең дә үлчәме бар!” (2019) китаплары дөнья күрә. Ул социаль челтәрләрдә актив. Дөньякүләм #әдәбимарафоннарда катнаша. “Алла боерса, җәй уртасында булачак, илле яшьлек юбилеема яңа китап бастырырга уйлап торам”, – дип, хыялы белән дә уртаклашты ул. Бүгенге көндә туган авылы Имәнкискәдә яши. Ире белән ике кыз үстергәннәр, оныклары бар.

Тынычсыз төнге күк

(Хикәя)

Илгиз, балконга чыгып, кояш чыгышын күзәткәндә, шәһәр халкы өчен бу вакыт бик иртә иде әле. Бүген шимбә көн. Күпләр, бик күпләр татлы йокыда бу вакытта. Аның йоклыйсы килми. Дөресрәге, ул төнлә дә йокламады. Төнне ялт – йолт яктыртып, аҗаган уйнады. Аҗаган дип уйлады Илгиз, бәлки, еракта, бик еракта яшенле яңгыр булгандыр ул? Хатыны Илүзә, йокысыннан торып, иренең, иртүк салкынча балконда уйланып торганын күргәч: «Моннан күренми, тилмермә!» – дип елмайды да, җиңелчә генә иңбашына кагылып узды. Һәрчак игътибарлы Илгиз хатынын бүген әллә күрде, әллә юк, битараф чырай белән балкон тәрәзәсеннән ерак офыкка текәлде.

Тынычсыз төнге күк

Күршеләрнең гараж түбәсе кыегындагы карлыгачны күзәтергә ярата ул. Бинокль белән. Иренең, гадәттәгечә, биноклен тотып чыкмаганына Илүзәнең шулай диюе иде. Күп күзәтте инде Илгиз ул карлыгачларны… Бүген уйлары башкада. Еш кына тирән уйларга бата ул.

Туган нигез кош оясы сыман. Үсеп канат ярабыз да, туган йорт тарая, үзебез дә, хыялларыбыз да зурая. Бала карлыгачлар да канат ярдылар, ике-өч көннән бирле очарга өйрәнәләр әнә. Без дә очтык. Шулай булмый, яшьлек чиксез киңлекләр ярата бит. Белем алырга, хезмәт юлын башларга, шуның белән мөстәкыйль тормышка аяк басарга дип, төрле якка таралдык. Язмыш насыйп иткән җирләрдә үз оябызны булдырдык.

Нәкъ кошлар кебек! Әйе, күкләрдә язылса, пар да табыла, гаилә дә корыла икән. «Торган җир» төшенчә генә булып калмыйча, йортың, фатирың яшәүнең үзәк ноктасына әйләнә дә куя. Мәктәптә укыганда, авылдан китмим дип антлар эчкән, антын «онытып», студент булган һәм, укып бетергәч, авылга кайтам дигән Илгиз дә әнә шулай шәһәрдә яшәп калды. Яхшы эш урынына урнашты, бизнесын булдырды, шәһәр читенә коттедж салды: башкалада нык тамыр җәйде… Тик «авыл», «туган нигез» дигән сагышлы төшенчәләрне күңеленнән чыгара алмады.

Илгизнең, үзен аклыйсы, тынычландырасы килеп, күп уйлаганы булды. Ник тыныч күңел белән яши белми Кеше? Адәм баласына Ни кирәк? Сәламәтлегең нык, яшәргә үз куышың, яраткан эшең, якыннарыңның хөрмәте, яратуы һәм шуларга өстәп кесәңдә акчаң булса, әйе, тагы ни кирәк?!. Болар бар да бар бит Илгиздә. Хатыннан да уңды ул, әби – бабайдан да… Сәламәт өч балалары матур гына үсеп киләләр. Каникуллары, парлы сөт, чын каймак, мичтә пешкән кабартма ашап, әби – бабай нигезендә ышанычлы кулларда, авыл табигатендә хозурланып йөзеп үтә. Күрер күзгә канәгать, рәхәт яшиләр. Ләкин Илгизнең күңел түрендә олы йөк сыман тарта алмас авырлык бар. Туган нигезгә аяк басу теләге, җирсү хисе аны һаман бимазалый килә…

Илгиз күршесенең машинасын гараждан чыгаруын күреп алды.

– Хәерле иртә! Авылгамы?..

Хатыйп тавыш килгән якка күтәрелеп карады, сәлам биреп, кул күтәрде:

– Әйе, кайтып килергә кирәк! Әни көтә! – Җитез йөрүчән Хатыйп үзе бик ашыга иде. – Бу кызуда тынчып ятмыйсыздыр анда? – дип елмайды ул, кояш чагылдырганга күзен кысып карап. – Сез кая бу ялларда?

– Дусларның дачаларына. Урын алыштырып, ял итеп кайтырбыз дидек, чакырдылар…

– Туган авылыңда туган нигезең юкмыни соң синең?

– Һ-м, ба-а-р! Әти белән әни юк инде… – Илгиз тукталып калды. Төп нигезгә юллар ябык дия алмый иде, әлбәттә.

– Юлга чыгасы да килми ул. Әни көтмәсә, тик ятар идем өемдә.

Тынычсыз төнге күк

Шулай дисә дә, Хатыйплар, ял көннәре җиттеме, табигатьнең пыскак яңгырына, салкын карына карамыйча, авылга элдерәләр. Их, кайтыр туган авылың, туган йортың булса икән ул! Илгизнең күңеленә сагыш сарылды, күзләрен әчеттереп яшь килде… Җанын сулкылдатып, каршы күрше гаиләсе тимер капкаларыннан дәррәү чыктылар да, балалары белән чыр-чу килеп, уты-рып та киттеләр.

– Кая киттеләр инде Хатиплар тагы таң тишегеннән?

– Кая, кая? Җан тарткан җиргә! Өч йөз илле километр кайталар. Ә син иртә кузгала дисең! Төшкә кайтып кына җитәләр әле.

– Абау, шулкадәр еракка, балалар белән диген…

– Биш йөз чакырым булса да кайтыр идем әле, әти белән әни исән булса.

– Соң, Илгиз… М-м, әти-әнинең вафат булуларын онытып җибәрәсеңме соң син дип шикләнә дә башладым шикелле. Ник шулкадәр туган авылыңа кайтасың килә дип өзеләсең соң син? Юк бит сине көтүче анда, юу-у-к…

Илүзәгә Илгиз үпкәләгән бала төсле тоелды. Сүрән йөзендә тамчы да рух әсәре юк.

– Дөньяда газиз ата – анадан башка җанга якын туган нигез бар әле, Илүзә. Күршеләрне торган йортларыннан юлга чыгаручы да шул – туган нигез тартуы! Йөгереп йөри торган әниләре кыш буе торды ич үзләрендә, аны гына кайгыртып кайту түгел бу. Туган йортын күреп китмәсә, Хатыйп җаны тынгылык тапмый. Бары шул! Ничек кенә мәгънәсез сүз кебек тоелмасын, әнисе үлмичә, ана кадерен ул кадәр үк аңламый әле ул. Мин дә, кайтып килсәм, җирсү хисләрен басар идем.

Илүзә аңлап бетерми Илгизне, чөнки үзенең әти – әнисе тигезлектә матур гына картаеп утыралар. Илгиз дә яраткан кияүләре булып кайта аларга. Барысы да киң күңелле, дус – тату. Бер күрешү рухи халәтне чынлап та яхшырта. Илүзәләр өч кыз, ике ул – барысы да тормышлы, бала – чагалы. Барысы да нигезгә җыелганда, вак – төяк борчулары да тарала, матур хатирәләр яңара… Туганлыкның җылы хисе тормышны бизәүче кабатланмас олы бер ямь, гамь булуын кем генә кире кагыр икән?!

Илүзәләрдә кунакта булганда, Илгизнең ярсу йөрәге вакыты белән сулкылдап тибә. Абзар артына чыгып, бер елыйсы килгән чаклары да булды. Тик елап булмый инде ул, андый халәт булгалаганда да, ул да йөзенә куаныч кундырган кебек кылана, елмая, туганнарча сөйләшә. «Болар – үз туганнарың, бу йорт син үскән йорт булса, тагын да куанычлы булыр иде бу очрашулар» дип уйлый ул бераз көнләшү белән.

Илүзәләр нәселендә туганлык көчле! Өлкәннәр үзләре үрнәк моңа. Ни хикмәт, кияү – киленнәр дә кайнеш туфрагыннан яралганнар. Сабан туенда, «егерме бишләп кеше бер төркемгә җыйналганнар – кемнәр алар?» дип кызыксынып карасаң, кода – кодагыйлары, балалар, оныклар белән Илгизнең бабасы белән әбисе булыр. Бу – татарның борынгыдан килгән кунакчыл сыйфатына, бердәмлегенә сокландырган гаиләнең сабан туенда матур бер үрнәк һәм шуның белән бәйрәмгә өстәмә бер бизәк булуы гына. Ә гаилә тормышының бар яме гаиләнең бербөтен булып берләшеп яши белүендә! Югыйсә, алар барысы да төрле холыкта. Булды инде, ялгышлык белән кызып китеп, ике баҗа сугышып китүләр дә, ике киленнең балалар аркасында әчеләнеп әрләшүләре дә… Әби белән бабайның кичерә белүче, саф күңелле, тыныч кешеләр булуына соклана Илгиз, шуңа да хөрмәт белән карый аларга. Күп уйлады, нәтиҗә ясады ул үз туганнарының кыланмышына, үзенең гамәлләренә… Үзеңне һавалырак тотсаң, туганлык хисләренең ныгымавы көн кебек ачык. Ә төп нигездә яшәүче һәрчак сабырлыкта сынала. Илүзәләрнең кече энеләре белән киленнәрен үзенең бертуган энесе, абыйсы һәм аларның хатыннары белән чагыштыра ул. Җир белән күк аермасы. Кайнеш, бераз түбәнчелекле булып, үзен кече итеп тота белә. Бер дә кече булырлыгы юк, өлкәннәр көен көйләү, зур хуҗалыкны тоту, төп нигездән чыкканнарга хөрмәт, ачык йөз, кунакчыллык күрсәтү – бары көчлеләр эше.

Тынычсыз төнге күк

Илгиз бер карарга килде: дусларына дачага бара алмауларын шалтыратып әйтәчәк. Бернигә карамый хәзер үк юлга чыгачак, туган йортына кайтып керәчәк!.. Ни булса, шул була!

Илүзә бер әйтү белән ризалашты. Иренең туганнары, туган нигезе белән бәйле борчуларын әллә ни ачылып әйтмәсә дә, җаны – тәне белән сизә иде ул. Пошынып, әйләнеп – тулганып чыккан төннәр исәбен дә белә. Авылдашларын төшендә күрсә, яратып сөйләгәненнән авылын сагынуын аңлап кызгана да…

Алар, җыенып, кибетләрдән күчтәнәчләр алып, авылга кайтып җиткәндә, кич иде. Көтүче чыбыркы шартлата, сыерлар мөгри – көтү кайта иде. Сигез ел кайтканы юк иде аларның. Көтү кайту күренеше күңеленә бик хуш килде. Юл кырыеннан атлаган күп кенә авылдашларны күрде, әмма күбесен танымады. Таныганнары әллә ни якын кешеләр түгел иде. Нишләргә соң? Кайтуын кайттылар, туган йорт дигәч тә, өлкән абыйларының шәхси милке бит әле ул. Һәм ул «кунакка кайтыгыз» дип чакырмады. Абыйсы белән дистә ел күрешкәне юк. Әмма Илгиз аңа күп тапкырлар шалтыратты. Абыйсы гына сөйләшергә теләмәде. Илгиз машинасы тәрәзәсеннән ун ел буе бер класста укыган Гөлфияне танып алды, эченә җылы йөгерде. Машинасын юл кырыена төшерде дә чыкты.

Тынычсыз төнге күк

– Гөлфия, синме соң?

Гөлфия күзен кысып карап торды да:

– Илгиз! Исәнме! – Елмаеп ике кулын күрешергә сузды. – Нинди җилләр ташлады? Күренмәгәнеңә биш былтыр.

– Ун былтыр, Гөлфия, – дип дөресләде ир. – Нихәлләр? Сөйлә…

– Яхшы! Нәрсәсен сөйлисең инде авыл тормышының. Менә сыер койрыгына тагылып йөрибез инде, ярый ла син анда калада шәпски итеп яшәп яткач. – Гөлфия тынычсыз иде, сөйләшүе дә ихлас түгел. Бер алга таба карый, бер Илгизгә… Басып торганнан сөрлеккән кебек булды да әйтеп салды: – Вакытсыз йөрисең әле, Илгиз, сыер кача бит, өйгә туры кайтмый. Шуны саклап алып кайтырмын дип көтү каршына чыккан идем. Күземнән югалды инде. Син китмисеңдер ич, күрешербез. – Бу сүзләрен йөгерә-йөгерә, артка таба борыла-борыла, кычкыра төшеп әйтә иде: – Әле күреп киттем, йодрык кадәр йозак йортыгыз капкасында, безгә керми китмә!

– Рәхмәт! – диде Илгиз, сыерлар арасына кереп югалган Гөлфиягә карап. Ул, күңелсезләнеп, машинасына кереп утырды һәм, тыкрыкка борылып кереп, акрын гына туган йортына таба юл алды. Әнә аның туган йорты түбәсе. Күңелгә ниндидер сөенечле уй кереп оялады. Шул ук урында инде өйләре… Тик… тик бераз җиргә чүккән. Агач йорт, ул студент чагында кайтып, сары буяуга буяп киткәннән бирле башка буяу күрмәгән булса кирәк. Төссез, күңелсез. Ә тәрәзәләре… Сагыш сарган күзләрмени! Тонык. Ә менә агач рәшәткәләрне алып ташлап, биек профнастил коймалар белән уратып алганнар икән. Гөлфия бикле, ди, димәк, бу ялда кайтмаганнар булып чыга. Илгизнең, гаепсез башын иеп, кабат абыйсы каршына керәсе, аңлашасы килгән иде бит. Булмас микәнни? Шушы кадәр чакрымнар кайтып, туган нигезгә аяк басмыйча китәргә насыйп микәнни? Кәефсезләнгән иренең уйларын укып барган Илүзә дәшмәүне хуп күрде. Илгиз, туган йортын мескен хәлдә күреп, миңгерәп киткәндәй булды. Болай ук күзалламаган иде ул аны.

Акрын гына килгән «Mercedes Benz S-класс»ка арттан рәт-рәт итеп тезелгән өч машинаның алдагысы сигнал бирә иде. Бу мизгелдә, авыр кичерешләр биләгәндә, Илгиз өчен тыкрыкта сигнал биргән машина берни түгел иде. Илүзә иренең кулына кагылды, артка таба ишарәләде. Илгиз машинасын каршы күршеләре йорты буена чыгарды. Аларны җитез генә узып киткән машиналар нәкъ Илгизнең туган йорты каршына бер – бер артлы тезелделәр. Бер – бер артлы ачылган ишекләрдән яшь – җилкенчәкләр коелды.

Тынычсыз төнге күк

Илүзә, күзләрен зур итеп ачып, Илгизенә текәлде. Илгиз, төсмере коелган җансыз кеше сыман, тынсыз гына күзәтергә кереште. Берсен дә танымады. Арада озын буйлы, ябык гәүдәле егет абыйсының үсмер чагына охшаган иде. Машинадан төшү белән, аңа үзе кебек үк арык тәнле, керәсе җире кереп, чыгасы җире чыгып та җитмәгән үсмер кыз килеп сарылды. Озак кына үбешеп тордылар. Бер егет, машина капотын ачып, колонкалардан аңлаешсыз телдә музыка кычкыртып куйды. Яшь егетләр бишәү иде бугай. Кызлар күбрәк тә күренә. Капкадагы зур йозак ачылып китте, күрер күзгә исәпсез тоелган зур-зур пакет сумкалар, шампур таяклары, капчыклы кибет күмере – барысы да ачык капкадан яшьләр белән бергә түргә үтте. Илгиз күзен төбәгән капка матур гына ябылды да…

Илгиз белән Илүзә тынсыз утыра бирделәр. Илгиз бер – бер артлы, тирән итеп суыра – суыра, тәмәке тартты. Хатын сабырлык саклады, тәрәзәне ачты, аннан борынын кулъяулык белән каплады, бер сүз дә әйтергә җөрьәт итмәде, чөнки иренә авыр, бик авыр булуын аңлый иде.

* * *

Гөлфия, Илгизнең туган йорты тирәсендә торган күп машиналар арасыннан үткәндә, сыерының мөгезеннән эләктереп тоткан арканын кулына катлап чорнап кыскарта, тарта төште. Илгиз, Гөлфияне күреп алу белән, нидер әйтергә теләгән кеше сыман, авызын ачты, әмма яба алмады, күзләре зуррак ачыла барды. Сыер дуамалрак иде булса кирәк, машиналарга зыян салмасын дигән кебек, бар игътибарын сыерына биргән: киеренкелек белән ныграк тарта, ә сыер барырга теләми. Гөлфия, сөтлебикәнең әле артына чыга – чыбык белән суга, әле алдына чыгып әрли – әрли, капкага таба тарта иде. Каршы якта торган машинаны күрмәде дә кебек. Караса да, кем булуын кара тәрәзәләр аша танымас иде. Әлеге мизгелгә кадәр Илгиз күңелендә бер якты өмет бар иде, бар. Аны да аклы – каралы сөтлебикә койрыгы белән шапылдатып сүндерде. Әйе, Гөлфияне гаепләп булмый ләбаса. Аңа Илгиз түгел, гаиләсен туендырган, ишегалдында бер кадерле җан иясе булган сыеры кадерле! Юк ла, сыерны да гаеплисе түгел. Үз туганыңа кирәк булмаганны…

– Йә, борчылма әле. Тормыш тукталмаган, баш исән. Күрдең, Кәрим абыең юк монда. Гужбан! Абыеңның үзенә дә рәт юктыр бу йортта. Күренеп тора. Гөлфияләргә дә кермибез. Кафе күзгә чалынган иде авыл башында. Шунда кереп тамак ялгап алгач, кояш байганчы, зиратка кагылабыз да, акрын гына кайтырбыз. Борчылма, сәламәтлегең какшый болай. Гаеткә безнең авылга кайтырбыз, эшеңдә бер көнне җайларсың да…

Тынычсыз төнге күк

* * *

Сыерлар савылды, кич төнгә авышты. Күршеләреннән көчле музыка тавышы, русча акырып сөйләшү, хихылдау, чинау авазлары ишетелә, кичке һавага әчкелтем тәмле ис – шашлык исе таралды.

Гөлфия, көндәлек эшләрне бетергәч, гадәттәгечә, ире белән капка төбенә чыгып утырды.

– Ял итик әле азрак. Атна саен бушка шашлык исе иснәтүче булганда, әйеме, карчык? – Сабир күңелле генә Гөлфиягә күз кысты. – Бу юлы сәгать ничәгә кадәр дөмбердәрләр икән. Мин бит атасына телефоннан шалтыратып зарланган идем, нечкә сыйрак – малаен яклады. Бүтән әйтмим дә, ут – күз чыгармасалар, Аллага тапшырган. Атнага бер генә көн инде ул, түзәргә була.

– Бер туганы да кайтмый, ә? Мәрхүмә әниләрен куркытып, васыятьнамәне үзенә ясаткан ди бит ул Кәрим абый. Менә рәхәтен дә күрми үзе, урында ята икән байтактан. Карале, бүген көтүдән сыер каршылаганда, Илгизне күрдем бит мин. – Гөлфиянең битләре кызарып китте.

– Өнеңдәме? Төшеңдәде-е-р!

Тынычсыз төнге күк

– Син бигрәк инде! Шәпски машинасында иде. Ачык ишектән очлы күзем хатынына да төште әле, чибәр икән.

– Кайткан алайса? – дип куйды Сабир. – Ничә елдан соң?! Ә кайда соң хәзер? Мондамы? – дип башын артка таба игәде.

– Белмим шул, онытып җибәргән бит мин аны, әле искә төште менә. – Гөлфия, утырган урындыкларына басып, тиз генә койма аша карады. – Юк, монда яшьләр генә… Кайту белән кем китсен инде?! Туганнары юк югын, берәр авылдашка кергәннәрдер. Килсә акланырмын инде, яхшы түгел бит.

– Гөлфия! Ни булды соң алар арасында? Уртанчылары яшь чагыннан Себердә иде бугай. Сиңа әйтмәдем, ахрысы, озын колактан гына яз көне вафат булуын ишеткән идем. Балачактан күргәннән күргән юк, исеме Хәлил иде бугай бит? Ата – анасын җирләргә дә кайтмады. Кәрим абый хәбәр иттем дигән, ә үзе хәбәр итмәгән. Кабәхәт тә соң бу Кәрим абый.

– Ул елларда исән иде бит әле әти белән әни. Өйдә, әрләп, үзара сөйләшкәннәрен хәтерлим. Мал бүлешмәс өчен, Кәрим бар туганнарыннан ваз кичте диделәр шул. Ике бөртек туган икән алар хәзер. Их, ә?! Илгиз баштарак кайтты бит ул. «Миңа ул йорт кирәкми. Үзебез корган йорт – җиребез бар, шөкер. Елга бер – ике кайтканда, «ачык чырай, такта чәй» булса, шул җиткән иде», – дип елап киткәне исемдә. Капка эчтән бикле була, кертми, телефонны алмый. «Зиратка кагылам да, китәбез», – ди иде.

– Эх, син ә, күршене кунакка чакырмагансың! – Сабир хатынына шелтәле караш ташлады. Шул мизгелдә арт бакчадан килгән көчле тавышка сискәнеп китте. – Аһ, иманнарын укытам инде, бер тотынсам… Кайчан исерешеп бетәрләр дә кайчан тынарлар?

Тынычсыз төнге күк

– Чакырдым мин, әйттем. – Гөлфия, үз уйларыннан чыга алмыйча, гаепле кеше сыман, җиргә карап кына сөйләшә иде. – Илгизләрне шул мизгелдә ияртеп алып кайтсам, сыер кача иде. Йөрерсең аннан төн буе эзләп. Бу өер кайтасы көнне сизә ул, кайтмый җәфалый.

Сабир ихлас көлеп куйды.

– Көл! Иртәгә сөт тә аз булачак. Оныттыңмыни мәзәкне? Фәлән авылда рок – н – ролл музыка белән концерт куеп киткән булганнар, ике ел чирәм чыкмаган җиргә. Алла сакласын!

– Шыттырма инде… – Сабир озак көлде. Аннан шаярту ошап китте дә: – Менә болар шаукымыннан бәрәңге бакчасында колорадо коңгызы дөмексә, шәп булыр иде ул, – дип куйды.

– Һәр авылдаш, бу шәйкене бакча башында чиратка куеп, бәйрәм иттерер иде, әйеме? – Хатын да моңсу гына елмаеп җаваплады да кинәт җитдиләнеп китте.

Гөлфиянең уеннан Илгиз китмәде, тирән уйга чумды ул. Нидер дөрес эшләмәгән кебек булды: – Илгизнең алдагы еллардагы моңсу күз карашын күреп, җан өшегән кебек була иде. Туган нигез җылысын читтән генә карап булса да тоеп китим, диде ул бервакыт. Һич онытмыйм шул сүзен.

– Кызганыч инде. Кәрим абыйга әни исән чагында киңәш бирде: «Коръән укыт. Атаң – анаң рухына да дога кирәк, барлык туганыңны да чакыр. Үпкәләре булса да, «атам – анам рухы риза булмас, ризыктан олы булмыем» дип кайтырлар, шуның белән туганлашып – дуслашып китәрсез», – диде. Юк, шту син, Кәрим абый Коръән ашы үткәрәме соң?..

Гөлфия, бер сүз эндәшмичә, аякларын селкеп утырды да күтәренке тавыш белән сөйләп китте:

– Алай булырга тиеш түгел дә бит! Әнкәләре – Зөбәйдә апа соң, Зөбәйдә апа үзе исән чагында ук балалары арасында туганлык җебен ныгытып бергә төйнәп яшәмәде ич. Без әниләребезнең холык – фигыленә иярәбез, күп вакыт аларны кабатлыйбыз. Әни әйтмешли, алтыдагысы алтмышка таба иярә. Авыл хатыннары арасында үзләре исән чагында ук балаларының туганлыклары бетүгә баруын, ә өченче буында, туганлыкны ни икәнен белми үскән оныкларын күреп, бакыйлыкка күчкәннәр әллә авылда юк дисеңме? Балалар белән исемләп әле кайчан гына гыйбрәт итеп сөйләштек ич, үзен дә ишеттең. Нәсел җебе ныгыту – ана эше ул, Сабир! Әнә, синекеләр диим инде, кайталар-китәләр, чөнки кайнана шуны таләп итте бездән. Үлгән юк әле. Авыррак булса да, үтә дә китә. – Гөлфия ярсый төште. – И – и, беләм бит инде, Кәрим абыйларның әтиләре – бернигә исе китми торган кеше иде. Зөбәйдә апа, гайбәте булмасын, ансат яшәргә яратты. Ир туганнарына якты йөз күрсәтмәде, бик яхшы беләм: капкасыннан үтеп, беркем бер чынаяк чәй эчмәде аларда. Гомер буе үз кадерен, үз җаен белеп кенә, артык көч салмыйча яшәде. Кая оныкларны берләштерү булсын туган нигезгә? Киленнәрен вупшем яратмады… Шулай булмый хәл юк монда. Илгизгә ихтирамым булса да, бу нигезгә төшкән көннән бу күрше халкын өнәмәдем мин. Шуңадыр да Илгиз – бичарага хөрмәт эләкмәде бүген, хәтерне сызып ташлап булмый аны. Дөрес эшләмәдем, билгеле. Юлчыга хөрмәт булырга тиеш иде.

Тынычсыз төнге күк

Гөлфиянең сүзен куәтләгәндәй, төнге караңгылыкны ярып, күктә йолдыз атылды. Караңгы куера төшкән иде. Күрше йорттагы пикник сүрелгән кебек булды: инде шашлык пешеп, тирә – якта исе дә кими төште, тавышлар да берничәләп тыныч кына гүелдәшәләр. Мөгаен, кайберләре өйгә кереп киткәннәрдер дип уйлады Гөлфия. Кызыксынса да, шуларны күрәсе килмәгәнгә, карыйсы да килмәде, югыйсә утырган урынына басып караса, койма өстеннән бары да күренә иде.

Авыл өстенә төнге салкынлык иңә башлады. Арып, йокымсырап утырган Сабирның ярым йомык күзләренә күктә ниндидер серле яктылык күренгән кебек булды:

– Кара, әле генә йолдыз атылган иде кебек, тагын атылдымы соң, күрми дә калдым. Нәрсә яктырып алды? – диде, бер кат футболкадан утырган ир, калтыранып.

– Әйе шул, абайламый гына калдым, айның бер нуры төштеме соң? – дип елмаерга тырышты Гөлфия.

– Корбан гаете бит берсекөнгә! Әрвахлар җиргә кайта, дия иде әни. – Сабир, йокысыннан тәмам арынып, күккә төбәлде дә, – карале, гает атна башы бит?! Ял бер көн булса да, безнекеләр кайтадыр, шалтыратмадылармы? – дип сорады.

– Мин үзем шалтыраттым, кайтасызмы, дидем, кайтабыз әбизәтелне, диделәр, – диде Гөлфия. Аннан: – Ике гаеткә әрвахлар кайтыр ди, Сабир! – дип куйды.

Икесе дә үз уйларына чумдылар. Сабир бу мәлдә корбанлык тәкәсен күз алдына китерде. Гөлфия әле һаман да Илгиз белән ашыгыч кына сөйләшүенә уңайсызлана, яшьтәшенең туган нигезенә кайтып керә алмавына пошына иде:

– Менә без ике күрше йорт инде. Мәрхүм – мәрхүмәләрдән безнең кайната – кайнана һәм менә Хәниф абый – Зөбәйдә апалар рухын күзаллыйм. Алар ни кичерә икән? Күкләрдә, үткән гомергә үкенеч булмасын иде ул. Үз дәвамың игелекле, бәхетле булсын дисәң, җирдәге бар авырлыкны чыгымламыйча күтәрергә кирәктер, ахрысы, Сабир?! Әйе, тирә – яктан гыйбрәт алсаң, тормыш ның мәгънәсе, гаме була, бәхет ул, үз кадереңне белеп кенә, авырлыкларны читләтеп үтәргә тырышуда түгел, ә сабыр гына матур итеп күтәрә белүдә, игелек эшләүдә, туганлыкны олылаудадыр дип нәтиҗә ясыйсы килә минем…

Инде галәмдә кара төн хакимлек итә иде. Чалт аяз күк йөзендә бихисап йолдызлар янында яңа ай калыкты. Авыл башындагы каенлыкта машинада йоклап ял итеп алган Илгиз белән Илүзә акрын гына туган йорт каршына килеп туктадылар. Авыл йокыда иде. Ара – тирә ерактарак эт өргәне ишетелә. Алар кулга – кул тотынып, туган йортның капка төбенә килеп бастылар.

Илгиз, күзен йомып, капкага сөялде.

– Аз гына утырып торасы иде, – диде хатын акрын гына.

Утырыр урын тапмадылар. Сабир белән Гөлфияләр капка төбендәге урындыкка килеп утырдылар. Күкрәкләрен авыр тойгылар басса да, калада яшәгән бу ике җанга авыл һавасы кинәндергеч сулыш алдыра иде. Илгиз тыныч кына күкне күзәтте, ә Илүзә, аркасын коймага терәп, күзен йомды, йокымсырап китте.

«Авылым кичләре, – дип пышылдады Илгиз үз – үзенә. – Туган нигез!.. Күреп китәргә булса да, бар икән бит син! Болай бәргәләнеп яшәргә ярамас! Төзәтеп булмаган ялгышлар юк, диләр. Иң мөһиме – башка ялгышлар ясамаска!» – Илгиз киң итеп сулыш алды да хатынын кочагына кысты.

– Илгиз, без кайтмасак, яхшырак булмас идеме? Син бит йөрәк яраңны тирәнәйттең генә?!
– Мин тормыш сабагы алырга кайтканмындыр. Без, өч бертуган, бу нигездә үстек. Без дә өч малай үстерәбез…

Тынычсыз төнге күк

Илүзә, ире кочагыннан капылт чыгып, иренә таба ярым борылып утырды, озак кына иренең әйтеп бетермәгән сүзләрен көтте һәм башын Илгизнең иңбашына куйды да:

– Илгиз, беләсеңме нәрсә?! Торган җиреңдә оя корып, балалар үстерү яшәешнең бер шартымы, Ходай каршында бер бурычмы икән инде ул, белмим. Менә көн дә иртә туа, кич була. Тормыш дип чабулыйбыз, әйеме: теге җитми, бу ким кебек. Кич җиткәч, үткән көнне, гомер үтә килә – үткән гомерне күз алдыннан үткәрәсең… Ничек үткән ул? Синең уйлаганың бармы бу турыда?

Илгизнең хатынын бүлдерәсе килмәде. Иңбашын гына сикертеп алды.

– Уйламыйбыз да бугай, Илгиз, вакыт та юк… Дөнья куабыз. Әлеге дөнья, безне күкләргә «куып» менгергәч тә, махсус шулай диясем килә әле, бар барлыгыбызны биреп төзегән йортларыбыздан тиз генә аерылып булмыйдыр ул, әйеме? Ике катлы коттедж салдык без. Ә безнең улларыбыз, без вафат булгач, дус – тату гына яши белерләрме соң анда? – Хатын, башын күтәреп, иренең күзләренә тутырып карады.

Ирнең күңел ярасын игелекле уй – хыяллары, ниятләгән гамәлләре белән ялмап кына утырышы иде – авыз ачып сүз әйтү түгел, күз карашын да җирдән күтәрәсе килмәде.

Хатын күңеленә ургылып кергән хисләрне кире бора алмады:

Тынычсыз төнге күк

– Күкләрдә әти – әниең рухы нишли икән, Илгиз? Алар риза түгелдер инде… – дип иренең кулларын кысты.

– Түгелдер… – Ирнең иелгән башы күтәрелде. Хатынына карап: – Мин ике абыйның да ишеген шакыйм әле, – диде.

– Әйе, Илгиз, Аллаһ ризалыгы өчен, туганлык хакына барыйк! Беләсеңме, Илгиз, сез теге юлы җизни белән бәйләнешеп алган чакта, әти арагызга керде. Эш тирәнгә китмәде. Рәхмәт, сез җизни белән тиз аңлаштыгыз, гафу үтенештегез… Син тыңлагансыңдырмы, белмим, әни безгә ул көнне болай диде: «Тормыш булгач, сүзгә килү була ул. Бер – берегезгә ачу тотмагыз, гаебегезне аңлый күрегез, гафу да сорый белегез. Җирдәге тормыш белән генә яшәмәгез, ахирәт тормышын кайгыртып яшәгез, – диде. Без үлгәч, туганлыкны бетерсәгез, берегезнең дә эше уңмас, чөнки безнең генә түгел, Аллаһ Тәгаләнең дә ризалыгы булмас. Туганлыкны саклагыз! Әйтер сүз шушы! Тормыш итү болай да җиңел түгел, ахирәт дөньясына күчкәч тә, җаныбыз елап тилмермәсен!» – диде. Мин, әтисе, үзебезнең өч балабызга да туганлык хисләрен бирергә тырышам. Өч туган, безнең гаиләдәге кебек, бер – берсе өчен үлеп торсыннар! Ананың иң зур тәрбиясе – үзе үлгәч тә, балаларының, дус-тату итеп, авырлыкларда, куанычларда бербөтен булып яши белүләредер ул?! Мин туганнарым белән горурлана алам, Илгиз. Рәхмәт әти белән әнигә!

Күңелләрме, әллә күкләрме тынычсыз иде кебек. Каяндыр өстән Илгиз башына бер тамчы тамды. Ул, сәерсенеп, башын сыпырды, күккә күтәрелеп карады, шулай тоелды, ахры, дип кенә уйлап бетергәндә, шап итеп икенче тамчы маңгаена төште дә күз чокырына тәгәрәп керде. Әйтерсең күзеннән яшь чыкты.

Тынычсыз төнге күк

Илгизнең күңеленә ниндидер шом, курку керде. Кул аркасы белән күзен сөртеп, күккә төбәлеп кенә караган иде, ике йолдыз бер – бер артлы атылды да, икесе ике якка сызылып юкка чыкты. Әле яңа гына хатыны искә алган матавыклы көн аерым – ачык булып исенә төште һәм, әбисенең сүзен куәтләп, бабасы әйткән сүзләр әлеге мизгелдә күктән кабаттан ишетелгән кебек тетрәндереп, бар тирәнлеге белән йөрәкне айкый, ә күзләрдән… күзләрдән яшь саркый иде.

– Бакыйлыкта еламас өчен, алдан, җирдә яшәгәндә үк, хак тормышны кайгырту кирәк… Ә кайгырту беркайчан да җиңел түгел. Күп вакыт мәшәкатьсез рәхәтлектән ваз кичәргә туры килә…

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә