Гөлнур Айзат

Исем анасы

Татарстанның Апас районы Иске Әнәле авылында туган бала «әти кызы» булып үсә. Ул кече яшьтән Хәлил абыйдан төпле тәрбия ала, аның киңәшләренә, үгет-нәcыйхәтләренә колак сала hәм тормыш юлында очраган сынаулар алдында баш имәскә, тез чүкмәскә өйрәнә. Өч яшьлек кызчык беренче тапкыр сәхнә түренә менеп «Утыр әле яннарыма» дигән җырны гаҗәеп оста башкара hәм шул көннән алып авылда бер генә бәйрәм концерты да аннан башка үтми. Аннары ун яшьлек Гөлнурның самими шигырьләре район газетасында, Казан басмаларында дөнья күрә. Университетта укытучы hөнәрен үзләштергән кыз Буа районына килен булып төшә. Тормыш иптәше Азат Касыйм улы белән матур, тату гомер кичереп, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Гөлнур Хәлил кызы мәктәптә 34 ел мөгаллимә һәм директор урынбасары булып эшли.

“РФнең мәгариф отличнигы”, Татарстанның атказанган укытучысы, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Татарстан президентының Рәхмәт хаты, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты, Каюм Насыйри премиясе дипломанты, шагыйрә, язучы,бик күп популяр җырлар авторы Гөлнур Айзат -“Бәхет гөле”(2008),”Өч мизгел”(2012), ”Бәхетле бул”(2014),”Әманәт”(2015),”Күңел аҗаганнары”(2015,”Күз яше ачы була”(2015),”Бәхет кошы”(2017),”Саф чишмә”җыентыклары ,500дән артык җырлар авторы. Шагыйрә Буа шәһәрендә яшәп иҗат итә.

Исем анасы.

(Хикәя)

Маринаның терапия бүлегендә бүген беренче эш көне. Зифадан сменасын кабул итеп алганда, авыруларның вакытлыча ачылган карталарын барлап алды да, “Кәгазьгә караганда үз күзләрем белән күрү артыграк”, – дип, палаталарны карап әйләнергә булды. 12 авыруга система куелган икән, күзәтеп торырга булыр. Аерым пациентлар ята торган 8 нче палатаның ишеген ачты. Авырулар исемлегендә бу ханым турысында ни өчендер кош канаты(галочка) куелган иде, хастаханәгә кабул ителгәндә, хәле бик авыр булган, күрәсең!

Марина палатага узды.

— Хәлегез ничек, апа? (Кечкенәдән татар балалары белән уйнап үскәнгә, чуваш кызы булса да, Марина татарча бик оста сөйләшә иде)

Җавап булмады. Шәфкать туташы авыруның маңгаен тотып карады. Авыруның кайнар маңгаена зур-зур тир тамчылары бәреп чыккан, йомылган күзләреннән аккан яшь тамчылары, бите буйлап, муенына ерганак ясаганнар, иреннәре, күм – күмгәк булып, каты кысылганнар, үзе ыңгырашып, сирәк – сирәк кенә тын ала. Марина хатынның уң кулына өч бармагын куеп пульсын тикшереп карады. Йөрәге акрын булса да тибә. Тонометрны сул як беләгенә тоташтырып, кан басымын үлчәп карады. АД 160/120 күрсәтә иде. Чырае ап – ак булган хатынның авыру тарихын карарга кирәк булыр. Марина, яңадан коридордагы карталар саклана торган өстәлгә килеп, 8 нче палата дигән авыру тарихын кулына алды да, кабат үзенә җавап кайтармаган апа янына юнәлде. Яле кем икән ул безнең? Әһә, бүген иртән кергән, кабул ителгән чакта аңсыз булган икән! Көндезге табиб-терапевт «периферическое нарушение мозгового кровообращения» дигән диагноз куелган, безнеңчә әйтсәк, микроинтсульт. Авыруга тиешле дарулар билгеләнгән. Марина пациентның исеменә игътибар итте “Гөлсирин Аглиуллина, 52 яшь, укытучы”. Бик сирәк очрый торган исем! Чү! Туктале, кайда ишетте соң әле бу исемне, күңелгә бик якын исем кебек!

Исем анасы

Марина, кулындагы авыру тарихын тумба өстенә куйды да, пациентның карават читенә утырды, авыр гына тын алучы ханымның йөзенә текәлде. Авыруның мендәргә тузган көрән чәчләре, сул кул аркасындагы тирән җәрәхәт эзе дә бик таныш сыман. Күзләре ачык булса, бәлки тиз генә төсмерләп, хәтерләп булыр иде. Шәфкать туташы хатынның уң кулын кабат үзенең учларына кысты.

-Апа, апа, я, ачыгыз инде күзегезне, хәлегезне бик беләсем килә, – диде ул тагын.

Авыруның, җавап урынына, керфекләре генә калтыранып куйды. Марина хатынның бармакларын салмак кына уарга тотынды. Кабат пульсны капшап карады, яхшыра төшкән кебек. Куелган система инде агып беткән, менә соңгы тамчылар төшә… Марина, инъекцияләр өчен куелган системаны алды да, энә эзен спиртлы мамыгы белән каплап, авыруның сул кулын бөкләп, күкрәге өстенә куйды. Хатынның челтәрле эчке күлмәген тигезләп тартып куярга гына үрелгән иде, авыру муенының сул ягына парлашып утырган миңнәргә күзе төшеп, тетрәнеп китте. Бик таныш, кайдадыр күргәне бар кебек ул миңнәрне, хәтта тотып , сыйпап караганы бар кебек тоелды аңа.Ул, үзен-үзе белештермичә, шул пар миңнәргә тагын йомшак кына кагылып алды.

-Я, хәзер менә тынычлап йоклап алыгыз инде, тизрәк рәтләнеп китәрсез, – диде ул, үзе белән сөйләшкәндәй итеп. Ачык ишектән шәфкать туташын чакырган тавыш ишетелде, күрәсең, тагын берәр авыруның системадагы даруы агып беткәндер. Марина палатадан тиз генә чыгып китте. Бер палатадан икенчесенә йөгереп йөри торгач, шактый вакыт узып киткән, кабат авыруларның вакытлы карталарын барларга, төнге уколларны билгеләргә дип коридордагы өстәл янына утырды. Күзләре терапия бүлегенең инъекцияләр ясау исемлеген алып баручы калын дәфтәрдә булса да, уйлары һаман теге пар миң турында әйләнә. Нишләп исенә төшерә алмый соң ул аларның хуҗасын? Кем ул? Әлеге авыр хәлдә ятучы ханымның Маринага нинди катнашы бар икән? Уйлар кургашын күк авыр, котылгысыз иде. Күпме куарга тырышып караса да, һич китәргә теләмиләр…

Исем анасы

“Туктале, тагын бер карап әйләним 8 нче палатаны, – дип уйларга өлгермәде, бүлеккә керә торган ишектә таныш түгел чибәр генә бер кыз күренде.

— Керергә рөхсәтме? Миңа 8 палатага кирәк иде, мөмкин булса, – диде керүче.

-Әйе, әмма өстегезне салгыз, аягыгызга бахила кияргә кирәк булыр, туташ!

“Бу сөйкемле кызга да 8 нче палата кирәк икән! Авыручы ханымның кеме икән ул: кызымы, туганымы?”

— Әйдәге, рәхим итегез, тик анда ятучы ханым бик авыр хәлдә шул, сезнең белән сөйләшә алмас.

— Мин янында булса да утырып торыйм. Бәлки әле күзләрен дә ачар. Әнием ул минем, – диде чибәркәй. Палатага уздылар. ”Бу сөйкемле кыз да минем тирәләрдер, укыймы, эшлиме икән, ник кич кенә килергә булган, ерактан кайтканмы?” Хатын йоклый иде. Марина, аны тагын бер кат күздән кичергәч, кызның ялгызын гына палатада калдырып чыгып китте. Процедура бүлмәсенең тәрәзәсеннән сентябрь аеның салкынча һавасы керә. Ныграк итеп сулыйм әле, дигәндәй, Марина тәрәзә янынарак килеп басты. Карашлары каршы яктагы зур кибеткә төште. Кибет алды җиңел машианалардан гөрләп тора, берсе килә, берсе китә. Әле кайчан гына биредә мәктәп бакчасы иде…

13 ел элек әнисе белән менә шул бакча янында алар бер апаны бик озак көтеп торганнар иде. Хәтерли әле, хәтерли… менә бу урында агач скамейкада утырганда, әнисе сөйләгән сүзләрне:

-Кызым, сиңа бүген 15яшь! Ышанып та булмый хәтта! Чын кәләш булдың инде син минем!

-И әнием, нинди кәләш, мин бит кияүгә җыенмый әле!

Исем анасы

-Ә беләсеңме, кызым, без кемне көтәбез? Сиңа бик якын кешене! Бик якын! Бик кадерле! Сиңа 15 яшең тулган көнне сине күрсәтергә аңа сүз биргән идем мин, аңлыйсыңмы, балам? Роддомнан сине алып чыккан көнне мин аңа сүз бирдем, “Мариночкага 15 яшь тулганда, нәкъ шушы көнне 12 дә хастаханә каршында очрашырбыз!” – дидем. Киләчәк ул, килми булдыра алмас ул,.. чөнки син аның да кызы! “И кызык та инде бу әни, шәһәргә алып килде дә, сиңа бер сер ачам ди, үзе кемнедер көттерә, ә ул кеше һаман килми. Кем булыр икән ул?” Марина инде кыбырсый башлаганда гына, әнисе:

-Кызым, әнә без көткән кеше!

Хастаханәгә борыла торган сукмакта көрән чәчләрен җиңелчә генә бөдрәләткән яшь ханымның менеп килүен күрде. “Бу яшь апа аның әнисенә кем була икән соң? Аның әнисе карт бит инде, пенсиягә чыгарга да күп калмаган.” Килүче апа зәңгәр кыңгыраулар төшкән җиңелчә җәйге күлмәктән. Маринаның әнисе шул апага кул изи:

-Нурия, без монда!

Менә таныш түгел апа килеп тә җитте, әнисе белән кочаклашып, озак итеп күрештеләр. Кунак апа:

— Рита, Риточка, мин инде сезне күреп өлгерә дә алмам, көтәрсез – көтәрсез дә, кайтып китәрсез дип курыккан идем,– дип тагын әнисен кочаклый. – Каяле, Мариночкабыз зур кыз булган икән, кил әле сине дә кочаклыйм бер, бәгырь кисәгем, ай, сөбеханАлла, миннән дә зур бит кызыбыз! – дип, Маринаны таныш түгел апа кочагына кыса. Әнисе белән көттергән апа, тагын бер кат күзгә күз карашып алалар да, әнисе сүз башлый:

— Марина, балам,.. – әнисе дулкынлана. Кирәкле сүзен таба алмыйча аптырый. – Бу апа, бу апа… – нишләптер, әнисенең күзләре яшьләнә, сиңа гомер бирүче дә! Марина аптырап бер әнисенә, бер кунак апага карый. “Ничек? Мин әнинең кызы түгелме әллә, мин бу апаның кызымы әллә, алайса ник мин ул апада яшәмим, берни аңламыйм…” Марина аптырый. Теге серне тизрәк әнисе аңлатсын иде инде.

Исем анасы

— Кызым, бу апаны, бу апаны син мине яраткан кебек үк яратырга тиеш! – Барыбер аңламый Марина, ничек инде бер дә таныш түгел апаны яратырга тиеш, ник?! Таныш түгел апа әнисе кебек түгел,чибәр икән, и юк ла, әллә ни чибәр дә түгел үзе, әмма сөйкемле! Күлмәге дә бигрәк килешә үзенә. Аягындагы чем кара туфлилары белән күн сумкасы да пар икән. Марина әнисе бик көткән бу кадерле апаны баштанаяк күзәтергә тотынды. Әһә, әнә сумка тоткан кулы нидер эшләгән, кул аркасында тирән җәрәхәт эзе бар. Муенына сап-сары кашлы алтын медальон таккан, әнисенеке сыман хач түгел! Әллә бу апа чуваш түгел, татаркамы икән? Әнисе дә апа белән гел татарча сөйләшә бит! Муенында ике пар миңе дә бар! Марина үзенең муенындагы пар миңнәрен капшап куйды… “Әллә, әллә соң мин, чынлап та, бу апаның кызымы? Әнә бит, миңнәре дә минеке сыман!” Таныш түгел апа күзләрен ник Маринадан алмый икән? Карале, күзләре дә Маринаныкы төсле коңгырт икән бу апаның! Әнисенең күзләре яшел төстә бит! Маринаны бабасына охшаган диләр, кем белсен?! Әнисе озак кына дәшми торды. Тынлыкны теге апа бозды. Кунак апа сумка кесәсеннән бер тартма алды. Яшел бәрхет тартмадан алтын хачлы нәзек кенә матур алтын чылбыр чыгарды.

— Мариночка, бәгырь кисәгем, туган көнең белән сине! Каян белгән кызның туган көне икәнен бу апа? Әнисе әйткәнме? Ник әнисе бу апаның кем икәнен һаман да әйтә алмый.

— Нурия, әллә соң кафега кереп утырабызмы? Монда аяк өстендә әллә ничек кенә, – диде Рита. Әнисе кунак апаны култыклап алды да, кафега киттеләр. Марина арттан бара. Таныш түгел апасы элгән чылбырны карап туя алмый. Аның әле мондый алтын әйбере юк иде.Кояшта нәзек чылбырдагы хач тагын да ялтырап, кызның күзен чагылдыра. Бу апа да әнисе кебек кечкенә генә буйлы икән! Әнисе бу апага караганда бераз юанрак кына…Һаман елмаеп торучы бу апа, Нурия дидеме әле әнисе, әйе Нурия апасы , Марина шикелле, елмайганда, гел уң як колагын тотып ала икән! Әллә соң Нурия апасы аның әнисеме? Марина Нурия апасының муенындагы һаман шул пар миңне күзәтә.

Менә кафега килеп тә җиттеләр. Шәһәргә килгән саен, бу кафега алып керә әнисе кызны. Анда алар яратып утыра торган урын да бар – 3 нче өстәл. Гел шул өстәл артына утырып, тәмләп чәй эчәләр, әнисе т кызга уңдырма алып бирә. Өстәл буш булмаганда, көтеп торганнарын да хәтерли Марина.

Исем анасы

Нури апасы Маринага каршы якка, әнисе янәшәсенә утырды. Чәй белән бергә өчпочмак, торт, конфетлар алдылар. Серне кайчан ача инде әнисе, нинди сер булгандыр ул, һич әйтә алмый әнисе.

-Кызым, бүген синең туган көнең! Син зур инде хәзер. Нәкъ 15 ел элек бу көнне мин өйдә печән әйләндерә идем. Әтиең, бер машина печәнне бушатты да, паркка китте. – дип ерактан башлады сүзен әнисе. “Нәрсәгә монда печән, әти, парк?” – дип аптырады кыз. – Менә шул, печәннең кайбер урыннары кибеп бетмәгән, әтиең кайтканны көтәсе килми… Капка төбенә печәнне туздырып бетерәм генә дигәндә, эчем бик каты борып куйды. Синең дөньяга туасы сәгатең җиткәндер дип уйлап, өйгә кереп, төенчек әзерли башладым. Калганы хәтердә төш кебек кенә. Әтиең өйгә кайтканда, мин инде су эчендә булганмын, мине машина табып, шәһәр роддомына китергәннәр. Сине бик озак таба алмый газапланганмын. Карт идем бит инде бәби табарга, 40 та идем. Кем инде 40 та бала таба?! Ә мин 13 ел көттем ул көнне,13 ел! Үземнең бик тә әни буласым килде. Сине инде үлгәндер бу бала дип, мине операция өстәленә кертеп салгач та, син тугансың. Нәкъ 5 кг! Мин сине ничек тапканымны да хәтерләмим, үзем дә үлем белән 3 көн көрәшкәнмен. Бик күп кан югалтканмын, әтиең кан бирер өчен авылдан көн дә кешеләр ташыган. Хәзер ул көннәр бер төш кебек кенә! Аерым палатага салганнар. Әтиеңә сине күрсәтеп: “Кызыгызның весы шәп, тамагы ач, ә хатыныгзга күкрәк сөте я төшәр, я төшмәс, бик икеле, инде нишләтик?” – дигәннәр. Коридорда бу сүзләрне Нурия апаң ишетеп торган, чөнки без аның белән бер вакытта бала тудырганбыз, бер минутта, акушерка кайсыбызга ярдәм итәргә дә белмәгәч, Нурия анда да: “Ританы карагыз, мин үзем дә табармын, икенче балам бит инде!”-дип, акушеркага мине таптыруын үтенгән. – Әнисе сөйли дә сөйли. Марина ашауны онытты, әйтерсең, үзе турындагы гаҗәп бу хикәятне беренче тапкыр ишетә! Менә кем, менә нинди икән Нурия апасы. Аның бу апага ихтирамы, кызыксынуы артканнан арта барды. – Нурия апаң синең өзелеп елавыңа түзә алмаган, ашыйсың бик килгәндер инде, минем палатага кереп, сине имезергә гинекологтан рөхсәт сораган.

— Сөтем җитә, минем кызым кечерәк бит, аз да ашый, кайчан еласа да, кереп имезә алам, – дигән. Ирина Федоровна аңа минем палатага керергә рөхсәт биргән. Мин өч көннән соң гына күземне ачканмын, аңыма килгәндә дә, Нурия апаң безнең палатада сине имезеп утыра, синең белән мыгыр-мыгыр, яратып нидер сөйләшә иде. Син, авызларың чупылдатып, мышнап-мышнап, рәхәтләнеп, озак итеп имгәнне мин сокланып карап яттым. Син имеп туйгач та, Нурия сине күтәреп, минем яныма килде:

Исем анасы

-Я, әнием тор инде, мин бит хәзер пәпи йөреп китәм дип, син булып сөйләшеп, күңелемне күтәрергә тырышты.Тагын бер атна узгач кына мин аякка баса алдым. Әтиең нихәтле җиләк-җимеш, ризык ташыса да, миңа күкрәк сөте төшмәде. Ул күрмәгәндә, бөтен ризыкларны Нурия тумбочкасына ташысам да, Нурия апаң палатадагы башка имезүче хатыннарга өләшеп бетерә, үзе бик азын гына авыз иткәли иде. Бала имезер вакыт җиткәндә, сине күтәреп Нурия апаңның үз кызын имезеп бетергәнен көтеп утырганда, бу кешелекле хатынга әллә ниләр әйтер кебек була идем, кызым. Сине имезергә башка беркем дә ризалашмады бит! Тагын ике көннән Нурия апаңны роддомнан чыгарырга тиешләр, ә минем һаман күкрәк сөтем юк. Ул инде, шуңа күрәме. аз булса да бу сабый күкрәк сөте имеп калсын дип, соңгы көннәрдә минем палатага ешрак та керә башлады. Үзен роддомнан чыгарасы көнне, истәлек итеп, менә бу фотосын бирде, ә мин исән булсам, сиңа 15 яшең тулган көнне хастаханә каршында көтәрбез”-дип вәгъдә бирдем. Әнисе кофтасының күкрәк кесәсеннән кечкенә генә фото чыгарды да Маринага сузды.

Карточкадан кызга чәчләрен баш өстенә җыеп куйган, чәчәкле крепдишин күлмәкле Нурия апасы елмая иде. Марина фотоның артын әйләндереп карады.”Гөлсирин Аглиуллина, Казан, 1980ел.” – дип язылган. Кызның сораулы карашы Нуриягә төбәлде.

— Мин бу, бәгырь кисәгем, паспорттагы исемем шулай минем. Фамилиям дә. Ике исемле мин. Кечкенә чакта, бик авыргач, ”бу бала исемен күтәрә алмый бугай,” – дип, колагыма “Нурия!”дип икенче исем кычкырган мулла, шуннан соң гына рәтләнеп киткәнмен. Менә шулай ике исемле булып йөрим инде хәзер, эштә Гөлсирин Хәбировна, туганнар, дуслар Нурия апай дип йөртәләр, әниеңә дә Нурия ошыйрак төшә бугай, – диде.

Марина тәмләп чәй эчкән арада, әнисе белән Нурия – Гөлсирин апай рәхәтләнеп чөкердәштеләр, әллә кайчангы вакыйгаларны тагын бер кат исләренә төшереп көлделәр дә, моңайдылар да.

-Мариночка, син, кызым, Нурия апаеңа да Әни дип эндәшә аласың, күкрәк сөтен имезеп, сине дә исән алып калган бердәнбер кешебез ул безнең! Кем белә, бәлки ул көннәрдә тормышыбызда Нурия апаң очрамаган булса… Әнисенең күзләре тагын дымлана… Маринаның тамак төбенә төер утыра. Ул бер әнисенә, бер каршыда аңа яратып та, сокланып та карап утырган Нурия апасына карый, аны кочаклап аласы, рәхмәт әйтеп, битләреннән үбәсе килә, тик ояла гына… Әле генә танышкан апаның муенына сарыл инде!

-Доктор! – Коридордан тавыш ишетелә. Әллә?.. Гөлсирин апа начарланып киткәнме? Кыз атылып диярлек процедура бүлмәсеннән чыкты.7 нче палатадан килә икән тавыш. Анда ялгыз гына бер әби ята. Янына кереп, ни кирәген белешә. Әбинең йөрәге бик чәнчеп киткән икән:

— Кызым, берәр дару бирмәссеңме, бик авырта бит, бик кыса, – ди. Шул арада, әби үзенең инде атна буе ятып та, янына ни улының, ни кызының килмәвен, хәлләрен белмәвеннән зарланып ала. Эчә икән балалары, карчыкның пенсиясен алып та эчеп бетергәннәрдер инде, оныклар атна буе каты-коты белән яшиләрдер, дип борчылып, йөрәк өянәге башланган икән. Марина карчыкка валерьянка белән бергә кушып настойка пустырника тамызып бирә. Тукта, Гөлсирин апайның кызы киттеме икән, нишли икән дип 8 нче палатага күз ташлый. Авыру апа һаман йоклый икән әле. Кызы да уятмаган. Искәрмәстән генә Марина чибәркәйгә төбәлеп:

Исем анасы

-Сез Айгөлме? – дип сорады. Әнисе янында башын мендәргә куйган сылу аптырап:

— Гафу итегез, мин сезнең белән танышмы, нишләптер , хәтерләмим, – диде.

— Сезнең бүген туган көнегез, шулаймы? – диюе белән кызны бөтенләй аптырашка калдырды. – Сез бүген нәкъ 12 дә тугансыз. Исемегез Айгөл, фамилиягез Аглиуллина. Байбулат исемле абыегыз бар тагын.

Кыз мендәрдән башын күтәреп, тагын да аптырабрак, шәфкать туташына карады.

— Сез күрәзәче дә икән әле! – диде ул. – Әйе, сез әйткәннәр бар да дөрес! Ләкин әйтегез әле алай барын да белгәч, әнием терелерме?

-Тереләчәк, иртәгә сезне елмаеп каршылар Гөлсирин апай, мин моны сезгә ышандырам. — Айгөл, чынлап та, аптырады. Аның әле моңа кадәр бу чаклы үз көченә ышанган шәфкать туташы күргәне юк иде, хәтта докторлардан да андый сүз ишеткәне булмады.

-Айгөл, барыгыз, кайтыгыз! Гөлсирин апай янында мин үзем кунармын, – диде Марина буш койка барга ишарәләп. Кичке процедурага тотынганчы, мин отделение ишекләрен бикләргә тиеш. Кирәк булсагыз, шалтыратырмын, телефоныгызны язып калдырыгыз!

Айгөл, изрәп йокыга талган әнисенең маңгаеннан яратып үбеп алды да, шәфкать туташының әмеренә буйсынып, палатадан чыкты. Марина Гөлсирин – Нуриянең маңгаен, аннары кулларын тотып карады, авыруның температурасы төшкән, сулыш алуы тынычлана төшкән кебек иде. Ул кичке процедурага тотынды. Исемлек буенча кемгәдер таблеткалар өләште, кемгәдер уколларын кадады. Бу эшләрне тизрәк бетереп, Гөлсирин яына керәсе, аның тизрәк күзләрен ачып, үзенә караганын күрәсе килде. “Бу ул, пар миңле Гөлсирин апасы икән бит!”

Кичке 10 тулды. Палаталарындагы утларны сүндереп, авырулар төнге йокыга талды. Бары 8 нче палатада гына сүрән ут яна. Марина ,чынлап та, Гөлсирин бүлмәсендә кунарга булды. Таныш апасы янындагы койкага утырды , уйга калды.Уйлары кызны кабат кафега – 15 яше тулган көннәргә алып китте…

— Кызым, Нурия апаңа алтын хач өчен рәхмәт тә әйтмәдек бит әле. Исемне дә сиңа ул әйткән иде бит! Исем анаң ул синең! Марина исемле бик яраткан дус кызы булган аның укыганда, Куба егетенә кияүгә чыгып киткән. Бик сагынышкан дуслар, 1 – 2 ел хат та алышканнар, аннары хатлар килми башлаган. Миңа да ошады Марина исеме, шуңа Нурия апаңа каршы да килмәдем. Карале, алтын чылбыр бигрәк килешә икән, кызым, сиңа! Ничек үземнең башым эшләмәде андый бүләк алырга?! Марина Нурия апасын кочаклаганын, рәхмәт әйтеп битеннән үпкәнен, аннары универмагка кереп, Нурия – Гөлсирин апайның кызына да бүләк алганнарын исенә төшерде. Кара ялтыравыклы гипер кофтаны Айгөлгә Марина да сайлашты. Нурия апасының кызына да матур бүләк алганга шатланган иде ул чакта Марина.

Гөлсирин апасы ара – тирә ыңгырашып та куя….Марина урыныннан торып, авыру апасының тагын пульсын карый. Үзгәргән икән Гөлсирин –Нурия апасы. Көрән чәчләрен буята, күрәсең, чәч төпләреннән аклары күренә. Кашлары да сирәгәя төшкән. Битләре сулыгып калган, күз кабаклары шешенкерәп тора. Системадан соң, әле тышка да чыгарга уянмады, хәлсезлегеме? Кафеда үзенә гел елмаеп карап торган Нурия апасының чалымнарын эзләп, хәтирәләрен барлады кыз. Хатынның башыннан акрын гына сыйпап алды. Шул чакта Маринаның йөрәге сулкылдап куйды. Бу җиһанда шушы хәлсез яткан ападан да кадерлерәк башка кешесе калмаган икән ич аның!

Аңа тугач та, газиз парәсе – Айгөле кебек күреп, күкрәк сөте имезгән, аңа яратып исем белән эндәшкән, аны сагынып – көтеп, тәүге тапкыр олы бүләген алган, үз баласы күк күкрәгенә кыскан Нурия – Гөлсирин апасын –исем анасын ничек тә аякка бастырырга тиеш! Тиеш кенә түгел, бурычлы!

Марина әнисен искә төшерде. Рита, ирен төзелештә кран басып үтергәч, йөрәк өянәге кичерде дә, соңгы елларда бөтенләй мантый алмады. Канашка күчеп яшәгәннәренә 10 ел дигәндә, авылны җирсеп, кызын да күндереп, кабат туган якларына күченеп кайтты. “Авылда, үзем үскән чишмә буйларында йөрсәм, савыгып китәрмен кебек, кызым, әтиеңнең дә кабере монда, мине дә монда көтәдер,” – дип, инде шәхси клиникага шактый керемле эшкә урнашкан кызын да кузгатты. Марина әнисенең теләгенә каршы килә алмады. Моннан 2 ел элек әнисе үлгәч тә, авылдан китәргә булды. Аннары, көтмәгәндә генә, машинасы ватылып, юлда аңа ярдәм иткән татар егете Илдус белән танышып китеп, инде бергә булырга сүз куешуы да тәэсир иткәндер. Егет шәһәрдә электросетьтә эшли иде. Илдусның әнисе улының чуваш кызына өйләнергә җыенуына каршы килсә дә, Маринаның ислам динен кабул итәргә җыенуын белгәч, ризалашты тагын. Бер атнадан никах көне иде яшьләрнең.

Исем анасы

Марина Гөлсирин апасының карават читенә утырды да, авыру хатынның хәлсез кулларын учына алып битенә куйды. “Ярабби, минем бу дөньяда шушы ападан гайре беркемем юк, ярабби, сакла син исем анамны, сакла! Ярабби, җиңеллек бир аңа, ярабби!” Марина Илдус бүләк иткән алтын кайма савыттагы кечкенә Коръәнне Гөлсириннең мендәр астына куйды. Исем анасын маңгаеннан үпмәкче иде, Ходайдан инәлеп сораган теләкләре йогынты ясадымы, әллә үзе өчен бу хатынның бик кадерле кеше икәнен бар йөрәге белән төшендеме – Гөлсириннең бит уртасына кызның яшьләре тамды. Гөлсирин күзләрен ачты. Өстенә иелгән ак халатлы кызның елап үзенә карап торуын ул әле аңлап бетерә алмады.

-Исем әнием, әнием! – дип елап аның муенына сарылган бу кызга аптырау катыш карап торды хатын.
Ялгыш ишетәме соң? Кем булыр бу кыз? Айгөленә охшамаган. Алай дисәң, нишләп исем әнисе булсын әле ул?!

— Нурия апам, әнием! – ак халатлы шәфкать туташы авыру хатынның күкрәгенә капланып үкси иде. Берара икесе дә сүзсез торды. Гөлсирин – Нурия генә әле һаман ни булганын аңлап бетерә алмыйча, кызның башыннан сыйпап алды. Кулы Маринаның муены турындагы пар миңнәргә орынгач кына, дерт итеп куйды. Бик таныш иде аңа бу миңнәр, пар миңнәр! Ничә дистә еллар элек, яңа туган сабыйның “мәммне алмагыз”, дигәндәй, ашыгып – йотлыгып күкрәк сөтен суырганда, ничә тапкыр сыйпады ич ул бу миңнәрне. Кылт итеп:“Марина!”дигән уй башыннан узды:

-Марина, Марина, синме, балам? – диде ул чак телен әйләндереп.

-Мин, мин, Нурия апам! — дип, хатынның үзен тануына сөенеп, кыз башын күтәрде.

Алар төне буе сөйләшеп чыктылар. Күзенә йокы кермәсә дә, таңга Гөлсириннең хәле яхшыра төшкән иде инде. Әллә даруларның файдасы тиде, әллә ничә еллар күрмәгән Маринаның сүзләре – Гөлсирин иртәнге обход вакытында доктор Хисамовны сөендерде. Алик Сабирович, бик авыр хәлдә кабул иткән пациентның обходка кергән чакта караватында утырып торуын күргәч, бераз аптырап:

Исем анасы

-Төнлә Марина Борисовна сезгә шифалы таблеткалар биргән бугай, – дип елмайды.

-Шулайрак булды шул, – дип докторны җөпләде Нурия. Обход беткәч тә, Марина, сменасын тапшырып, китәргә җыенды. Халатын салып, элеп куярга гына тора иде, шатлыгын Айгөлгә сиздерәсе килде:

-Алло, Айгөл, әниебез күзләрен ачты! – телефонның теге ягындагы Айгөл мондый шалтыратуны көтмәгән идеме, җавап ишетелмәде. Марина, киенеп, урамга чыкты. Көз төсе кереп баручы шәһәр аңа тагын да матуррак күренде. Бүгенге төн шатлыгын аның урамдагы һәркемгә сөйлисе, бүлешәсе килде. ”Чәчәкләр кибете”нә кереп иң матур букетны сатып алды. Квартирасына кайтып, үзен тәртипкә китергәч, Илдусы белән бергә сайлап алган ак шарфын бәйләде дә, урамга чыкты. Башына беренче килгән уй: ”Мәчеткә хәер кертергә кирәк, Аллаһым мине ишетте бит, Нурия апа күзләрен ачты”. Кыз, икеләнмичә, беренче тапкыр янәшәдәге мәчеткә керде. ”Раббем, мине ишеттең! Матур гаилә корып , әни булу бәхетен татып яшәргә язсаң иде!” – дип үтенде кыз. Хәер акчасын тартмага салгач та, озак кына уйланып, мәчет эчендә ак яулыклы апаларның бергәләп Коръән укуларына карап, сокланып торды.

Кичен Нурия апасының хәлен белергә Илдус белән бергәләп килделәр. Зур чәчәк букеты тотып, палатага килеп кергән бу матур парны күргәч, Нуриянең күзләренә яшь килде. Нурия апасы янында утыручы Айгөл инде шәфкать туташының кемлеген белгән, сораулар урынсыз иде.

— Әнием, Нурия апай, сезгә шулай дисәм ярыймы, мин менә токмачлы тавык шулпасы пешереп килдем. Яле, торып утырыйк та, шул кайнар шулпаны тәмләп карыйк. Мин татар килене булырлыкмы икән, юкмы? – диде кыз. Аннары үзе арткарак калып, Илдусны Нурия каршынарак бастырды.

-Менә булачак ирем. Илдус! – Илдус, бу Нурия – Гөлсирин әнием. Бу… Айгөл!

Айгөл – Нурия әниемнең кызы, и шулай булгач, минем дә туганым була инде! – диде Марина, берьюлы әниле дә, туганлы да булу шатлыгыннан балкып.

Исем анасы

Гөлсирин ун көн дигәндә, шактый ук терелеп аякка басты. Яшьләр Гөлсириннең хастаханәдән чыгуын көткәннәр иде, никахны ул чыкканның икенче көнендә укыттылар. Никах мәҗлесендә Марина – Мәрьямның иң якын кешесе – әнисе урынында Гөлсирин утырды.

Хикәям тәмам.

Бүлешергә

Фикерләр

real casino фикеренә җавап бирергә   Җавапны бетерергә