Табигатьтә ямьсез һава торышы юк…

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

Кулчатыр хакында сөйләшик)))

“Йолдыз”лар нинди кулчатырга өстенлек бирә икән?

Екатерина Стрижнева(“Доброе утро”, “Первый канал”):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Минем кулчатырларым күп. Бер тапкыр гына кулланыла торганы да, яратып кулланылганы да бар. Дизайнер кулчатырын(фотода) Нью – Йорктан сәнгать музееның кибетеннән алган идем. Мәскәүдә мине яңгырлы көннәр көтәчәген белгәнгә, алдан алып куйдым.

Ольга Бузова (“Дом — 2”, ТНТ):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— 18 яшькә кадәр Петербургта яшәдем. Ә анда яңгыр еш була. Балачактан кулчатыр минем өчен иң кирәк әйбер. Элегрәк үземә кыйммәтле һәм затлы кулчатыр ала алмый идем. Беренче тапкыр Барселонда үземә заманча һәм кыйммәтле зонт алдым. Һәм ул минем яраткан кулчатырым. Яңгырда чыланмаска гына түгел, прическаны да сакларга мөмкинлек ул. Ә андагы төрле төсләр минем теләсә кайсы киемемә килешеп тора. Кулчатырымны – иннек, акча янчыгым һәм телефоным кебек бер дә үземнән калдырмыйм.

Ирина Медведева (“6 кадров”, СТС):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Кулчатыр яратмыйм! Үзем беркайчан сатып та алганым юк. Бу сурәттәге өрәңге яфрагы формасында кулчатырны миңа режиссер дустым бүләк итте. Хәзер кайвакыт машинама кулчатырымны да алам. Бәлки кирәге дә чыгар.

Татьяна Ремезова (“Вести”, “Россия 1”):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Минем 3 кулчатырым бар – өйдә, машинада һәм эштә. Кулымдагы кулчатырны Санкт – Петербургта икътисад форумында бүләк иткәннәр иде. Питерның истәлекле урыннары сурәтләнгән кулчатыр. Бу аксессуар минем өчен – һөнәри үсешем символы.

Ирина Муромцева (“Утро России”, “Россия 1”):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Бу кулчатырым – кызым белән яшьтәш. Коеп яңгыр яуганда, Маяковский кичүендә сатып алырга туры килгән иде. Аннары йөклелек чорында да шушы кулчатыр белән йөрдем. Искерде инде, алмаштырырга кирәк, ә мин аны жәллим.

Үзебезнең “Үз өем” журналында оешкан Республикакүләм “Аулак өй — баттл” проектында катнашучы иҗади шәхесләр нинди кулчатыр куллана соң?

Гөлсәрвәр (400 дән артык эстрада җырлары авторы):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Фото 1986 нчы елның май аеныкы. Бу кулчатырымны югалттым. Аннан соң тагын икесен. Барыбер югалтам, дип, кулчатырсыз йөрдем күп еллар.

Рәсимә Гариф (Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Мин, рәхәтләнеп, аның белән капланып, яңгыр җырлаганны тыңлап йөрергә яратам. Кояштан да саклый ул. Кирәк нәрсә.

Фәүзия Солтан (Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, шагыйрә):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Яратмыйм мин аны. Капюшонлы кием яратам. Чөнки… минем ике кул да гел буш булмый.

Гөларә Шәрипова (Арча районы Казанбаш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Болай да тансык яңгырны кулчатыр белән куркытасым килми. Быел кирәге чыкмады, узган ел да кулланганымны хәтерләмим. Бар ул үзе, каядыр “какчып ята”, гади генә – карага шәмәхә бизәкләр төшкән.

Суфия Мостафина (шагыйрә, мөгаллимә):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Быел яңгыр яумады бит,
Кирәкмәде кулчатыр.
Әгәр көз яңгырлы килсә,
Кулланырмын бер тапкыр.

Руцилә Садриева (Апаста яшәп иҗат итүче шагыйрә):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Мин, яңгыр астында юешләнеп бетсәм дә, гомумән, кулчатыр тотмыйм,..

Залия Нуриәхмәтова (Мәскәүдә яшәп иҗат итүче шагыйрә, җырлар авторы):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Ә минем иң беренче алган кулчатырым хәзер дә исән!!! Чөнки мин аны, 3 сәгать чират торып, 50 сумга алган идем! Ул вакыт өчен ат бәясе! “Три слона” дигәнен. Әллә шундый кыйммәт булганга, әллә инде еш кулланмагангамы, хәзер дә искермәгән. 1980 – 1981 нче елларда алынган. Ул заманда шәп ясыйлар иде шул әйберләрне! “Сыйфат” дигән нәрсә бар иде.

Чулпан Фәйзулгатова – “Аулак өй — баттл” проектының эксперты:

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— Минем кулчатырларым бик күп. Балалардан калганы да, дуслар бүләк иткәне дә… Быел, юбилейга, гимназиям “Школа радости” логотибы төшерелгән кулчатыр бүләк итте.

Яратып кулланганым исә: 16 – 17 яшьтә беренче хезмәт хакыма алган Япониядә эшләнгән кулчатырым. Һаман да исән! Исән булмыйча, эленеп тора бит ул! Кулда артык әйбер йөртергә яратмыйм. Күпләр язганча, капюшон киеп йөрергә яратам.

Гөлнур Әхмәдуллина (шагыйрә, публицист):

Табигатьтә ямьсез һава торышы юк...

— 10 ел элек “Мэри Кей” фирмасының кулчатырын бүләк иткәннәр иде, шул “эленеп” тора. Кулчатырсыз йөрергә яраттым һәм яратам!

Иң беренчесе дә бүләк иде: туган көнемә – биш яшемә, әтием белән Молотов (Пермь) шәһәренә туган апаларга кунакка баргач, бүләк иткәннәр иде. 1964 нче елның октябрь ае иде! И гомерләр!

Бүлешергә

Фикерләр

13 Июль, 2021

Гөләндәм

11 Август, 2021

purchase viagra in australia

13 Август, 2021

how does zithromax work

14 Август, 2021

va hydroxychloroquine study primary article

Фикер өстәргә