Айсылу Имамиева әкиятләре

ШАЯН КАР БӨРТЕКЛӘРЕ

Айсылу Имамиева әкиятләре

Кичә түгел, бүген түгел, иртән түгел, кич түгел, ерак-ерак бер басуда кар бөртекләренә күңелсез булып киткән. «Көннәр буе гел бер урында утырабыз бит, ә!» – дип шаулаша башлаганнар алар. Аеруча кышның беренче көннәрендә үк яуган кар бөртекләре зарланган. Февраль бураннарына ияреп килгәннәре дә аларга кушылган: «Чыннан да, буран белән бергәләп очып йөрүе шундый күңелле иде, ә хәзер тик ят инде», – дигәннәр.

Шуннан, озын – озак кына сөйләшкәннәр, серләшкәннәр дә, биергә өйрәнергә булганнар.

– Менә күрерсез! – дип кычкырган иң матур, иң ялтыравыклы кар бөртеге. – Бии – бии без әллә кайларга кадәр китә алырбыз!..

Айсылу Имамиева әкиятләре

Аннары ак кар бөртекләре, көлешә – көлешә, биергә өйрәнгәннәр. Бии – бии уйный – шаяра башлаганнар. Бер-берсенә тиеп, берсен берсе кытыклаганнар. Күз яшьләре чыкканчы көлгәннәр һәм, үзләре дә сизмәстән, шаян тамчыларга әверелгәннәр. Шуннан алар, шау – гөр килеп, гөрләвек булып, елгага таба юл алганнар.

Менә шулай барлыкка килгән, ди, язның шаян гөрләвекләре.

КОШЛАР КҮПЕРЕ

Күл буендагы бик матур бер аланда яшәгәннәр, ди, булганнар, ди, кошлар. Менә беркөнне дөньяның барлык кошлары зур җыелыш җыйганнар. Беренче булып сүзне Әтәч башлаган:

– Кик – ри – күк! – дип кычкырган ул башта. – Кошлар! Барыгыз да җыелып беттегезме?

– Әйе, әйе! – дип җавап биргәннәр кошлар.

Айсылу Имамиева әкиятләре

– Хәзер мине тыңлагыз! Менә миңа бүген кыр казлары сөйләде, алар, канатларын яза — яза күктә очып йөргәндә, башка күлләрне дә күрәләр икән.

– Әйе, кыйгак, әйе, кыйгак, – дип каңгылдашкан кыр казлары.

– Менә шул, – дигән Әтәч, – безнең арада еракка оча алмый торган кошлар да күп. Әтәчләр, тавыклар, күркәләр, йорт казлары, пингвиннар, йорт үрдәкләре, тагын бик күпләр. Тик, ерак араларга оча алмасак та, безнең дә шул бүтән күлләрне күрәсе, болыттан болытка йөгереп уйныйсы килә.

– Ә нишләргә соң? – дип сайрашкан, бытбылдашкан, каңгылдашкан кошлар.

Шулвакыт Әтәч:

– Әйдәгез, күпер салыйк! – дигән.

– Шәп! – дигән Күркә.

– Ул күпер, – дип җырлап җибәргәннәр сары сандугачлар, – бик тә серле булсын, гади генә булмасын.

Озак уйлашканнар. Ниһаять, Кызыл күркә үз сүзен сөйли башлаган:

– Минемчә, ул төрле төсле булырга тиеш.

– Ах! Нинди матур булачак! – дип чыр-чу килгән карлыгачлар.

– Җиде баскычлы, җиде төсле булсын, – дигән акыллы Тукран.

– Менә беренче төскә үземнең бер каурыемны бирәм, – дигән Кызыл күркә һәм зәп-зәңгәр һава дулкынына каурые белән кызыл сызык сызган.

– Бак-бак-бак, беренче баскыч булды да! – дип сөенгәннәр үрдәкләр, һәм араларыннан берсе кишер төсендәге каурые белән икенче баскычны сызган.

Һавада матур булып күпернең ике баскычы барлыкка килгән.

– Ә безнең сары төсебез бу матурлыкка сихрилек өстәсен! – дип очкан сары сандугачлар.

Айсылу Имамиева әкиятләре

Өченче төс сары булып буялган.

Хәзер инде алга Әтәч чыккан. Чыккан да, түшендәге яшел каурыйларын елкылдатып, бер елмайган. Аның томшыгына яшел каурый кабып һавага очыртуын бар кошлар да сокланып карап торганнар.
Дүртенче баскыч яшел төсне үзенә сеңдергән.

Кошлар «Инде хәзер кайсы төскә чират җитте икән?» дип аптырашта калганнар. Басулар, иген кырлары өстендә бик биектә очып йөрүче өч тургай төшкәннәр дә күкнең зәңгәрлеген бер юл итеп сызып үткәннәр.

Күркә янына кунакка килгән күп сөйләшүче Попугай тел шартлатып куйган:

– Куе зәңгәр тагын да матуррак!

Шулай дигән дә, серле күпернең алтынчы баскычын сызган. Кошлар аптырашта калган. Ике зәңгәрнең бергә туры килүе ошамаган аларга. Тик Попугайга берәү дә бер сүз әйтеп өлгермәгән. Тынычлык кошлары күгәрченнәр соңгы баскычны үз төсләренә – шәмәхә төскә буяп куйганнар. Бар кошлар да сөенгәннәр. Күпер, чыннан да, күз явын алырдай матур икән. Кошлар бер – берсен яңа күпер салыну белән котлаганнар. Шул сәгатьтән аларның да үз күперләре барлыкка килгән. Тырышлар үз максатларына ирешә ала шул.

Ә күпернең исемен бу җыелышны җыйган Әтәч хөрмәтенә «Салават» дип куйганнар. Син һәм мин күреп белә торган салават күперенең тарихы менә шундый инде.

Айсылу Имамиева әкиятләре

УМЫРЗАЯ

Бик борынгы заманнарда чәчәкләр гел урман ышыгында гына үскәннәр. Чөнки алар кояш белән очрашудан курыкканнар. «Кояшка чыксак, безнең матур таҗларыбыз шиңеп юкка чыгар», – дип уйлаган алар.

Шулай ышыкта гына яшәп, ел артыннан ел үткән. Җир шарына кабат ямьле яз килгән. Елгаларда бозлар кузгалган, кар эрегән, бөҗәкләр тыз-быз йөгерешеп йөри башлаганнар. Матур чәчәкләр дә кышкы йокыларыннан уянган. Алар агач күләгәсеннән кошларның зәңгәр күктә очып йөрүләренә кызыгып карап торганнар, бөҗәкләрнең кояшта кызынып ятуларына һәр елдагыча шаккатканнар.

Айсылу Имамиева әкиятләре

Менә шул вакытта зәңгәр күзле, сары керфекле Умырзая чәчәге үз дусларына карап әйтеп куйган:

– Чәчәк дусларым! Минем кояш белән танышасым, аңа карап елмаясым килә!

Аның бу сүзләрен ишетеп, чәчәк дуслары куркып калганнар. Шулай да Умырзаяга үзләренең дә кояш белән күрешәсе килүләрен, батырлыклары гына

җитмәвен әйткәннәр.

– Батырлыгыңа сокланам, – дигән Энҗе чәчәк.

Шуннан Умырзая чәчәге кояш белән күрешергә карар кылган. Каушап кына аланның нәкъ уртасына чыккан. Һәм кояш белән күрешү шатлыгыннан чың-чың итеп җырлап җибәргән:

– Чәчәк дусларым, кояш шундый матур, их, күрсәгез иде! Ул бер дә минем таҗларымны яндырмый!
Бу сүзләрне ишетеп, Энҗе чәчәк тә аның артыннан кояшка чыккан.

Айсылу Имамиева әкиятләре

– Чыннан да, кояш матур, минем дә таҗларым шиңмиләр, – дигән ул башка чәчәкләргә.

Шул көннән башлап, бар чәчәкләр дә кояш белән дуслашканнар һәм яз, җәй айларында кояшка карап елмаешып яши башлаганнар. Ә Умырзая чәчәген «батыр кояш чәчәге» дип атау гадәткә әйләнгән. Әле хәзер дә, салкын кыш узып, ямьле яз килүгә, иң беренче булып Умырзая чәчәк ата һәм эреп бетәргә дә өлгермәгән кар өстендә батыр гына елмаеп утыра бирә.

ҮРМӘКҮЧ

Тормышны, дөньяны ярата торган бер Үрмәкүч бар икән. Тик менә аның үзен берәү дә яратмый, ди. Балалар аны күрүгә куркып качалар, ә олылар борыннарын җыералар. Бу хәл Үрмәкүчне башта аптырашта калдырган, ә аннары бөтенләй дә сагышка салган. «Мин әллә бик ямьсез үрмәкүч микән?» – дип уйлана башлаган ул. Шуннан, көзге янына үрмәләп менгән дә, үз – үзенә караган.

Айсылу Имамиева әкиятләре

«Юк инде, алай ямьсез дә түгел, күзләрем әнә ничек матур иттереп карый. Нишләп, алайса, миннән куркалар соң? Бәлки, берәр дус тапсам, ул миңа барысын да аңлатып бирер», – дип уйлаган Үрмәкүч. Шуннан үзенә дус эзләп карарга булган. Тик юк, аны күрүгә, барысы да тизрәк качу ягын карыйлар икән. Дуслашырга теләвен аңлаучы табыл-мый, ди.

Шулай да Үрмәкүч берәүгә дә үч сакламаган, үз эченә үзе бикләнгән дә караңгы бер почмакта яшәргә булган. Әмма аның күңелендәге сагыш, моң аңа тынгылык бирмәгән. Күңеленең иң түрендә өмет уты яшәгән.

Бер төнне төшендә ул матур рәсемнәр төшереп үрелгән челтәрләр күргән. Йокысыннан уянуга, Үрмәкүч челтәр үрә башлаган. Матур, төгәл итеп үрелгән челтәрләрне күреп сокланмый мөмкин түгел икән. Һәм, чыннан да, бу челтәрләрне күреп, кешеләр, хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр дә сокланган. Хәтта болытлар артына качып моңаеп утырган кояш та, бу челтәрләрне күрергә дип, күк уртасына чыккан һәм елмаеп җибәргән. Кинәт кенә көзге яңгырлар да туктап калган.

Айсылу Имамиева әкиятләре

Ә Үрмәкүч бар дөньясын онытып үргән дә үргән һәм, үзе дә сизмәстән челтәрләренә ияреп, яктыга чыккан. Шуннан аптырашта калган. Аннан берәү дә курыкмый, ә киресенчә, аңа сокланып карыйлар икән. Аны күрүгә үк кычкырып елый башлый торган кызчык та шатлыгыннан көлеп җибәргән:

– Менә кем үрә икән бу матур челтәрләрне, – дип, кулларын чәбәкләгән.

Үрмәкүч башта оялып куйса да, соңыннан чиксез бәхетлегә әйләнгән. Аны барысы да ярата, дус итә бит. Аңлаган Үрмәкүч: сине яратсыннар өчен үзең генә түгел, ә эшләгән эшләрең дә матур булырга тиеш икән.

АКТЫРНАК ҺӘМ БАЛЫК

Мин Актырнак исемле бер эт белән таныш. Ул һәр көн саен нинди дә булса маҗаралы хәлгә юлыга. Ә мин бу маҗараларны күңел дәфтәремә җыеп барам. Берсен сезгә дә сөйлим әле…

Айсылу Имамиева әкиятләре

Беркөнне Актырнак, үз ишегалдын калдырып, ерак сәфәргә кузгала. Дөнья карап кайтасы килә аның.

Көне буе Актырнак алга карап бара да бара. Кырдагы иген басуын, болындагы гүзәл чәчәкләрне, тау итәкләрендә челтерәп аккан тылсымлы чишмәләрне күреп соклана. Шуннан тау башына менеп карарга була. «Нәрсәләр бар икән бу биек тау башында?» – дип уйлый ул. Тиз-тиз атлап, бер сәгать дигәндә менеп тә җитә. Мондагы саф һавадан Актырнакның башы әйләнеп китә. Ә тауның бу як итәгеннән башланган гүзәл үзәннең матурлыгын күреп бөтенләй дә шакката. Үзәнне тутырып төрле төсле чәчәкләр, хуш исле җиләкләр үсә. Үзәннең нәкъ уртасында түп-түгәрәк күл ялтырап ята икән. Нинди матур дөнья дип уйлый да Актырнак, җитез генә йөгереп, шул күл янына килә. Ә күлдән аңа бер Балык карап тора икән.

– Һау-һау, исәнме, Балык! – дип өреп куя Актырнак.

– Сәлам, – дип җавап бирә Балык күңелсез генә.

– Нәрсә булды? – дип сорый аптыраган Актырнак.

– Менә мин туганнан бирле шушы күлдә яшим. Беркая да чыкканым юк, дөньяны бөтенләй белмим, – дип уфтана Балык, моңсу гына итеп.

Айсылу Имамиева әкиятләре

– Һәй! – дип куя Актырнак. – Тапкансың борчылып утырыр сәбәп. Хәзер мин үзем сиңа дөнья турында сөйләп бирәм.

Шуннан Актырнак урман, кырлар – болыннар, авыл һәм үзе яшәгән ишегалды турында сөйли башлый. Җир шарының бик матур, искиткеч зур булуын аңлата. Балык бу хәлләрне, әкият тыңлагандай, авыз ачып тыңлап тора. Шуннан тагын да күңелсезләнә.

– Менә шул, хәзер син барысын да беләсең, – дип сүзен төгәлли Актырнак.

– Син мине кызыктырдың, минем барысын да үз күзләрем белән күрәсем килә, – ди Балык.

– Нәрсәгә, син миңа ышанмыйсыңмыни?

– Ышанам!

– Шулай булгач, шушы – шушы җирләрдә булдым дип күз алдыңа гына китер. Менә мин дә су төбендәге дөньяны күрә алмыйм бит, аңа карап кына күңелсезләнеп утыра башласам, нәрсә була инде ул, ә? Әйдә, миңа үз дөньягыз турында сөйлә әле, – ди Актырнак.

Шуннан Балык аңа су асты дөньясы, кызыл, зәңгәрсу суүсемнәр, су ияләре төзегән патшалыклар, кабырчыклар эчендә ялтырап яткан энҗе ташлар, төрле төсле балыклар турында сөйли. Актырнакның исе китә.

Айсылу Имамиева әкиятләре

– Сиңа дөньяны белмим дип әйтергә ярамый. Син бит могҗизалар дөньясында яшәп ятасың, – ди ул Балыкка.

– Чыннан да, мин дә бик матур дөньяда яшим икән бит! Безнең күл төбеннән

дә матуррак урын юктыр ул! – дип сөенә Балык. – Тизрәк өемә кайтыйм. Рәхмәт сиңа! Сау бул!

– Сау бул, матур гына яшә! – ди Актырнак, көмеш тамчылар чәчрәтеп күл төбенә сикергән Балыкка карап, һәм шул мизгелдә үз ишегалдын сагынуын тоя.

Авылга таба йөгергәндә, Актырнак үзе яшәгән ишегалдының дөньядагы иң матур урын булуы турында уйлап куя. Шулай булмаса, бер көн эчендә шулкадәр сагынмас та иде!

Айсылу Имамиева әкиятләре

ТИЕН БЕЛӘН АЮ

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Тиен. Ул Аю белән дус булган. Аюның өе Тиеннекеннән бик ерак булганга, сирәк күрешкәннәр алар. Менә беркөнне Аю Тиенне очраткан да: «Син кая киттең болай?» – дип сораган. Тиен: «Чишмә суына бара идем, чәй эчәргә кил, дустым», – дип җавап биргән.

Айсылу Имамиева әкиятләре

Кунак озак көттермәгән. Килгәч, икәүлә-шеп көлешә – көлешә, тәмләп – баллап чәй эчкәннәр. Киткәндә, Аю да Тиенне кунакка чакырган.

Аюның яңа өенә илтә торган сукмак нарат урманы аша уза икән. Тиен адашмасын дип, Аю нарат ботакларына кызыл миләш тәлгәшләре элеп кайткан. Тиенгә дә шулай дип әйтеп калдырган. Ләкин бу урманда аларның дуслыгыннан көнләшеп йөрүче бер Саескан да яшәгән, ди. «Кызык итәм әле боларны!» – дип уйлаган ул. Аю элгән миләшләрне Бүре өненә илтә торган сукмактагы нарат ботакларына элеп чыккан.

Тиен, бернәрсә дә сизмичә, туп – туры шул сукмактан Аю дустына кунакка киткән. Үзе белән бер төенчек күчтәнәч тә алган. «Барып җиттем!» – дип сөенгән Тиен, миләш тәлгәшләре беткәч. Ләкин, ни күрсен, Аюның өе урынында җимерелергә торган Бүре өне икән. Ул Бүредән чак качып котылган. Яман ачуы чыккан Тиен башка беркайчан да аюлар белән дус булмаска ант иткән. Дуслык ни белән бетәр иде икән?

Айсылу Имамиева әкиятләре

Шул вакытта көнче Саесканның миләш тәлгәшләрен күчереп элгәнен бер

Куян карап торган икән. Эшнең нидә икәнлеген аңлагач, Аюга барып сөйләмәкче булган. Тик Тиенне көтә – көтә тилмереп беткән Аю кышкы йокыга талган икән. Көч – хәл белән уяткан аны Куян. Йокысыннан уянгач, ачулы Аю әй кирәген биргән, ди, көнче Саесканның! Койрыгын чак кына өзеп алмаган, ди.

Тиен дә ишеткән бу хәлне. Аю дустына үпкәләве өчен бик оялган. Ике дус хәзер тату яшиләр, бер – берсенә кунакка йөрешәләр, ди. Мин дә булдым беркөнне Тиенкәйдә кунакта. Бер кәрәз бал күтәреп, Аю да килде. Сыйландык… Бик тәмле булды!

КНОПКА БОРЫН

Бик матур бер авылда Ләйлә исемле кыз яши. Менә шул кыз үз – үзенә һаман: «Нишләп минем буем кыска икән?» – дип уйланып йөри. Аның иң зур хыялы – тизрәк зур үсү! Агачлар кадәр булып! Ә болай…

Беркөнне әнисе Ләйләгә кызыл — кара шакмаклар төшкән пәлтә алып кайтты. Ләйлә бик сөенде. Шул минутта ук, әнисенә киеп күрсәткәч, күрше әбисе янына йөгерде. Тик күзлеген кияргә оныткан әби Ләйләне күркә итеп күрде:

– Әй бу хәерсез күркәне! Ник каршы капкадан керә инде, ә? Акбай бәйдән ычкынса! – дип уфтанып, Ләйләне куарга ук тотынды. «Әби, бу мин!» – дигәч кенә аптырап туктады. Танып алгач, рәхәтләнеп бер көлде дә, пәлтәне котлап, тәмле конфетлар алып чыкты. Ә Ләйләнең күңеле барыбер күтәрелмәде, аның бу вакытта тагын да тизрәк зур үсәсе килә башлаган иде инде. Күркә кадәр генә булып йөр, имеш! Бер дә кызык түгел!

Буе кыска булуы өстенә әле Ләйләнең борыны да кечкенә. Уймак кадәрле кечкенә генә борын. Тик бу хәлгә борчылмый кызчык. Хәтта үртәсәләр дә исе китми. Нәкъ менә борыны кечкенә булганга аны әнисе «Кнопка борыным» дип сөя бит. Ә бу чакта Ләйлә үзен дөньядагы иң бәхетле кеше итеп хис итә.

Әйе, Ләйләнең буе тәбәнәк, борыны да кнопка кебек кенә. Шулай да аның башкалардан өстен бер сыйфаты бар. Ул хайваннарның һәм кошларның телен

белә. Моны Ләйлә үзенә биш яшь тулган көнне аңлады. Беренче тапкыр шул күрше әбисенең Күркәсе белән сөйләшкән иде ул. Менә ничек булды бу сөйләшү…

Күркә аның янына горур гына атлап килде дә:

– Кнопка борын, әйдә сөйләшәбез, – дип куйды.

Ләйлә башта бик нык аптырады. Аннан, үзен үзе кулга алырга тырышып:

– Син кешеләр телен беләсеңмени? – дип сорады.

Күркә, гөлдер-гөлдер килеп көлгәннән соң:

– Юк, мин үз телемдә сөйләшәм, ә менә син безнең – кош – кортлар һәм хайваннарның телен аңлыйсың. Онытканчы туган көнең белән котлыйм! – дип, Ләйләне тәмам аптырашта калдырды.

– Ә бу көнгә кадәр нишләп сез миңа берни дә сиздермәдегез? – дип сорады Ләйлә.

– Мондый сәләте булган кешеләр бу турыда биш яшь тулган көннән башлап кына белә алалар. Әйтергә кирәк, синең кебекләр хәзерге вакытта Җир шарында бишәү генә, – дип аңлатты Күркә.

– Алайса, минем бүген икеләтә шатлыклы көнем. Хәзер үк барысына да сөйлим! – дип өйгә таба борылган Ләйләне Күркәнең шелтәле тавышы туктатты.

– Әгәр дә мәгәр бер генә кешегә булса да бу турыда әйтсәң, безнең телне шундук онытачаксың! – диде ул.

Айсылу Имамиева әкиятләре

– Кызганыч, – дип башын иде Ләйлә.

– Нишләтәсең, канун шундый, аны бозып булмый.

Бераз гына сүзсез тордылар. Шуннан Ләйлә:

– Нигә син мине «Кнопка борын» дип атыйсың? – диде.

– Без барыбыз да сине шулай дип атап йөртәбез, – диде Күркә.

– Кемнәр?

– Мин, куяннар һәм башка йорт хайваннары.

– Кызык!

– Сине хәтта әниең дә шулай дип атый бит, – дип, танышуны тәмамлады

Күркә.

Буйлары да бер үк булгач, бик тиз дуслашып китте алар. Күркә Ләйләне гел «Кнопка борын» дип атап йөртә башлады.

Ә беркөнне Күркә аны читлектәге куяннар белән таныштырырга булды. Читлектә яшәүче өч куян да Кнопка борын Ләйлә белән танышуларына бик шатландылар һәм шундук үзләрен борчыган сорауларын сөйләп киттеләр.

Яз башында ук урман тавыгы Көртлекәй куяннарга бер китап бүләк иткән. Ул шулай вакыт — вакыт куян дуслары янына кунакка килергә, килгән саен әллә нинди серле бүләкләр алып килергә ярата икән. Бу китап та гади китап түгел, серле китап. Аны укыган саен укыйсы килеп тора, ә язылган һәр сүзе тылсымлы, ди. Тик китап тышына эленгән йозакның ачкычын калдырырга оныткан хәтерсез урман тавыгы. Шуңа да куяннар яңа дуслары Кнопка борын Ләйләдән ачкыч сорадылар.

Айсылу Имамиева әкиятләре

– Миндә ачкычлар юк, аларны ясый да белмим. Әти дә, ачкыч кирәк булса, шәһәргә бара, – дип җавап бирде Ләйлә.

– Шәһәр… Ул бит бик ерак, – диде Күркә, гөлдер – гөлдер килеп.

– Алайса, урман тавыгы Көртлекәй янына урманга барырга кирәк! – диде өч куян да берьюлы.

Менә шуннан алар – Кнопка борын Ләйлә, өч куян һәм Күркә – урманга таба юл алдылар. Ләйләнең әти-әнисе эштә, дәү әнисе янына күрше әбисе кергән, һәм алар чөкердәшеп чәй эчеп утыралар. Кнопка борын, куяннар һәм Күркәнең чыгып китүен сизүче кеше булмады. Урман авызы ерактан гына күренеп торса да, сөйләшә – сөйләшә баргач, озын юл да кыска булып тоелды.

Менә алар урманга килеп тә җиттеләр.

Урман зур һәм куе. Агачлар бер – берсенә бик якын үсеп утыралар, алар арасыннан үтеп тә булмый. Ярый әле бер тар гына сукмакны табып алдылар. Шул сукмактан урман эченә кереп киттеләр.

Хәтерсез Көртлекәйне эзләп озак йөрисе булмады. Сукмак туп – туры урман аланына чыга икән. Ә бу якты, ачык аланда урман тавыклары ял итеп утыралар.

Көртлекәй куян дусларын шул минутта ук танып та алды. Аны күргәч, куяннар да чын күңелдән юасы, кипкән җиләкләр белән сыйлады.

Айсылу Имамиева әкиятләре

Ниһаять, куяннар китап турында сүз башладылар.

– Әй! – диде хәтерсез Көртлекәй. – Мин бит бөтенләй онытканмын.

Шуннан кесәсеннән төрле төсләр белән балкып торучы бер яфрак чыгарды. Бу яфракка язылган хәрефләрнең барысын да кычкырып укып чыккач кына китапның ачылачагын аңлатты.

Яфракны алып, Көртлекәйгә рәхмәтләр әйткәч, кайтыр юлга кузгалдылар. Серле китап турында сөйләшә – сөйләшә кайтып та җиттеләр. Капка төбендә үк аларны Ләйләнең әнисе каршы алды. Ул кызының кайдалыгын белми аптырап беткән, бик борчылган иде.

– Нишләп әйтми чыгып киттең, кызым, мин бик борчылдым бит! – дип, Ләйләне күтәреп алды.

Куяннар, оялып, тәпи очлары белән колакларын бөтерә башладылар. Ә Ләйлә әнисенә бер сүз дә әйтмичә чыгып китүенә бик үкенде. Башка беркайчан алай эшләмәячәкмен дип, үз – үзенә ант итте. Ләкин никадәр генә теләсә дә, хайваннар телен аңлавын әйтә алмый иде ул. Шуңа да әнисен кочаклады һәм, елмаеп:

– Әни, мин башка беркайчан да алай эшләмәм, – дип кенә әйтә алды.

Ә китап, чыннан да, тылсымлы булып чыкты. Бу серле китаптагы кызыклы хәлләр, матур әкиятләрне укысаң, син көннән – көн тизрәк үсәчәксең, матур, акыллы булачаксың, ди. Ә Ләйлә китапны тулысынча укып чыкса, хайваннар телен беркайчан да онытмаячак икән. Шуңа да хәзер Кнопка борын Ләйлә, куяннар һәм Күркә кич саен китап укыйлар. Бу серле китап алар тормышын кызыклы, шатлыклы итә. Ышанмасагыз, әнә Ләйләнең үзеннән сорый аласыз. Ә мин бер дә алдамыйм.

Айсылу Имамиева әкиятләре

Бүлешергә

Фикерләр

Фикер өстәргә