Гөлнур Айзат

Әманәт

Хикәя
(Булган хәл)

Ясминә бакчада розаларына су сибеп йөргәндә, урам яктагы утыргычта ике чибәр генә ханым тукталды. Кемнәр булыр икән? Бер дә күзгә – башка күренгән кешеләр түгел сыман. Ак челтәр эшләпәлесе сорау бирүдән бигрәк Ясминәне күзәтә сыман тоелды хатынга. Берәр таныш кешесеме дисә инде…

-Нәрсә апайлар, арып киттегезме әллә? Ерактан килдегезме?- дип сүз катты Ясминә.

Әманәт

— Ерактан, дөрес булса,сез – без эзләгән кеше!

— Ә каян таныдыгыз? Ясминә рәшәткә аша сөйләшүне яхшысынмыйча, үзе дә урам якка чыкты. – Бер дә күргән кешеләремә охшамагансыз ич!

— Сиңа әманәт китердек, Ясминә! — диде эшләпәле хатын. Ясминә аптыраулы карашлары белән ерактан килгән кунакка текәлде. Нишләптер куллары калтырап китте. Нинди әманәт турында сөйлиләр болар?

— Кемнән, миңамы? – Ясминәнең кызыксынуы йөзенә чыкты, күрәсең, хатыннарның кара күзлеклесе күзлеген салды да:

— Әйдә, йортыңа чакыр, монда урамда тапшырып булмас әманәтне, — диде.

Ясминә, үзенең югалып калуын яшерергә теләгәндәй, елмаерга тырышты:

— И мин җүләр дә инде, юл килгән кешеләрне чәйгә дә чакырмый катып калдым, әйдәгез, әйдә, менә яңа җыйган бакча җиләгем дә бар, әйдәгез! – дип, урам як капканы ачып, килүчеләрне чәйгә чакырды.

Килүчеләр йорт эчендәге чисталыкка, вазада да, газондагы түгәрәк уемнарында күз явын алып утырган әллә ничә төсле җемелдәүче миләүшәләргә, розаларга, ут күк янып чәчәк аткан кызыл яраннарга игътибар иттеләр. “Нечкә күңелледер хуҗабикә, йокламыйдыр бу бер дә,” – дип сүзсез генә бер-берсенә карашып.

Болдырда хуш ис бөркеп торучы чәчәк – гөлләр дә кунакларның күзләрен иркәләде.

— Әйдәгез, әйдә, и кайлардан гына килеп чыктыгыз, әле бүген үзем дә чәйләмәгән идем, менә бит, тәмле итеп, бакча үләннәре салынган чәй эчәрбез хәзер, – дип гөлдердәде хуҗабикә.

Әманәт

Тиз арада табын әзерләнде, кунаклар, Ясминәнең бүлмә саен елмаеп утырган шау чәчәкле гөлләрен карап, бихуш китеп йөргән арада, Ясминәне мең төрле уй бимазалады: “Нинди генә әманәт булыр, кемнән, ник?”

Чәйләр эчелде, мактау сүзләре әйтелде, ә әманәт һаман әле телдән төшми… Ник шулкадәр сузалар? Әйтерсең, Ясминәне ярты сәгать вакыт түгел, еллар, гасырлар, мәңгелек чорнап алган!

— Ясминә, син аптырагансыңдыр инде, каян белә бу хатыннар мине дип? Ә бит,без синең бар тормышыңны күзәтеп бардык… Ничек яшәдең син, ниләр эшләдең, кемнәр белән аралашасың?…

Бу сүзләр Ясминәне тагын да аптырашка калдырды.

— Берәрегезнең юлына аркылы төштемме дисәм?.. – генә дия алды.

— Юк, безнекенә түгел!..

Бигрәк серле итеп сөйләшә болар. Сузалар, әманәтне һаман җиткермиләр, ни булыр икән? Үзләре гел Ясминәне үтә тишеп чыгарлык итеп күзәтәләр… Гаҗәп!

— Минем дус хатыным җибәрде монда. Син аны белмисең дә бугай, очрашканыгыз булмаган, ә менә ире… ире гомер буе синең исемне кабатлап яшәгән. Дустым Гөлчәчәкне дә гел синең исем белән атый торган иде ул… Ялгыш та, ә бәлки ялгышмыйча да… Әманәт тә шул ирдән. Син аны беләсең!

Туктале, нишләп бу хатын ул ир турында “Яшәгән”дип сөйли, әллә үлгәнме, кем булыр ул? Бер минут эчендә Ясминә хәтер сандыгын мең кат ачып ябарга өлгерде… Исенә генә төшерә алмады.

— Таһир исеме сиңа ни дә булса сөйлиме, Ясминә? – диде эшләпәле хатын. Менә әманәт аңардан. Хатын, урындык башына эленгән бәләкәй сумкасыннан ак конверт алды да, Ясминәгә сузды. Кунаклар да, хуҗабикә дә берара сүзсез тордылар. Ясминә конвертны ачып җибәрде, ә анда бөкләнеп, еллар узу белән саргаеп киткән, үзенең 18 яшендә төшкән бердәнбер фотосын күргәч, инәлеп китте…Тукта, тукта! Әйе, ул бу фотоны …

Ясминәнең куллары калтырап куйды. Бит алмалары алланып чыкты, күзләре зур булып ачылдылар. Ул аптыраулы карашларын Нәркизгә (эшләпәле хатын үзен шулай дип танышырган иде) төбәде:

— Ә ник әманәт, ул исән түгелме?

Әманәт

Ясминә фотоны кулына алгач кына, кунак хатын сүзен дәвам итте:

— Таһир бу дөньядан киткәнгә бүген нәкъ бер ел, җаным! Без сине эзләп тә килмәгән булыр идек, Гөлчәчәк бик авырып китте. Ә үзенең авыруын шушы фотоны сиңа – хуҗасына тапшырмаудан күрә. Менә безне дә сине эзләп табып, “шушы әманәтне тапшырмыйча кайтмагыз”дип озатып калды. Гөлчәчәк –Таһирның хатыны ул. Таһир аның белән танышканда, инде син кияүдә булгансың. Бик матур гаилә булып яшәгәннәр иде, югыйсә… Гөлчәчәк тә бик тырыш, булдыклы ханым. Бик яратты ул Таһирны, бөтен тормышын аңа багышлады. Китапханәче булып эшләде. Тату гаиләдә бер ул, бер кыз үстерделәр. Ике ел элек кенә зур йорт җиткереп керделәр. Ул да синең кебек күп итеп гөлләр үстерә, аш – суга кулы ятып тора, ризыкларын ашап туймассың! Иренең дә өс – башын бик карап йөртте, юмаган, үтүкләмәгән күлмәк –чалбар кидермәде Таһирга. Таһир бит профессор кеше, һаман халык алдында. Матур яшәделәр, бәйрәмнәргә бергә бардылар, парлап җырлап, табынны күтәрә иделәр… “Иделәр,” – дип сөйләргә дә авыр инде хәзер. Бөтен яктан килгән тормышларының бер ягы китек булды шул. Таһир менә гомер буе сине сагынып яшәде, Гөлчәчәк аның эш кабинетында синең шушы фотоны учына кысып елаган чакларын да күргәләгән. Инде чәчләре чаларган профессор хәтле профессор карточка тотып елап утырсын әле, кая күрелгән хәл бу?! Сине бик яраткан күрәсең,Таһир! Мин аларда кунакта булган саен дустымның серле папкасын карап чыга идек, ә анда беләсеңме нәрсәләр – синең турыда чыккан материаллар, синең газета – журналларда басылган сурәтләрең, шигырь – хикәяләрең…

— Нәркиз, әйт әле миндә булмаган нинди сыйфат бар бу Ясминәдә, ник шулкадәр тирән итеп ярата, сагына аны Таһир? – дип инәлә Гөлчәчәк дустым. Еллар уза –уза ул папка да калыная барды, синең монда килеп яши башлавың турында да әллә кемнәрдән сорашып белде дустым, адресларыңа кадәр тапкан, ниләр эшләвеңә кадәр күзәтеп барды ул… Серен ире белән түгел , минем белән бүлеште. “Аллам сакласын, Таһир белсә, мине яманлыкта гаепләр дә, бөтенләйгә ташлап китәр,” – ди иде. Узган ел Таһир аңа ап-ак розалардан торган гаҗәеп зур чәчәк бәйләме күтәреп кайтып керә. Бер дә юктан, бәйрәм – ни түгел. Аптырый Гөлчәчәк.

— Гөлчәчәк, ак розаларны Ясминә дә бик ярата иде, мин аңа бер генә тапкыр чәчәк бүләк итеп өлгердем, бер генә, ә сиңа гомерем буе… – дип кочаклап ала ир.

Әманәт

— Гомер буе шул Ясминә дип яшәдең инде, соң ул кадәр яраткач, бар, күр үзен, утырып сөйләшегез, менә адресы, — дип аңа теге серле папкасын китереп тоттыра. Таһир аптыраулы карашларын хатынына ташлый да, папканы алып, кабинетына кереп югала.

Гөлчәчәк төшке ашны ашау хәстәрен күреп бетергәч тә, иренең кухняга чыкмавына аптырый. “Тукта, ялгызы гына уйлансын инде алайса рәхәтләнеп,” – дип безгә килеп керде. Без каршы күршеләр генә. Әллә нишләп йөзе сулыгып калган иде. ”Соң ирең бит букетны Ясминәгә түгел, сиңа алып кайткан, җүләр, әллә кайдагы хатыннан көнләшеп ятасың,” – дип тынычландырдым аны. Бездә дә озак утыра алмады ул, нәрсәдер эчен бик пошыра кебек тоелды. Алдына ясап куелган чәй чынаягына да үрелмәде. Бераз гына минем үгет – нәсихәтләрне тыңлап утырды да, чыгып китте. Мин инде базарларны әйләнеп кайтырга җыенган идем, 5 минут үттеме –юкмы, телефоным шалтырады:

— Нәркиз,..тизз..ул….ул… – дигән өзек сүзләрдән, Гөлчәчәк белән нидер булганын гына чамалап калдым. Тизрәк дустыма йөгердем. Килеп керсәм, Гөлчәчәкнең үксеп – үксеп елаган тавышына әллә нишләп киттем. Ул Таһир өстенә сулган умырзая кебек бөгелеп төшкән дә, иңрәп – иңрәп елый:

— Таһирым, Таһирым, ник, ник? – дигән сүзләреннән бик авыр хәлнең булганлыгын чамалап алдым. Әйе,Таһирның куллары инде суынган иде….

Ясминә әллә нишләп китте. Урамнан килеп кергән таныш түгел бу хикәяче хатынны кочаклап аның да үксисе килде. Ул бит, ул бит Таһирның соңгы минутларын күргән!

Тик, тик хатын үзен кулга алды. Ә әманәт? Аны Гөлчәчәк ник, ник биргән Нәркизгә?

Ясминә кулындагы фотога карады да, инде бик еракта калган еллар томанына китеп уралды…

Таһир белән уйламаганда гына Казанның Ленин бакчасындагы ул чактагы атаклы фотография салонында таныштылар алар. Фотографның бу егетне төрлечә боргалап сурәткә төшергәнен күзәтеп торган Ясминә, артык озакка сузылган фотосессиягә эче пошып, борчыла башлады. Чираттагы лекциягә кадәр ярты сәгать вакыт бар, әле якындагы “Блинная”га кереп коймак белән чәй дә эчеп өлгерергә кирәк.

Әманәт

— Бу егет, нәрсә артистмы әллә шулкадәр, тагын күпме көтәргә була инде?! – дип, Ясминә эчтән генә мырлап та алды. Әллә шул сүзләрне ишетте фотограф, Ясминәгә дәште:

— Утырыгыз, ян белән, ян белән, менә болай, – диде, кызны үреп эшләнгән өстәл артына утыртып. Ясминә тиз –тиз генә фотога төште дә, пыяла ишеккә үрелде. Ишекнең теге ягында баягы егет басып тора иде. Кара бөдрәләре матур булып маңгаеннан өскә күтәрелгән, чем кара күзләре бераз гына сынап, бераз гына үртәлеп тә кызга карый.

— Гафу ит, гөлем, озак көттергән өчен! Гаебемне ничек аклый алам соң? Әйдәгез, чәй эчеп чыгыйк. Студентның тамагы һаман ачтыр дип беләм, – диде таныш түгел егет.

— Нишләп әле мин сезгә гөл булыйм?! – дип пырылдады Ясминә. Ә тамагы, чынлап та, бик ачкан иде, шуңа күрә бу елмаеп торучы егеткә бик ачуы килсә дә, тамак үзенекен итте, аның белән бергә “Чәй йорты”на керде. Таһир аңа да, үзенә дә өстенә бал сибелгән коймаклар алып килде, берни сөйләшмичә генә чәй эчтеләр…

— Әле 10 минут вакытыгыз бар, гөлем, – диде аңа егет. Мин Таһир исемле, ә синекен беләм… яле гадать итеп карыйм… бер чәчәк исеме булырга тиеш синең! Ландыш, Лилия, юк, юк, ясмин гөленә охшатам, нишләптер, мин сине, гөлем, – дип елмайган егеткә начар сүз әйтеп булмый иде инде. Ясминәнең исе китте:

Әманәт

— Әйе. Ясминә мин.

— Сирәк исем, бик матур исем, гөлем! Без бәлки әле тагын очрашырбыз. Фотоны аласы бар бит, – диде Таһир. Очрашу көнен билгеләми генә саубуллаштылар. Кызның уена кереп калды бит әле бу егет. Карале, исемен дә белде бит!

Бер атна вакытны ничек үткәрергә белмәде кыз. Белде, кызыксынды, Таһир аспирант икән. Ясминәләр төркеменнән бер кызның аны бик ошатып, үлеп гашыйк булып йөрүен дә сөйләделәр. Егет Башкортстаннан, бик ипле, тәртипле, армиядән кайткач, укуын аспирантурада дәвам итә икән. Очрашкан кызы әлегә юк та диделәр. Бик матур җырлый, гармунда уйный, кайчак авылларга чыккан ансамбльнең концертларын да алып бара, сүз остасы дип тә сөйләделәр егет хакында.

Менә бүген җомга көн, фотоны алырга барасы. Тизрәк, тизрәк 9 тулсын да, салон ачылсын инде! Фотография салоны янына җитәрәк эскәмиядә утырган ике ир – атка күзе төште Ясминәнең. Әйе, әйе, берсе Таһир иде! Йөрәге әллә нишләп җилкенеп, тагын да катырак тибә башлады. Көтте, бик көтте ич үзе бу көнне, ә алдында 32 тешен күрсәтеп, елмаеп торган Таһирны күргәч, югалып калды, авыз тутырып бер сүз әйтә алмады.

— Ясмин гөленә сәлам, – дип каршылады Таһир. – Бер фотоны миңа язып бирәсеңдер инде, истәлекле булды бит ул көн.

— 6 сы да хуҗалы инде ул фоткалар, сиңа калмый, сатып алсаң гына, — дип шаяртырга көч тапты Ясминә дә.

— Бәясе ничектер бит, мин күтәрә ала торган булса, сатып алам, – дигән булды егет

— 3 ак роза бәясе!

Әманәт

Кыз фотография салоныннан чыкканда, Таһир 3 ак роза тотып басып тора иде. Кай арада табып килгән диген?! Ап – ак розалар фонында аспирант егетнең йөзе тагын да комачрак күренә түгелме соң?

Алар парк буйлап киттеләр. Таһир күбрәк үзе турында сөйләде, ә Ясминә кулындагы ак розаларга карап, дөньясын онытып аны тыңлады. Карале, сөйкемле булу өстенә, бик ихтирамлы да икән ич бу аспирант! Саубуллашканда, “Фотом гел мине искә төшереп торсын, Таһир!”- дип язып, Ясминә бер сурәтне егеткә сузды.

Таһир һәр көнне Ясминәне Ленин бакчасы янындагы беренче очрашкан урында көтеп алырга гадәтләнде. Кызның лекцияләре кичке алтыда бетә, ә аспирант күбрәк уку залында көндез утыра, әзерләнә иде булса кирәк. Иң тәүге тапкыр “Самат”операсына да Ясминәне Таһир алып барды. Авылдан килеп, опера һәм балет театрына аяк басмаган кыз өчен бу космоска очу кебегрәк тоелса да, Таһир аны шулай югары сәнгатьне яратырга өйрәтте.

Очрашып йөрүләренә 5 ай дигәндә, инде бер – берсен ярата башлаган бу ике йөрәкне аерыр сәбәпләр табылды. Таһирны 1 айга Төмәнгә практикага җибәрделәр. Ул анда махсус курслар алып барырга, үзенең фәнни эше буенча семинарлар алып барырга тиеш иде. Бу хәбәрне Ясминә аяз көнне яшен яшьнәгән күк кабул итте, ул инде егеткә ияләшкән, аңардан башка 1 көн, юк, көн түгел 1 сәгать тә тора алмас шикелле. Саубуллашу көнендә Таһир кызны күкрәгенә кысты да: “Я, Ясмин гөлем, 1 ай уза да китә инде ул! Нәрсә шулкадәр кара коелдың әле, фотоң куен кесәмдә ич! Сине сагынган саен , шуңа карап торырмын!” – дип юаттты. Әмма…

Бер ай дигәне озаккарак сузылды шул! Ике атнадан соң бер хаты килде Таһирның: “Мине монда 1 елга укытырга калырга үгетлиләр әле, монда эшләп китсәм, бәлки докторлыкны да биредә генә яклармын,” – дигән иде. Бервакыт, телефоннан сөйләшергә заказ биреп тә, Ясминә телеграфта 2 сәгать көтеп утырса да, Таһир , ни өчендер сөйләшүгә килмәде. Ясминә күз яшьләрен читләрдән яшерергә теләгәндәй, яңгыр инде туктаган булса да, зонт астына яшеренде. Бу яңгырлы тымызык көн аларның хисләренең моңсу шахиты булып гомергә истә калды. Үзе артыннан шактый таләпчән озатып йөргән егеткә кияүгә чыгып, Казанннан ерак бер райондагы авылга китеп барды. Йөрәген эш белән бастырды Ясминә. Төшкән җирендә туфрак булды. Бер – бер артлы балалары туды, йорт мәшәкатьләре, авыл нужасы… Ничә дистә еллар аларның юллары кисешмәде. Дөрес, журналларда Таһирның фәнни мәкаләләрен күреп, аның инде фән докторы булуын белде. Бер караганда сөенеп тә куйды, югалып калмаган, үз хыялына менеп җиткән дип уйлады. Кайчакларда, йөрәгенең әллә кайсы почмагы күптәнге яра булып әрнеп, сызлап куйгалады куюын.

Әманәт

Ясминәнең еллар артында күмелеп калган өмет – хыялларын, уйларын кунак хатынның соравы бүлде:

— Ясминә, инде бу фотоны нишләтерсез? Без бит Гөлчәчәк белән Таһирны урынга җайлап яткырганда, аның сул учын ача алмый аптырадык. Шундый йомарлап кыскан, шундый кыскан! Кулын җылы су белән чылатып, сөлгегә чорнап тордык. Йодрыгын ачып җибәрсәк, кысып бөгәрләнгән синең шушы фото килеп чыкты. Гөлчәчәк тагын еларга тотынды:

— Үлгәндә дә шул Ясминә дип үлгән инде Таһирым! Шул Ясминә генә, Ясминә генә аерды иремнән! – дип өзгәләнде ул.

Ясминә инәлүле күзләре белән Нәркизгә карады:

— Минем гаебем нидә соң? Мин бит соңгы күрешүдән соң аның белән башка очрашмадым да, мин бит инде аны йөрәгемнән сызып аткан идем. Мин бит сезнең дустыгызны да, аларның гаилә хәлләрен дә белмәдем, очрашулар да эзләмәдем….

Кунаклар инде бик озак утырдык, дигәндәй, юлга кузгалырга җыена башладылар. Ясминә һәр кунагын күчтәнәч белән озатырга күнеккән иде, кунакларга да банкасы белән балын, быел гына киптергән шифалы , хуш исле үләннәрен сумкага җыйды да Нәркизгә тоттырды:

— Гөлчәчәккә тапшырыгыз. Әманәтеңне илтеп җиткердек, исән-сау терелсен дип әйтегез!
Ерактан Таһирның әманәтен тапшырган мөсафирлар китте.

Кунаклар киткәч тә, Ясминә инде дистә еллар аны сөйгән кешенең куенында йөргән, саргаеп – бөкләнеп беткән сурәтне күкрәгенә кысты. Бу фотода Таһирның соңгы әманәте – олы мәхәббәте сакланадыр кебек тоелды. Шул чак радионы ачып җибәрде. Анда бәгырьне өзгәли торган моңсу тавыш:

Бер елганың ике ярыдыр

без- Мәңге-мәңге кавышалмый торган.

Мин – көн, син – төн!

Арабызны бәйләп

Сөю генә бара олы юлдан…

“Серле кунаклар килеп китүгә нәкъ бер атна икән бүген. Гөлчәчәкнең хәлләре ничек икән? Әллә соң барып кайтыйммы икән, адресын калдырдылар бит. Бәлки ул үзенең бар хәсрәтләрен бушатыр,” – дип уйлады Ясминә. Кулы бер эшкә дә бармады. Күңеле белән нидер сизенде, аңа тагын ниндидер хәбәр булыр сыман иде. Иртәнге шулпаны куеп кына җибәргән иде, кесә телефоны шалтырады:

— Мин әле бу….мин идем….ни бит әле….Телефонда ят хатын — кыз тавышы иде. Берара калтыравык тавыш өзелде. Мин инде! Таныдыңмы?

— Юк, гафу итегез, беренче ишетәм бу тавышны. Сез кем соң?

— Мин инде! – диде тагын ят тавыш. Трубканың теге ягындагы ханым әйтер сүзләрен таба алмый кебек тоелды Ясминәгә. – Мин терелдем бит! Синең үләннәр килеште. Өстемнән әманәтем төште, күрәсең!

— Гөлчәчәк, синме бу, Гөлчәчәк? – дип чамалап алды хатын. – Чынлап та ,терелдеңме, җаным? И әйбәт булган, шулкадәр шат мин үләннәрем булышуга. Ничек шалтыратасы иттең соң?

— Ни бит әле… иттем инде… синнән гафу үтенәсем килде… Мин бит гомерем буе сиңа үлем теләп яшәдем, ә син,.. син бөтенләй башка икән… Нәркизләр сөйләде миңа… син башка икән! Таһир шуңа сине миңа караганда күбрәк яраткандыр…Тавыш тагын өзелде…

Тынлыкны Ясминә бүлде:

— Карале, Гөлчәчәк, давай үзең дә килеп чык, и гөрләшербез, җаным!

Телефонда еламсырак тавыш кабат ишетелде:

— Син мине гафу итәсеңдер бит? Фотоңны нишләттең соң? Мин аны башта яндырырга уйлаган идем бит, яндырам дип шырпы сызганда , башым әйләнеп китте дә, аңымны җуйганмын… Бик каты авырдым мин, Ясминә. Сине яндырырга уйлаганга Ходай җәза бирде миңа. Нишләттең фотоны?

— Тора. Коръән эченә тыгып куйдым. Коръәнне ачкан саен, шуңа карап алам да, догаларымны Таһирга да укыйм, миннән разый булып ятсын бакыйлыкта, мине яратканы өчен!

Хатыннар вакыт егәрен дә онытып, телефоннан бик озак сөйләштеләр. Таһирның мәңгелек мәхәббәтен саклаган фото гына коръән читеннән башын күрсәтеп, алар өчен сөенеп торды….

Әманәт

Бүлешергә

Фикерләр

21 Апрель, 2020

Голнур

21 Апрель, 2020

Фэридэ

Фикер өстәргә