Юрий Левитан

Чор тавышы

Юрий Левитан

Миллионлаган совет халкы өчен Юрий Левитан чор символына әверелде. Ул милләт герое иде. Аның тавышы һәр өйдә радиоалгычта яңгырады. Ә аның шәхси тормышын беркем белмәде – хәзер дә бу шәхес хакында бик аз сөйлиләр.

Тәбәнәк буйлы, күзгә ташланмый торган берәү гастрономга кереп, чиратка баса. Үз чираты җиткәч:

— миңа ярты кило “докторский” үлчәгез әле, — ди.

Һәм бер могҗиза була: әйтерсең лә тәбәнәк буйлы кешенең баш очында ут яна.

— гафу итегез, без сезнең белән танышмы? Сез бәлки танылган артисттыр, никтер исемә генә төшерә алмыйм… – дип эндәшә сатучы. Чираттагылар шаулашып ала.

— сез нәрсә, мин артист түгел.

— Исемә төште! Сез бит радиодан сөйлисез! Иптәшләр, бу бит Юрий Левитан!

Юрка – трубка

Левитан Владимир шәһәрендә буржуаз – еврей гаиләсендәдә туа. Әтисе Бер Семенович – фабрикант, әнисе – Мария Юльевна – хуҗабикә була. Балага Юдка исеме кушалар. Әмма ул үзен Юра, бераз үскәч, Юрий Борисович дип таныштыра.

Тумыштан баланың тавышы гайре табигый яңгыравык булганга, аңа “Юрка — трубка” дип кушамат тагалар. Юраның бу талантын күршеләре еш куллана. Өй ачкычын онытып калдырган әниләр бишенче катка, йоклап яткан балалары ишетелерлек итеп кычкыра алмаганга, Юрка – трубканы ярдәмгә чакыралар. Юрага исә, бернинди микрофон да кирәкми.

Әтисе улын инженер итәргә хыяллана, аның планнарына күршеләре – чәчтарашханәдә эшләүче Вася абыйсы комачаулый. Вася Юраны спектакль карарга ияртеп йөри. 17 яшендә Юра театр техникумына укырга килә.

Мәскәү сөйли

Юрий Левитан

Башкала урамында фанер чемодан күтәргән яшүсмернең күзләреннән яшь ага. Чөнки кинотехникумның кабул итү имтиханнарында аңа: ““О”лаштырып сөйләшү диалекты аркасында беркайчан да актер була алмаячаксың!” – диләр. Кабул итү комиссиясе әгъзалары кабул итмәүнең тагын бер сәбәбен яшүсмернең үзенә әйтеп тормый. Бу – аның кычкырып торган яһүд кыяфәте. Нәрсә соң, Юра – хуш хыялыммы? Урамда тукталып хәл алганда, очраклы рәвештә бер баганада игълан күрә. Радиога дикторлар җыялар икән. Тукталышта бер ханым аңа диктор – радиода текстлар укучы икәнен аңлата. Бу бит нәкъ артист! Бәлки бәхет елмаер! Ул күрсәтелгән адрес буенча китә. Кабул итү комиссиясенә галстуклы чибәр абый “бу малайга шанс биреп карарга кирәк”лекне төшендерә. Һәм ул танылган артист Василий Качалов була. Менә шул рәвешле Левитан йолдызы кабына.

Юрий Левитан Радиокомитетта стажер булып санала. Аңа эфирга пластинкалар куюны ышанып тапшыралар. Ә төннәрен ул “Правда” гәҗитеннән текстлар укый. Вакытының калган өлешен дикциясен камилләштерүгә багышлый. Бер көнне радиога тыңлаучы шалтырата һәм усал итеп сорау бирә: “Радиокомитет тагын күпме сыер саварга планлаштыра инде?” – ди. Ул төнне пластинка җырның “Я коровушку доила…я коровушку доила” – дигән өлешен кат – кат әйләндереп торган икән. “Үз эшенә җавапсыз караган” стажерны шул ук минутта эштән куарлар иде, бер очрак бәхетсезлектән коткарып кала. Бөтенсоюз Радиотапшырулар комитеты председателенең өстәлендә герблы кызыл телефон шалтырый: “Хәзерге минутта “Правда” гәҗитендәге алдынгыларны укучы тавыш иртәгә минем докладымны укуын телим.” “Әлбәттә, Иосиф Виссарионович!” – дигән җавап яңгырый. Левитанга йокларга ирек бирмиләр. Сталинның доклад төргәге тапшырыла. Хата бәясе – гомер! Әмма 19 яшьлек стажер ялгышмый.

