Альбина Бәширова

Бетте бу көн.

Альбина Бәширова

Мин ялгызым
Өйгә кайтам төнге юлдан.
Әллә ниләр булды бүген —
Җанга шыплап бушлык тулган.

Күп йөрелгән көне буе —
Әллә ниләр күрдем бүген.
Белмәсәң яхшырак буласы
Әллә ниләр белдем бүген.

«Сиңа гына әйтәм!» диеп
Бик күп сүзләр сөйләделәр.
«Без килгәнче генә…» диеп
Бер каенга сөяделәр…

Озак торгач кына белдем —
Ул каен бит аумый икән!
Алдаганнар…. Булса инде,
Күнеккән без аңа күптән.

Әллә ниләр булды бүген,
Очрашулар, күрешүләр…
Артык файдасы булмагач
Сәләм бирми үтешүләр…

Бик күп булды. Гадәттәге
Ялган тулы бер көн узган.
Буп-буш килеш өйгә кайтам…
Җанга шыплап бушлык тулган.

Альбина Бәширова

Әй Ходаем, артык йомышым юк,
Биргәннәрең өчен мең шөкер.
Тик бер гозерем бар,
Тыңла зинһар —
Бәгырь аша узган бер гозер.

Тормыш юлын йөгереп узып булмый —
Туктап торам, кабат кузгалам.
Авырлыклар күргән, түзәрмен лә —
Бала хәсрәтенә түзалмам.

Тире калын инде хәзер,
Кирәк булса
Явызлыкка каршы тора алам.
Балаларым сакла усаллардан —
Бала хәсрәтенә түзалмам…

Ни күрсәм дә синең синең ихтыярда,
Синең кодрәтеңнән узалмам…
Өч баламнан гына аерма тик!!!
Үзең сакла…
Бала хәсрәтенә түзалмам.

Альбина Бәширова

Туган телдә «әнкәй» дип тә
Юктыр әле әйткәнең…
«Мам!» дип кенә җибәргәнгә
Рәнҗемиме әнкәең?

Рәнҗемидер… Сөенәдер!
«Улым кеше була!» дип.
«Урысчаны әйбәт белә —
Югалмас бу бала!» дип…

Исем алмаштырып кына,
Сатып татарның данын
Юньле урыс булалмыйсың!
Тырышма да, наданым!

Рәхәтме, килемшәк булу
Чит гадәтләр илендә?
Һич югы, сүгенә бел син
Газиз татар телеңдә!

Татар бит син!!! Җүнсез малай!
Бабаларың — татарлар!!!…
Килер бер көн, оныкларың,
«По татарский» күмәргә дип
Мулла эзләп чабарлар….

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә