Кызлар җыры

Гөлсирин Абдуллина Лагман пешерергә өйрәтә))))

Кызлар җыры

Лагманны сарык яки сыер итеннэн куе шулпада пешерәбез:

— 2 баш суган;
— 2 кишер;
— 2 бәрәңге;
— 2 баллы болгар борычы;
— 3 тырнак сарымсак;
яшел үләннәр (кем ничек ярата);
— уылган кара борыч;
— кызыл борыч (паприка);
— тоз (тәменчә);
— киң токмач (кемдер үзе кисә, кемдер сатып ала);

— Казан яки тирән савыт алабыз, шакмаклап ит турап салабыз, майда кыздырабыз, туралган суган салабыз, тәменчә тоз, борыч сибәбез. Ит белән суган кызганнан соң, кишер, бәрәңге, шакмаклап турап борыч, вак итеп туралган сарымсакны бөтенесен бергә 15 минутлап болгатып кыздырабыз.

— Аннан, яшелчәләр капланырлык итеп, кайнаган су салабыз.
Тозлыйбыз, борычлыйбыз hәм каплап пешерүне дәвам итәбез.

— Кин токмачларны, сындырмыйча, аерым пешерәбез.
Пешеп чыккач, тирән тәлинкәгә башта токмач аннан, шулпалы итеп, казанда әзерләнгән итле соус салабыз;
— өстенә вак итеп туралган яшел үләннәр сибәбез.

Кызлар җыры

Шагыйрә Ландыш Габдрахманова Каз ите кушылган кыстыбый рецептын тәкъдим итә:

Кызлар җыры

Нәрсә пешерим, дип аптырап утыручылар, иренмәгез, пешерегез. Минем кебек “дүшәмбедән диетада”гылар, ашар алдыннан күп итеп су эчеп куегыз.

Безнең якта кыстыбыйны бәрәңге яки тары ярмасы белән генә пешерәләр.Мин Кукмара килене, каз ите белән пешерергә кайнанам өйрәтеп калдырды. Хәзер гел шулай әзерлим. Баштарак каз ите белән пешерүемә күп кеше аптырый иде. Бер авыз иткәч, чын кыстыбыйның тәмен аңлыйсың. Каз ите белән кыстыбый – электән, әби – бабайлардан калган.

Камырын төрлечә ясыйм:

— 1 стакан суга ярты стакан сыек май, тоз салып басам.
— Эчлегенә бәрәңгене аерым пешерәм.
— Икенче кәстрүлгә әз генә шулпа куеп җибәрәм. Аңа каз яки үрдәк итен вак кына турап салам. Бераз пешергәннән соң, ит күләмендә суган, тәменчә борыч салып, пешереп бетерәм.
— Аннан бәрәңгене шул итле шулпа белән төям дә, камырга кыстырам.

Кызлар җыры

Җырчы Айсылу Габдинованың инстаграмында рецептлар язылган махсус сәхифәсе бар. Виртуаль дөньяга ул тиз әзерләнә торган ризыклар “өләшә”. Yzoem.ru укучылары да Айсылу Габдиновача өй шартларында пешерергә өйрәнсен әле.

Кызлар җыры

Бик авыр булмаган, зур чыгымнар сорамаган, үземдә уңган ашларның рецептларын тәкъдим итәм, — дип яза Айсылу Габдинова. – Ял көнендә иртәнге чәйгә менә дигән печенье.

— 250 г. ак май;
— 1 стакан шикәр комы;
— 4-5 йомырка;
— сода;
— он салып, камыр ясарга да, әзер массаны кашык белән формага салып пешерергә.

Кызлар җыры

Бик тиз, җайлы итеп, чебурек (яндекста “чибәрәк” дип тәрҗемә ителә)))) пешерергә дә Айсылудан өйрәнә аласыз:

1 йомырка, 250 г. кефир, 2 -3 кашык көнбагыш мае, ярты стакан су, тәменчә тоз, бераз сода һәм он салып, йомшак камыр басабыз. Эченә фарш салып, ике ягын майда кыздырабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Танылган журналист – Эльвира Фатыйхова татар ашы белән Казахстанны “таныштырып” кайтты. Токмачлы аш рецептын аның вконтактедагы “битеннән” алып, yzoem.ru укучыларына уртаклашабыз:

Кызлар җыры

Айман апа «нинди дә булса татарча аш» пешерүемне сорады. Кичкә Кустанайдан — 4-5 кеше һәм Алма-Атада яшәүче кызы белән кияве кунакка киләсе икән.

Бу тәкъдим Аллаһы Тәгаләнең күкләрдән иңгән рәхмәте сыман яңгырады. Татарча аш, дисезме?! Сагындыыыым!!! Пешерәм, әлбәттә!

*

Айман апа тәкъдим иткән кәстрүлләрнең иң зурын сайлап алдым. Иртәгә дә ашарлык булсын! Тулысынча күрсәтергә…
Тиз-тиз камыр басып токмач кистем.
Шулпада эреп югалсын өчен, галәмәт вак итеп суган турадым.
Токмач белән бертөсле озынлыкта кишер кырдым…

*

Айман апаның ире токмач кисүемне цирк карагандай авыз ачып карап торды.
— Син ничек бармагыңны кисмисең, аңламыйм, — ди.
Күрше хатыны кергән иде. Ул да видеога төшереп, вэтсап аша кемгәдер салды. «Кич керәм», — дип чыгып китте.

*

Аш пешә дигәндә, өйдәгеләрдән яшел суган, укроп таптырдым.
Катык булмады. Татар-казах компромиссы — әйрән. Мадияр шуны алып кайтты…

*

Бер киметмичә әйтәм: Казанда токмач ашымның букадәр уңганы юк иде.
«Татарча аш» ашарга күршеләр дә керде. Барысы да бик яраттылар! Кемнәрдер өчәр тәлинкә ашны ыжламый да йотты. Иртәгәгә дә җитәсе аштан ярты сәгать эчендә җилләр исте, мин сезгә әйтим…
Татар ашын яратуларына куанып ятам менә.

Кызлар җыры

Бүлешергә

Фикерләр

Фикерләр юк

Фикер өстәргә