Ул СССР тарихында Хөкүмәт һәм халык яраткан иң яшь диктор була. Аңа бөек социализм төзелешләрен, чирәм күтәрү, челюскинчылар батырлыгы, Чкаловның очыш тарихы, Гагаринның космоска очуын хәбәр итү насыйп була. Иң мөһиме – Бөек Ватан сугышы вакытында ул – күңелләрдә тынычлык, ышаныч, өмет тудыручы бердәнбер диктор була. Бу темага анекдот та бар. Сталиннан сорыйлар икән: “Сугыш кайчан бетәчәк?” – дип. “Левитан кайчан сугыш бетте дип әйтә, шул вакытта бетәр”, — ди икән генералиссимус. Һәм “Сугыш бетте!” – дигән игъланны да ул ясый…

Юрий Левитан

Сугыш чорында Левитан фигурасы нинди урын алып торуын гади бер факт сөйли. Фашистлар Германиясендә аның “башы” өчен 250 000 рейхсмарка бирергә вәгъдә ителә. Немецларның махсус хезмәте, яшерен планнар корып, СССРның беренче дикторын кулга төшерегә ниятлиләр. Ә Гитлер аны беренче номерлы дошман дип игълан итә. Икенче урында Сталин була.

Хыянәтче

Көнне төнгә ялгап, Юрий Левитан радиорубкада үткәрә. Әмма аның иң яшерен хыялы – ныклы тату гаилә кору була. Яшьлегендә ул Чит телләр Институты студенты Раиса белән таныша. Аңа өйләнә, 1940 елда аларның кызы Наташа туа. Әмма 11 ел уртак тормыштан соң, Юраның җилкәсенә үз әнисен һәм кызын калдырып, Раиса Левитаннан ниндидер майорга китә. Мәскәү үзәгендәге ике бүлмәле фатирда Юра кызы һәм хатынының әнисе белән гомер итә. Юраны “әби”се бик ярата. Гомумән, СССРның бөтен нәфис затлары аны ярата. Левитанга сөю сүзләре яудырган телефон аның фатирында тынып тормый.

Юрий Левитан

Берничә уңышсыз “роман”нан соң, Левитан шәхси тормышын көйләүдән өметен өзә дә, үзен яраткан эшенә багышлый. Бу темага сүз башлаган дусларына ул: “яшь кызларга өйләнә алмыйм. Чөнки алар миңа бары тик исәп – хисап буенча гына кияүгә чыгачаклар. Мине яратып түгел. Ә картларын мин үзем ярата алмыйм,” – дип шаяртып җавап биргән. Раиса ире янына кабат кайтырга талпынып караган. Әмма Левитан аның хыянәтен кичерә алмаган. Алай да, ул хатынын матди яктан тәэмин итеп торган.

Туганнары җилкәсендә

Үзенең аз булмаган гонорарын Левитан кызы Наташа өчен исраф итә. Соңрак оныгы Борис тугач та, аны бик нык иркәли. Бу яратуның азагы үкенеч белән бетәчәген белгән булса икән ул!..

Юрий Левитан

Кызы, оныгы һәм “әби”сенә ике бүлмәле фатирны калдырып, алардан ерак түгел үзе өчен “буйдак өн”е сатып ала улы. Ай саен кызы Наташага зур суммада акча биреп, үзенә азык – төлек алуын һәм өен тәртиптә тотуын үтенә. Әмма күп вакыт төнге эфирдан кайткан диктор суыткычында кипкән сыр кисәгеннән башка берни тапмый. Левитан авырып китүгә, әтисеннән зур суммада акча килми башлый да, кызы аның өенә “эзен суыта”.

Юрий Борисович Левитан гомеренең соңгы көненә кадәр эшен ташламый. Ул Белгород өлкәскендә Курск көрәше ветераннары белән очраша… Гомеренең соңгы көннәрендә ул үзен кирәксез итеп тоя. Яңа заман яңа тавышлар сорый. Ә аның бик таныш тавышы, патетик тембры сугыш чорын хәтерләтә. Левитан моны яхшы аңлый, йөрәгенә якын кабул итә һәм берничә тапкыр микроинсульт кичерә. Һәм мәңгелеккә күзен йомуының сәбәбе дә йөрәк өянәге була. Левитан 68 яшендә дөнья куя. Аны Новодевичье зиратына җирлиләр.

… гомер буе беркая да эшләмәгән Наташа һәм оныгы Борис мирас итеп әтисеннән калган акчаларны бик тиз туздырып бетерәләр. Борис наркотикларга бәйләнә. Чираттагы дозага акчаны әнисеннән таләп итә. Ә Наташаның акча алыр урыны булмый. Һәм “эпоха тавышы”ның 35 яшьлек оныгы 68 яшьлек әнисен чүкеч белән бәреп үтерә. Бу фаҗиганы вакытлы матбугатка язганда бөек дикторның исеме барлык гәҗитләрдә тагын бер кат телгә алына. Әле дә ярый Юрий Борисовичка үзенә шул көннәрне күрергә язмаган…

Марина Соболева

“Биография” журналыннан

Юрий Левитан

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә