Театр җан сорый ул!

(РӘМИС АЙМӘТНЕҢ НӘҖИБӘ ИХСАНОВА БЕЛӘН МОННАН 23 ЕЛ ЭЛЕК КОРГАН ӘҢГӘМӘСЕ)

Театр җан сорый ул!

25 нче гыйнварда халкыбызның яраткан артисткасы, татар театрының йөзек кашы булган Нәҗибә Ихсанова гомер бәйрәмен — 80 яшь тулган көнен каршылый. Нәҗибә ханымга исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы теләп, аның белән моннан 23 ел үткәргән әңгәмәмне сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдым әле… Гомерләр уза икән ул!…

***

Укучыларыбызны Татарстанның халык артисткасы Нәҗибе Ихсанова белән таныштырып тору кирәк тә түгелдер. Ул уйнаган спектакльләрне, ул җан өргән образларны санап чыгу да урынсыз кебек. Өлкәнрәк буын, тамашачылар кисәк кенә аның “Көзге ачы җилләрдә”ге Гандәлифен уйлап куйганнардыр.Туфан Миңнуллиннын «Әлдермештән Әлмәндәр”ендәге Өммия карчыкны кем генә хәтерләми икән.

Иҗат – кешенең ул һөнәре түгел, ә яшәү рәвеше. Нәҗибә Ихсанова белән очрашып сөйләшкәч, мин моның шулай икәнлегенә кабат инандым. Ул күптән таныш, күптән танылган актриса. Ә минем алдыма, нишләптер, өр-яңа, ачылмаган дөнья булып килеп басты.

– Без барыбыз да Балачактан. Нәҗибе ханым, әйдәгез, сүзебезне ерактан, балачакның зәңгәр күгеннән башлыйк әле.

– Балачак… Минем тормышымда аның күге зәңгәр булдымы икән? Белмим. Хәтерләмим. Мин балачагымны кызык итеп, ниндидер могжизалар белән искә ала алмыйм кебек. Без бик авыр үстек. Җиде бала идек. Әтиебез сугышка китте. Аннан яраланып кайтты да, яңадан алдылар. Ул сугыш кырларында мәетләр арасында ышыкланып ятканда: «Кайтып 25 ел яшәсәм, балаларымны аякка бастыра алсам, үкенечем калмас иде», – дип әйтә торган булган. Әти сугыштан сау-сәламәт әйләнеп кайтты. 25 ел яшәде. Заманасы да шундый иде. Тормышның рәхәтен азрак күрергә насыйп булды шул мәрхүмемә. Без инде, дөрес, аякка бастык. Кулыбыздан килгән кадәр ярдәм дә иттек кебек үзләренә. Ләкин үкендерә. Мөмкин булганның барысын да эшләргә өлгермичә калдык. Чөнки алар икесе дә дөньядан иртә киттеләр.

– Туган җир – адәм баласының соңгы утравы, диләр. Сез туган авылыгызны еш искә аласызмы?

– Олыгаю билгеседер, соңгы вакытта гел яшьлек искә төшә. Туган нигез төшкә керә. Юксындыра, күрәсең. Аһ, юк шул минем туган авылым, юк!.. Бер генә кайтып нигезенә утырып елар идем дә бит… юк. Уйлап карасаң, кеше ышанмаслык хәл – адәм баласының юксынуларын басар өчен кайтып килергә нигезе юк. Заманында Тымытык районының Яңа Ташлыяр авылында узды минем балачагым. Хәзер Азнакай районына керә ул. Нефть табылгач безнең авыл юкка чыкты.

– Сезнең актриса булып китүегезгә әти-әниегез ничек карады? Алар Сезнең күбрәк кем булуыгызны телиләр иде?

Театр җан сорый ул!

– Минем әти-әнием киң күңелле кешеләр иде. Алар беркайчан да тормышка ниндидер бер тар тишектән генә карамадылар. Мин мәскәүдәге театр училищесына укырга кереп кайткач, хәтта әнигә: «Миңнеямал, нигә сөенгән буласың, кызыңның кая укырга кергәнен бик яхшы беләбез ич», – дип җиткергәннәр. Әнкәй утырып елады. Шуңа да карамастан, тормышлары нинди генә авыр булмасын, әти белән әни миңа бернинди дә каршылык күрсәтмәделәр. Укыдым. Алар минем белән горурландылар. Без бер авылдан икәү – Әзһәр Шакиров белән бергә укырга кердек. Ул һәрвакыт минем юлдашым, фикердәшем булды. Шушы академия театрында 35 ел эшләвем үзе зур бәхет бит. Нәрсәгәдер үкенсәм дә, мин кире кайтып шатлана беләм. Бу дөньяда бөтен нәрсәне дә эшләп бетереп булмый. Әллә нинди зур артистларның да зур үкенечләре кала. Мин дә шуннан хали була аламмы соң?!

– Бүген күп кенә театрлар соң сулышта. Тамашачы йөрмәү белән интегәләр. Ә сезнең театр каршында, тьфү, тьфү, күз тимәсен, әлегә андый проблема туганы юк. Сез моның серен ничек аңлатасыз?

– Моннан берничә ел элек шундый чор булып алды – халык болганчык тормыш каршында, ничекте югалып калды. Театрга да битарафлыгын сиздерде. Миңа калса, халык хәзер яңадан үз юлына төште – театрга кире кайта башлады кебек. Кайчакларда тамашачыларның театрдан бизүенә бәлки үзебездә дә гаеп бардыр. Сәбәпләрен саный китсәң күп инде алар. Шуны гына әйтәсем килә: театр бинасы ул сәнгать таҗы, барлык сәнгатьнең дә мәккәсе булырга тиеш. Аңа илаһияткә табынган кебек имәнеп карарлык булсын. Театр түренә узгынчы сәнгатьне уздырып аның абруен төшермәскә иде. Бу минем теләгем дә, җан әрнүем дә.

– Драматург Туфан Миңнуллин хатыны булу авырмы?

– Миңа бу сорауны еш бирәләр. Чынлап та, Туфансыз мин театрда ничек яшәгән булыр идем икән? Мин беркайчан да рольләр сорап заявка бирмәдем. Мин һәрвакыт очраклы рольләрдә үстем. Үземнең көчем, тырышлыгым аркасында үстем. Мин Туфан хатыны булсам да, булмасам да шул ук юлны үткән булыр идем. Дөрес, мин Туфан драматургиясендә бик күп рольләр башкардым. Бәлки ул минем өстәмә бәхетем генәдер. Мин инде театр дөньясына үземнең барлыгымны белдереп, Аяз Гыйләҗевның «Көзге ачы җилләрдә»се белән килеп кергән идем. Юлымда Туфан очрамаса да, мине инде театр дигән галиҗәнаб дөнья үз күчәренә бөтереп алган иде. Мин барыбер үз дигәнемә ирешкән булыр идем. Чөнки мин эшсез тора алмыйм. Эшләмичә булдыра алмыйм. Нинди роль бирделәр, мин ажгырып шуңа ябыштым.

Беләсезме, Туфанның әсәрләрендә уйнау миңа икеләтә авыр. Чөнки ул әсәр Туфанның башында туганда ук, аның язылу процесслары минем аша узган була. Кайчакларда ул рольнең миңа бирелүе дөрес булдымы икән, кемнеңдер өлешенә кермәдемме икән дип уңайсызланып, борчылып та йөрим.

– Туфан Миңнуллинның Сезнең өчен махсус атап язган рольләре булмадымы?

– Юк, булмады. Аның тормышта үз яшәү рәвеше. Хатынына багышлап нәрсәдер язу, нәрсәдер эшләү – ул аның гадәтендә түгел. Ул чиста намус белән үз сәнгатенә үзе хезмәт итте. Яклауны, яклануны ул беркайчан да яратмады. Миндә дә аның аша файдалану дигән гадәт булмады. Безнең тормышта ул яктан сәнгатькә карашыбыз уртак. Эш булсын. Эшләп карарга кирәк. Дәгъвалап йөрүдән ни файда.

– Ялгышмасам, Сез училищены Туфан Миңнуллин белен бергә тәмамладыгыз. Нишләптер, ул актерлыкны язмышы итеп алмады. Нәрсә, Туфан Миңнуллин сәләтсез актер идеме, әллә?..

Театр җан сорый ул!

– Туфан инде укыганда ук үзен бездән ун башка өстен итеп күрсәтә белде. Фикерләү сәләте белән дә, тырышлыгы белән дә. Хәтта ул башка курсларга кереп, студентларга философия буенча лекцияләр дә укый иде. Шул ук елларда ул драматург буларак та үзенең көчен күрсәтә башлады, Әгәр дә Туфан артист булса, үзен драматургиядә шуның кадәр күрсәтә алмас иде. Чөнки сәхнә икенче әйбергә күчүне гафу итми. Сәхнә аны “үтерер” иде кебек. Театрдан китү ул аның бәхете дә булды кебек. Ләкин шул ук вакытта актер булса, ул үз теләге белән театрдан китмәс тә иде. Аңа, билгеле, үзенең сәбәпләре булды. Туры сүзле, үз фикерен һәрвакытта да ярып әйтә торган кешегә бу тормышта җылы урынга җайлашу, ай-һай, җиңел түгел шул.

– Бүген театрда ике буын щепкинчылар эшли. Буыннар арасында Сез нинди дә булса аерма күрәсезме?

Театр җан сорый ул!

– Аерма бик зур. Бу яшь буын белән өлкән буын арасындагы аерма гына түгел, ә яңа заман белән үткән заман арасындагы аерма да. Өлкән буын белән яшь буын арасында упкын барлыкка килде. Менә күптән түгел театрда «Биюче»нең премьерасы булды. Мин спектакльне шаккатып карадым һәм шул ук вакытта үземне бик еракта итеп хис иттем. Мин бу спектакльдә түгел, мин бу спектакльдә була да алмыйм. Ике буын арасында иң зур аерма – ул тел. Яшьләр сүзнең тәмен, ләззәтен белеп сөйләшмиләр. Мине иң-иң куркытканы әнә шул.

– Сез конфликтлы кешеме?

– Юк, мин үземне конфликтлы кеше дип әйтмәс идем. Табигатем белән мин хәтта куркаграк та әле.

– Спектакльләрдә уйнаганда үзегезнең сәхнәдәшләрегезгә кыенлыклар тудырмыйсызмы?

Театр җан сорый ул!

– Кайчакларда мин үземнең партнерларыма кыенлыклар да тудырам кебек. Сәхнәгә чыккач ниндидер образның эченә кереп кителә. Мин көн дә режиссер куйган әйберне генә кабатлап торалмыйм. Кайчакта мин көтелмәгән мизансценалар ясыйм. Ә кайчакта залның сулышын тоеп шуңа ияреп китәм.

– Сез үзегезне актриса буларак тулысынча ачып бетердем дип уйлыйсызмы?

– Юк. Мин әлегә уземне өлешчә генә ачтым дип саныйм. Минем бик күп хыялларым калды. Мин классикада бөтенләй уйный алмадым. Алай дисәм, классикада уйнап, бүгенге тормыш героен уйнамаган артистлар да бар. Ул тагын бер бәхетсезлек.

– Эх, әкияттә яшәсәң иде, диләр. Ә Сез нинди әкияттә яшәр идегез?

– Әкияттә яшәмәс идем. Мин тормышны барлык каршылыклары белән үзен яратам.

– Яшәү кагыйдәгез?

– Эшләгәнгә Ходай җүн бирер.

– Яраткан мәкалегез?

– Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

– Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?

– Соңгы вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентларын укытырга алындым. Бөтен вакытым шулар белән уза.

– Әгәр Нәҗибә Ихсанова үзенең тормышы турында китап язса, анда «Минем тормышымда ир-атлар» дигән бүлек булыр идеме икән?

– Юк, андый бүлек булмас иде. Минем гомеремдә бер генә ир-ат булды. Мин бөтен тормышымны аңа багышладым.

– Ир – баш, хатын – муен, диләр. Бу мәсьәлә сездә ничек куелган?

Театр җан сорый ул!

– Әти белән әнинең тәрбиясе, аларның яшәеше миңа һәрвакыт үрнәк булып тора. Әти безнең өйдә беренче кеше иде. Әни аңа илаһи көч итеп карап яшәде. Хәер, эш ягыннан әнкәй күбрәк тә эшли иде. Менә без алты кыз үстек.. Алтыбызда да ир хакын хаклау дигән әйбер сакланган.

Ир-атларда нәрсәне кичерә алмыйсыз?

– Бу очракта, әнкәй булып җавап бирәм: ир-ат ир-ат инде ул, гафу итә белергә кирәк.

– Үпкәләшкәндә бер-берегез белән ничек аңлашасыз?

– Безнең сүз – күз.

– Көзгегә карагач нәрсәләр турында уйлыйсыз?

– Мин һәрвакыт көзге белән сөйләшәм. Ул миңа: «Гомер узган, барысы да җиткән бит инде», – дия кебек. Ә көзгегә карап торган Нәҗибә һаман көрәшә. Бу тормыштан һаман да нәрсәдер өмет итә, канәгатьләнәсе килми.

– Бүген Сезне нәрсә борчый?

– Театрны ныграк җанландырасы иде. Минемчә, театрда эшләгән һәрбер кеше бөтен җанын биреп эшләргә тиеш. Театр җан сорый торган урын ул.

– Сез бәйрәмнәрне яратасызмы?

– Әйтергә дә уңайсызланам, ял көннәрен дә яратмыйм мин, бәйрәмнәрне дә яратмыйм. Ул чакларда мин үземне эшсез итеп хис итәм. Гомер заяга уза кебек. Нигә шулайдыр инде, үзем дә аңламыйм.

– Шәхси тормышыгыз турында сорашканны яратасызмы?

– Бер кыз үстердек. Әлфия. Ул педагогика университетында математика укыта. Минем яшьлек хыялымны ул тормышка ашырды. Ике оныгыбыз бар. Үзләре теләгән кадәр бәхетле була гына күрсеннәр иде инде.

Әңгәмәдәш – Рәмис АЙМӘТ.
Шәһри Казан – 1995. – 28 март.

Театр җан сорый ул!

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә