Эльвира Сафина

Эльвира Сафина

Эльвира Ирфат кызы Сафина КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлый, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура үтә, кош атамаларын тирәнтен өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертациясе яклый. Бүгенге көндә Эльвира Ирфат кызы шул ИЯЛИда фәнни эшчәнлек алып бара, төрле типтагы сүзлекләр төзү белән шөгыльләнә. Ул алты томлык яңа “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н төзүчеләрнең берсе, “Татарча – русча – латинча кош атамалары сүзлеге” авторы һ.б.

Эльвира Сафина күпләргә шагыйрә һәм җырлар авторы буларак та таныш. Аның шигырьләре һәм төрле язмалары, мәкаләләре матбугат битләрендә даими басылып тора, җырлары радио – телевидениедән Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, ИлСаф, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Радик Юлъякшин, Лилия Муллагалиева, Алсу – Азат Фазлыевлар һ.б. бик күп җырчылар башкаруында яңгырый. “Күңелдәге хатлар” исемле шигырьләр җыентыгына кергән кайбер шигырьләрен игьтибарыгызга да тәкьдим итәбез.

Тормыш – баскыч

Эльвира Сафина

Тормыш гүя баскыч!
Менəбез дə төшəбез,
Менə-менə этешəбез,
Авыр сүзлəр əйтешəбез.
Елашабыз, көлешəбез,
Кайчак хəтта сөзешəбез,
Көрəшергə керешəбез,
Əллə нилəр бүлешəбез,
Күз яшьлəре түгешəбез,
Тиргəшəбез, теллəшəбез,
Башкалардан көнлəшəбез,
Ятлар көен көйлəшəбез,
Юк-бар сүзлəр сөйлəшəбез…
Бер менəбез, бер төшəбез,
Бер төшəбез, бер менəбез,
Төшə-төшə, менə-менə,
Яшəргə дə өйрəнəбез…

***

Эльвира Сафина

Җылыга, җылыга күнекмə,
Күнекмə ышыкка, бушлыкка.
Луиза Янсуар

Ела да, ярсы да,
Елмай да,
Əрнедə, сызлан да,
Хурлан да,
Җылыга бары тик күнекмə.
Тыелма күңелең
Тулганда,
Курыкма ялгызың
Кунганда,
Бары тик җылыга күнекмə.
Суксалар, синдə сук,
Оялма,
Яманга кул бирмə,
Буялма,
Ышыкка бары тик күнекмə.
Елмай да, ярсы да,
Ела да,
Күнекмə бары тик бушлыкка.

Сәлам бирәдер

Эльвира Сафина

Иртə. Метро. Таныш түгел берəү
Карап бара миңа нигəдер.
Бəлки берəр кайда күргəне бар,
Бəлки танышасы килəдер.

Шулай була: бер үк кеше белəн
Һəр көн саен юлың кисешə.
Гадəтлəнгəн вакыт, күнегелгəн сукмак…
Меңнəр шулай юлларбүлешə.

Яңа йөзлəр (яңа таныш йөзлəр!)
Җыеп кайтам һəрбер сəфəрдəн.
Беркарасаң, күпме таныш хəзер,
Төрле авыл, төрле шəһəрдə.

Иртə. Метро. Таныш түгел берəү
Карап бара миңа нигəдер.
Бəлки берəр кайда күргəне бар,
Эчтəн генə сəлам бирəдер?!

Ал күзлек

Эльвира Сафина

Кайчагында, тирə — якта
Кара төслəрне күреп,
Каралмасын, дип, күңелем,
Киеп куям ал күзлек.

Күңелемə ял кирəксə,
Ак хыялларга чумам.
Ал канатлы күбəлəктəй,
Гөл — чəчəклəргə кунам.

Ал күзлекле ак дөньямда
Һəр кеше саф күңелле.
Саф дөньяда гомер кичү –
Үзе бəхет түгелме?

…Күз — яшькə чумган дөньяны
Кинəт көлдереп булмый.
Хикмəт шунда: күңеллəргə
Күзлек кидереп булмый.

Мәхәббәтнең шундый чагы була

Эльвира Сафина

Мəхəббəтнең шундый чагы була:
Сине күрми торсам, гөлдəй сулам.
Əллə елыйм, əллə көлəм шунда,
Əллə, сиздермəскə, көлгəн булам?!
Сиңа шулай береккəнмени мин –
Күрми торсам азрак, җаным өши.
Назлы карашыңнан мəхрүм калсам,
Караңгыда калам – төндə яшим.
Мəхəббəтнең шундый чагы була –
Утка, суга кертə, йə исертə.
Һəрбер ярны гашыйк Мəҗнүн итə,
Очындыра, күккə сикертə.
Шундый чагы була!

Син!

Эльвира Сафина

Синең сүзлəр – күңелем җылысы,
Җылы тойгангадыр, өшемим,
Назлы сүзлəреңне көйгə салып,
Җырларыңны җырлап яшим мин.

Синең йөзең – бəхетем көзгесе,
Син елмайгач, дөньям яктыра.
Озак күрми торган чакларымда
Яратуым уттай яндыра.

Синең күзлəр – гүя ике йолдыз,
Мəңге килə карап торасым.
Йолдызлардай балкып яшəр өчен,
Бердəнберең килə буласым.

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә